Дания Заһидуллина автор яңалыклары
-
27 июля 2023 - 17:00
Кем ул – Нобель бүләге лауреаты Һенрик Сенкевич?
Язучы һәм галим Һенрик Сенкевич (1846-1916) – әдәби тәнкыйтьтә һәм әдәбият белемендә «поляк реалистик прозасының классигы», дворян әдәбияты вәкилләренең берсе, «зур эпик полотнолар һәм новеллалар тудыру остасы», «поляк әдәбиятына иң югары дәрәҗәдәге әдәби сүз үрнәкләре» биргән иҗаты исә «милли тенденцияләр, патриотик омтылышлар» белән сугарылган иҗат буларак бәяләнә. -
15 июля 2023 - 15:00
Фирүзә Җамалетдинова. "Кошлар оя корган җирдә"
ХХI гасыр башы татар әдәби процессында Фирүзә Җамалетдинова иҗатының абруйлы урыны бар. Матур-матур шигырьләре, хикәяләре һәм повестьлары белән танылган шагыйрә, прозаик, журналистикада исем-ат алган язучының роман жанрында каләм сынавы – яңа бер биеклекне, иҗади үрне яулап алу кебек кабул ителә. -
6 июля 2023 - 11:00
ТАТАР ФӘНЕ – КЫРГЫЗСТАНДА
Шуңа күрә дә читтә яшәп, татар темасы белән шөгыльләнгән галимнәр аеруча кадерле. Шундыйлардан, бүгенге сүзебез Әнисә Риф кызы Бикбулатова турында булыр. -
12 июня 2023 - 13:00
Лилия Фәттахова. Мәсәлләр
Бүген татар әдәбиятында бик күп традицион әдәби жанрларның икенче сулыш алуы, яңа тормыш белән яши башлавы күзәтелә. -
4 июня 2023 - 13:00
Булат Ибраһим шигырьләре
Шигырьләр «Татар булып гомер итү кирәк...» дигән мәгънәле баш астына туплап бирелгән. -
3 июня 2023 - 13:00
Гөләндәм Галиева шигырьләре
Гөләндәм Галиеваның «Мин яратам сине, әй, Тормыш...» циклына туплап бирелгән шигырьләренә яңгыраш ягыннан көйлелек, ягъни ритмның (шул исәптән эчке ритмның) саклануы; рифмаларның нигездә уңышлы табылуы ярдәмендә хасил булган төзеклек; кичерешләрнең ачык-гадилеге хас. -
10 мая 2023 - 15:00
Көмеш касә серләре
Археологиядә «Алтын адәм» исеме белән билгеле, ягъни алтын киемнәргә киенгән мәрхүм – патша-хан яки аның уллары каберлеге 1969-1970 елларда Ыссык-күлдә табыла. -
16 марта 2023 - 15:00
Фәридә Хәсәнова шигырьләре
Борынгы заманнарда каләм көченә таянып иҗат итүчеләргә җиңелрәк булгандыр дип шаярта галимнәр – ни әйтсә дә яңа, яңалык. -
14 марта 2023 - 11:00
Йөрәге аша "дөнья уза шаулап..."
Р.Аймәт иҗаты мисалында ХХ-ХХI гасырлар чиге татар поэзиясендәге үзгәрешләр аермачык күренә. Татар шигъриятендә рух һәм илһам чыганагы булган туган авыл, туган җир, халык һәм милләт – аның әсәрләрендә сызлану, борчылу объекты, «соңгы кан тамыры» өзелергә торган авыл («Соңгы кан тамыры»), аварга җыенган татар каены («Татар каены»), «Гөлләр чагы»н югалткан Ватан («Йөрәккә эндәшү») булып калка. -
6 февраля 2023 - 11:00
ЧИКЛӘРНЕ ТОТАШТЫРУЧЫ
Юлай Шамилоглы – дөнья тюркологлары, гуманитар фәннәр белгечләре арасында танылган галим. -
3 февраля 2023 - 11:00
«ҮТКӘН БЕЛӘН БҮГЕНГЕ АРАСЫНДА КҮПЕР КОРМАК МӘСЬӘЛӘСЕ БУ...»
Моңа кадәр тормышлары һәм эшчәнлекләре укучы игътибарына тәкъдим ителгән галимнәр барысы да – Татарстаннан читтә яшәүче, әмма мин белгән, аралашкан шәхесләр булып, алар сурәте шәхси мөнәсәбәтләрнең дә бер чагылышы булды. Бу язма багышланган галимә – алай түгел. -
31 января 2023 - 15:00
Татар әдәбияты ни хәлдә?
(Әдәби әсәрләр бәйгесеннән соң уйланулар) 2021 ел татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксынучылар, үзләре дә каләм тибрәткәннәр өчен гаять мөһим һәм олы бер вакыйга ягыннан үзенчәлекле булды: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы зур активлык белән узды. -
26 января 2023 - 09:00
ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (ахыры)
XXI гасырга чыккач та татар әдәбияты ХХ гасыр ахырында ачыклаган магистраль юлы буйлап камилләшү чорын кичерә. Әмма, эчтәлектән бигрәк, эзләнүләр форма өлкәсенә үтеп керәләр, татар әдәбиятының тормышны кабат тергезү мөмкинлекләре, жанрлар системасы, сурәтләү хәзинәсе үзгә нигезләргә урнаша. -
25 января 2023 - 09:00
ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)
1956 елда ил тормышында күптән көтелгән сәяси-иҗтимагый борылыш, «Хрущёв җепшеклеге» башланып китә. Тоталитар режимның күп кенә ялгышларын фаш итү, шәхес культын фаҗига буларак тану әдәбиятта-сәнгатьтә дә кискен үзгәрешләргә җирлек тудыра. -
24 января 2023 - 09:00
ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)
Бөек Ватан сугышы (1941-1945) халык өчен дә, әдәбият өчен дә олы сынауга әйләнә. Татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30дан артыгы яу кырында яки әсирлектә һәлак була.