Көзге җил тузгыта яфракларны...

Көзге җил тузгыта яфракларны,
Ә яфраклар гүя алтыннан.
Шәрә урман башын иеп кала,
Моңсу,
Шул яфраклар артыннан.
Баш ияргә сәбәп җитәрлектер –
Бөреләнгән чаклар хәтердә,
Яшел ялкын булып янган чаклар.
Барысы өчен рәхмәт әйтергә
Телидер ул.
Тормыш дәвам итә.
Нидер шиңә, нидер терелә.
Көз җитүгә урман язны көтә,
Төренә дә төштә бөрегә.

Сэмэн Тумат

Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: