Зиннур Хөснияр автор яңалыклары
-
23 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт (ахыры)
Күпер буйлап бер сын-сурәт атлый. Кылт итеп әбием хикәяте искә төшә: бу ат җитәкләгән ир-ат түгел. Моның иңендә көянтә- чиләге бар... Кемгәдер бик охшаган. Мин аны таныйм да, танымыйм да... -
22 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бәхти әле һаман дөрләп янган янгын телләренә шаклар катып, аптырап карап торды да, капылт уянып киткәндәй шунда таба ыргылды... «Зәмирә!» – дип, ачыргаланып кычкырып, янгын эченә ташланды, әмма аны шул вакытта кемдер тотып калды, читкә өстерәде. -
22 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
Буранның юеш карлары йөзне камчылый, аннары гарьлек яше белән бергә алар бөтен битне каплап ала. -
21 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Бригадир монда әйләнеп кайтуга Айгизәгә өйләнде. Бәхтинең яшьтән ярәшкән кызы икәнлеген белә торып өйләнде. Бәхти хәзер Айгизәгә сүз кушарга да кыймый, хәзер инде ишегалдында теге таган да юк, булса да, җиләк кебек пешеп, өлгереп җиткән бу гүзәл аңа утырмас иде. -
21 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт (дәвамы)
–Менә син чагыштырмалылык теориясе, дисең, Эйнштейн кисәге... Үзең ничурта белмисең аның ни икәнен! Менә чагыштырып кара үзең белән мине... Син җирдән сөйрәлүче суалчан, ә мин бөркет, мин очам, син шуышасың. -
20 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр (дәвамы)
Шул арада сакчы бурзайларның берсе Фагыйләне шәле-ние белән күтәреп алып, машинага таба алып китте. Бабай да дәшмәде. Кыз үзе дә чәбәләнмәде, әйтерсең, шулай тиеш иде. Икенче ярдәмче «бульдог» агайга ниндидер кәгазь сузды булса кирәк. Ул: «Вәт сиңа мә! Аргы басудан! Бер гектар җир! Рәхмәт төшкере бу бригадирга! Болай булгач, умарталарны йөз баш итәм!» -
20 июль 2026 - 11:00
Таҗлы мәхәббәт
Янәшәсендәге әни сурәте исә гадәттәгечә, малаен яклап, аңа каршы төшә: «Бер генә тапкыр яшисе. Яратмыйча узган гомер гомермени! Алай орышмале малаеңны, Зиннәт!» – дия кебек. -
18 июль 2026 - 16:00
Канатсыз фәрештәләр
Бригадирны инде киткәндер дип уйлаган иде, тегесе бераздан тагын әйләнеп керде. «Нәрсә эзләп кергән идем әле мин монда?» Хатын инде тынычланган, шулай да кычкырып сөйләшергә базмый, курка. Әмма бригадирның зыян салмаячагын аңлагач, беркадәр кыюлык иңгән инде. Ул тавышын көчәйтеп: «Матурлык эзләп йөри идең», – диде. «Ә, ие шул», – дип җаваплады бригадир моңарчы ул гомер ишетмәгән йомшак, назлы тавыш белән. -
14 июль 2026 - 13:00
Рәхәт (новелла)
Ниязбикнең күрешергә дип сузган кулларына полициядә эшләүче энесе Гаят беләзекле богау кигерде. Аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә алып киттеләр... -
25 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
...Ясир теге чакта, чынлап та, Билаллар капка төбенә барды. Төн уртасында шуннан кайтып килеше иде. Ләкин мәзин Гыйфрит янына үтенеч-сорау белән бармады, чөнки аның көченә тамчы да ышанмый иде ул. Ходай Тәгалә ихтыярыннан башка илаһи көч юк фанилыкта. -
24 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Хатын курка-курка өйгә узды. Чынлап та, бар гәүдәсен җиңелчә калтырау алды. Әгәр теге Гыйфрит дигәннәре, йонлы куллы булып, аңа орынса, шундук йөрәге ярылып үләчәк бит! Ләкин түзәргә кирәк. Тешне кысып булса да түзәргә. -
23 февраль 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Ниндидер җылы дулкын хатынны әүвәл ишегалдына, аннары урамга чыгарып бастырды. Ул, үзенең кая барганын да абайламыйча, төн пәрдәсен ертып, Әриф йортына таба атлады. Ул елмая иде. Аның йөзендәге яктылыктан күктәге йолдызлар тагын да яктырак булып янган кебек тоелды. -
12 февраль 2026 - 17:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Абыйсы авылда калган иде. Баштарак аның авылга кайтып урнашмаганы өчен энесенә үпкәлисе килсә дә, ахырда ризалашты. Үпкәсе урынсыз түгел, чөнки Сәләхи хатларында гел авыл турында сораша, кайткач, туган ягында төпләнү хакында яза иде. -
12 гыйнвар 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория, дәвамы)
Билал көлемсерәп куйды. Рәхәт иде аңа авылдашлары янында шулай тын гына гәпләшеп утыру. Аның башындагы фикерләр диңгез дулкыннары кебек чайкала. Менә хәзер ул авылдашларына тагын бер гыйбрәтле хәл сөйләр дә, шуннан соң әлеге тарих авыл холкын бөтенләй үзгәртеп ташлар! Заманында атасы Барый авылның исемен үзгәрткән кебек... -
6 гыйнвар 2026 - 09:00
Бисмилласызлар (роман-фантасмагория)
...Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә – капкач, күккә – баскыч, мәхәббәткә – дару ди торган иде Камәрнең әнисе Әнисә. Игезәк кызлары, бер-бер артлы үсеп җитеп, моңарчы дус-тату яшәгән яшүсмерләр арасында гыйшык-мыйшык хәлләре төрле низаг-гаугалар тудыра башлагач әйткән ул моны. Көнчелек моңарчы нәселдә күрелмәгән нәрсә бит югыйсә!