Фирүзә Җамалетдинова автор яңалыклары
-
25 ноября 2022 - 12:00
Балачакны сагыну
Сандыгымның төпләренә салдым, – Балачакны күлмәк белә кебек. Чыршы исе аңкый сыман аннан, Һәм мандарин исе килә кебек. -
27 сентября 2022 - 14:00
Барыбер кадерлең мин синең
Хатамны күрүгә тиргисең, Ә үзең, кадерлем – син, дисең. -
14 августа 2022 - 15:00
Ап-ак сагыш
Сагышларның, ап-ак сагышларның Аклыгыннан башлар әйләнә. -
30 марта 2022 - 16:00
Йолдыз ул, диярмен...
Яшәдем. Яшьнәдем, чикмәдем һич иза, Йолдыз ул, диярмен, яусын кар – мин риза! -
4 марта 2022 - 17:00
Кисәтү
Фәнил Гыйләҗев «ТАТМЕДИА»га барырга җыена. Айсылу Имамиеваның андагы бухгалтериягә больничный җибәрәсе бар икән... -
27 декабря 2021 - 14:00
Сүз калган
Киләчәкнең ачык капкасыннан Барыбер Сүз керә иң алдан! -
10 августа 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (ахыры)
– Туган җирдә өмет дигәне дә яктырак, ышанычлырак икән шул... – дип өстәде. Башы иелгәнне сизмәде дә Җиһангөл. Иреннәре: – Рәхмәт сиңа, Ватаным! – дип пышылдады. Күрче, ярата белә икән бит ул һаман да! Аллаһыны яраткан моңарчы да... Мәңгелек сөю шул икән... Ташлама, Раббым... Ярлыка... -
9 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Шәһәр янындагы бер мәктәпкә укытучы тапмаганга, вакытлыча торырга дип, ишелә язган түбәсез барактан урын бирделәр шулай да. Җиһангөл кызының да үз юлыннан китүенә беренче мәртәбә шунда куанды кебек. -
7 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Кыйшайган йортлар, такта кадакланган тәрәзәләр, алабута, кычыткан, шайтан таягы астында калган бу авыл Җиһангөл өчен шомлы да, җан әрнеткеч газиз дә иде. -
6 августа 2021 - 11:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
Бу назлы карашлар каршында Җиһангөл көчсез иде. Ул янә бер кат шуны аңлады. Бер дә үзеннән калдырасы килми иде дә бит Алмазны. Туган җиргә үз баласы сыймас идеме? Бу җирләр аңа мәхәббәт дигән олы хис бүләк итсә дә, кеше туган җирен хәтереннән юып ала алмый шул. Нишлисең менә?.. Мәхәббәт көчлерәк булып чыкты. Мәхәббәт адаштырды... -
5 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады. – Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк. -
3 августа 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Кеше туган җирен сагынырга тиеш, Мәхәббәт. Шушы сагыну хисе сиңа монда яшәү көче өстәячәк, күрерсең.... Бу хәлләрнең авырлыгын үзе кичерсә дә, ул инде хәзер аларга җиңелчәрәк карый шикелле. Кеше кайгысы еракта, үзеңнеке йөрәктә шул. Ул чакта аның сагынуларын кем генә аңлады икән? -
2 августа 2021 - 13:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Нәрсә бу? – дип аптырап сорады ул. – Бүреләргә охшаган, кызым, – диде әнисе. – Ярый әле шырпы тыккан идем кесәмә... Җиһангөлнең аяклары калтырый башлады. Әнисеннән бер адым да калышмаска тырышып, яныннан йөгереп барды. – Курыкма, алар безгә тимәсләр... -
1 августа 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Дөрес, уңдырышлылыгы ягыннан бездәге җирләрне сездәгеләр белән чагыштырып булмый инде, ләкин тырышканда барыбер нәрсәдер үстерергә мөмкин. – Бераз игътибар бирсәләр, әлбәттә, үстерер идек, – дип куйды Мәхәббәт, ниндидер бик тирәндәге өметен кузгатып. – Үзбәк дип карамасалар... -
31 июля 2021 - 09:00
Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
– Мин яратам сине, Җиһангөл, нигә дәшмисең? Егет кызның юлына каршы төшеп күзләренә карады да аны билләреннән кочып күтәреп алды. – Мин дә... – дип, башын аска иде ул. Ахырдан үкенеп тә куйды: дөрес эшләдеме болай әйтеп? Әле бит мәхәббәтме бу, әллә күз төшү генәме – аңларлык вакыт та үтмәде...