Логотип Казан Утлары
Балалар китапханәсе

Кем чиртә, нәрсә чиртә?

Әти маңгайга чиртә: – Тор, – ди, – бүген шәп иртә. – Мондый көнне елгада Балыклар әйбәт чиртә.

Әти маңгайга чиртә:

– Тор, – ди, – бүген шәп иртә.

Мондый көнне елгада

Балыклар әйбәт чиртә.

Рөстәмгә дәшим дисәм:

Тәрәз чиртәм – эндәшми.

Гитара чиртә таңнан,

Миңа гел исе китми.

Ярар, борынына чиртим:

Берүзем генә барам!

Чиртергә дип, кесәмә

Бераз көнбагыш салам.

Песи дә килә арттан,

Хәйләсен бик шәп беләм:

Күрми калсам, «чиртәчәк»,

Сыйланыр балык белән.

Вәсимә Хәйруллина

"КУ" 10,2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев