Логотип Казан Утлары
"Аһ, туган каумем газиз!"

Тукайны юксыну

Онытмабыз сине Тукаебыз! Гомер буе мәдхия җырларбыз!

Гади генә татар малае мин.

Тукай ягы минем Ватаным!

“Пар ат”ларда килеп

Тукай күзен ачкан “Нурлы”шәһәр –

Ул бит минем туган Казаным!

“Туган тел”не көйләп үстем:

Татарның гимнына тиңләдем!

“Су анасы” белән “Шүрәле”не

Укый-укый әле бит мин

Һич тә туймадым!

Олылар сокланып иҗатыңа,

Шигыреңне кат-кат укыйлар.

Ә сабыйлар “Бала белән күбәләк”не

Көн дә җырлап-биеп уйныйлар.

Ел да апрель җиткәч, кабереңә

Барып чәчәкләрне куярбыз!

Онытмабыз сине Тукаебыз!

Гомер буе мәдхия җырларбыз!

 

Габдрахманов Адель

Казан,Яңа Савин районы,

 “Татар телендә белем бирүче

13 нче гимназия”нең

5 нче сыйныф укучысы.

Фото: Айгөл Шәрәфиева

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???

    • аватар Без имени

      0

      0

      Афәрин! Тукайныкы кебек матур һәм мәгънәле шигырь! Мондый балалар булганда телебез яши һәм яшәячәк!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Молодец, Адель!