Галимҗан Ибраһимов
-
13 март 2023 - 15:00ЯҢА ӘСӘРЛӘР*Казанда үткән яздан бирле тәгълим-тәрбия хакында бик яхшы журнал чыгып килә. Ләкин революциянең фаҗигале вакыйгалары эчендә бик күп гыйльми-әдәби хезмәтләр тиешле дәрәҗәсендә халыкка мәгълүм булмыйча калган кебек, Татар Социал Советлар Җөмһүрияте Мәгариф комиссариатының бу мөһим журналы үзенә лаек булган рәвештә урын алып җитә алмый.