Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Хәтер мәңгелек

Киләчәге булмас, бүгенгесен Һәм үткәнен халык белмәсә.

 Тарих битләрендә халкыбызның

Дәрәҗәсе, даны югары.

Милләтебез киләчәге өчен

Көрәшкәннәр кыз һәм уллары.

Гасыр кичкән, дастаннарга күчкән

Исемнәрдә – халкым сагышы.

Милләт өчен корбан булганнарның

Аянычлы ачы язмышы.

Агыйдел һәм Болгар буйларында

Әллүкидән моңнар агыла

Хәтер ярларында Мөхәммәдьяр,

Колшәрифләр рухы чагыла.

Милләт, халык мәңге аерылгысыз,

Милләт яшәр, халык яшәсә.

Киләчәге булмас, бүгенгесен

Һәм үткәнен халык белмәсә.

Татар дигән горур халкыбызның

Тарихына күз сал иң элек.

Буын арты буын алышына,

Хәтер яши, хәтер – мәңгелек.

 

Яшел Үзән районы

Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең

VIII класс укучысы

Сайфетдинова Алия Фидәил кызы

Фото: pixabay 

 

 

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев