Тарих рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 август 2022 - 09:00Беренче мөфтиләрне биргән төбәк (дәвамы)Аның бай китапханәсе белән танышу өчендерме, башка сәбәп беләнме, Галимҗан Ибраһимовның шул морза өенә килеп йөргәнлеге үз истәлекләрендә теркәлгән.
-
6 август 2022 - 09:00Беренче мөфтиләрне биргән төбәк (дәвамы)Сәяхәтләрдә күп йөрдек. Инде мөфтиләребез белән якыннанрак танышыйк. Кемнәр булган соң алар, зур бер империя башлыклары фәрманы белән Россиядәге мөселман өммәте вәкилләре язмышын хәл итәргә алынган зур дәрәҗәле түрәләр?
-
4 август 2022 - 17:00Беренче мөфтиләрне биргән төбәк (дәвамы)Мөселманнар эшчәнлегенә бәйле бу оешма нишләп әле Россиянең ул вакыттагы көнчыгыш ил чиге буенда урнашкан Оренбург шәһәрендә оештырылган икән соң?
-
3 август 2022 - 17:00Беренче мөфтиләрне биргән төбәкЭлегрәк аларны яманлабрак телгә алган чакларыбыз да булды. Яисә ул шәхесләрнең кем икәнлекләрен тәгаен белмәстән, хәзерге аерым төбәк, өлкә күләмендәге дин әһелләре белән тиңләү очраклары да күренгәләп тора.
-
17 май 2022 - 11:00БЕР ПРЕМИЯ БИРҮ ТАРИХЫ (дәвамы)Синең ихлас ярдәмчел булуың турында язам да аптырап уйланам. Безнең татар Аяз хакында «кырыс» кеше икәнен генә искә ала дип тә рәнҗим. Син кырыслыгың белән изге гамәлләр генә башкаргансың бит!
-
13 май 2022 - 15:00Алтын Урда цивилизациясе һәм аның мирасыXII гасыр ахырында – XIII гасырның беренче унъеллыкларында Бөек далада яшәгән күпсанлы төрки-монгол кабиләләре Чыңгыз хан (1155/1162 – 1227) хакимияте астында бердәм дәүләткә берләштерелә.
-
11 апрель 2022 - 11:00XX йөз башында татарларның Европага карашы: яңа перспектива эзләүХХ йөз башында татар тормышында Европа факторы да азмы-күпме роль уйнады, дип әйтергә хаклы икәнебезне аңлыйбыз. Әлбәттә, татарның Көнчыгыш, ислам дөньясы белән традицион рухи элемтәләре күпкә көчлерәк булган. Ләкин Европа белән кызыксыну татар тормышына, һичшиксез, яңа төсләр өстәгән, татарны, гомумән, дөньяга киңрәк карарга өйрәткән.
-
6 ноябрь 2021 - 11:00Соңгы туранчы (ахыры)Һади Атласины – ТАТАРНЫҢ МИЛЛИ АЗАТЛЫК КӨРӘШЧЕСЕ, дип әйтә алабыз. Ул – мөселман булганы хәлдә, милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен шәһит киткән кеше. Милли каһарман. Соңгы туранчы... Һәм төрки-татар тарихына ул шулай кереп калыр да...
-
5 ноябрь 2021 - 09:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)...Һади Атласиның кабере билгесез... Рухы, мөгаен, хатыны, балалары янындадыр, алар барысы да Казанның татар зиратына күмелгән. Атласиның исеме – халык телендә, әсәрләре – милләт тарихында... Дин-милләт өчен корбан булган бу каһарманнар ахирәт көнендә шәһитләр дәрәҗәсендә булсыннар иде! Амин!
-
4 ноябрь 2021 - 11:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)Әйе, Атласи гаиләсе өчен тагы кара көннәр башлана... Казанда кеше почмагында яшиләр, бөтен милекләре – ишек төбендәге агач сәке, төнлә анда ана, ике бала йоклый, көндез шунда утырып ашыйлар. Ә ашарга юк, дияргә мөмкин, Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, ул аш ашаганнарын хәтерләми, килька балыгы белән ипи булса – шуңа да сөенгәннәр.
-
2 ноябрь 2021 - 09:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган.
-
1 ноябрь 2021 - 11:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар.
-
29 октябрь 2021 - 11:00СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... (дәвамы)Һади Атласи бу әсәренең жанрын «Тарихи хикәя» дип куйган, ханбикәнең исеме дә без өйрәнгәнчә «Сөембикә» түгел, ә «Сөен-бикә».
-
25 октябрь 2021 - 11:00Соңгы туранчы... (Һади Атласиның тууына 140 ел) (дәвамы)Әйе, тарих ул – гыйбрәт, тарих ул – сабак, тарих ул ачы үкенечләрдән һәм ялгышлардан да тора... Һади Атласиның «Казан ханлыгы» әсәре – моның ачык мисалы.
-
23 октябрь 2021 - 18:24Изге Мәүлид аенда Коръән ашыДүшәмбе көнне Мәскәү татарлары штабында Коръән ашы үтте.