Зөлфәт Хәким

  • 16 апрель 2021 - 13:00
    Ля бемоль (дәвамы)
    Н а д и р . Яңа пианино алмадыгызмы әле? Сафия (кычкырып). Алабыз, Надир, алабыз! Синең колакларың төзәлгәнне көтәбез. Пианиноны синең белән бергә алырбыз. Син аны көйләрсең. Ул иң дөрес яңгырый торган пианино булачак!
    233
    0
    0
  • 15 апрель 2021 - 13:00
    Ля бемоль (дәвамы)
    Н а д и р . Син, бәлки, хаклыдыр. Әмма үз-үзеңне аңлар өчен дә, тормышта урыныңны барлар өчен дә казынмыйча булмый. Кеше, кирәкме-юкмы, гомере буе казына, төпченә, әмма барыбер ни дөньяның, ни үзенең асылына төшенә алмый. Ахырына кадәр үзеңне аңлау – үлү дигән сүз.
    270
    0
    2
  • 14 апрель 2021 - 09:00
    Ля бемоль (дәвамы)
    Н а д и р . Бер акыл иясе әйтмешли, системага омтылу теләге намус аз булудан килә. Намуссызлар һәрвакыт системага омтылалар. «Воля к системе есть недостаток честности», – дигән ул. Ә с ә д . Шәп әйттең! Ай шәп әйттең! Менә кем белән сөйләшәсем килә.
    206
    0
    0
  • 13 апрель 2021 - 13:00
    Ля бемоль (дәвамы)
    Ә с ә д . Музыкага мәхәббәтне исбатларга маташасың син. Алай булмый ул, алай фәтвасы юк аның. Дулкын булып, җил булып коендырып кына алырга тиеш ул. Ә шуның турында уйлап, инструмент төзеклегенә кадалып, имтихан турында уйлап, фестивальдә нинди күлмәк тектерим дип... Белмим, белмим.
    237
    0
    1
  • 12 апрель 2021 - 09:00
    Ля бемоль (дәвамы)
    Н а д и р . Кызык бу дөнья – кешеләр бөтен җирдә гармония табарга телиләр, тәртип эстиләр. Ә үзләренең кылган гамәлләре – гел диссонанс кына. Бөтен нәрсә структуралы булырга тиеш дип, кеше һәрнәрсәне тәртипкә китерергә, көйләргә тели. Әмма үзенең яшәеше – гел диссонанс.
    228
    0
    0
  • 11 апрель 2021 - 11:00
    Ля бемоль
    Ә с ә д . Гаеп эзләмәде инде. Әйтте генә. Моңарчы Сафияне гел мактадык, башкалар да күккә чөйделәр. Тәнкыйтьне дә кабул итәргә кирәк. Хәер, тәнкыйть тә булмады бит әле монда.
    251
    0
    1
  • 3 март 2021 - 13:00
    Хирург (дәвамы)
    – Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез.
    1354
    0
    13
  • 2 март 2021 - 09:00
    Хирург (дәвамы)
    Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде, Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем-кара төскә буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә карата да.
    1785
    0
    5
  • 1 март 2021 - 09:00
    Хирург (дәвамы)
    Апа якын килеп: – Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул: – Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде.
    1197
    0
    3
  • 28 февраль 2021 - 11:00
    Хирург (дәвамы)
    Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын!
    1064
    0
    8
  • 27 февраль 2021 - 09:00
    Хирург (дәвамы)
    Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады.
    1344
    0
    7
  • 26 февраль 2021 - 09:00
    Хирург (дәвамы)
    – Тукта. Тыңла әле мине. Мин бик куркам. Операциянең үзеннән курку гына түгел бу... Мин бер яман эш кылдым... Кылдым дип... дөресрәге, күзләремне йомдым, күрмәмешкә, белмәмешкә салындым. Сиксән сигезенче елны Васил исемле егет белән кооперативта эшләдек, йөк машинасы белән икәүләп, сату-алу оешмасына Мәскәүдән чүпрәк-чапрак, кием-салым ташыдык. Васил «Жигули» машинасы алган иде, шуның белән бәрелеп үлде. Чуйков урамыннан Ибраһимов проспектына борылганда. Минем аркада харап булды ул, мин гаепле.
    1396
    0
    8
  • 25 февраль 2021 - 11:00
    Хирург (дәвамы)
    Ә бит Илзирәнең әбисе янына авылга кунакка кайткач, Рәмис үзенә карар кабул иткән иде – алар гомергә бергә булачак. Бу хакта авыз тутырып әйтмәсә дә, Илзирә аның хисләрен аңлаган иде. Рәмис үзе дә Илзирәнең мәхәббәтен җаны белән тойган иде югыйсә.
    3636
    0
    8
  • 24 февраль 2021 - 17:00
    Хирург
    Кайчан да булса бәлагә дучар буласын белсә, кеше, мөгаен, бөтенләй башкача яшәр иде, дөньяга һәм башка кешеләргә мөгамәләсе икенче булыр иде. Әмма киләчәктә көткән фаҗигаләр турында белү дә кешене яхшы якка үзгәртер, миһербанлы итәр дип ышанырга мөмкинме икән?..
    4628
    0
    16
  • 1 февраль 2021 - 12:00
    Кеше – гомере буе үзеннән качарга хыялланучы тоткын
    Зөлфәт Хәким мәкальләре.
    2696
    0
    3
Реклама