1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара (дәвамы)

Башыннан УКЫГЫЗ

Авыл халкы тарафыннан җанисәпкә каршы оештырылган массачыл бойкот Мәхкамәи шәргыя җитәкчеләрен һәм татар зыялыларын мәсьәләне гомуммилли яссылыкта карауга этәрә. Чөнки крестьяннарның, «динебезне яклыйбыз» дип, куркыныч юк урында хакимияткә кискен каршылык күрсәтүе рус түрәләренә авыл мөселманнарын фанатизмда гаепләргә җирлек бирә. Ә мондый рәсми сүзләр мөселманнарны сәяси лояль булмауда гаепләүгә тиң, аның нәтиҗәсе татар мәдәни тормышына да, ислам институтларының эшчәнлегенә дә хөкүмәт тарафыннан зыян салуга китерергә мөмкин. Бу фикер мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның 1897 елның 4 гыйнварында Самара губернасы Бөгелмә өязе ахуны Гыйльман Кәримовка язган хатында ярылып ята: «Шул якларда перепись турында халык арасында беркадәр икеләнүләр бар икән. Шуны ничек тә булса бастырырга тырышыгыз. Югыйсә ахыр заман булыр. Беркадәр авылларның каршылыгына карап, бу перепись үзенең вакытыннан калачак түгел. Моны хөкүмәт үзе белә һәм ничек буйсындыруны кешеләрдән сорамас. Бер сәгатьтә тәмам итәр. Ләкин безгә әһле ислам кадерле һәм бәһале тора. Шуның өчен бер күз дә еламасын иде дип тырышабыз. Чөнки бу эш хакында мөселманнарны һәлакәттән саклау өчен безгә дә тырышу фарыз. Шуның өчен сез дә дикъкать итеп, фетнәне булдырмаска тырышыгыз, һаман нәсыйхәтләрегезне бирегез. Берәү аңламаса, икенче берсе аңлар. Иң ахырында Аллаһы Тәгалә хозурында бурычлы булып калмабыз, ягъни без әйттек тә, әмма сүзебезне тотмадылар, дип әйтербез дип өмет итәбез» (Фатыйх Кәрими. Фәннибиографик җыентык / төз. Авторлар Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов. Казан, 2000. 31 б.). 

Мәсьәләнең әле икенче ягы да күренә. Җанисәпкә каршы авыл кешеләренең күпсанлы чыгышлары мөфтинең, Мәхкамәи шәргыянең һәм муллаларның халык арасында абруе югары булмауны дәлилли. Бу аяныч хәлне үзгәртү өчен яңа алымнар һәм чаралар кирәклеге ачыклана. 

Шулай итеп, 1897 елның гыйнварында традицион җәмгыять булып яшәгән авыл мәхәлләләренең хакимияткә массакүләм каршылыгыннан соң, кадими карашлы авыл кешеләренең империя хакимиятенең яңа чараларына һәм реформаларына тискәре карашы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. Үз эченә йомылган мөселман җәмгыятен үзгәртү, андагы фикер-карашларга тәэсир ясау, этник аңны үстерү мәсьәләсе көн тәртибенә баса. 

Моны аңлау Мәхкамәи шәргыя рәисенең алга таба иҗтимагый активлыгында чагылыш таба. Дин кардәшләре арасында, мәхәлләләрдә иҗтимагый фикер үзгәреше башлансын өчен М.Солтанов мөфти дәрәҗәсеннән файдаланып һәм җәдитче казыйларга таянып, үзе башлап, мәгърифәтчелек тарату эшенә алына. Моңарчы мөфти үзен кунакка чакырган күренекле татар сәүдәгәрләре мәҗлес вакытында имамнарны яңача укытуга үгетләү турында үтенеп сорасалар, мондый сөйләшүләрдән кача торган була (Габдерәшит Ибраһим. Бөгрәделек көндәлеге./ Кереш сүз, факсимиле һәм гарәп транскрипциясе Ә.Бостанов, татарчага тәрҗемәсе Д.Гыйльметдинов. Казан, 2013. 137 б.), фәкать аерым кешеләр белән аралашканда, шәхси хатларында җәдитчә укытуны яклап чыга (Гани бай: Гани байга 160 яшь тулу мөнәсәбәте белән (1839-1902) / Төз. М.Ф. Рахимкулова. Оренбург, 1998. 20 б.). Мөфти һәм казыйлар белән якыннан аралашкан сәүдәгәр Габделгани Хөсәенев 1898 елның февраль башында яздырган бер хатында җәдитчә укытуда Мәхкамәи шәргыя белән кадимче муллалар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә ишарәләп: «Туры әмернамә язарга куркалар. Мөфти дә яза алмый. Хат белән «иҗтиһад кылыгыз» дип, үгет-юлы белән язгаладылар», дип белдерә (Гани бай: Гани байга 160 яшь тулу мөнәсәбәте белән (1839-1902) / Төз. М.Ф. Рахимкулова. Оренбург, 1998. 36 б.). 

1897 елның 6 сентябрендә, гражданлык батырлыгы күрсәтеп, М.Солтанов руханиларга махсус нәсыйхәт белән мөрәҗәгать итә, аның тексты русча һәм татарча бастырылып, барлык мәхәлләләргә таратыла. Мөфти нәсыйхәтенең төп лейтмотивы – битараф булмаска өндәү, һәр мөселманны, гаилә башлыгымы ул, гади игенчеме, мулламы, үзенә йөкләгән бурычларга җаваплы карарга, җәмгыять эшләрендә актив катнашырга чакыру. 

М.Солтанов дин әһелләре игътибарын берничә мәсьәләгә юнәлтә. Беренчедән, мәчетләрне тиешенчә карап тоту зарурлыгы, чөнки гыйбадәт йортының тышкы кыяфәте мөселманнарның исламга мөнәсәбәтенең, аны хөрмәтләүләренең анык дәлиле, ди ул. Мөфти ел дәвамында гыйбадәт кылу урыны булып хезмәт итәрлек төзек, җылы һәм яктыртылган мәчетләрне тотуны һәм дини кагыйдәләр, һәм дәүләт кануннары куша, дип ассызыклый; имамнарны нинди очракларда яңа мәчет төзергә, ремонтларга яки үзгәртеп корырга рөхсәт ителү турындагы Россия кануннары белән таныштырып та китә. 

Икенче мөһим бурыч итеп, һәрбер ата һәм вәлиләләр (опекуннар) балаларга белем бирергә һәм күркәм холык тәрбияләргә тиешлеге күрсәтелә. Ир һәм кыз балаларны дин кагыйдәләрен өйрәтү, яхшыны начардан аеру, яхшы холык һәм күркәм гадәтләрне тәрбияләү өчен укыту тиешлеген имамнарга аңлатырга кушыла. Балаларга белем алырга тиешле шартлар тудыру һәм кайгырту мәхәллә халкының бурычы дип белдерелә. Биредә игътибарны җәлеп иткән яңа фикер – мөфтинең мөгаллим, мөдәррисләр тормышта файда китерә торган белемнәрне укытырга тиеш, шулай ук шәкертләрнең аеруча дөрес язу һәм күркәм язу белеменә зур әһәмият бирү фарыз диюе. Шунысын искәртеп үтү урынлы: 1874 елда мәктәп-мәдрәсәләр өстеннән күзәтү Халык мәгарифе министрлыгына тапшырылганнан соң, мөфтинең мәктәп-мәгариф өлкәсендә сүз әйтергә рәсми хокукы булмый. 

Өченче итеп, мөфти мәрхүмнәрне, ата-аналар каберләрен хөрмәтләү кирәклеккә басым ясый. Аларны карап, зиратларның тирәсен коймалап алу, чит-читләреннән чокыр казуның мәхәллә халкы бурычы икәнен искәртә. 

Нәсыйхәтнамәдә төп урын имамнарның җәмгыятьтәге роленә һәм бурычларына кагыла. Мөфти имамнарны мөселман өммәтенә бу дөньяда һәм ахирәттә юл күрсәтү өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең эшен дәвам итүче, аның юлын саклап һәм халыкка күрсәтеп торучы галимнәргә тиңли. Атаанага итагать кылу, шәригать кушканча балаларга тәрбия бирү, хатыннар һәм ирләр арасында, гаиләдә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, мөселманда кардәш күреп, башка милләт кешесен дустың санап, килешеп-аңлашып яшәү; ялкауланмыйча, кәсеп һәм һөнәрләр үзләштерү кирәклеген, вакытын һәм урынын белеп, Коръән һәм хәдисләргә нигезләп, вәгазьләгез, гарәп һәм фарсы сүзләрен катыштырмыйча, гади халык аңлый торган телдә ачык сөйләгез дип искәртә. Имамның мөнбәрдән сөйләгән сүзләре белән кылган гамәлләре туры килгән очракта гына вәгазь кеше күңеленә барып җитәр дип кисәтә. 

Шулай итеп, М.Солтанов нәсыйхәтнамәсе нигезендә мәчетне, җәмигъ намазын – халыкны яхшы эшләргә, хезмәт сөяргә, яңа һөнәрләр үзләштерергә, әхлакый һәм гаилә кыйммәтләрен беренче планга куеп яшәргә, бер үк вакытта муллаларны бар яктан мәхәллә халкына үрнәк булырга өнди. Мөфти фәтвасының имамнарга тәэсире гаҗәеп зур була: анда беренче тапкыр мәхәлләләрдә социаль тормышны оештыруда һәрбер мөселманның, балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә һәрбер ата кешенең үз алдында торган бурычын үтәү мөһимлеге ассызыклана, тормышта очраган тискәре күренешләрне җиңү мәхәллә халкының, бигрәк тә дин әһелләренең үзләреннән тора дигән фикер уздырыла (Загидуллин И.К. Татарское национальное движение в 1860–1905 гг. Казань, 2014. С. 368-369). 

Мөфти М.Солтанов рөхсәте, казый Хәсәнгата Габәши инициативасы һәм Ризаэддин Фәхреддин ярдәме-тырышлыгы белән 1898 елның 6 гыйнварында Уфа шәһәрендә җыелыш җыелып, анда «Ислах лисан төрки, ислах мәктәп һәм нәшир мәгариф әл-мөслимин» («Мөселманнарның төрки телен, мәктәп эшләрен һәм уку-укыту китапларын бастыруны яңарту») исемле беренче гомуммилли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче иҗтимагый оешма төзү карары кабул ителә. Әлеге оешманың мәҗлесе 15–17 июнь көннәрендә Уфа шәһәрендә уза. Соңрак казый Р.Фәхреддин Уфада рус уку йортларында белем алган зыялылар, Истанбулда укыган шәкертләр, имамнар, мөдәррисләр Урта Азия мәдрәсәләрен тәмамлаучылар, рус-мөселман мәктәпләре укытучылары, югары уку йортлары студентлары, сәүдәгәрләр җыелган иде, беренче тапкыр алар бергәләп гомуммилли проблемалар хакында сөйләштеләр, дип яза. Съездда катнашучыларның географиясе бик киң: Казан, Уфа, Оренбург, Троицк, Орск, Петропавловск, Семипалатинск, Саратов, Бозаулык, Сәет Бистәсенең көчле шәһәр мәхәлләләре вәкилләре, Иж-Буби, «Мөхәммәдия», «Хөсәения» кебек танылган мәдрәсәләр мөдәррисләре һ.б. (Гани бай: Гани байга 160 яшь тулу мөнәсәбәте белән (1839-1902) / Төз. М.Ф.Рахимкулова. Оренбург, 1998. 114 б.). 

Җыелышта берничә мөһим мәсьәлә тикшерелә һәм аларның һәрберсе буенча карар кабул ителә. Имамнар һәм зыялылар татар җәмгыяте алдында торган беренче бурыч итеп, дин һәм гыйлемнең нигезләрен халык телендә коруны билгелиләр. Халыкның илдә һәм дөньяда барган үзгәрешләр турында мәгълүматын киңәйтү, тормыш-көнкүрешен яхшырту һәм алга җибәрү максаты куйган китапларны гыйлем-мәгърифәт белән сугарылган һәм төрле һөнәрләр турындагы гади халык та, яшь шәкертләр дә укырлык, аңларлык итеп язып, тарату кирәклеге раслана; кайбер язу кагыйдәләре кабул ителә, төрки телнең морфологиясе һәм синтаксисы Каюм Насыйриның, Хөсәен Фәизхановның фәнни хезмәтләре нигезендә язылыр дип белдерелә (Кәрими Фатих. Аннан моннан. – Оренбург: Кәримов, Хөсәенов һәм ширкәте матбагасы, 1907. 33-34 б). 

Икенче кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип, дүрт еллык җәдит ибтидаи (башлангыч) мәктәбен, аның укыту программаларын төзү кирәклеген атыйлар. Монарчы тупланган уку-укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп һәм үзара килешеп, җыелышта катнашучы мөгаллимнәр һәм мөдәррисләр һәр сыйныфта укытылачак предметларның исемлеген төзиләр. Алар арасында намаз шартлары, дини предметлар белән беррәттән, кыскача география һәм төрки кавем тарихы, хисап, геометрия нигезләре кебек дөньяви фәннәр каралган (Кәрими Фатих. Аннан-моннан. – Оренбург: Кәримов, Хөсәенов һәм ширкәте матбагасы, 1907. 36-37 б.). Ләкин рус телен укыту программага кертелмәгән, ягъни башлангыч белемне укучылар фәкать туган телләрендә алырга тиеш, дигән фикер уздырылган. 

Җыелышта, шулай ук, ибтидаи мәктәп өчен кирәк булган ун дәреслек, аларның авторлары тәгаенләнә. Алар арасында җыелышта катнашучылар да, шулай ук Уфага килми калган педагог, мәгърифәтчеләр дә күрсәтелә. 

Һәркем хәзерлеге, мөмкинлеге һәм көче җиткән кадәр «кавемебез вә милләтебезгә хезмәт күрсәтсен!» дигән карарны җыелышта катнашучылар үзләренә кабул итеп таралышалар. Соңгы утырышларның берсендә, ел саен җыелып, бер еллык хезмәтләребезне җәмгыятькә тәкъдим итәргә дип килешенә. Моңарчы «Тәрҗеман» газетасы тирәсендә тупланып, андагы мәкаләләрне укып, рухланып, фикер туплаган һәм фикердәшләр тапкан җәдитчеләр Мәхкамәи шәргыя, аның казыйлары йөзендә тагын бер фикри һәм оештыру үзәгенә ия булалар. Иң мөһиме – шушы вакыттан башлап, мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган китапчыклар һәм уку әсбаплары гади халык телендә, киң укучылар аудиториясен күздә тотып языла башлый, 4-5 ел вакыт эчендә милли башлангыч мәктәпкә кирәк булган уку әсбаплары да пәйда була. 

Бу иҗтимагый оешманың беренче съездыннан соң башка җыелышлар оештырылмаса да1 , эш юнәлешләре билгеләнеп, халыкны агартуга караган шактый күп эшләр башкарыла. 

1Шундый зур рухи күтәренкелек шартларында үткән җыелышның кабат уздырылмавын Х.Габәши Уфа шәһәрендәге искелек яклы имамнарның һәм, бигрәк тә, Мәхкамәи шәргыя казые ахун Гыйниятулла Капкаевның баштан ук бу чараны булдырмау өчен тырышуын, барып чыкмагач, кабул ителгән карарларны карага буяп, шәһәр мөселманнарына куркыныч сурәттә күрсәтеп, кадимче фикердәшләре белән «кара агитацияләр» ясавына бәйләп аңлата. Әмма җыелышның рухи җитәкчесе булып танылу алган Х.Габәши, Уфа шәһәре кадимчеләренең интригаларына, төрле яла ягуларына, зәһәрле сүзләренә чыдый алмыйча авыруга сабышып, табибларның киңәше белән уку-язуны туктатып торырга мәҗбүр була. Ул вакыты тәмамланганчы ук, тәмам чирләп, 1899 елның 13 февралендә казыйлык вазифасын калдырып, гаиләсен алып, кыш уртасында туган авылына кайтып китә (Габәши Хәсәнгата тәрҗемәи халемнән [биографиямнән] гыйльми һәм иҗтимагый хезмәтләремнән беркадәресе // Фәнни Татарстан. 2015. №2. 136 б.). Р.Фәхреддин исә башкарак фикер әйтә: «Чиновникларның гадәттән тыш тикшереп торулары сәбәбеннән ошбу җәмгыять моннан соң кабат җыелмады, һәм идарәсе һичбер эш эшләмәде» (Гани бай: Гани байның тууына 160 яшь тулу мөнәсәбәте белән (1839-1902) / Төз. М.Ф.Рахимкулова. Оренбург, 1998. 114 б.). Хаклык кайдадыр уртада, күрәсең.

Мөфти М.Солтанов 1898 елның 25 августында шәһәр имамнарына махсус нәсыйхәтнамә белән мөрәҗәгать итә. Ул тагын да кыюланып, имамнар мөселманнар арасында алдынгы фикер таратырга тырышырга тиеш дигән сүзләр сөйли. Шәһәр халкы арасындагы наданлык, ялкаулык, эшсезлек, һөнәрсезлек, кирәгеннән артык фәкыйрьлек, артык иркенлектә гомер кичерүләр арасындагы угрылык, исерткеч эчү, фәхеш кәсепләре һәм башка начар күренешләр пәйда булуына ачынып, мөфти, «әгәр эшебез бу юлдан китсә, алдагы көнебез куркынычлыдыр», дигән нәтиҗә ясый. Халыкны тугры юлга өндәү сезнең эшегездер, дип, имамнарга һәр җәмигъта, һич булмаса ике җәмигъка бер тапкыр гүзәл вәгазьне төркичә, мөмкин кадәрле һәркем аңларлык итеп әйтергә, күбрәк Коръәннән һәм хәдисләрләрдән мисаллар китереп, заманга һәм халык күңеленә туры килә торган сүзләр сөйләргә кирәклеген искәртә. Вәгазьләрегезнең ике яки өчесен безгә дә җибәрегез, заманыбызга муафыйк һәм мөселман кардәшләребезгә файдалы булганнарын туплап, вәгазьләр китабы эшләрбез, дип белдерә (Загидуллин И.К. Татарское национальное движение в 1860–1905 гг. Казань, 2014. С.369-370).

Мөфтинең нәсыйхәтнамәләре кадимче һәм җәдитче муллалар арасында башланган җомга хөтбәсе турында бәхәсне көчәйтеп, бу өлкәдә җәдитчеләргә, ягъни аны туган телдә әйтергә кирәклеге турында фикергә ярдәм була. 

Шул рәвешле, 1897 елгы Беренче гомуми җанисәп мөселман җәмгыятенең яңалыкларга мөнәсәбәтен күрсәтүче билгегә әйләнә. Ул татар мөселман җәмгыятенең ябык, йомык булуын, хакимият һәм иҗтимагый оешмалар белән социаль хезмәттәшлеккә әзер түгеллеген тагын бер тапкыр зур масштабта дәлилли. Моны аңлау Мәхкамәи шәргыяне һәм башка, моңа кадәр «Тәрҗеман» гәзите тирәсенә тупланган алдынгы көчләрне Уфада үз иҗтимагый координацион үзәген булдыруга һәм мөселман җәмгыятен яңарту чараларын бергәләп гамәлгә ашыруга этәрә. Мөселман җәмгыятенең кайбер укыту һәм мәдәни проблемаларын хәл итүне максат итеп куйган җәмгыять оешу Мәхкамәи шәргыя казыйларын яңа сыйфатта ача, аларны дәүләти дин эшләрен күзәтүче оешма гына түгел, ә алдынгы төркимөселман милләтен оештыру, яңарыш, яңа ысул белән укыту, гомумән, мөселманнар арасында дөньяви белем, яңалык таралсын өчен тырышучылар әйдәманы дип расларга мөмкинлек бирә. Мөфти М. Солтановның 1897 һәм 1898 елларда мөселман җәмгыятьләрендә заманга хас үзгәрешләр таләп итеп язган нәсыйхәтнамәләре дә мөселманнар яңарышы үзәгенә әверелгән Мәхкамәи шәргыянең иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлегенең иң югары ноктасы буларак бәяләнә ала. 

Шулай итеп, 1896-1897 елларда Беренче гомуми җанисәп белән бәйле илкүләм вакыйгалар мөселман җәмгыятендә ике зур төркемнең башта бер-берсеннән аерымлануына һәм, озак та үтми, җәдитчеләрнең традицион тормыш тарафдарларына йогынтыны арттыру өчен актив эшчәнлегенә сәбәп була. Яңарыш хәрәкәте җәмгыятьне 1905 елгы үзгәрешләргә әзерли һәм татар милли үзаңын булдыру-ныгытуга җирлек хезмәтен үти.
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: