Фирүзә Җамалетдинова
-
13 июнь 2022 - 11:00Кирлемән (хикәя)– Йә инде, кызым, алай ярамый бит! – Әнисенең тавышы кырыслана төште. – Ярый! Ярый! – дип тәпиләрен селеккәләде кызчык, тагын да киреләнеп. Сыңар зәңгәр сандалие, салон буйлап очып китеп, пеләш башлы бер агайның алдына барып кунды...
-
30 март 2022 - 16:00Йолдыз ул, диярмен...Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза, Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза!
-
21 март 2022 - 16:00Иң зур сер – гомеремУтларда, суларда чыныккан Мәңге яшь сулыкмас күңел шул. Иң зур сер – гомерем... Тик никтер Яшәгән кебек тә түгел шул.
-
4 март 2022 - 17:00КисәтүФәнил Гыйләҗев «ТАТМЕДИА»га барырга җыена. Айсылу Имамиеваның андагы бухгалтериягә больничный җибәрәсе бар икән...
-
18 гыйнвар 2022 - 17:00Ялгыш шылаРкаил Зәйдулла 1989 елда Польшага бара. Көн эссе. Бөтен кеше шортыдан йөри. Ркаил дә кызыга: шорты сатып ала...
-
14 октябрь 2021 - 15:00"...кисмә безнең канатларны!" (хикәя)Әниебез ничә айлар инде хастаханәдә ята. Күңелебез тулы борчу. – Аллакаем, терелт безнең әниебезне! Аллакаем, безгә әнидән башка бик кыен, ишет безне! – дип ялварабыз. Бу мәлдә минем күзләремнән мөлдер- мөлдер яшь тама...
-
16 сентябрь 2021 - 17:00"Җаваплы"Кол Шәриф мәчетенең проектын сызган бер төркем архитекторлар Тукай бүләгенә ия булдылар. Алар арасында Зөфәр хәзрәт Галиуллин да бар...
-
10 август 2021 - 13:00Кошлар оя корган җирдә... (ахыры)– Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул... – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре: – Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка...
-
9 август 2021 - 09:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)Шәһәр янындагы бер мәктәпкә укытучы тапмаганга, вакытлыча торырга дип, ишелә язган түбәсез барактан урын бирделәр шулай да. Җиһангөл кызының да үз юлыннан китүенә беренче мәртәбә шунда куанды кебек.
-
7 август 2021 - 09:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)Кыйшайган йортлар, такта кадакланган тәрәзәләр, алабута, кычыткан, шайтан таягы астында калган бу авыл Җиһангөл өчен шомлы да, җан әрнеткеч газиз дә иде.
-
6 август 2021 - 11:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)Бу назлы карашлар каршында Җиһангөл көчсез иде. Ул янә бер кат шуны аңлады. Бер дә үзеннән калдырасы килми иде дә бит Алмазны. Туган җиргә үз баласы сыймас идеме? Бу җирләр аңа мәхәббәт дигән олы хис бүләк итсә дә, кеше туган җирен хәтереннән юып ала алмый шул. Нишлисең менә?.. Мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәт адаштырды...
-
5 август 2021 - 09:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)– Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады. – Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк.
-
3 август 2021 - 13:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)– Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстәячәк, күрерсең.... Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә, ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән?
-
2 август 2021 - 13:00Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)– Нәрсә бу? – дип аптырап сорады ул. – Бүреләргә охшаган, кызым, – диде әнисе. – Ярый әле шырпы тыккан идем кесәмә... Җиһангөлнең аяклары калтырый башлады. Әнисеннән бер адым да калышмаска тырышып, яныннан йөгереп барды. – Курыкма, алар безгә тимәсләр...