Хикәя тег белән яңалыклар
-
15 август 2023 - 13:00Алмалар алланганда– Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар, гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге Рузалимне дә гафу ит. Нәфесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга барыр, япь-яшь агачның җанын шулай кыяр идемени?
-
13 август 2023 - 13:00Йөрәкнең дүрт кылы (хикәя)Эче авыртып китерелгән авыруга төгәл генә диагноз куя алмадылар. Анализлардан берни дә аңлашылмый. Рентген сурәтен кат-кат караганнан соң, Вәли катгый карарга килде: кичектерергә ярамый! Авыру хатынның хәле күзгә күренеп начарая. Бу биш бала анасы иртәгә район үзәгенә алып баруны, йә баш хирург килгәнне көтеп җиткермәскә мөмкин...
-
11 август 2023 - 17:00Беләзек (хикәя)Ышанычым, өметем югалды, дөньяга карашым алышынды. Ул көннәр караңгы томан эчендә генә узды. Тагын бер яраткан кешем... Ялгыз калдым. Гамил иң яман дошманыма әйләнде, дошман гына түгел, хыянәтче иде ул...
-
10 август 2023 - 13:00Тәңрем ташламасын (хикәя)– Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин сине ташлыйм! – диде Азат. – Син минем белән йокларга да теләмисең...
-
6 август 2023 - 13:00Дөньяның асты өскә киләчәк!.. (хикәя)Фатирыма атна саен диярлек кереп чыгарга күнеккән якын танышым Мирза юкка чыкты... Әйе, әледән-әле килә иде үзем кебек үк кырыгына таба баручы тәбәнәк гәүдәле шушы сазаган буйдак. Һәр килүендә, моңсу гына тавыш белән бер җөмләсен кабатламый калмый иде: − Өйләнер идем дә, парин, хәзерге хатын-кызның тугрылыгына ышанмыйм мин... Типтерәләр алар... Нык аздылар…
-
5 август 2023 - 13:00Абитуриентлар (хикәя)Әй, җаныкаем, хәзер институтка керүләре! Аны бер Алла да үзебез генә беләбез инде. Узган ел керәлмәдек без. Галимҗан Сабирович белән дә сөйләшеп куйган идек канә. Имтихан вакытында чирләп китте, гөнаһ шомлыгы...
-
4 август 2023 - 13:00Туган җирем шифасы (хикәя)18 яшьлек кыз командирлары Гаязга гашыйк булды. Ачы сугыш та аларның мәхәббәтенә киртә була алмады. Яшьлек үзенекен итте... Бу мәхәббәт аларга сугыш михнәтләрен җиңеләйтергә көч бирде. Ләкин ике елга сузылган саф мәхәббәт шатлыгы кинәт бер минутта юкка чыкты...
-
2 август 2023 - 13:00Дустым, сердәшем... (хикәя)Зилә кызларына истәлеккә видеоязмалар әзерләп калдырган. Хатлар язган. Ул барысын да аңлаган, белгән. Шулай да өметен өзмәде, көрәште. Соңгы минутына кадәр көрәште...
-
1 август 2023 - 09:00Төерле пылау (хикәя)– Мин бит сиңа башка хатын янына китәм дип, кат-кат әйттем. Килде-китте төшләр сөйләп, нервымда уйнап йөрмәгез! Ханым башка бер сүз әйтмичә, урындыктагы төргәген кулына алып, кая куярга белмичә уйланып, икеләнеп торганнан соң, минем якка борылып: «Абый, мин пылау пешереп алып килгән идем, сезгә калдырыйм әле», – диюгә, мин күз карашым белән генә тумбочкам өстенә күрсәттем.
-
27 июль 2023 - 13:00Ясимә ятимә түгел (хикәя)Әнисә апасы, ике кулын алга сузган да: "Кызым! Син бит минем кызым!", - дип Ясимәгә каршы йөгереп килә... Ясимә исә аңа гаҗәпләнеп карап тора. Шулай карап торган килеш, күзләре белән генә: "Минем әнием үлгән бит инде, кешенең әнисе бер генә була", - ди...
-
26 июль 2023 - 13:00Безнең язмыш (хикәя)Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә...
-
25 июль 2023 - 13:00Тирән яшеренгән сер (хикәя)- Усал булса да, акыллы иде әниең. Үз баласы кебек кабул итте ул сине. Галименең чит кызны ныграк яратуын күреп торса да, дәшмәүне кулайрак күрде. Башка балалар янында кинәттән пәйда булган баланы күреп аптыраган, бу турыда кызыксынган туган-тумача, дус-ишләр дә табылмый калмады, тик ата-анаңның җавабы бер иде: "Ерак туганыбыз үлеп китте, сабыен үзебезгә алдык..."
-
24 июль 2023 - 13:00Алтын тәңкә чыңы (хикәя)«И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде… «Җиңәсезме, бетәсезме әле?» – дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе. Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады...
-
21 июль 2023 - 11:00Курчак өе кебек авылдаӨйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!..
-
17 июль 2023 - 11:00ШәрифуллаҖиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла...