Айдар Хәлим

  • 20 гыйнвар 2023 - 16:00
    Җимерек оядагы сыерчык
    Шахтёр кебек кара бер сыерчык Өзелепләр сайрый ояда...
    1166
    0
    1
  • 22 декабрь 2022 - 09:00
    Моң кайтты (ахыры)
    ...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты. 
    2013
    2
    5
  • 21 декабрь 2022 - 09:00
    Моң кайтты (дәвамы)
    Хәйдәрнең җиде кат җир астыннан килгән көчле тавышы күкрәк читлеген җимереп чыгып, тышкы дөнья аша һәм көчәйгәннән-көчәя барып, күкнең җиде катлы гөмбәзенә күтәрелеп каплана. Гөмбәз пыяла кебек зеңләп тетрәнә һәм чатнаган гөмбәздән чәчрәп, йолдызлар коела.
    1390
    0
    2
  • 20 декабрь 2022 - 09:00
    Моң кайтты (дәвамы)
    Биредә яңгыраган һәр аһәң мәхәббәт, котылгысыз язмыш тарафыннан бездән тартып алынган мәхәббәтне кире кайтару турында иде. Сөю. Нәрсә ул?
    1616
    0
    1
  • 19 декабрь 2022 - 09:00
    МОҢ КАЙТТЫ (повесть)
    Икеләтә гаҗәбе менә кайда иде: кайтканда, сагынуы никадәр көчле булган булса, ул туган җирнең үзендә шулкадәр тиз, җилгә очкан томан кебек юкка чыкты да куйды!..
    1885
    0
    2
  • 2 декабрь 2022 - 13:00
    Кара төннең карасында (хикәя)
    Бишенче сыйныф укучысы, ул, атасының үлем хәбәрен почтальон биреп киткән похоронкадан Имән басуында, урак урган чакта белә. Бу кадәр авыр хәбәрне инәсенә ничек җиткерергә дип аптырап елый башлый. Имәнгә асылган бишегендә йокыдан уянган энесе Хәләф тә кычкырып еларга тотына...
    5119
    1
    4
  • 10 ноябрь 2022 - 16:00
    Тау өстеннән җил-канатта очам...
    Тау өстеннән җил-канатта очам, Егылудан куркмыйм, җир – аман.
    1228
    0
    1
  • 15 июнь 2022 - 11:00
    Искитмәле Исмәгыйль (хикәя)
    Күзләремә агу сиптерттең!.. Мин бит кайчандыр синең хакыңа шул хлорны да эчәргә әзер идем, ә син аны күзләремә генә сиптертеп котылдың. Нигә кирәк булды сиңа мондый миһербансызлык?..
    3080
    0
    0
  • 8 июнь 2022 - 13:00
    Читтә (хикәя)
    Салихның йөрәген дәһшәтле уй телеп төште: гүя кемдер аңа: "Син бу кызны соңгы тапкыр күрәсең!" дип пышылдады. Аның күзләренә яшь типте. Ул монда чынлап та чит иде шул...
    4515
    0
    7
  • 18 февраль 2022 - 15:00
    Өч аяклы кеше. 1.Таң чыгы белән савыккан Минетдин (хикәя)
    Ул унике яшендә үк, ирләр белән бер катар Шафран-Әкчин-Миякә арасында ерак юл чабып, аяксыз калды...
    2844
    0
    3
  • 11 февраль 2022 - 15:00
    Паравыз кычкыртты (хикәя)
    Алар беркайчан да күрешмәячәк. Балага узарга да өлгермичә, унсигез яшендә тол калган Тәнзилә, Газинурын каршыларга дип, гомере буе шушы кызыл состав артыннан йөгерәчәк...
    4749
    0
    17
  • 25 гыйнвар 2022 - 13:00
    Моң (повестьнең дәвамы)
    Дулкынлануыннан нишләргә белмичә, Сабирҗан яңадан кешесез тереклек таплары белән сурәтләнгән тәрәзә каршына килде. Пыяла бу юлы тазарак, чистарак күренде. Бәрәч, әнә тегендәрәк, нәрсә ул?
    1247
    0
    1
  • 30 декабрь 2021 - 13:00
    "Мин үләксә түгел!" (хикәя)
    Арттан аны тагын кемдер куып җитеп килә. Тагын кем булыр?! Малайның хәле чынлап та мөшкел иде. Тирә-якта кул сузып ярдәм сорарлык, ул ярдәмне бирерлек бернинди көч юк иде...
    5373
    1
    8
  • 28 декабрь 2021 - 15:00
    Йөз елдан да эзле без, йөз елдан соң эзлибез...
    Танылган мәгърифәтче, милли мәгарифебез – татарбашкорт халыкларының милли мәдәнияте тарихчысы һәм сакчысы, күпкырлы гыйлем иясе, Рәсәй Федерациясе География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Рәхимколованың тууына йөз ел тулды.
    750
    0
    1
  • 22 сентябрь 2021 - 09:00
    Штабтан шалтыратмадылармы?
    Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә форсат тапмаган кардәшемнең үлеме – минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле үлем булгандыр, мөгаен.
    1986
    0
    6
Реклама