"Илең турында уйла" рубрикасы буенча яңалыклар
-
4 август 2023 - 13:00Туган җирем шифасы (хикәя)18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты...
-
25 июль 2023 - 13:00Тирән яшеренгән сер (хикәя)- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: "Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык..."
-
18 июль 2023 - 11:00Алман мордары (бәян)Аның кулына бер журнал тоттырдылар. Анда Берген – Бельзен концлагереннан нацистлар үзләре төшергән фотосурәтләр басылган иде. Коточкыч күренеш. Күренеш кенәме, иң куркыныч әкиятләргә дә керә алмастай афәтле үлем утравы, зобанилар туе. Газ миченнән чыгарылган биниһая күп мәет скелетларын утын әрдәнәсе шикелле эскертләп өйгәннәр...
-
17 июль 2023 - 11:00ШәрифуллаҖиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла...
-
16 июль 2023 - 13:00Әткәй сугышны сөйли (хикәя)– Немец, дигәч тә, аның да әтисе, әнисе, туганнары бар. Әнисе аны сабый бала вакытында төннәрен йокы күрмичә, бишектә кадерләп, тирбәтеп, күкрәк сөте биреп үстергән. Бары тик бәхет, озын гомер теләгән. Ничек инде кешене үтерергә мөмкин?..
-
8 июль 2023 - 09:00Онытырга хакыбыз юк (хикәя)Улларының батырларча һәлак булуларын әйтсәләр дә, аның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Үзе үлгәнче улларын көтте. "Ике улым, ике шатлыгым, Аудакимнарның нәсел агачының җимешләре иде бит алар," - дип тилмерде Марфа әби. Сугыш бетәр алдыннан иренең дә һәлак булуы турында "кара" кәгазь ала Марфа түти. Улларын югалту хәсрәтеннән айнымаган анага ирен югалту хәсрәте дә өстәлә. Бәхетсез хатын аяктан егыла...
-
6 июль 2023 - 13:00Нәсимә (хикәя)Күңеле белән әле яшьлегенә, әле балачагына кайта Нәсимә. Ялгыз калганнан бирле табигатьнең авыр көннәрен ныграк сизә ул. Балалары булмады аларның. Ире сугыш утларын кичкән фронтовик иде. Яше үзеннән шактый олы булса да, кулын сорап килгән егетне кире какмаган иде ул...
-
30 июнь 2023 - 13:00Гәрәбә мәрҗәнемне, кызым, үзең тагарсың... (хикәя)Әни җылысы, әни кайгыртуы, аның кулларының һәм күңеленең юмартлыгы эләкмәде. Беренче нарасыен тудырганда, биләргә чүпрәге дә булмагач, аптыраганнан кадерләп кенә кигән күлмәген сүттерергә туры килгәне онытылмый. Йөрәк яраларыннан әрнеп, бәгыре сулык-сулык килеп яши ул. Ләкин үз гаиләсенә дә, бүтәннәргә дә моны сиздерми...
-
23 июнь 2023 - 13:00Җиде нарат (хикәя)Муса әтисен Совет Армиясе хезмәтеннән бүленеп, соңгы юлга озата. Шул ук елның көзендә әнисе Минсрурны да кайтып җирли ул. Көз көне сеңлесе Ләлә дә фаҗигале төстә вафат була. Озак та үтми Мәхмүтнең олы малае Харис та дөнья куя. Шулай итеп, җиде кешелек гаиләдән Мәхмүтнең төпчеге 20 яшьлек Муса әти-әнисен һәм бөтен туганнарын җирләп бетереп, бакча башындагы җиде нарат агачы янәшәсендә берүзе торып кала...
-
22 июнь 2023 - 13:00Койрыксыз ат (хикәя)Җәмәгате Галимҗан дөньялыктан күчкәненә быел 15 ел. Разия үзенә бер яңа дөнья ачып, шул үзе ачкан дөньясында ятим җанына бер юаныч тапты. Галимҗаныннан башка бер генә көн дә яшәвен күз алдына китермәгән кеше әкеренләп ялгызлыкка күнекте...
-
6 июнь 2023 - 13:00Ятимнәр илендә... (хикәя)Зәйтүнә, 18 яшьтә кияүгә чыгып, өч ел ир белән яшәп калган хатын, яуда ятып калган ире хакына, сөеклесеннән "өзелеп төшкән" зәп-зәңгәр күзле кызчыгы хакына барысына да түзде. Ялгызлыкка өйрәнде инде ул, җан ярасы гына көннән-көн тирәнәйде...
-
19 май 2023 - 09:00Бер мәхәббәт тарихы (хикәя)Язмыш кызык икән. Суга дип киткән, кияү алып кайткан, ‒ дигән мәкальдәге кебек килеп чыга. Икенче көнне егетнең туганнары муллага "әйе" ‒ дигәч, йорттан китәргә ярамаганлыкны, килен икәнлеген аңлаталар. Шулай итеп, кыз бу ишле гаиләгә килен һәм төшкән җиренә таш булып яши башлый...
-
15 май 2023 - 13:00Үкенеч (хикәя)Балалары янына кайтам дип юлга чыккан Мөхәммәт Шыңар авылы зиратындагы салкын кабергә кайтып ятты. Авылда тагын бер тол хатын артты, ятимнәр исемлегенә сигез бала өстәлде...
-
9 май 2023 - 15:00Сугыш тынган арадаМәрзияне ничек яратса да, ул турыда беркемгәдә белгертмәде. Нәрсә әйтсәң дә, бәләкәй чакта бергә уйнап үссәләр дә, хәзер бит инде ул укытучы.