Алмаз Хәмзин

  • 26 август 2021 - 17:00
    Бәләкәй Фирзәр (дәвамы)
    Безне күбрәк әни тәрбияләде. Каеш белән дә, төрле җәза биргәләп тә. Әткәй кул тигермәде. Ул радиода да эшләде, партказначей да булды, аннан соң газовик та, электромонтёр да. Ул радиода эшләгәндә, без шунда барып җырлый идек.
    936
    0
    0
  • 21 август 2021 - 11:00
    Бәләкәй Фирзәр
    Ә мин усал идем. Бервакыт болар безгә машина руле тотып килделәр. Каян алганнардыр – анысын белмим, әмма кызыктым. Озак уйлап тормадым,  Наилдән тартып алдым да үзен куып-куып кыйнадым. Шуннан соң бер атна килмәделәр.
    1790
    0
    0
  • 1 июль 2021 - 11:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    – Без күргәннәрне сөйләсәң – суган ачысы пүчтәк ул, – дип куйды. Барлыгы йөзгә якын роль, өч әкият-пьесасы, алты китабы, җиде тәрҗемәсе. Күпме шигырь ятланган, хикәя сөйләнгән концертларда, тантаналарда! Кайларда гына булмаган, утлар-сулар кичелмәгән! Никадәр кеше холкына кереп, театр уйнап кара әле син! Акылдан язарсың... Ә менә үзең булып калу авыррак, чын кеше булып, диюем. Кыйблаңа тугры булып. Сине халкың, тамашачың күтәргән идеалыңа туры килеп.
    582
    0
    1
  • 29 июнь 2021 - 13:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    – Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде.
    382
    0
    2
  • 24 июнь 2021 - 09:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    Менә мин сиңа хәзер бөтенесен сөйлим, яме. Тик синең колак очлы, берүк яза күрмә, яме! – Ярар, ярар, Хәлим абый, син әйткәч – закон! Телне тешлим, кулга сугам... ...Ничек язмыйсың инде? Боларның кәттә егет чаклары. Кем ялгышмаган да, кем әтәчләнмәгән. Хәлим абый үзе әйтеп тора: «Ялгышмыйча йөргән кеше – чын шәхес була алмый», – дип.
    633
    0
    2
  • 22 июнь 2021 - 11:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    ...Әни шунда бара, 41 нче елның кышында. Күрше авыл хатыны белән. Килеп төшкәч, әти шаккатты, ди. Ачуланган. 40 градус салкын бит әле, 41 нче ел – шундый була. Өй тулы бала, ничек, ни йөрәгең белән чыгып киттең, ди. Мин моны әнинең каһарманлыгы дип атыйм.
    566
    0
    2
  • 20 июнь 2021 - 09:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    – Теге... элекке вакытларда бар да гадел иде дип әйтеп бетереп булмый иде, кәнишне. Әле шул, Сабан туенда булган хәлләрне сөйлисем килә. Ләкин «без менә шулай тәрбияләндек, менә шулай чыныктык, менә шулай Кеше булып формалаштык» диюдән тартынмыйм.
    434
    0
    1
  • 18 июнь 2021 - 13:00
    Ниһаять... (дәвамы)
    – Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде.
    405
    0
    1
  • 17 июнь 2021 - 13:00
    Ниһаять...
    – Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде.
    598
    0
    1
  • 27 гыйнвар 2021 - 15:00
    Маэстро
    Максат куеп, Ауропага алып чыгарга кирәк Татар операсын. Безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар: Альбина Шаһиморатовалар, Аида Гарифуллиналар, Эльмира Кәлимуллиналар, егетләр арасыннан санап бетерерлек түгел талантлар, тагын-тагын әллә кемнәребез!..
    1061
    0
    2
  • 26 декабрь 2020 - 11:00
    ...дисәң дә була (шаян әңгәмә)
    Камал театрында эшли башлагач булган бер кызыгы бар әле аның. Сөйләделәр.
    693
    0
    1
  • 23 декабрь 2020 - 13:00
    ...дисәң дә була (шаян әңгәмә)
    Аларга безнең кулны кысарга, рәхмәт әйтергә рөхсәт бирделәр. Без төрмәдән якты хисләр белән урамга чыктык.
    714
    0
    1
  • 17 декабрь 2020 - 11:00
    ...дисәң дә була (шаян әңгәмә)
    – Әхмәт, Әхмәт!.. Ишетми, үзе музыкант, югыйсә. Ниндие генә әле – атаклы Камал театрында эшли торганы! Уйга баткан ахрысы, ашыга...
    3319
    0
    1
  • 9 октябрь 2020 - 11:00
    Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)
    Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде.  – Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам?
    2642
    0
    2
  • 24 сентябрь 2020 - 11:00
    Шамкай (бәян)
    Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә, подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә...
    2052
    0
    1
Реклама