Истанбул малае (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Уку урынына сәясәт килде

Истанбулда XVIII гасыр ахырында инженерлык гыйлемен укыту
максатыннан корылган мәктәп гасырлар шаукымында эзен җуймады, киресенчә, киңәеп-үсеп, Истанбул техник университеты дәрәҗәсенә җитте. Факультетларына үзе кебек үк тарихи Долмабакча паркында солтан сарае белән беррәттән урнашкан биналар бирелде. Солтан гаскәриләр кулланган өч тарихи бина гыйлем учагына әверелде. Ул биналар Госманлы дәверендә
чокырлы паркны тирәләп, кара-каршы төзелгән, һәркайсының исеме бар. Сарайга иң якыны 1870 нче елларда салынган. Анда Долмабакча сараен саклаучы гаскәриләр яшәгәне билгеле. Көмешсуы бистәсендә урнашканга күрә, исеме дә шул бистәнеке кебек. Икенчесе Ташкышла. 1850 елларда гаскәриләр хастаханәсе буларак төзелгән. Болары бакчаның бер ягында,Мачка дип йөртелгән өченче бинасы каршы тарафка салынган. Анда
заманында кораллар сакланган. Хәтта ул бина астыннан диңгезгә илтә торган җир асты юлы ясалган дип сөйлиләр. Мәхмәтнең металлургия- инженерлык факультеты шунда иде.
Истанбул техник университетның Мачка бинасының агачтан ясалган биек ишеген ачып керүгә фойега куелган өч өстәл каршы алды. Өч өстәлдә өч төрле революционер утыра. Һәр кергән кешене үзләренә җәлеп итәргә тырышалар, «Монда кил, булышабыз», – дип торалар. Шулар тирәсендә умарта күчедәй, студентлар гөж итә.
Беренчеләре, Кытай яклылар, Мао тарафдарлары. Алар теориясе
буенча, инкыйлабны авыллардан башларга кирәк. Икенчеләре – җирле революционерлар. Зыялылар һәм пролетариат белән революция ясарга хыялланучылар. Өченчеләр – чит ил ярдәменнән башка инкыйлаб барып чыкмаячагын әйтеп, СССРдан ярдәм көтүчеләр.
Әлбәттә, Мәхмәт аларны һич аермады, якында торган өстәл янында тукталды. Шуннан бер революционер аңар университетны күрсәтте, нинди документлар кирәклеген өйрәтеп торды. Аннары ниндидер белешмә кәгазе тутырды, шунда Мәхмәтне «китаески» дип яза башлаган иде, Кара малай
аны татарга төзәттерде. Аннары тартма сузды, ягъни булышлык иткәнгә түләргә кирәк.
Дөньяның иң борынгы техник уку йорты буларак дан тоткан уку
йортында гыйлем бирү урынына сәяси эшләр кайнаткан партия лидерлары тәүге дәрес башланыр алдыннан ук чәчрәп чыгып, нотык тоттылар.
– Бүгенге көндә хөкүмәт олигархлар, байлар кулында. Без моны
үзгәртергә тырышабыз. Сезнең әти-әниләрегез – пролетариат вәкилләре, сез безнең тарафдарлар булыгыз!
Лидерлар сөйләгәндә, ярдәмчеләре студентлар арасында янә тартма йөртте, янәсе, уртак идеяләрне тормышка ашырырга ярдәм итегез.
Мәхмәт үзен университетта түгел, төрле партияләр тупланган җыенда утырган кебек хис итте. Атна узмады, моңа кадәр һич кызыксынмаган партия эшләрен өйрәнеп бетерде. Һәм ыгы-зыгыдан, каршылыклардан торган вазгыятьтән тиз туйды. Чөнки көн саен диярлек университет эчендә, тышында агитацияләр бара, дәресләрне бүлеп, партия җыелышлары ясыйлар, укырга түгел, сәясәт ясарга килгәннәр, диярсең. Әле, ачуың килгерләре, тартма йөртәләр, акчаң гына җитсен. Өйдәгеләргә алып кайтып күрсәтер өчен язуларын тоттырып җибәрүләре – икенче бәла.
Әтисе эштән кайткач, шуларны күреп алды да барысын бергә җыеп, мичкә тондырды:
– Боларны күземә күрсәтмә! Башка алып кайтасы булма!
Мәхмәт дәресенә хәзерләнеп утырган җиреннән сикереп торды. Әтисе кызып-кызып, суба мичендә университеттан ияреп кайткан кәгазьләрне яндырды.
– Беләсеңме, күпме татар болардан качкан? Мөһаҗирлеккә чыгып
китәргә мәҗбүр булган! Никадәр газап чиккән! Беләсеңме?!
Әнисе тегеп утырган җиреннән туктады, кулындагы тукымасын ачу белән машина өстенә ташлады.
– Йөрмә шулар тирәсендә! Баш бутаучылар!

Мәхмәтнең болай да күңеле үз урынында түгел иде, әтисе белән әнисе ачулангач, үзен гаепсезгә гаеплиләр кебек тоелды, эчендә саклап йөрткән үпкәсе бәреп чыкты:
– Үзегез мине башка шәһәргә җибәрмәдегез! Монда көн саен акча
сорыйлар!
Әнисе борчылып, яннарына ук килеп басты. Бу юлы битәрле карашын иренә төбәп:
– Каян акча җиткерербез?! – диде.
Әтисе исә Мәхмәткә:
– Бирмә! – дип кычкырды.
– Мин нишлим? Тартма йөртеп торгач!
– Салма!
Мәхмәт әтисенең бик борчылганын күреп, каршы дәшергә кыймады. Эчендә котырган давылны басып, дәресләренә хәзерләнүен дәвам итте. Бу сөйләшүдән соң күп вакыт узмады, әтисе татар дуслары белән киңәшкән, күрәсең, аларның төрле уку йортларында белем алып йөрүче малайлары Мәхмәт янына килеп, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерде. Университетта,
уку йорты янындагы кафеларда утырганда, төрле фикерле, төрле карашлы кешеләр очрар, үзләренә ияртергә тырышыр, диделәр. Төрле юллар белән башыңны бутарлар. Бәлки әле, акча бирәбез, диярләр, яңа кием бүләк итәрләр. Хәтта кыз иптәш табып бирерләр. Боларга алданма, зинһар. Үзләрен бары яхшы яктан күрсәтергә тырышып йөрүчеләргә ышанма. Шулай кармак салырлар, аннары үзләренчә эшләтә башларлар. Тагын...
Сәясәтчеләрнең билгеле бер көннәре бар. Күпләп җыела, очраша торган көннәре. Йә, үзләренең бәйрәмнәре. Мәсәлән, беренче майдагы кебек. Шундый көннәрдә университетка бармый калырга кирәк. Әлеге киңәшләрнең уку елы дәвамында файдасы тими калмады. Ни беләндер кызыктырырлар, дигәндә, Мәхмәтнең татар икәнен белгәч, татар милләтенә аерым өстенлек биреләчәге турында әйтеп тордылар. Әллә ничә мәртәбә Төркия Анадолага әйләнеп, төрле автономияләрдән торырга тиешлеге хакында ишетте.
Мәхмәт төшке ашка йөзәр ел үскән агачлардан торган куе парк аша үтеп, Ташкышлага йөри иде, чөнки аның ашханәсеннән Босфор күренеп тора. Ләкин шул матур манзарага карап, тыныч кына хозурланып утырырга ирек юк. Янына килеп утырган революционерлар әллә нәрсәләр сөйләнә дә күңеленә төрле уйлар салып китәләр. Төркиянең эчке Анадола бүлегендә Караман Социалистик Халык Җөмһүрияте корылачак икән. Шуның эчендә
калган Искешәрдә Татар Автоном Республикасы төзеләчәк, шунда татарлар үзләре җитәкчелек итәчәк, имештер. Әгәр планнары тормышка аша калса, Искешәһәрдәгеләр, авылдагылар Татар Республикасында яшәячәкләр, ди. Бәлки, болардан шулай качып йөрергә, куркырга кирәкмидер, киресенчә, Татар Республикасы төзергә булышыргадыр?! Әгәр берәр революционер кыз янына килеп уйнап-көлеп дуслашырга теләсә, әгәр берәр революционер
малай акча вәгъдә итсә, бу кадәр фикере чуалыр идеме?! Юктыр, мөгаен... Андый очраклардан сакланырга кушып, бик яхшы өйрәттеләр, кисәттеләр. Ә менә бу «Татар Республикасы» дигәне һәр татарның үз дәүләте турындагы хыялын тормышка ашырачак тарихи мөһим эшме? Әллә бу яңа кармакмы? Бу фикернең башында, әтисе әйтмешли, төрле милләт кешеләрен чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр иткән, җирсез калдырган шул ук сәясәтчеләр тора.
Гомумән, 1972-80 еллардагы фракцияләргә бүленеш илнең тынычлыгын алды. Франциядә урамга чыккан студентлар тәэсире Төркияне дә читләтеп узмады: мондагы студентлар үз фракцияләрен ачтылар. 1971дә хәрбиләр аларны туктатты, лидерларын тотты, суд хөкеме белән асты. 1974тә
«сул партия» хөкүмәткә килгәч көчәйделәр, революционер эшчеләрнең профсоюзлары оешты. Уң тарафлар республика кулдан китмәсен өчен аларга каршы торырга тырышты. Киеренкелек елдан-ел арта барды.
Төркия берничә ел дәвамында алты төрле фракциягә бүленеп, үзара ызгыш-талаш эчендә калды. Өч төрле революционерлардан тыш, милләтчеләр үзләре ике төрле. Берләре – либераллар, икенчеләре – «ак бүречеләр», ягъни өлкәчеләр. Болардан тыш динчеләр аерым төркем. Һәр партия үзенең газетасын чыгара, һәркайсы үзенчә тырыша: төннәрен диварларга шигарьләр
языла, машиналарга бомбалар куела, лидерлар үтерелә...
Һәр бистә, һәр оешма кемдер кулында. Мәсәлән, Мәхмәт укыган
университет революционерлар кулында, яшәгән бистәләренә милләтчеләр хуҗа. Шуңа күрә Мәхмәт университетта нинди бистәдә яшәгәнен белмәсәләр ярый дип йөрсә, бистәгә кайткач, каян кайтканны күрмәсәләр ярый, дип өметләнә. Революционерлар милләтчеләр университетка килүгә, хәзер уку
йортын бушаттыра. Янәсе, «ак бүречеләр» белән бер бинада кала алмыйлар. Бу арада яңа тышкы сәясәт дулкыны килеп бәрелде, СССР белән Кытай арасындагы сәяси бозылыш аркасында коммунистларның Төркиядәге ике төркеме үзара көрәшә башлады.
70 еллар азагында студентлар өчен гыйлем алырга йөрү куркыныч эшкә әверелде. Мәхмәткә китапларын биреп торган, университететка керергә ярдәм иткән гаилә дусларының кызы белем ала торган уку йортын дәрес барган вакытта утка тотканнар. Җитмәсә, гаилә дусларының машинасын шартлаттылар. Таң вакыты җиткәндә, йортлары янында торган машина дөрләп янган.
Әтисенең җитдилеге, эченнән сызланып йөргән көннәре артты. Хөсәенне борчылды дип әйтү генә аздыр. Революционерлар яклы хөкүмәтнең җәмгыять исеменә бәйле үзгәрешләр кертүне таләп итә башлаулары гына ни тора! Җәмгыять исемендә «төркиләр» дигән сүз булырга тиеш түгел икән. Исемен сәбәп итеп басым ясаулары, бу илдә милли вазгыятьнең нык катлаулануын күрсәтә иде.
Революционерлар милләтчеләрне «фашистлар» дип атауга кадәр барып җитте. Милли хисләрен оныттырырга, милли хисләр белән яшәү дөрес түгеллеккә ышандырырга тырышалармы?! Бер язмасында нефтьче-инженер Кәмал бәй бу проблеманы бик яхшы аңлатты: «Милләтчелекне аңламаган яки аңламаучылар кебек күренгәннәр миллиятчелекнең кирәксезлеген әйтәләр һәм гуманизмга сарылалар. Аларга күрә, милләт – арадагы
кирәксез бер элементтыр. Асыл булган – инсанлыктыр. Моңардан милләт аңы вә миллиятчелек фикерен читкә куеп, бар инсаннарны бертигез ясарга кирәк, дип әйтәләр. Бер караганда, бу бик уңайлы, үзенә җәлеп итә торган фикер кебек күренә. Әмма бу фикер дөрес түгел һәм реаль түгел. Чөнки милләтләрне юк итү мөмкин түгел. Бер җәмгыять эчендә гаилә ничек кирәкле һәм реаль аң яки фикер исә, кешелек дөньясы эчендә милләт шулай ук. Бүген дөньяның иң алга киткән өлкәләренә караганда, боларның милләт булганын күрәбез. Франция, Англия, Япония...»
Татар җәмгыяте җитәкчеләре бу хакта Ташхандага ательеда әллә ничә тапкыр җыелып сөйләште. Милли хисләренә янаучыларны күреп әрнегән, шомланган күңелләре иза чикте. Күзләре тирән гамь белән тулды. Кемдер, иң мөһиме – җисеме дип, оешма исемен үзгәртеп, басымнан качарга үгетләде, кемдер каршы торырга кушты... Кызганыч, болар котылу юлы түгел иде, вазгыять болай дәвам итсә, иртәме-соңмы җәмгыятьне бөтенләй ябып куячакларын әйбәт аңладылар. Һәм ул көн килде. Башта
исем үзгәртелде. Әмма бу «сул яклы» хөкүмәткә җитмәде. 1978дә полиция җәмгыятьнең документларын тикшерә башлады, тикшерә торгач, сәбәпләр тартып чыгарылды, җәмгыятьнең эшчәнлеге туктатылды.
Икенчедән, Хөсәеннең эченнән кимергән башка хәтәр курку бар иде. Анысы газиз улы белән бәйле. Революционерлар кулындагы университетта укый. Теләсә кайсы вакытта ялкынланып янарга әзер кызган күмер өстендә йөри кебек. Күрәсең, әтисе, шигъри күңелле Йосыф карт аны укытмый хаклы булган, дөрес курыккан. Хәзер менә үзенең малаеннан ата коммунист чыгармы...

(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: