Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Бала буран

– Бу булган бала буран, – Әнисен бик сагынган. Аны сагынып, яшь койган. – Күз яше бездә калган.

Танып булмый урамны –
Күр, бүгенге буранны...
Ниләр генә кыланмый:
Бәби булып та елый,
Мәче булып мияулый.
Тәрәзәләргә чиртә,
Ишекләрне дә этә.
Күрәсең, бик нык туңган,
Өйгә керткәнне көтә.
Энем әйтә: «Әйдә соң,
Бигрәк кызганыч буран.
Җылыныр да, чыгарырбыз,
Тынгач та бераз урам».
Шулай диюе булды,
Барып, форточка ачты.
Буран тиз генә кереп,
Өстәл астына качты.
Энем барып караса,
Юеш эз генә тапты.
Буран үзе кайда соң? –
Малаебыз шаккатты.
– Бу булган бала буран, –
Әнисен бик сагынган.
Аны сагынып, яшь койган. –
Күз яше бездә калган.
Сагынуы чиккә җиткән,
Әнисен эзләп киткән:
Әнисез хәтта буранга
Бик кыен, авыр икән.
Энем әйтә: «Бу хакта
Нигә белмәдем алдан.
Буранны әнисе белән
Бергә кертәсе калган...»

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев