Фирдүс Гыймалтдинов
-
14 февраль 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)...- Урдага бердәм дәүләт дине кирәк. Андый дин итеп, мин үзем бары тик исламны гына күрәм. – Нигә исламны? – Чөнки ул халыкны берләштерерлек көчкә ия.
-
13 февраль 2023 - 13:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Ничек дигән иде әле теге вакытта Туктай? «Әрибах хатын исән чакта Үзбәккә беркем дә кагылмаячак», – дидеме? Кадакка янә хәл керде. Үткәннәрдән кинәт калкып чыккан ханзадәдән котылу юлын ул хәзер тәгаен белә. Мәкерле фикерен тормышка ашыруны башында әйләндереп, мөддәбир үз тирмәсенә юнәлде.
-
9 февраль 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Үзбәкнең башына куркыныч уй йөгерде – ханның бу әмерен үтәп, күпме гаепсез кешенең җанын алырлар икән? Хан гадел хөкемгә, мәхлукларга үз-үзләрен якларга да урын калдырмады бит. Бер атка мескеннең кулларын, икенчесенә аякларын бәйлиләр дә, атларны чаптырып, тәнен икегә өздереп, дала буйлап җибәрләр. Болай да ачлыктан кырылган Урдага күпме күз яше түгелергә тора! Ләкин Үзбәк дәшмәде.
-
7 февраль 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Баялун, янә ачуы кабарып, Үзбәккә якынлашты. Аның күзләре ут булып яна иде. – Тәхеткә менәсең килсә, минем сүземне тыңлап, барысына да түзәчәксең, – диде Баялун хатын.
-
2 февраль 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)– Үзеңне хан каршында бик дөрес тоттың, ханзадә, – диде Баялун хатын, егет белән исәнләшеп, аның бүләкләрен кабул итеп алгач та. – Алга таба да шушы рәвешне югалтма. Бәхет көтә белгәннәрне ярата, синең дә вакытың җитәр, тик ашыкма гына.
-
31 гыйнвар 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?!
-
30 гыйнвар 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр.
-
27 гыйнвар 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)– Миннән соң тәхетне калдырырга варисым туды, Исабәк, – диде ул, күңеле җилкенгән егетләрдә генә була торган чиктән тыш масаю белән. – Ашыкма әле, Үзбәк ханзадә, юкса бәхет кошын куркытуың бар. Әле үзеңә дә тәхет юк бит... – Исабәк бу мизгелләрдә дә җитдилеген югалтмаган иде.
-
26 гыйнвар 2023 - 13:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер?
-
25 гыйнвар 2023 - 11:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде.
-
24 гыйнвар 2023 - 13:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады.
-
23 гыйнвар 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)– Һәркем дә хан була алмый, улым, – диде Тогърулҗа мөмкин кадәр тынычрак тавыш белән. – Мин Түлә-Буга янәшәсендә дәрәҗәле кешемен. Ханыбызга хезмәт итәм. Ә ил белән ул идарә итә. Һәркем үз урынын белеп яшәргә тиеш, тормыш кануннары шундый. – Димәк, мин дә беркайчан да хан була алмаячакмын... – диде Үзбәк, кәефе кырылып.
-
20 гыйнвар 2023 - 09:00УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (роман)Ул киткәч тә, Ногай янә тирән уйга батты. Күпме җанны койган икән ул бу тормышта? Күпме кешенең башына җиткән? Хәзер башларга торган чираттагы уены да шактый кайгы һәм үлем алып киләчәк. Беренче чиратта гаепсезләрнең гомере киселәчәк. Әмма башкача мөмкин түгел.
-
1 апрель 2022 - 13:00Буа (романның ахыры)– Беләм, Вакыйфым. Кеше газаплары, күз яшьләре, әрнү-борчулары залимнәр тарафыннан корылган ясалма буа эченә җыела да җыела. Ләкин ул буаның да чикләре бар. Һәм, вакыты җиткәч, аннан чыккан ерганаклар ташу булып агып китәчәк. Ул ташуны беркем дә туктата алмас. Дөреслек шул чакта һичшиксез ачылыр!
-
31 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Таһирны әле беркая да чакырмыйлар. Ләкин чират аңа да җитәчәк бит. Ничек итеп котылып калырга?! Моның бер генә юлы бар иде... – Герр офицерга әйтегез, миндә файдалы мәгълүмат бар, – дип сүз кыстырырга өлгерде Таһир.