Айзирәк Гәрәева-Акчура

  • 17 гыйнвар 2023 - 11:00
    Айнелхәят һәм аның хатирәләре
    Миңа калса, аның кайбер истәлекләрен Төркиядә мәгълүм шәхесләрнең биографияләрен өйрәнүдә файдаланганнар, шулай ук бездә татарларга, русларга, әрмәннәргә, кырым татарларына кагылышлы мәгълүматлары кызыксыну уятырга мөмкин.
    679
    0
    2
  • 13 октябрь 2022 - 13:00
    Ике әни
    ...Берсе Вәсилә, икенчесе Әминә. Икесе дә бер чор балалары, яшь аермасы санаулы гына. Әни – 1943, бианай – 1941 елгы. Икесенә дә татарның бик матур әйтеме туры килә: «кечкенә дә төш кенә».
    4733
    0
    12
  • 6 апрель 2022 - 15:00
    Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)
    Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты...
    5291
    0
    5
  • 24 декабрь 2021 - 11:00
    "Дөнья тулы шедеврлар барында, укучының вакытын алу - җинаятьтер ул" - Рәниф Шәрипов (әңгәмә)
    Шагыйрь Рәниф Шәрипов белән Айзирәк Гәрәева-Акчура әңгәмәсе.
    3298
    0
    6
  • 16 декабрь 2021 - 13:00
    Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (дәвамы)
    Төркия, татар, беренче, нефть, еллар, таулар, тапкан, күчә... Әлеге бер-берсенә һич бәйле тоелмаган ике җөмлә, күңелдә иләнеп йөри торгач, шушы рәвешле кәгазьгә ятты. Шул чакта гына бу сүзләр уртак бер мәгънә алды төсле.
    1771
    0
    2
  • 15 декабрь 2021 - 11:00
    Төркиянең беренче нефтьчесе – татар (бәян)
    Төркиядә беренче нефтьне тапкан кеше татар бит!
    938
    0
    1
  • 10 октябрь 2021 - 11:00
    Гаҗизлек (хикәя)
    Әнисе, кулыма алсаммы? Уянырмы? Уяныр шул, тимим. Йокласын сабый. Күрешергә насыйп итсә иде... Елама, кайтырмын. Куян күчтәнәче алып кайтырмын... Сез минем кайтканны көтегез, яме. – Минем балам... Бишектә йоклап калды, – дип кабатлады Агай...
    6014
    0
    28
  • 10 июнь 2021 - 13:00
    Истанбул малае (ахыры)
    Тойгылы күңеленә җитә калды, күзләренә яшь тулды. Бары ай шаһит. Бу төнгә дә... Ай юлыннан күтәрелгән Кара малай ятим җанын кискәләгән үксезлек хисеннән качарга омтылгандай, ныклы-иманлы, шанлы-җанлы, җырлы- моңлы татарлык кочагына сарылды... Һәм үзенекеннән дә хәтәррәк, ачырак, катырак тоелган башка төр ятимлек хисе – туган җирдән читтә яшәү хәсрәте, горбәтлек нуҗасы каезлап бетергән кытыршы үксезлек белән гомерлеккә кавышты. Әтисезлек бер гомергә сузылыр, илсезлек-җирсезлек исә буыннан- буынга...
    1506
    0
    8
  • 9 июнь 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Яр буенда очкан акчарлакның йөрәккә тия торган әче тавышын сөенеп кычкыручылар бүлде: – Исән! Кара малай исән! Батмады!
    1173
    0
    8
  • 8 июнь 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Әмма әтисенең зур бурычларга батасы килмәгән иде... Аллаһ белер, әмма кол да сизәр дип, юкка әйтмиләр, күрәсең. Яңа, якты өйдә яши башлаганнарына ике атна тулар тулмас. Ничек әтисе дүрт баласын зур бурычлар белән ялгыз калдырып, бу җылы, якты, ямьле өйләрен ташлап китсен?! Әмма дөнья үлемле, көн акшамлы.
    1239
    0
    4
  • 7 июнь 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Үзләре белән кием-салым, ашарга алдылар, азмы-күпме акча тыктылар. Тимер рәшәткәле койма артында басып торган әнисе Мәхмәтне күрүгә: – Улым, – диде дә елап җибәрде. Кулында кечкенә энеләре көйсезләнде. Мәхмәтнең күзләренә яшь тулды. Бераз тынычлангач, әнисе аны юатырга ашыкты: – Улым, суд булганчы чыгармыйлар икән. Адвокатлар студентларны яклаячак икән...
    1129
    0
    6
  • 6 июнь 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Истанбулда XVIII гасыр ахырында инженерлык гыйлемен укыту максатыннан корылган мәктәп гасырлар шаукымында эзен җуймады, киресенчә, киңәеп-үсеп, Истанбул техник университеты дәрәҗәсенә җитте.
    1031
    0
    5
  • 30 май 2021 - 13:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Кыз сары комда кечкенә аяк эзләре калдырып, яр буйлап китте. Берничә адым атлагач борылды, шундый ягымлы тавыш белән: – Сөтле чәй әчәсеңме? – дип сорады. Мәхмәт бөтен көченә кычкырды: – Сөтле чәй эчәм! Эчәм! Эчәм! Кыз шаркылдап көлде. Шулай көлә-көлә юкка чыкты, тавышы гына яңгырап калды. Бу мизгелдә Мәхмәткә бик, бик кызу була башлады, әйтерсең, комга ут капты. Диңгез кул сузымы гына ераклыкта, шунда чум бит инде югыйсә! Юк, һич урыныннан кузгала алмый.
    1397
    0
    7
  • 28 май 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    Ләкин бу, ничектер, гадәттән тыш хәл. Барыбер югары уку йортына иң гыйлемлеләр, акыллылар гына аяк баса. Уку йорты ишеген ачып керүгә бу беркатлы күзаллаулары туп тигән кибет пыяласы кебек кырылып төшмәсме?!
    1168
    0
    4
  • 24 май 2021 - 09:00
    Истанбул малае (дәвамы)
    – Нинди кыяфәт бу?! Нигә якаңны болай эчкә бөкләдең? Мәхмәт җавапны тиз тотты: – Элек безнең бабайлар шулай киенгәннәр. «Казан» журналында күрдем. Истанбулда бар безнең. Сәлахетдин ни көләргә, ни ачуланырга белми әйтеп куйды: – Авылда берәү дә болай киенми. Сине күрсәләр, ни диярләр?! – Мин шулай татарлыкны күтәрәм. Татарча киенеп йөрим. Татар тормыш иптәше дә тапсам әле... – Ә-ә-ә... Алай дисеңме? – Сәлахетдин авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары велосипед рулен җибәрде, читкәрәк тайпылды. – Бар алайса, эзләп кара соң, – диде. Энесенең җитдилеге аңа да күчте, ахры.
    1327
    0
    4
Реклама