Сәнгать

938a195f8810cb9b31c6503221891897_XL

Яратып китү

Еллар аны әйтерсең лә урап узган… Һаман да шул ук нәфис буй-сын, нур чәчеп торган елмаюлы күзләр, җиңел-җитез адымнар… Үз бәһасен белгән хатын-кыз гына тормыш ваклыкларына бирешми, еллар каршысында баш имичә, вакыт белән гармониядә яши ала. Хак Тәгалә сине, башкалардан өстен куеп, талант югарылыгына күтәргән икән – баш ию сине яраткан, сине рухландырган, талант икәнлегеңне таныган тамашачың, халкың алдында гына булырга мөмкиндер. Андый горур, рәхәт баш июләр аның тормышында аз булмаган. К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар»ы гына да сәхнәдә биш йөз тапкыр уйнала. Флёра-Сәрвәр биш йөз тапкыр Сәрвәр булып яши, Сәрвәр булып үлә. Флёра Хәмитованың иң беренче роле – К.Тинчуринның «Казан сөлгесе»ндә Мөршидә. Тик тамашачы аны актриса буларак Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә Сәрби роле аша ача. Мөлаемлыгы, рольне үзенеке итеп кабул итә белүе тамашачыда үзенә карата ышаныч тудыра. Алга таба…

Юбилейлар

dsc01287

ГОМЕРЛӘР КИЧКӘНДӘ

Гамил Афзал дигәндә, һәркем сүзсез генә елмаеп куядыр, һәркем диюем шуңа: ул — чыннан да халыкка иң якын торган, халыкның яшәү-тормыш итү рәвешләрен белгән, үзе дә гади халык белән иңгә-иң куеп, тау-ташлар актарып Магнитка шәһәрен корган, урман кискән, йөзләрчә вагонга йөк төягән-бушаткан, тынчу баракларда яшьлек гомерен кичергән кеше. Ачлыкны, кимсетелүне, гариплекне кичергән. Әмма табигате белән шат, көчле рухлы Гамил ага күз яшьләрен яшерә белгән, аһ-зарын да һәркайда сөйләп йөрмәгән. Гамил Афзал иҗатындагы юмор-сатира да, хәтта үпкәле шигырьләре дә барыбер өмет-ышанычка, оптимизмга корылган, аларда һәрчак рухи көч өстенлек итә. Аның әсәрләрен укыган һәркем үзенә таныш хис-халәт кичерә, теләгенә, борчуларына җавап таба. Ярты гасырдан артык гомер иҗат итеп, ул, милли әдәбиятыбызга бихисап зур мирас калдырып, арабыздан китеп барды. Алга таба…

БӘЯН, Чәчмә әсәрләр

kolos_zil

НИ ХӘЛЕҢ БАР, БАЛАМ?..

«Сиңа килдем. Хәлеңне белергә килдем. Иминлекме? Рәхмәт, сиңа! Быел да чыдадың, түздең. Күпме йөк күтәрергә туры килде үзеңә. Йөк түгел, уңыш ул. Икмәк бит ул! Байлык-муллык, шатлык-куаныч, өмет-ышаныч бит ул! Безнең кебек авыл кешесенең теләк-хыялы, максат-омтылышы, тормышның асылы-мәгънәсе. Горурланам синең белән! Ничәмә-ничә ел тонналарны «эһ» тә итми күтәрәсең. Ыңгырашмыйсың, зарланмыйсың, көйсезләнмисең. Минем дә авылдашларым алдында йөзем ак. Тиздән Уңыш бәйрәме булыр. Уракта шәп эшләгәннәрне мактарлар, бүләкләрләр. Синең белән мине телгә алучы да булмас. Борчылма. Икмәк өчен көчебез кергәнгә куанып яшик. Алга таба…

БӘЯН, Чәчмә әсәрләр

aplikacje-do-kontroli-rodzicielskiej

Сөмбел (Тургай)

Иртән тәмләп кенә чәй эчеп уянганда, әбисе сикереп торып календарьга карады да:

– Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! – диде.

Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга тиеш булды. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының гадәттәгечә башы белән йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр төреп алдылар.
Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И, сөенеп тә куйды инде Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң: Алга таба…

Шигърият

original

Баллы яңгыр

Тәрәз каршындагы юкәләрдән
бал тамчылар тамып торалар…
Ник яшәми икән калаларда
бал кортлары, төклетуралар?!
Яңгыр юа юкә чәчәкләрен –
әрәм була инде баллы су…
Баллы яңгыр! Баллы яңгыр, сине
ничек кенә җыеп калыйм соң?!. Алга таба…

Түгәрәк өстәл

Тукай - Васил Маликов

ТУКАЙ ГАСЫРЫ ДӘВАМ ИТӘ…

Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. Бу җәһәттән Габдулла Тукай татарның пәйгамбәргә тиң шагыйре, бердәнбер халык шагыйре булып күзаллана.

Яраткан шагыйребезнең 130 еллыгын каршылаган көннәрдә «Казан утлары» журналы редакциясендә «түгәрәк өстәл» узды. Алга таба…

«Ак җилкән», Хикәя

Ана белән бала

ӘНИ ҖЫЛЫСЫ БУЛСА…

Кечкенә чагымда мин һәрвакыт ялтыравык тәтиләргә кызыга идем. Кешеләрнең затлы киемнәре, кесәсендә йөргән затлы телефоннары, һичшиксез, һәр баланың күзенә чалына. Тырнак буяулары, кыйммәтле кершән, иннек сөртеп йөргән олы кызларга карап: «Их, боларның барысы миндә дә булса!» — дип хыялланып куя идем. Алга таба…

Уены–чыны бергә

Теләнче

Сәдәхә

Күптән түгел «Казан» миһманханәсендә җәмгыять булып, шундагы җәмәгать җәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладылар. Шулвакыт бер кеше, мәшһүр Фатих абзыйга карап:

— Йә, селкен, Фатих абзый (ягъни акча сал)! — диде. Фатих, бу сүзгә ачуланып:

— Сез күпме салсагыз да, сезнең ул акчаларыгыз «сәдәхә»дән китми, — диде. Алга таба…

Башка яңалыклар →