Логотип Казан Утлары
Ак җилкән

Бер тамчы су (хикәя)

«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул! Егет уянганын сиздермәде. Күзенең керфекләре арасыннан гына карады...

«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!

Егет уянганын сиздермәде. Күзенең керфекләре арасыннан гына карады. Әллә кайда түгел икән. Үзе менә ничәмә еллар казыган кое төбендә ята лабаса. Егетнең зиһене яшен тизлегендә эшли башлады. Башында әллә ничә төрле сорау туды.

Елый. Нигә елый? Күзеннән яшь ага, шулай булгач, кызның тәнендә су җитәрлек микъдарда. Ә суны кайдан алган соң ул? Әллә бу күрше кызы аның кара көнгә дип саклап тоткан суын табып эчкәнме? Ошбу уй егетне бөтенләй айнытып җибәрде. Һәм ул үзенең өстенә иелеп яшь коеп утырган кызны тупас кына этәреп, яткан урыныннан торды. Егетнең тупаслыгына игътибар да итмичә тегесе:

— Исән, исән икәнсең! Мин сине әллә берәр төрле газдан исереп үлгәнсеңме дип торам, — диде.

Егет дәшмәде, кырында яткан ташны шудырып, таш артындагы куышка кулын тыкты. Сулы банка үз урынында иде. Ул җиңел сулап куйды. Чөнки суга кытлык инде менә ничәмә еллар дәвам итә. Кыз исә тагы сөйләргә тотынды.

— Сиңа шатлыклы хәбәр әйтергә төштем. Кичә яңгыр яуды. Килеп тикшереп киттеләр. Эчәргә яраклы дип таптылар. Түләргә акча булмау сәбәпле, суның яртысын алып та киттеләр. Аннан да бигрәк Коры елга буенда полиэтилен япма җәеп, әти хәтсез генә су запасы җыя алды. Аны яшереп куйдык. Һавада очкан күзәтче самолёт та, космоста очкан спутниклар да сизмәделәр шикелле. Югыйсә таң белән килеп анысына да налог салып китәрләр иде. Менә сиңа атналык азык та төшердем, — диде.

Егет бу юлы да дәшмәде. Гомумән, ул бик сөйләшә торганнардан түгел. Кыз өскә менеп китте. Ә егет коены казуын белде. Казылган таш-балчыкларны өскә бүтәннәр тартып менгезә. Аның эше бары тик казу һәм чыккан бөтен нәрсәне чиләкләргә тутыру. Менә ун ел инде ул шушы коены тирәнәйтә. Әтисе әйтеп үлде: 80 метрлар чамасы аста су бар, диде: Моны беркем дә белми. Нефть разведкасында эшләгәндә, әтисе, беркемгә дә әйтмичә, үз белдеге белән бораулаган булган. Бакча артындагы скважинада су шулкадәр дә көчле булып, хәтта ки буровой торбаларын кәкрәйткән. Әтисе, тизрәк скважинаны ябып, бригадасы белән башка урынга күчә.

Тирә-якта су беткәнгә дә бик күп еллар үтте хәзер. Су бөтенләй бетеп үк җитмәде ул, нефть чыгару аркасында калганының да шактый өлеше пычранып, эчәргә яраксызга әйләнде. Су булмагач, урманнар да корыды. Урманда Америка чаганыннан башка агач та калмады. Чиста сулы санаулы чишмәләрне байлар үз кулларына алып, су сатып яталар. Эш хакын да су һәм азык белән түли торган заманалар җитте!

Егет, әтисенең васыятен исенә төшереп, тагы да үҗәтләнеп, алмаз очлы боравы белән гранит ташны тишәргә тотынды. Бу эшне алар качып посып кына эшләделәр. Югыйсә, кое казыганнарын белсәләр, үзләре белән бергә коены да шартлатып күмеп китәргә мөмкиннәр.

Егет электр уты яктысында атнага якын эшләде. Атна азагында аны икенче дус егете алыштырырга тиеш. Гранитны тишә торгач, бер урында кварц комы да килеп чыкты. Егет белә иде: андый комда алтын-көмеш тә була. Тик бу турыда беркемгә дә әйтмәделәр. Алтын-көмештән дә кыйммәтрәк иде алар өчен эчәр су!

Бүген ул ниндидер икеләтә күтәренке кәеф белән эшләде. Атна азагы бит. Иртәгәдән өстә эшләячәк. Ни дисәң дә, тузаны юк. Һавасы да саф. Ул эшен төгәлләп, коралларын җыештыра башлады. Әле генә боравын суырып алган тишеккә нишләптер яңадан күзе төште. Аннан чыккан ком дымлы иде. Ул яңадан дәртләнеп тагы берәр сәгать тишекне тирәнәйтте. Ниһаять, таш тишегеннән күз яше кебек кенә су тамчысы күренде. Егет теле белән ялап карады — су төче иде! Тәүге тамчы артыннан тагы берсе тәгәрәп төште. Егет шатлыгыннан җырлап җибәрде. Үз алдына:

— Аллаһы боерса, яшибез әле. Яшибез! — дип куйды.

Шуннан ул, хыялга бирелеп, болай булгач күршегә яучы җибәрергә дә була, дип уйлап куйды...

 

 

"КУ" 10, 2015 
Фото: pixabay 

Теги: проза татарча хикәя

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев