Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Бер гомеремә – ике дөнья

Ишек төбендә басып торган олы яшьтәге очучы: «Кызым, теләсәң кал, кире алып кайтам», дисә, берсүзсез риза булыр идем. Ул дәшмичә генә ягымлы елмайды. Мин билгесезлеккә атладым. Пыяла дивар артында каршы алучылар арасында шушы чит җирдә мин белгән һәм мине белгән бердәнбер кеше басып тора иде.

Ачык тәрәзәдән йөземә кайнар җил бәрелде. Күңел сагаеп куйды. Бу мизгелне кайчандыр яшәдем кебек. Очкыч түбәнәя башлады. Дәмәшкъ очкыч аланына якынлашуыбызны игълан иттеләр. Юлдашларымның күбесе Россия югары уку йортларында укып, ялга кайтучы яшьләр иде. Аңлашылмаган шау-шуда куаныч сизелә. Мин иллюминаторга күз салдым.
Башта берни аңламадым. Түбәндә бушлык иде. Яшел урманнар, зәңгәр елгалар, бормалы юллар урынына соргылт ак бушлык.

Тагын да түбәнәйгәч, бормалы юл, тирәсендәге яшел агачлар,
уенчыксыман гына күренгән очкычларны абайладым. Тәгәрмәчләр түгел, йөрәгем белән җиргә бәрелгәндәй булдым. Командирның кисәтүенә карамастан, күпләр чыгарга ашыкты. Алар хаклы. Алар ватаннарына кайттылар. Мин иң соңгылардан булып, ишеккә якынлаштым. Йөземә кайнар җил бәрелде.
Ишек төбендә басып торган олы яшьтәге очучы: «Кызым, теләсәң кал, кире алып кайтам», дисә, берсүзсез риза булыр идем. Ул дәшмичә генә ягымлы елмайды. Мин билгесезлеккә атладым. Пыяла дивар артында каршы алучылар арасында шушы чит җирдә мин белгән һәм мине белгән бердәнбер кеше басып тора иде.
Мәхәббәт искиткеч гүзәл дә, каршылыклы да бер хис ул. Ул адәм
баласын бик көчле дә, зәгыйфь тә, рәхимле дә, шәфкатьсез дә итә ала. Аның иң югары ноктасында ананың баласына, кешенең туган иленә, гашыйкның сөйгәненә булган яратуыдыр. Саубуллашып, юлга чыгар алдыннан мәрхүм әнкәемнең күзләрен хәтерлим. Күзләр белән кешене тотып калырлык көч булса, бу караш мине капка төбендә туктатыр иде. Ләкин, әйткәнемчә, мәхәббәт кайчагында рәхимсез була. Әмма барыбер әти-әниемнән фатихасыз китмәдем. Әнкәй бик динле кеше иде. Ахырда, «кызым, мөселман баласы начар кеше булмас әле», диде. Алар Йосыфны мин сөйләгәннән генә беләләр.
Инде бөтен кәгазьләремне әзерләп, билетлар алганчы, фикерем гел бер тирәдә әйләнде. Китәр көннәр якынайган саен мине иң борчыган уй илдән китү турында булды. Туган илемне бик яратам, хөрмәт итәм, бөек күрәм. Туган ягымны, урман-кырларымны, туганнарымны, дусларымны шулай кисәк кенә калдырып китү бик авыр иде. Ләкин мәхәббәт тә бик көчле. Һәм мин әнкәемнең моңлы карашын, газиз туган илемә булган сөюемне йөрәгемә салып, юлга чыктым.
Без шәһәргә кергәндә, ахшам намазына азан яңгырады. Ул миңа
искиткеч бер җиңеллек бирде. Йа Раббым, рәхмәтеңнән ташлама!
Рәхмәтеңнән ташлама!
Ул көнне Йосыфның бер кардәшләрендә кундык.
Икенче көнне иртә белән Йосыфның туган ягы Хәсәкә мухафазасына (районына) юлга чыктык. Көн бик эссе. Кайчан гына пәрдәне күтәреп, автобус тәрәзәсеннән карасам да, соргылт ак сахра күренә, әйтерсең лә, без сәгатьләр буе гел бер урында әйләнәбез.
Дүрт-биш сәгатьтән соң, Тодмар (Пальмира) шәһәрендә ярты сәгатьлек ялга туктап алдык. Июнь ахыры кояшы бөтен яктылыгы, кайнарлыгы белән безнең автобустан чыкканны көткән икән. Күзләр шул яктылыкка өйрәнгәч, алдымда Пальмираның мәһабәт хәрабәләрен күреп, таң калдым. Нинди бөек син, кешелек тарихы!
Юлның калган яртысын дәвам иттек. Хәсәкә мухафазасы үзәгенең
автовокзалында безне Йосыфның туганнан туган кардәшләре Әбү Үсәмә (Үсәмәнең әтисе Хәмид атлы) белән Өм Үсәмә (Үсәмәнең әнисе Нурия, олы уллары Үсәмә) үз машиналарында көтеп торалар иде. Аларга кайтып, ризык җыйдык. Арудан, дулкынланудан, тәгамның тәмен тоймадым. Өм
Үсәмә (ул миннән 4-5 яшьләргә генә өлкәнрәк) бераз бизәнергә тәкъдим итте. Мин кире кактым (дөресрәге, башымны селкедем). Асылда, мин сөрмәдән башка берни дә кулланмыйм. Шулай ук бу эсседә крем, пудра кебек нәрсәләрнең аяныч нәтиҗә бирүе дә ихтимал иде.
Авылга юл алдык. Ярты юлда ике автобус, машиналар белән Йосыфның туганнары көтеп тора иде. Шау-шулы колонна булып, юлны дәвам иттердек. Мин гүя ниндидер бетмәс төш күрәм кебек. Янымда Йосыфның булуы гына чынбарлыкка кайтара.
Авылга кердек. Тыштан агартылган балчык өйләр. Анда-санда яшел агачлар. Биек кенә йорт янына туктадык. Машинадан төшүгә бала- чага ташкынына күмелдек. Йосыф каядыр югалды. Мин агымга ияреп, баскыч ягына атладым. Килендәшләрем килеп, үбеп (гадәт шундый) мине сәламләделәр. Хатын-кызлар төркеменә уралып, өйгә үттек. Мине мендәргә утырттылар, арка терәргә дә мендәр куйдылар. Кара гына матур бер кыз каршымда кыска-кыска җыр җырлап, үзләренчә бии, башкалар кул чаба иде. Мин дә аларга кушылдым. Күп еллар үткәч кенә белдем: алар
биюче кызга түгел, миңа кул чапканнар икән. Шау-шудан башым әйләнде. Ничек тә Йосыфны чакырасы иде. 

Шулчак аңлаешсыз өзек-өзек авазлар чыгарып, 45 яшьләрдәге бер ир-ат бала-чаганы куып таратты. Мин аның сөйләшә белмәвен аңладым. Икебез дә телсез... Миңа караганын көтеп алып, бармакларымны күзлек итеп күзләремә куйдым (Йосыф күзлек кия). Ул шунда ук аңлады. Бер минут та узмады, Йосыф белән әйләнеп керде.
Йосыфка үземнең бик арганымны әйттем. Барысы да кызыксынып, безнең рус телендә сөйләшкәнне күзәтә. Йосыф аларга минем киемемне алыштырырга теләвемне аңлатты. Башка чара юк иде. Ул сөйләгәнне, гәрчә университетта гарәп телен бераз өйрәнгән булсам да, аңламадым. Җирле диалект бик көчле, күрәсең. Ян бүлмәгә кереп, киемемне алыштырдым. Булдыра алган кадәр зиһенемне тупларга тырыштым. Ишек артындагы
тавышлар бераз тынгандай булды. Дәмәшкъта алган куе зәңгәр озын күлмәкне кидем. Якасы алтын төсендәге җепләр белән чигелгән галлабия миңа килешеп торгандай тоелды. Озын чәчләремне аркама сибеп (әле мин башыма яулык япмый идем), ишекне ачтым. «Корт оясы» урамга күчкән иде. Ишегалдындагы кечкенә мәйданчыкка миңа урындык куйганнар. Шуңа
утырып, мин туемны тамаша кыла башладым.
Учак өстенә таш белән күтәртеп, өч-дүрт зур казан утыртылган. Аларда ит пешә булса кирәк. Сорнай, табла (махсус барабан) тавышы өзелми. Бала-чаганың иге-чиге юк. Учак янында хатын-кыз кайнаша. Өй янында бераз күтәренкерәк итеп, балчыктан ясалган зур гына верандага озын паласлар җәелгән. Анда ир-атлар утырган. Мулла килеп, никах укыганнан соң, табын әзерләделәр. Паласлар каршына шундый ук озын итеп, клеёнка эскәтер җәйделәр.
Тирән генә җиз подносларга ләвәш җәеп, өстенә ит, өреле шулпа салып ир-атлар алдына тезделәр. Хатын-кызлар өй эчендә ашады. Мин тамагымнан ризык үтмәячәген чамалап, баш тарттым. Ашаганнан соң кайсы кайда башын төртеп йоклаган балаларның кечкенәләрен күтәреп, олыларын уятып, хатын-кызларның күбесе өйләренә таралды. Ир-атлар калды. Бу тирәләрнең робабада (кулдан ясалган бер генә кыллы уен коралы) уйнап җырлаучы мәшһүр Сәгыйд Хәрбәви иртәнгә кадәр үзенең җырларын сузды. Мин ахыр чиккә кадәр җитеп арыган идем. Робаба тавышы минем шул аруларым белән үзәгемә үтеп калгангамы, мин хәзер дә аны бик өнәп бетермим.
Вак черкиләр тешләвен дә тоймыйча, күпме йоклаганмындыр, тагын кунаклар килә башлады. Бу килен күрү, котлау, ашка чакырулар егерме көнгә сузылды. Мин инде бераз күнегә башладым. Сөйләшкәннәрен бераз төшенәм. Тик һаман җавап бирә алмыйм. Йосыф тиз өйрәнәсең килсә, сөйләш, оялма, ди. Шулай итеп, мин остазыбыз Җәмил абыйдан1 бик яратып
өйрәнгән чиста гарәп телен онытып, җирле диалектта сөйләшеп киттем. Ләкин университетта алган нигез миңа бик ярдәм итте.

Ай ярымнан Йосыфның дәүләттә вазифасы билгеле булып, без Хәсәкәгә – район үзәгенә килдек. Арендага өй алдык. Әйберләрне урнаштырганнан соң, беренче эш итеп, шикәрсез сөтле чәй ясап эчтем. 

Хәтергә бик уелып калган тагын бер очрак – Хәсәкә урамында «КамАЗ» машинасын күрүем. Шул мизгелдә урамдагы кешеләрдән кыенсынмасам, мин аны барып кочаклаган да булыр идем! Дүрт айдан соң туган якка кайтырга билет алдым. Сүриягә кабат әйләнеп килгәндә, ялгыз түгел идем, минем белән кызым Бәлкыйс та бар иде. Аннан соң улым Хәсән, кызларым Ләйлә, Сара, Мәрьям дөньяга килделәр.
Балалар дөньяны оныттырса да, сагынуны баса алмадылар. Бик авыр булганда, күңелемне елап бушатам, күрсәләр, алар да кочаклап алып, миңа кушылалар иде. Яз көннәрендә Мардин таулары ягыннан (Төркия) салкынча җил исә. Мин кар эрегән ис килә дигәч, Йосыф көлә, аның исе буламыни, ди. Була икән шул менә!
Монда кышлар салкын түгел. Шулай да мин икешәр кат оекбаштан
йөрим. Килендәшләрем син бит салкынга безгә караганда да чыдамрак булырга тиеш, сездә кар күп була бит, диләр. Мин моңсу гына елмаеп җавап бирәм: аякларым үзебезнең кышларны оныта алмыйлар.
Көзен безнең яктан кошлар килә. Мин аларны үз итәм, канатлы
булуларына сөенәм. Язын алар янә туган якка, бәлки әле, минем Үмәнәемә кадәр үк очалардыр.
Мин туган Үмәнәй авылы хәзер юк инде. Бөтенләй үк дип әйтмим,
чөнки анда туган, гомер иткән кешеләр күңеленнән бу әкиятне җую мөмкин түгел. Авылыбыз моң кебек тын гына яшел алан, әрәмәләр арасыннан агып, Ык елгасына кушылган Баҗана буена урнашкан иде. Бар булмышы озын бер урам. Читән белән әйләндереп алынган бәрәңге бакчалары елгага ук төшеп тора.
Аннан күчеп киткәндә, миңа өч яшьләр тирәсе генә булган. Күңелемә берничә вакыйга уелып калган. Беренчесе: өебезне яхшы хәтерлим. Ихатабыз, башкаларныкы кебек үк читән белән әйләндереп алынган. Киң такта капка. Зур булмаган ишегалды. Анда әнкәй кул сепаратында гел сөт аерта иде. Өйгә керүгә, каршыда өстәл. Янда сәке. Сәке каршында мич. Мичкә каршы якта тәрәзә. Кыш көне аңа гел боз катып эри иде. Су җыелсын өчен шешә асып куелган, аңа тәрәзә төбеннән чүпрәк бау төшә.
Ишек өстендәге киштәдә – әнкәйнең Локман бабайдан калган, кырыйлары саргаеп-көеп беткән, бик иске, дини-гыйльми китаплары. Бу күренешләрне мин нигәдер һич оныта алмыйм.
Мин кечкенәдән үк шигырьләр ятларга яраттым. Безнең өй каршында гына башлангыч мәктәп. Аның директоры Хисаметдинов абый мине урамда тотып, шигырь сөйләтә, аннан «крандил» тоттыра.
Үмәнәйдән без Адайга күчтек. Ике буралы йорт безгә сарай булып
тоелды. Адай зур, анда сигезьеллык мәктәп бар. Абый-апаларым барысы да мәктәптә. Биш яшемдә мин Әлифбаны күземне йомып та укый ала идем. Тик «р» хәрефе битен генә гел ике катлап ачам: «р» хәрефен әйтә алмыйм. Уйнарга сирәк чыгуым да шуның аркасында. Күземне йомсам, бүгенгедәй хәтерлим. Әнкәй мичкә ягып мәш килә. Апалар мәктәптә. Мин мич каршында сәкедә утырам. Әнкәй минем «р» битен ачып-ябып утырганыма игътибар иткән, күрәсең. Стенада гына эленеп торган калын, 
бәләкәй көзгене кулыма тоттырды: «Кызым, шуңа карап, исемеңне кабатла
да кабатла», – диде. 30-40 «Ифила»дан соң мин исемемне дөрес итеп әйтеп җибәрдем – Ифира! Әнкәй шунда ук ишетеп алды: «Булды бит, кызым, булды!»

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: бәйге хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Күңелемне айкап җибәрде. Җанга газиз урыннар, кадерле кешеләрем мизгел эчендә күз алдымнан бер- бер артлы йөгереп узгандай булды...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ифира Хәлимованың хикәясе бик ошады.Үзем шунда булган кебек булдым.Кыз баланы язмыш җилләре кайда гына ташламый!Авторга уңышлар теләп калам.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Ифира Хәлимованың "Бер гомеремә-ике дөнья"хикәясе зур осталык белән,Әмирхан Еникичә язылган.Бик җиңел укыла,тормышчан,тирән мәг’нәгә ия.Сагынып,яратып,хикәянең дәвамын көтеп калабыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Сэлам, Ифира! Дэвамын укыйсы килэ!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Сагынуга дэва юк ?