Илдус Диндаров автор яңалыклары
-
19 апреля 2023 - 17:00
Яшел борчак, Мотыйк һәм поши
Әмма хәрәмләшү юк: бер кузак бөртекләрен авызга койсак, икенчесен чалбарланган күлмәк белән корсак арасына шудыра барабыз. Әлбәттә, бер күзебез борчак уйдыгында булса, икенчесе – авыл ягында, юл тарафында... Уяу кыланабыз, теге иблис килеп чыкса, нишләрбез? Шулай уңны-сулны күзәтеп, эшебезне дәвам иткән мәлебез. Авызлар биктә, икебезнең дә сыер кебек мышнавыбыз гына ишетелә... Кинәт арык аркам белән ниндидер куркыныч тойган кебек булдым... -
13 апреля 2023 - 09:00
Каршылыклар кыры (повесть)
Соңгы тапкыр бистә аркылы үткәндә, түзеп булмаслык авыр, ямансу сагыш биләде аны. Солдат тормышына кыска гына арада якты нур сирпегән Нәсимә тагы очрамасмы дигәндәй, автобус тәрәзе аша аңа охшаган һәрбер хатын-кызга каерылып-каерылып карады. Йөрәген мәңге аерылышу газабы чәнчеп-чәнчеп алды... Хуш, Нәсимә!.. -
23 февраля 2023 - 13:00
Боз өстендә (хикәя)
– Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! Кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады... -
9 сентября 2021 - 13:00
Сәлмән карт гыйшкы
Неврология бүлеге мөдире белән киңәшкәннән соң, Әхмәтовка сырхау атасын хастаханәдә яткызып дәваларга киңәш бирдек. Кешедәге андый көтелмәгән психик чир, нормадан тайпылыш медицинада күптәннән мәгълүм һәм аның дәвалауга мохтаҗлыгын да аңлаттык.... Шул вакыйгадан соң чамасыз дәртле Сәлмән картның үзен неврология бүлегенә салдылар. Гөлфирә карчык кулына күчтәнәч тотып аның хәлен белешергә килгәләп йөрде. -
8 сентября 2021 - 11:00
Җайдак мәче белән Тайфун
Ком, салам, кызыл балчык катыш измәгә тояклары тиюгә, сискәнеп киткән Тайфунның сырты күл өстендә дулкын йөгергәндәй, калтыранып куйды. Аны-моны күрмәгәч, аның нишләргә белми аптырап калуы ачык иде. Бу эштә аның беренче чирканчык алуы да. Мин бар көчемә акырган булам, чыбыркы шартлатам, юк – атым балчыкка кереп батты да, авыр сулап тик тора, баганадай. Хатыннар шауларга тотынды бермәлне. Аран янындагы бу мәрәкәне бригадир каян шәйләп өлгергәндер? Йөгереп тә килде. -
4 сентября 2021 - 13:00
Помпейның «һәлакәте»
– Гаепләнүче Зәбиров Закир Фәйзуллович! – дип әйтүгә, чын мәгънәсендә сугыш чоры баласы, арык кына малай актыгы торып баскач, суд рәисе бу ни бу дигәндәй аптырап, иптәшләренә күз ташлады. Аннары үз күзенә үзе ышанмагандай, алдындагы кәгазьләрне янә укыштырып алды булса кирәк. Үзе карашын әле кәгазьгә, әле куркуыннан йомгак булып бөрешкән малайга төшерә. – Гаепләнүче шушы буламы инде? Ничә яшендә ул? Борынын кыссаң, җаны чыгарга торган бу малайга ул үгезне кем ышанып тапшырган соң?..