Рафига Усманова
-
6 гыйнвар 2023 - 09:00Ярлыкану бәхете (ахыры)Бәлки, Җәмил аны үзе эзләп килгәндер? Нәфрәтен белдерергә, битенә төкерергә? Тәүбә! Нинди гарьлек! Ул, димәк, тагын киләчәк әле. Өзелеп: «Әнием!» – димәячәк, аны табуына шатлыктан елмаеп көлмәячәк, кочып сөймәячәк. Ә Фисә күпме хыялланды шул хакта.
-
5 гыйнвар 2023 - 09:00Ярлыкану бәхете (дәвамы)Тик ул үзенең Фаинасы белән бала тудыру йортында сабыен калдырган Фисә Әхмәтнур кызы арасындагы уртаклыкны, ә Зиннәт исә фоторәсем аша үзен якты дөньяга китергән биологик әнисе белән беренче танышуын исләренә дә кертеп чыгара алмадылар... Аллаһ әле һаман бу серне яшереп саклый иде.
-
4 гыйнвар 2023 - 09:00Ярлыкану бәхете (повесть)Ятимнең күңеле сынык була, билгеле: соңыннан исә малай көлмәс, еламас, хәтта сөйләшмәс булды. Ә кайнар яшьләре исә күзләрендә пәрдә булып, озак эленеп торды. Үксез ятимлек йөрәген талкыды аның...