Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Телемә мәдхия

Татар телен саклыйк, берләшик, Туган телдә гөрлик, серләшик!

Татар телен саклыйк, берләшик,

Туган телдә гөрлик, серләшик!

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, туган телем,

Халкым узган юлны күрсәттең...

Шигъриятнең бәйге мәйданында

Көрәшергә мине өйрәттең.

Кулга каләм алам, шигырь язам,

Илһам табам туган телемнән.

Сүзләр дәрясына чума-чума,

Энҗе чүплим диңгез төбеннән.

Туган җирем , синдә бәхетле мин,

Синең назың миңа көч бирә.

Туган телем – газиз телем аша ,

Сәлам ява миңа һәр иртә.

Татар теле нигә кирәк, диләр,

Татар дигәч, бездән көләләр...

Татар булып туа – телне белми,

Дөнья куа кайбер түрәләр...

“Татар телен уку нәрсәгә”, - дип

Чеметкәли безне “берәү”ләр.

Газиз телен белми , башка телне

Көйләп йөри кайбер “беләм”нәр.

Мондыйларга урын булмас бездә,

Милләтемнән көлеп йөрмәсен...

Без бит бөек Тукай оныклары,

Телебезгә читләр тимәсен!

 

Шакирова Алиса Рәсим кызы

Иске Җөри урта гомумбелем бирү

мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев