Бәян рубрикасы буенча яңалыклар

  • 2 ноябрь 2021 - 17:00
    Яшел яфрак – яшәү төсе (бәян)
    Миңлегалинең аяклары? Аяклары — «осколочный перелом, сазлыкта шактый озак яткан. Гангрена яный», диде хирург. Әнә аны Морозов янына ашыгыч операциягә әзерлиләр. Операциягә. Кисәчәкләр бит аның аякларын. Кисәчәкләр. Ә бит аңа 22 яшь тә тулмаган...
    2201
    0
    4
  • 1 октябрь 2021 - 15:00
    Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)
    Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде.  – Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам?
    3951
    0
    5
  • 28 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (ахыры)
    Гомер бик тиз уза, диләр. Һәм ул, чынлап та, шулай икән. Аны күпмедер яшәгәч, олыгайгач кына аңлыйсың. Камиләне бүтән беркайчан да эзләмәдем, эзләүнең мәгънәсе юклыгын күптән аңладым. Шулай да язмыш безне бер мәртәбә кабат очраштырды.
    1011
    0
    3
  • 27 сентябрь 2021 - 13:00
    Ташлы туфрак (документаль бәян)
    Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады...
    5420
    1
    11
  • 16 сентябрь 2021 - 15:00
    Камилә (дәвамы)
    Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен...
    1506
    0
    3
  • 14 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (дәвамы)
    Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак!
    979
    0
    3
  • 13 сентябрь 2021 - 09:00
    Камилә (дәвамы)
    Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды.
    854
    0
    2
  • 12 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (дәвамы)
    Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... 
    745
    0
    1
  • 11 сентябрь 2021 - 15:00
    Камилә (дәвамы)
    Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!»
    670
    0
    1
  • 10 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (бәян)
    Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде...
    2118
    0
    7
  • 26 август 2021 - 17:00
    Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
    Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек.
    1293
    0
    0
  • 18 август 2021 - 13:00
    Гаилә (бәян)
    Гөлнурның теләге – бай егет белән никахлашып, миллионер хатыны булып яшәү иде. Үз илендәге язмышыннан канәгать түгел иде ул, тышауланган ат хәлендә яши кебек. Кызы Зәлифәне Халисә апасына калдырганнан соң, сукбайлыкта үткән вакыты да дүрт елдан артып китте...
    4006
    0
    17
  • 6 август 2021 - 13:00
    Килмешәк (ахыры)
    – Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп. Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды...
    3759
    0
    14
  • 6 август 2021 - 09:00
    Тургай (бәян)
    «И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде», дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич.
    2597
    0
    2
  • 5 август 2021 - 11:00
    Килмешәк (дәвамы)
    – Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык.
    2425
    0
    9
Реклама