Равилә Шәйдуллина-Мурат автор яңалыклары
-
20 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Котдус картның балалары Габделәхәт, Габделкаюм, Зәкиябану, биштәрләрен асып, Казан ягына таба атладылар. Әллә салкыннан, әллә өйләрендә булган шундый тамашадан, әти-әнисенең сәкенең ике ягына утырган килеш елашып калуларыннан балаларның үзәкләре өзелде. Исән-имин күрешүләр насыйп булырмы? Алда нинди язмыш көтә? -
19 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)
Зөһрә озын юл килеп арыган, шешенгән аяклары белән арбадан төшә алмыйча азапланып торган арада, әвен хәтле бер ир заты килеп, арбадан сөйрәп төшерде. – Тизрәк кыймылда, Алла ишәге! Нәрсәгә дип бозаулый алмаган сыер кебек кыймылдыйсың?! – дип акырып, хатынга төбәлде. – Әле бу имгәге буаз икән. – Ул Зөһрәнең җилкәсенә шапылдатып сугып алды. – Контрлар, әле дошман арттырып үрчеп яталар! Зөһрә, аяк астына мең энә кадалгандай кычкырып җибәрде, күз аллары караңгыланып китеп, чак егылмыйча калды, тик Рәшитне кулыннан ычкындырмады... -
18 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй. -
17 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Акылы киткән иде шул Фәгыйлә карчыкның. Ирен, балаларын, оныкларын югалту хәсрәтеннән акылын җуйган иде. Карт шомырт агачы, иртәнге җилдә ап-ак чәчәкләрен тибрәтеп, хуш исле таҗларын җиргә коеп, аның артыннан ялварды: – Кайт, Фәгыйлә түти, Хәбибуллаңны таба алмассың, ул юк инде. -
16 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Ә ятим Сәетнең ураза тотканын белгән укытучылар, малайның көчләп авызын ачтырып, су салдылар. Әнисе беркайчан ул эшне эшләмәде. Елап бер читтә басып торган ятим малайның янына килеп, бер сүз дә әйтмичә, башыннан сыйпап узды. -
15 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Нәфисә сүзгә кушылмыйча гына, үз уйларына батып утыруында булды. Әйтерсең, сүз аның язмышы, тиздән үзенең ир хатыны булачагы, бу өстәл артында утыручы кәттә ир белән авызы тулы алтын тешләрен балкытып елмаеп утыручы юантык хатын Нәфисәнең каената-каенанасы булачак кешеләр түгел, бу сөйләшү Нәфисә өчен ниндидер бөтенләй дә ят хатын хакында бара. -
14 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
«Камил бәгърем, үзеңнең егерме биш яшьлек гомереңдә нәрсә генә күрдең соң син?! Ун елын Себердә газап чиктең, бары бер ел иректә яшәп калдың. Бер ел бәхетле гомер!..." -
13 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Зөһрәнең күзләреннән яшь ага, әрнүле дә, шатлыклы да күз яшьләре. Унбер ел буе көттеләр бу көнне. Үзәкләре өзелеп, Алансуны, әти-әниләрен, берүзе аерылып калган унбиш яшьлек кыз бала Нәфисәне сагынып яшәделәр. -
12 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Оныгыңның өйләнгәнен күр инде син! Тизрәк кайтсыннар иде инде. Себердә туган Әминәгә дә ун яшь тулгандыр. -
11 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Габдрахманнар гаиләсенең газапланып, катып-өшеп, ачлыкка интегеп, күпме үлем-җитем күреп, газиздән-газиз кызлары Әминәне югалтып, чак кына акылдан язмыйча, илгә кайтып килешләре. -
10 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Хәлфә кызны күмәргә рөхсәт сорарга да бармады. Тере килеш газапланып пешеп үлгән сабыйны куенына кысып, җиргә тезләнеп, яраланган җанвар кебек кычкырды Габдрахман: – Аллаһының ачы каһәре төшсен безләрне бу хәлгә төшергән адәмнәргә! Йа Раббым, ни гаебе бар бу сабыйның, ни гаебе бар?! – дип, гаҗизләнеп, җиргә ятып үкседе. -
9 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
«Нәфисә турында артык сүз язмагыз, бөтенләй сорашмасагыз, арурак булыр...» дип язганнар. Димәк, нәрсәдер булган. «Баласы да бар, исән генә Ташкенда яши» дигән хәбәргә дә сөенәм инде. Ул Солтангәрәй беләндер, чөнки «Солтангәрәй дә авылда тормый» дип язалар. -
8 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Бу кечкенә генә, җыйнак кына өйдә шулкадәр рәхәт иде. Киемнәрен киптереп, тамакларын туйдырып, чәйләр эчеп җылынып алганнан соң, кичкә таба гына юлга чыктылар. Инде караңгы төшеп килгәндә, йөзгә бәреп яуган яңгыр астында тагын билгесезлеккә таба атладылар. -
7 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
- Хуш, Солтангәрәй, тиздән мин ир хатыны булырмын. Синең турында уйлау да гөнаһка әйләнер. Мәңгелеккә хуш! -
6 сентября 2022 - 09:00
Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)
Юк шул, Нәфисәгә туган якларына юл ябык. Анда аның әби-бабалары яши һәм Солтангәрәй!