Зиннур Хөснияр

  • 7 апрель 2021 - 15:00
    Доктор Байчурин (хикәя)
    Минем кулда пычак. Иртәгә мин тагын йөрәк тамырына операция ясарга тиеш. Бүтән андый катлаулы операциягә алынмам, дигән идем инде. Әнигә ясаганнан соң... Мин газиз әниемнең күкрәк турысыннан шул пычак белән ярып, кан тамырын кисеп ямадым...
    5788
    0
    16
  • 22 февраль 2021 - 09:00
    Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
    Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде.
    2231
    0
    1
  • 20 февраль 2021 - 09:00
    Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
    Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде.
    2161
    0
    2
  • 19 февраль 2021 - 11:00
    Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
    Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!»
    2076
    0
    2
  • 18 февраль 2021 - 13:00
    Канатсыз фәрештәләр
    Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән.
    4160
    0
    2
  • 25 сентябрь 2020 - 15:00
    Парлы бию (новелла)
    Моннан егерме еллап элек әти-әниләре каргышыннан куркыпмы, бәлки, авылның гайбәтче теленнән гарык булыптыр, дөресрәге, кеше чәйнәвеннән туеп бугай, авылдан җәяүләп чыгып качкан иде алар. Зөфәре ул чакта яңа гына унынчы сыйныфны тәмамлый язган, Фәйрүзә исә, яше утыздан авышуга карамастан, кап-кара чәчле, дәрт-дәрманлы яшь хатын иде...
    3224
    0
    4
  • 6 май 2020 - 13:00
    Гарасат (ахыры)
    Сания күршесе белән буразна өчен талашканда, чалгысын күтәреп чыккан булган. Кызулыктан ул аны зират буендагы кычыткан арасында онытып калдырган. Җанына урын тапмаган Борис зират коймасы аша гына хатыны янына керергә исәпләгән. Чалгы сабына абынып, тимеренә егылган... — Нинди мәгънәсез үлем!..
    2395
    0
    1
  • 5 май 2020 - 16:00
    Гарасат (дәвамы)
    «Бэнтли»дан озын нечкә сыйраклы бер яшүсмер чыкты, кара күзлек кигән, уң кулын артына яшергән. Хәким алдындагы «Жигули» хуҗасы машинасыннан чыкмады, тегенең үзенә таба килгәнен көтә башлады. Менә Озын сыйрак кинәт туктады да, яшерелгән кулын алга чыгарды һәм туп-туры төбәп ата башлады...
    1830
    0
    2
  • 4 май 2020 - 16:00
    Гарасат (дәвамы)
    Хәтерли Варис: әнисенең теш казналары бозылып, канына яман бактерияләр кергәч, табиблар кул селтәгән вакытлар иде ул. Әтисе хатыны, Варисның әнисе өчен җаны-тәне белән көрәште, аны алып калырга тырышты, табиблар өмет юк дигәч, халык медицинасына мөрәҗәгать иттеләр...
    2268
    0
    1
  • 2 май 2020 - 12:00
    Гарасат (дәвамы)
    Татар хатыннары, әгәр японга кияүгә чыкса, «Кобэ» атлы бәби таба, урыс-улак белән бәйләнсә, улы «Штапан» була. Татар хатыннарының ирләренә артык тугрылыгыннан киләме бу? Ошбу тугрылыкның күренмәс җепләре исламга, шәригать кануннарына бәйләнгәндер, бәлки?
    1755
    0
    1
  • 1 май 2020 - 15:00
    Гарасат (дәвамы)
    Экспертиза Сәхаби тапкан чалгыдагы канның Борисныкы икәнлеген ачыклады!.. Чалгының хуҗасын гына табасы калды. Хәзер, бер уйлаганда, төп шик Сания күршесенең капка астына таба тәгәрәгән иде...
    1938
    0
    1
  • 30 апрель 2020 - 12:00
    Гарасат (дәвамы)
    Кызым шаһит булып барырга җыенгач, безнең гаиләне эзәрлекли башладылар. Әүвәл акча тәкъдим иттеләр. Без баштарак риза да булган идек. Кызымның сөйгән егетенең атасы килеп, әгәр шул кабахәтне якларга уйласагыз, балаң мәңге бәхет күрмәячәк, дип каргап китте...
    2260
    0
    1
  • 29 апрель 2020 - 16:00
    Гарасат (дәвамы)
    Тәнзилә гомерлеккә йөрәгендә калды егетнең!.. Төзәлмәс җәрәхәт булып калды, иң-иң көчле бер нур булып, яктылык булып калды. Еллар уза торган саен ул аны ешрак сагына башлады. Ун-унбиш еллап вакыт узгач, ул аны эзләтеп тә карады...
    2490
    0
    2
  • 28 апрель 2020 - 14:00
    Гарасат (дәвамы)
    Айсыз бер төндә, кемнәрдер килеп, Абрекның каберен актарып аттылар! Мондый хәлнең Байтамакта гына түгел, тирә-юньдә дә булганы һәм ишетелгәне юк иде!
    2503
    0
    1
  • 27 апрель 2020 - 10:00
    Гарасат (дәвамы)
    Мәктәп елларында, Камиләгә карата кабынган хис очкын гына булмаган икән, күрәсең. Ут булган ул шул вакытта ук! Хәзер янә дөрли башлады!.. Тик әлегә Камай ни эшләргә кирәклеген үзе дә белми. Кыюсыз иде Камай...
    2137
    0
    1
Реклама