Яңа исемнәр рубрикасы буенча яңалыклар

  • 17 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Әтәч фәрештәләрне күреп кычкыра, дигәне бар иде әнисенең. Әнисе? Бәлки, ул исәндер әле? Юктыр инде... Газраил бугазыннан тоткан иде инде. Өйгә керергә кирәк, әтисе үзе генә калгандыр бит...
    2939
    0
    12
  • 16 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    – Әни, алар сине тереләй кабергә тыгачаклар! – дип, йодрыгын төйнәде ул. – Ә син алардан башка яши алмыйм, дисең. Мин моны берничек тә аңлый алмаячакмын. Мин монда еллар узгач булса да, әйләнеп кайтачакмын һәм үч алачакмын! – дип ант итте.
    2448
    0
    6
  • 15 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Яшәп күрсәтәчәк әле ул каракүллеләргә! Җиң сызганып эшләргә иде Аксак Хәләфнең исәбе. Шулай итте дә. План-ниятләрен өйдәгеләре белән бүлешкәч, хатыны йоласына туры китереп, Габит мулладан хәер-фатиха алырга йөгерде, Хәләф үзе базар кануннарының яңа заман кысаларына ничегрәк сыешуы турында беләсе килеп, аксак аягын җитез-җитез генә сөйрәп, Зиннурга киңәш-табышка китте.
    1792
    0
    7
  • 14 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Бу хәлләрдән соң, Фатыйма янә вакытын күбрәк кызы янында уздыра башлады. Сабые, нарасые Нәфисәсенең ялгызлыгын уртаклашмый чарасы юк икәненә ул Миңнегали картның үлеменнән соң янә бер кат инанды. Алла сакласын, Нәфисәгә кырын карап, күңелләрендә ачу саклаулары да бар.
    2360
    0
    9
  • 13 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Бераздан әни дә кайтып керде. Кәефсез, хәтта күзләре кызарып тора. Ул минем янга ук килде дә нәкъ элекке кебек алдына алып утырды. «Миңнегали бабай атына атланып кайтып, өендә җан биргән, – диде ул тыныч кына, гүя көндәлек хәбәрне җиткерә. – Соңгы сүзе «Нәфисә» булган. Нәрсә әйтергә теләде икән?»
    2610
    0
    10
  • 12 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Яңгыр яумады ул җәйне. Каракүллеләр иртән торсалар да, кич ятар алдыннан да үләннәрне күзәтә торган булып киттеләр: чык төшкәнме, төшмәгәнме? Һәркөнне айга карыйлар: яңа ай туарга тиеш иде, кырын ятып туганмы, яны беләнме? Ничек итеп тула? Тулган айны болыт каплаганмы? Кояш баеганда, болытлар артына тәгәрәп кермиме? Радио-телевизордан һава торышын әйтә башласалар, авыл сәҗдәгә киткәндәй тынып кала...
    1943
    0
    15
  • 11 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    Шушы минутта ун яшьлек кызның аңы күк капусы кебек ачылып китте. Шушы минутта ул үзенә үзе генә хуҗа икәнлекне аңлады. Моңа кадәр Нәфисә – әти-әнисе, әти-әнисе авыл акылы белән яшәгән. Моннан соң Нәфисә үзенчә яшәячәк. Өйдәгеләргә дә шулай диде ул: «Капкаларны япмагыз, мин үзем теләгән вакытта чыгып, йөреп кайтачакмын», – диде.
    2304
    0
    8
  • 10 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    – Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның...
    2658
    0
    11
  • 9 март 2022 - 09:00
    Умарта (дәвамы)
    – Мин аларны караклар дип белдем, сарыклар ашатырга килгән булганнар икән, э-э-э, җәмгыятькә файдалы хезмәт... әйткәннәр иде аны киләбез дип, онытканмын, – дип дәвам итте җайдак хатын. Энҗебикә белән Мостафа Зарифәнең хәйләсен шунда ук сизеп алды. Үсмерләр дә җиңел сулап куйды. Хәзер инде аларның чираты җитте: торып берни булмагандай исәнләшергә генә кирәк иде...
    1950
    0
    5
  • 8 март 2022 - 13:00
    Умарта (дәвамы)
    Камилнең осталыгы көннән-көн арта иде. Остарган саен, гипотезасында шикләре дә күбәя. Нәфисәнең сере башкада кебек тоела аңа, гипноз белән бәйле түгел бугай. Шуңа да үзенең уй-фикерләрен берәрсе белән бүлешәсе килә иде. Илнурга әйтеп караса? Ул да галим булам, Нәфисәгә шулай ярдәм итәм, ди бит.
    1955
    0
    5
  • 7 март 2022 - 17:00
    Умарта (повесть)
    Ул арада Баязитның ак яулыгына исе китмәгән кортларның биш күче дә берьюлы һавага күтәрелде дә берара болыт кебек куерып торгач, корт яңгыры булып, ишегалдында авызларын чөйгә элеп торган чекистларга килеп сарылды.
    2543
    0
    8
  • 7 март 2022 - 15:00
    Тәрәзәмә йолдыз кунды бүген...
    Йолдыз кебек чая карашларың Бага иде сөеп – Тәрәзәмә кунган Сүнмәс йолдыз кебек…
    1137
    0
    2
  • 4 март 2022 - 14:00
    Җаным эзли шигъри тылсым
    Җаным эзли шигъри тылсым...
    1169
    0
    0
  • 14 февраль 2022 - 16:00
    Мәхәббәт ул...
    Мәхәббәт ул татлы түгел, Мәхәббәт ул газаплы. ...Газапларны үткән сөю Татлы шул, бигрәк татлы!
    886
    0
    2
  • 13 февраль 2022 - 11:00
    Серле буран
    Иртәгә дә серләшербез яме, буран, Ерак китмә, сине сагынып көтеп торам. Тагын кайтар балачагым дөньясына, Тылсымыңа ура да бер, серле буран!
    621
    0
    1
Реклама