"Шифалы куллар" бәйгесе рубрикасы буенча яңалыклар
-
3 октябрь 2023 - 13:00"...кисмә безнең канатларны!" (хикәя)Әниебез ничә айлар инде хастаханәдә ята. Күңелебез тулы борчу. – Аллакаем, терелт безнең әниебезне! Аллакаем, безгә әнидән башка бик кыен, ишет безне! – дип ялварабыз. Бу мәлдә минем күзләремнән мөлдер- мөлдер яшь тама...
-
21 сентябрь 2023 - 13:00Энҗе (хикәя)Хастаханәгә авыр хәлдәге кешене керттеләр. Бите-тәне пешкән егеттә җан әсәре дә калмаган иде. Китергән көнне үк аңа операция булды. Аннан соң ул Энҗе карамагына тапшырылды...
-
30 август 2023 - 13:00Батыр Зәйнәп (хикәя)- Марсель Гүзәлнең йөрәгенә пычак белән кадаган, кулымда җан бирде, мескенкәем, - дигәндә аның күз алдына Гүзәлләрнең канга баткан йокы бүлмәләре, бәхилләшү сүзләрен дә әйтә алмыйча, мәңгелеккә күзен йомган дустының ак йөзе, Марсельнең үзе башкарган эштән исәрләнгән исерек кыяфәте, чарасызлыктан, куркудан елап, шешенеп беткән ике яшүсмер кызлары килеп басты...
-
28 август 2023 - 13:00Язмыш (хикәя)- Син аны танымассың. Синең белән бергә авариягә эләккән кыз ул. Зур клиникада гомерен саклап калдылар. Тик... инвалид булып калды шул...
-
24 август 2023 - 13:00Йолдыз гомере – нурларында (хикәя)Аңа йолдыз гомере бирелмәгән. Бөек Ватан сугышыннан соң, 1946 нчы елның 1 нче сентябренда туып, 59 яшен дә тутырырга өлгермичә, 2005 нче елның 6 нчы январенда, телевизор карап утырган җиреннән бакыйлыкка күчкән ул. Кулыннан телевизор пульты төшеп киткән тавышка апамның килендәше – Нәкыя бүлмәгә килеп кергән. Илгизәр абыйның үлем хәбәре бөтенебезне дә кыш көне яшен суккан халәткә китергәндәй булды...
-
16 август 2023 - 13:00Елама, әни! (хикәя)– Елама, әни, терелермен, мине врачлар терелтәчәк, – диде бала арбадан башын күтәрә төшеп. – Син елама гына. Бер җирем дә авыртмый, ишетәсеңме, әни, елама гына, яме?! «Менә баламны чир нишләтте: алты яшьлек сабый олы кешеләрдәй фикер йөртә», – дип уйлап, күз яшьләрен тыярга тырышты ана...
-
13 август 2023 - 13:00Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин...
-
27 июнь 2023 - 09:00Табылган бәхет (хикәя)Начармы яхшымы аның бит кызы бар. Мәликә - үз сөяге. Тик менә кушылып, бер гаилә булып яшәргә мөмкинлекләре юк. Ходайның язганы шулайдыр. Юк-юк, гаепләми ул кызын...
-
13 апрель 2023 - 13:00Таякка калганнарны аяклы итәрбез (хикәя)Яшьли сөешеп кавышкан, унөч ел бер түбә астында гомер иткән Марселе, моннан дүрт ел элек якыннарын аяусыз язмыш кочагына ташлап, каладагы сөяркәсе Эльза янына чыгып сызды. Хыянәтче ирнең алма кебек хәләл җефетен зар елатып китеп баруы күңелсез хәл булса, унике яшьлек улына зирәк ата тәрбиясе бик кирәк чагында, аны “әти!” дип әйтүдән мәхрүм итүе - үсмерлеккә яңа аяк басып килүче ир бала өчен чын фаҗига, үз баласының аркасына пычак кадауга тиң хурлыклы гамәл иде...
-
2 февраль 2023 - 13:00Ювелир (хикәя)Наилә дөньяга битараф иде. Күзләрендә яшәү дәрте сүнгән. Берни турында да борчылмый торган сабый хәлендә. Табибның сүзләре гүя аның турында түгел. Нинди операция турында сүз бара, кем авырый – аңа барыбер...
-
25 гыйнвар 2023 - 13:00Мин ышанам сезгә (хикәя)Борылыштан искәрмәстән килеп чыккан җиңел машина, Булатны үзе белән эләктереп алып китте... Бер мизгел эчендә бөтен дөньяның асты өскә әйләнде һәм бар нәрсә караңгылыкка чумды...
-
28 декабрь 2022 - 13:00Мин дөньяны күрәм (хикәя)Инде уянып, күзләрен ачкач та, тирә-ягында шомлы караңгылык күреп, ул куркып китте. Тәнендәге дерелдәү узып, исенә килгәч тә, әллә һаман да төш күрәмме икән, дип, күзләрен угалады. Күз алдындагы шомлы караңгылык чигенмәде, чөнки күзләре... күзләре күрми иде. – Әнием, әнием бәгърем, күзләрем күрмиләр...
-
28 ноябрь 2022 - 13:00Кайтаваз (хикәя)"Үтерәсең баламны, тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакырт!" – дип, Галимә тарафыннан этеп җибәрелгән фельдшерны егылып китүдән медпунктның бүлмә ишеге генә саклап калды...
-
11 октябрь 2022 - 13:00Кендек апа (хикәя)Уйлап торырга вакыт юк иде. Фельдшер, Руфиянең күзләренә карап: “Бергә табабыз, мине тыңласаң барысы да яхшы булыр”, - диде...
-
10 октябрь 2022 - 11:00Сукмак (хикәя)Рафилнең дуамаллыгы куптымы, сүзен сүз итәсе килү булдымы: – Алайса, сайла, соңгы тапкыр әйтәм: йә гаилә, йә сиксән яшьлек шул карчык. Барасың икән, мин Чаллыга чыгып китәм. Бөтенләйгә. Туйдырды мондый тормыш! – дип давыл куптарды...