Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Гади генә татар малае мин

Көчле рухлы синең балаларың, Мин үзем дә мәңге бирешмәм!

Гади генә татар малае мин.

Үз телемдә сөйлим, көйлимен.

Милләтемнең барлык халыкларын

Шуңа санлыйм, хөрмәт итәм мин.

Дус яшәргә рәхәт җир йөзендә.

Дуслык булса тыныч һәр кеше.

Барыбызга иркен үз илендә,

Аяз булсын һәрчак күк йөзе!

Мин әлегә гади генә малай,

Тик омтылам уңыш яуларга.

Күп гасырлар үткән, бай тарихлы

Илем өчен горур торырга.

Туган илем минем – Татарстан!

Бар милләт тә синдә сыешкан.

Шау-гөр килеп торган горур халкың,

Бердәм булып синдә оешкан.

Иңне иңгә куеп бабаларым

Бөек Җиңүләргә ирешкән.

Көчле рухлы синең балаларың,

Мин үзем дә мәңге бирешмәм!

 

Габдрахманов Адель

Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназиянең

5 нче сыйныф укучысы.

Фото: Габдрахмановлар

гаиләсе архивыннан.

Теги: шигырь шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин! Ана телен кече яшьтән хөрмәтләгән бу егет үзе олы хөрмәткә лаек!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ❤❤❤