Айгөл Әхмәтгалиева автор яңалыклары
-
27 октября 2023 - 09:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)
Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? -
26 октября 2023 - 09:00
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
23 октября 2023 - 13:00
Тау итәгендә (хикәя)
Билгесезлектән тә кыенрак нәрсә юктыр, мөгаен. Бүтән чагында кылны кырыкка ярырдай булып йөгергәндә дә җиткереп булмаган вакыт бүген урынында тукталып калган диярсең... -
11 октября 2023 - 14:00
Безнең Ватан
Безнең ил бу, безнең җир бу, безнең Ватан! -
11 сентября 2023 - 11:00
«Син кояштан үрнәк алсаң...»
...Авыл баласының берсенә дә әти-әнисе, янына утырып: «Моны болай ит, тегене тегеләй ит», – дип акыл сатып, эшкә өйрәтеп маташмый, үз гамәлендә үрнәк күрсәтә – шуның белән шул. -
11 августа 2023 - 15:00
"Кеше бәясен халкы билгели..."
Татар халкы – Тукайлы халык. Нибары 27 ел яшәп, гасырларга җитәрлек мирас калдырган, милләтнең бөтен фаҗигасен иҗатында чагылдырырга өлгергән олуг шагыйрьне, үзе үк әйткәнчә, маңгаеннан сыйпап, шул ук милләте үстергән, Арчаның Кушлавычы, Өчилесе, Кырлае, өзелергә торган гомер җебен ялгап, яшәү суты биргән. -
16 мая 2023 - 11:00
Ак читек (бәян)
- Зәйтүнәнең өстенә... погрузчик ауды бит! И бер Аллам... Нургаянның күзалды караңгыланып китте. Аяклары җирне тоймый, гәүдәсе үзенеке кебек түгел, баш миен бары тик бер генә сорау бораулый, тик ул сорауны кычкырып кабатларга курка... -
7 мая 2023 - 13:00
Ул югалмады (хикәя)
Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, "бүтән беркайчан да... тамчы да..." дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады... "Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә..." Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады... -
24 марта 2023 - 13:00
Капка (хикәя)
— Мостафаны яратуы хак булган инде баланың, чистарынам дип чирмеш карчыгына барган. Кан эчендә кайтып ауган, хәле авыр, ди. — Үлгән, бичара. Өске зиратка күмдертми икән мулла, керәшен зираты астына җирләргә булганнар... Анасына ни хәсрәт... Бу хәбәрдән соң мин үзем дә үләргә тиеш идем... -
9 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (ахыры)
Гомер дәвам итә. Салават күперенең әле – кояшта, әле дәрья-су дулкынында чиксезлекнең һәм мәңгелекнең үзе булып җемелдәгән төсләрендә чагыла-чагыла, кайтаваз булып дәвам итә. -
8 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Гомер көзендә тормышны өр-яңа биттән язарга тырышу беркем өчен дә җиңел түгел. Инде һәркемнең күнегелгән үз гадәтләре, үз холкы, сагынып, искә төшерер кадерле кешеләре бар... Шулай да Фарсель дә, Венера да бер- берсендә таяныч күрделәр. Ни дисәң дә, йөрәкләр яралы булса да, канатлар парлы чакта, очарга җиңелрәк. -
7 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул! -
6 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
– Ник, оныттыңмыни? Мин бит сине яшь чакта парктан озата кайткан идем! – диде, тәмам аптырауга төшкән карчыкны бөтенләй телсез калдырып. Аннан икенчесенә борылды: – Ә сине танцыга чакырган идем, исеңдә түгелмени? Ә дияргә дә, җә дияргә дә белмәгән ханымнар уйлары белән әллә кайлардан урап кайтырга өлгергән арада, Фарсель җил-җил атлап, алар яныннан китеп барды. -
5 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Ятлар белән бүлешә алмаган күңел серен сыендырырга әле дә ярый кәгазь битләре бар... Бар әрнү, берсеннән-берсе моңлы шигырьләр булып, яшь ананың каләменнән дә шул кәгазьләргә төшә барды... Мәңгелеккә каласы сагыш булып... -
4 марта 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Тик язылган һәм язылмаган кануннар бәндә ихтыярына түгел, язмышның үзенә буйсына. Ә язмыш аларны авырдан да авыр кайгылар – бала хәсрәтләре белән сынады. Кат-кат, бәгырьне авырттырып, йөрәккә кадап, чәнчеп, әрнетеп сынады.