Марат Кәбиров

  • 18 июнь 2021 - 17:00
    Кайту (дәвамы)
    Ишек тоткасына үрелүгә кырыс тавыш ишетелде: – Баланы калдыр! Кая барасың? Моны ишетүгә Тәнзилә әнисенә ныграк сыенды. Әнисе дә аны кысып кочаклады. – Аермагыз безне! Кечкенә бит әле ул! – Әнисенең тавышы җебек иде, күз яшьләренә чыланган шикелле. – Кызым! – Әни! Тимәгез минем әнигә!
    1280
    0
    2
  • 16 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Ул еламый тагын кем еласын инде. Әтисен кыйный-кыйный каядыр алып киттеләр, әнисе капка алдында үксеп калды, үзенең башы күпкән, аягы шешкән, күңеленә төер утырган. Көтмәгәндә-уйламаганда, башына ишелеп төшкән шушы хәлләргә еламыйча ничек түзеп булсын?!
    1217
    0
    3
  • 15 июнь 2021 - 13:00
    Кайту (дәвамы)
    Мондый хәлне Тәнзиләнең беренче күрүе иде. Бөтен халык бергәләшеп елагач, һәр аваз җанны актарырлык булып ишетелде. Барлык елауларны берләштерерлек булгач, димәк, илгә килгән афәт тә бәләкәй түгел инде. Бөтен ил елыйдыр инде бүген. Соңгы кабат күрешәбез бит дип, күз яшьләрен түгәләрдер.
    1024
    0
    2
  • 14 июнь 2021 - 09:00
    Кайту (дәвамы)
    Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыга башлады. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чага пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе иде. Беришләре салмак кына кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына атлады.
    801
    0
    1
  • 13 июнь 2021 - 13:00
    Кайту
    – Мин сугышка китәм! – диде ул кире каккысыз тәвәккәллек белән. – Ахирәтләр, кем минем белән бара? – Бераз көтәргә кирәк, – диде Ольга. – Кайда сугышулары да билгесез бит әле. – Юк, көтмибез! – Наташа катгый иде. – Югыйсә соңга калабыз. Немецларны куып чыгаргач, анда бардың ни дә бармадың ни.
    1264
    1
    3
  • 7 июнь 2021 - 16:00
    Нинди бәхетлеләр булганбыз бит
    …Ярты гомер киткән инде үтеп, Үткәннәрне киләчәктән көтеп.
    1487
    0
    4
  • 22 май 2021 - 16:00
    Сер
    Ничә еллар мине беләсең син, Ничә еллар мине белмисең…
    1053
    0
    1
  • 12 май 2021 - 09:00
    Дәва (дәвамы)
    – Сезнең мине юк итәргә әллә күпме мөмкинлегегез бар иде. Тик сез аның берсен дә файдаланмадыгыз. Хәзер менә минем сезне юк итү мөмкинлегем бар. Һәм аны файдаланырга тиешмен. Чөнки сез исән булсагыз, мин тынычлыкта кала алмаячакмын.
    1248
    0
    3
  • 11 май 2021 - 11:00
    Дәва (дәвамы)
    Җинаятьчеләр белән генә маташу җитми иде бүген... Зифа Саматовна инде күпне күргән табиб, мондый тәкъдимнәргә ризалашмауның куркыныч икәнен яхшы аңлый. Ләкин ризалашу тагы да начаррак булырга мөмкин. Бер тапкыр бәйләндеңме, ничек кереп батканыңны да сизми калырсың, ул сазлык шикелле... Һәм мондый сазлыкта юкка чыккан табиблар аның танышлары арасында да бар иде.
    909
    0
    2
  • 10 май 2021 - 13:00
    Дәва (дәвамы)
    Үз халәтен шул дәрәҗәдә контрольдә тота алу иң сәламәт кешеләрнең дә кулыннан килмәскә мөмкин. Ә бу хисләрен дә, тән күзәнәкләрен дә йөгәнли белә. Бу кеше инде кызганыч түгел, ә куркыныч иде.
    793
    0
    0
  • 9 май 2021 - 11:00
    Дәва (дәвамы)
    Димәк, реанимациядә ятучының Пистолет Тоткан Егет икәнлеге расланды. Кылган гөнаһлары өчен хак җәза адәм баласын егерме биш елдан соң да эзләп таба. Хак җәза Зифа үзе иде. Бу бәндәнең җавапсыз калырга хакы юк. Ә үтерү ысуллары хастаханәдә дәвалау чараларына караганда да күбрәк...
    983
    0
    1
  • 8 май 2021 - 13:00
    Дәва (дәвамы)
    Әлбәттә, Зифа Саматовна – тәҗрибәле доктор, пациентның йөзен күрү генә әллә ни зыян китерә алмас, ул үз- үзен кулга алуның җаен табар иде. Ләкин... Бу юлы... Пациентны күрү белән ул катып калды. Йөзе үзгәрде. Иреннәре күгәргәндәй булды. Операция өстәлендәге кеше аңа таныш иде. Мизгелнең бер өлешендә ул үзенең бала чагына... Балачак дип аталган тылсымлы дөньяның сүнгән мизгеленә кайтып килгәндәй булды.
    869
    0
    2
  • 7 май 2021 - 15:00
    Дәва
    Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды.
    1524
    0
    4
  • 9 апрель 2021 - 10:00
    ...Кайларгадыр ташлап калдырулар
    Китүләр ул – кителүләргә тиң: Үзем генә беләм ачыларын.
    318
    0
    0
  • 2 апрель 2021 - 14:00
    Сәер мизгел
    Әллә нинди сәер мизгел бу...
    692
    0
    1
Реклама