Галимҗан Гыйльманов автор яңалыклары
-
25 февраля 2024 - 13:00
Сынау - сыналу ул... (хикәя)
Өч ел элек гүр иясе булган карчыгы белән өч малай үстерделәр алар. Укыттылар. Кеше иттеләр. Кайчандыр өйләре гөрләп тора иде. Хәзер генә ул... Авылда ир кешегә ялгыз яшәү кыен. Карт кешегә бигрәк тә. Малайлар авылга — карт аталары янына кайтырга теләмиләр... -
16 февраля 2024 - 13:00
Кубарылу (хикәя)
- Югалма, Сәръян! Миңа синсез шундый кыен! Безгә... - Ә? Безгә? - Әйе, Сәръян. Безнең улыбыз үсә бит. Өченче яше китте. - Асия, син чынмы? - Чын, Сәръян. Син хәзер әти кеше... -
15 февраля 2024 - 13:00
Төнге кош (хикәя)
— Әни... Син ни сөйлисең?.. Илнар үлгәнмени? Чулпан, аңламаганга сабышып, юри сорады. Телдән калмас өчен, акылдан язмас өчен сорады. Шундук үткән төндә тәрәзәләренә килгән кош исенә төште... Кайдадыр ерак юлда үлеп яткан Илнарның үксез җаны шулай кош булып кайтты микәнни? -
2 февраля 2024 - 13:00
Нихәл, яшьти! (хикәя)
Көчле шартлау немецларны да пыр туздырды, мине дә агач башыннан бәреп төшерде... Канга баткан килеш шактый үрмәләгәнмен, ахры... -
29 января 2024 - 13:00
Тәртипсез малай (хикәя)
Марат, коридордан ишетелгән шау-шуга колак салып, алдында яткан китап-журналларны читкәрәк этеп куйды. Тыштагы тавышның сәбәбен ачыкларга теләп, урыныннан кузгалган гына иде, бүлмә ишеге шар ачылып китте дә мәктәпнең беренче тәртип бозучысы Бариев Илһам килеп керде... -
3 ноября 2023 - 13:00
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга... -
25 октября 2023 - 14:00
Очрашу (хикәя)
Ике җан, ике йөрәк, бер-берсенә сыенышып, тынып калдылар. Икесе дә мыштым гына елыйлар. Күңелләрендәге авыр, кайгылы моң шулай яшь булып эреп чыга иде бу минутта... Ул әле алты ел эриячәк иде. Мәңгелеккә торырлык алты ел... -
16 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Мәүлет үзенең йөрәгендә ниндидер авырту тойды. Ул көчәйгәннән-көчәя бара иде. Уйларының да рәте-чираты юк. Нигә килде ул монда, нигә сөйләтте бу җөнтәс бәндәдән йөрәккә төшәрлек хәтәр хәлләрне? -
15 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төш беләнме, дога ашамы, сәҗдә халәтендәме, очраклы бер таныш, кардәш исә бөтенләй таныш булмаган дәрвиш сүзе беләнме. Мин бүген – мөселман өммәтеннән булган, үз гөнаһларымны таныган, алардан чистарынырга тырышкан, мең-миллион мәртәбә тәүбәгә килгән бер бәндә. Мин инде Иблис битлеген ун ел элек салып аттым, Иблис рухиятеннән тагын да иртәрәк арындым, уйларым да, гамәлләрем дә хәзер Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән. -
10 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төрмәнең авыр һавасыннан соң, урам һавасы баллы-майлы булып тоелды Мәүлеткә. «Бу тирәгә бүтән якын килергә язмасын», дип уйлап куйды ул. Әмма үзенең визитыннан разый иде. Төрмә тикле төрмәдә шундый ачык җанлы, ихлас күңелле кешене, чын мәгънәсендә гыйлем иясен очратуына шат иде Мәүлет. -
9 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Мин бит нишлим? Әбигә өстәп биргән 250 грамм итне әнә теге затлы костюм киеп, галстук бәйләп, базарга килгән адәмнең акча янчыгыннан алып калдым. Аның нәкъ менә 250 грамм итен салып бетермәдем, бу этлегемне таныйм, танымый нишлим, дөресе шул. -
7 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
– Аракы акылны ала, зиһенне буташтыра – бу күптән билгеле. Дин дә шулай ди. Аракы кешене эчтән җимерә, аның иманын зәгыйфьләндерә. Ә бу инде Иблис галәмәте, аның шаукымы, шулай түгелмени? -
5 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Юк, Мәүлет үзен барыбер инандырып бетерә алмады. Тегеннән укыган, моннан ишеткән белән генә әллә ни кырып булмаячагын аңлап-төшенеп җиткәнче, әнә күпме вакыт узып киткән инде! Ә бит төп китап, төп чыганак бар. Коръән үзе бар! -
4 августа 2023 - 15:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Күктән сөрелгән Иблис тарихын ничек кенә хәтереннән чыгарып ташларга теләсә дә, Мәүлет булдыра алмады; бу төш, бу тарих аның күңеленә генә түгел, җанындагы, тәнендәге һәр күзәнәк бөртегенә иңеп өлгергән иде инде. Ул шуны да бик тиз аңлап алды: бүгеннән аның гомере тап ике өлешкә бүленә: моңа кадәр яшәгән гомеренә һәм алда яшисенә. -
3 августа 2023 - 09:00
ИБЛИС КОТКЫСЫ (дәвамы)
Төш шул. Әнә ул таныш карт – ап-ак сакаллы, ап-ак озын чәчле, ак йөзле, ак күңелле. Күзләрендәге алсулык кына шомлы, хәтта куркыныч! Әйткән сүзләре дә шомлы. Җир йөзенә, кешелек тормышына килгән хәтәр афәт, зур бәла, бетмәс-төкәнмәс кайгы хакында хәбәр итә иде ул.