Килмешәк (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

* * *

Күп тә үтмәде, Хөснетдин картның өе янына бер арба тулы чувашлар килеп туктады. Яше дә, карты да, ирләр дә, хатыннар да бар иде араларында. Коелдылар болар арбадан, тән яздырып, арлы-бирле йөргәләделәр. Дилбегә тотканы ат алдына бер кочак люцерна салды. Камыт, ыңгырчак буйлары тирдән каралган бахбай пошкырынып, яшел үләнгә баш төртте.
Теге чувашлар килер җирләренә килеп җиткәннәр иде, ахрысы, хәрәкәтләрендә ашыгу-фәлән сизелмәде. Ир-атлар тәмәке кабызып җибәрделәр, хатын-кызлар өй каршындагы колонканы уратып алдылар, бит-кулларын юдылар, йотлыгып, салкын су эчтеләр. Кояш рәхимсез кыздыра иде ул көнне.

Бу вакыйгаларның барысын койма ярыгы аша Сабира карчык күзәтеп-исләп торды. Камыр баскан җиреннән, ни йомыш беләндер, ашыгып кына, ишегалдына чыккан иде ул. Арба шыгырдавы колагына салынгач, ярык аша карыйсы итте һәм шунда онытты нигә чыкканын, карады да катты.

Урамда чувашлардан гайре кеше-кара күренми иде. Ә болар күмәкләшеп, Хөснетдин картның өй тирәсендә әйләнгәләргә тотындылар. Олырагы еш-еш кулындагы сәгатенә карангалап алды. Күрәсең, кемнедер көтәләр, нәкъ менә шул өйгә тәгаенләп килгәннәр.

Шул вакытта гына Сабира карчыкның җәелгән камыры исенә төште. Уйларын чуалткан ят кешеләрне тирги-тирги, ул өенә ашыкты. Йөзе килгән бәлешен алгач кына, карчык түзмичә, тагын урамга күз салды. Анда шул арада сизелерлек үзгәрешләр булган икән. Җиңел машина килеп туктаган. Бу машина таныш иде Сабира карчыкка, димәк, күршесенең олы малае  шәһәрдән кайткан. Чувашлар да юкка чыккан. Әллә аларны кунакка дәшкәнме Галимҗан, бер көтү булып аның килгәнен көткәннәрме?

Менә күршесенең капкасыннан кешеләр агыла башлады. Арткан төсле тоелдылар алар, әллә өстәлеп килгәннәр. Иң соңыннан Галимҗан белән сөйләшә-сөйләшә яше иллене узган, җитен чәчле, йөзен сипкел баскан хатын чыкты. Дөресрәге, Галимҗан кулларын як-якка җәеп сөйли иде, теге хатын башын ия төшеп тыңлый гына иде. Башкалар берәм-берәм арбага төялә башладылар. Ат хуҗасы аркалыкны күтәртеп бәйләде дә арбаны килгән тарафка борып куйды. Ниһаять, Галимҗанның сүзе бетте шикелле, теге хатын да ашыгып килеп, арбаның бер читенә чүмәште. Майланмаган күчәрләрен шыгырдатып, арба кузгалып китте. Бу кадәр халыкны тартып барган атка Ходай көч-куәт бирсен.

Түзмәде Сабира, чәчрәп чыгып китте күрше малае янына. Ни нәрсә майтарып йөри икән соң кызу эш вакытында? Исәнлек-саулык сорашкач, тел очында әйләнгәләгән соравын бирергә ашыкты.

– Бу чувашлар нишләп йөриләр сезнең тирәдә? Күрше авылныкылар шикелле, ир затыннан берсенең комбайнда эшләп булашканын исләп калганым булды.

– Әйе, Сабира түтәй, Ярмонканыкылар, монда килеп гел төзелеш белән булашалар. Кирпеч өяргә, бетон коярга оста халык бит алар, – дип, ачыклык кертте Галимҗан. Күңеле көр, кәефе күтәренке иде күрше егетенең.

– Шуннан, шуннан? – дип ашыктырды күршесен Сабира карчык.

– Шуннан дип ни, менә килештек, кәгазьләргә кул куйдык. Яңа күрше килә сиңа, Сабира әби, – дип елмайды Галимҗан.

Дерт итеп төште карчык, әллә колаклары ялгыш ишетәме?

– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә...

– Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. – Йә, ярар, минем вакыт тар. Килгән чаклар булыр әле, иркенләп сөйләшербез шул вакытта, – дип, машинасына атлады Галимҗан. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан.
– Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык.

– Барыбыз да бер Адәм балалары, Сабира әби, барыбыз бер чыбыктан сөрелгән. Чувашларда да яхшы кешеләр күп, юкка пошынма.

Соңгы сүзләрен Галимҗан тәрәзә аша гына төгәлләп куйды да кузгалып та китте.

Аңкы-миңке басып, өенә атлады карчык. Өстәл өстендә бәлеш көтә иде хуҗабикәне. Күңел салып пешергән булса да, хәзер килеп бер локма кабасы килми иде аның. Тәрәзә кырында торган караваты янына килеп, башын мендәргә төртте Сабира әби, башында кырык төрле уй кайнады. Монысы нинди хәл була инде тагын? Аның күршесенә гомер комган тотмаган чувашлар килеп урнашырга тиеш буламы? Алар күпләп чучка тоталар, туктамый көмешкә кайнаталар. Иртәле-кичле кызара-бүртенә күңел ачарлар, Аллаһ сакласын, каты борыннары мырк-мырк килеп, урамдагы чирәмне актарырлар.

Эсселе-суыклы булып китте әби боларны күзаллагач. Ник бу Галимҗан күрше хакын хакламаган икән, әзрәк киңәшмәгән, авылдашларының сүзенә колак салмаган?

Татар авылларында татарлар яши. Каргалыда да элек-электән чит-ятларны авылга кертмәделәр, мәчет картлары бу яктан каты булдылар. Чуваш-марига кыз бирмәделәр, кыз алмадылар, артык аралашырга тырышмадылар. Бүген дә бу йолаларны саклый акыллы кешеләр. Үзләре кабилә булып, үзләренчә яшәп тик ятсыннар, сүз әйткән кеше юк, әмма мәгәр Ходайны танымаган бәндәләр белән татарның ни уртаклыгы булсын?  Аларның көнкүреше икенче, ашаган ашлары башка, кигән киемнәре күңелгә ятышсыз.

Менә картайган көнеңдә шундый күтәрә алмаслык сынаулар бирсен инде Тәңре. Ни-нәрсә эшләп карарга? Авыл башлыгына хәбәр итәргәме, мәчет картлары белән киңәшергәме? Иманы камил Сабира карчыкның, Каргалының иң соңгы адәме дә ниндидер чувашның авылга басып керүен теләмәс. Болай гына калдырырга ярамый. Сабира ни җитте кеше түгел, аның бердәнбер улы – дин юлына береккән хөрмәтле хаҗи...

Улы Хәким Сабира карчыкның горурлыгы иде. Гаҗәп бала булды ул. Үскәндә үк, кызлар кебек тыйнак, тыңлаучан, изге күңелле булды малай. Яшьтәшләреннән аерылып торды. Тегеләр шар сукканда, чаңгы шуганда, туп типкәндә, Хәким берәр аулак почмакта китап кочаклап утырыр иде. Китапханәдә ул укымаган китап калмагандыр, мөгаен. Ашарга утырганда да, янында берәр китабы булды.

Баштарак бу шөгыленнән улын тыярга да тырышып карады Сабира. Укый-укый башы буталып китмәсен дип курыкты. Әмма укытучылары гел мактап торгач, инсафлы бала дип, халык теленә кергәч, уеннан кире кайтты тагын. Кем яратмас үз баласын гел мактап торганнарын? Мәктәпне тәмамлагач, техникумга укырга керде. «Улым, кеше була!» – дип шатланып йөри иде Сабира, көтмәгән яктан ачылды бала. Ике ел укыгач, кырт үзгәрде Хәкимнең планнары.

– Әни, – дип хәбәр салды ул бер кайтканында, – мин Бохара шәһәренә укырга китәм! Андый шәһәрне ишеткәне дә юк иде Сабираның. Казан гына җитмәгәнмени белем алган кеше өчен?
– Мин дин буенча укырга телим, – дип шаккатырды Хәким. – Мәчеттә юллама яздылар, хак юлга тартыла күңелем, – диде.

Әле ул елларда ил белән сөйләп туймый торган Горбачёв дигәннәре идарә итәргә алынган иде.  «Аллаһ» сүзен иркенләп телгә ала башлаган иде халык. Авылда ике-өч карт кына намаз-ниязда иде, аларының да белгәне ташка үлчәрлек кенә, исем кушу да мәет күмү, мәчет турында сүз дә юк. Икеләнеп калды Сабира: яшь гомерен ирексезләп, үзен киртәләр арасына бикләп, уйнамый-көлми, гел гыйбадәттә булып, бәхетсезләр арасында калмасмы улы? Әмма улының карары нык иде.

Белде-аңлады Сабира җилнең кайдан искәнлеген, кемнең өйрәтүләре улына тәэсир иткәнен. Ике ел рәттән улы бер мәчет картында фатирда торды. Шуның гына йогынтысы.

Башта дулап, холык күрсәтергә уйлаган иде әни кеше, акыллы кешеләр белән киңәшкәннән соң фатихасын бирде тагы. Әйттеләр аңа:

– И җүләр, шатланырга кирәк андый уе булгач улыңның. Беләсеңме нинди иркен тормышта яши муллалар? Бер бит сыпырса, кәгазьләр шыгырдап, кесәсенә агыла. Никахтыр, исем кушудыр, Коръән укудыр – һәр кешегә кирәк. Чират торалар аларга. Авыр күтәрми, вакытлы эш түгел, кунактан кунакка йөри, әлвә-хөрмә, бәлешләр, каз боты... Оҗмахта яшиләр алар!.. Бәхилләп озатты улын Сабира. Нык сагынган чакларында киләчәк кадер-хөрмәт турында хыялланып, күңелен юатты.

Тик ул киләчәк дигәннәре бик тә ерак булып чыкты. Улы кайтмыйча, өч ел Үзбәкстан җирләрендә ятты да бер атнага гына кайтып китте.

– Әни, дин буенча минем мәгълүматым аз, гыйлемемне тулыландырырга, укуымны дәвам итәргә Согуд Гарәбстанына барырга рөхсәт алдым, – диде.

Бу вакытта авыл халкы дингә тартыла башлаган, мәчетнең нигезе салынган, укыганнарга хөрмәт зур. Атна буена Хәкимне өйдән-өйгә кунакка йөрттеләр. Әлбәттә, улы белән түрдә Сабира да утырды җете яшел төсле француз яулыгын артка бәйләп. Бу көннәрнең шатлыклы минутлары әле дә җылытып торалар карчыкның күңелен.

Хәкимнең юл сумкасында күчтәнәчләрдән тыш, күп кенә дингә багышланган китаплар да бар иде. Шулар арасыннан татар телендә нәшер ителгән берничәсен улы әнисенә тапшырып китте. – Әни, хәлдән килгән кадәр укы, өйрән. Иншаллаһ, вакыты җиткәч, намазга басарсың, иманга кайтырсың, – дип, теләкләр теләде. Моңа кадәр «бисмилла»дан артыгын белмәгән Сабира өчен бөтенләй икенче дөньяга тиң булды китап.

Атна тиз үтте, Хәким юлга кузгалды, Сабира тагын ялгызы калды. Әмма улы аңа үз абруеның бер өлешен калдырып китте. Авыл халкы Сабирага инде «абыстай» дип кенә дәшәр булды, дингә кагылышлы мәсьәләләрдә хатын-кызлар аңа киңәш сорап килделәр, ашка чакырсалар, гел урыны түрдән иде. Сабира наданлыгы ачылып, йөзен кызартмас өчен, дини китапларны ихлас укыды, район үзәгендә ачылган киосктан Исламга кагылышлы басмаларны күпләп алды. Хәзер инде чын-чынлап абыстайга әйләнде ул, киемендә үзгәрешләр сизелде, ике сүзнең берендә Ходайны искә алды.

Әмма улы шул китүдән әйләнеп кайтмады, чит-ят җирләрдә төпләнеп калды, гаилә корды. Бары озын-озын хатлар килде аннан Каргалы авылына. Әнә шул конверттагы кәгазь кисәкләре карчыкның улын алыштырдылар.
Авылда мәчет ачылды, читтән килгән яшь хәзрәт укулар оештырды, намаз укырга өйрәтте. Олыраклар авыл өстенә иман нуры тарала башлаганына шатланып бетә алмадылар. Алар арасында Сабира карчык һаман кадер-хөрмәттә иде.

Һәм менә... Туры килүен әйт син аның. Авылның дин өчен җанын аямый йөргән карчыгына терәлеп кяферләр яшәргә тиеш, имеш. Бу хурлыкка ничекләр чыдарсың?..

Шуны да әйтергә кирәк: чит-ят кеше күчеп килүе авылда беренче очрак иде. Әлбәттә, авылда буш калган өйләр хәтсез. Ялгыз карт-коры фанилыктан китә тора, яшьләр авыл белән араны кырку өзеп, шәһәргә ашкыналар. Никтер сатарга ашыкмыйлар калган өйләрне, әйдә, утыра бирсен, кирәге чыгар, урыны яхшы, бакчасына бәрәңге утыртыла, печәнен чабып кинәнәбез, диләр. Бәлки, вакытлар үтү белән балалар кайтырга уйлар, дип өметләнәләр. Сабираның хәтерендә сатылган ике-өч өй булса булгандыр. Аларын да якын таныш, татар кешеләренә саттылар. Бер чуваш килеп кенә урнашсын, алар бердәм халык, хәзер үрчи башларлар, тәмам эштән чыгарырлар тирә-якны, татар милләтеннән булганнарга аяк басар урын калмас...

Түзмәде Сабира карчык, яхшыракка кигән киемнәрен киеп, туры авыл башлыгына китте. Авылда тәртип тә сакламагач, ниемә утыра ул учлапучлап акча алып?

Кайчандыр мәктәптә укыткан, хәзер килеп авылны җитәкләгән Вәрис, әбине хөрмәтләп каршы алды, каршындагы йомшак кәнәфигә утыртты, хәл-әхвәлләрен сорашырга тотынды. Карчыкларның уңаена торырга кирәк, очлы күзле, озын телле булалар алар. Күңелләрен күрмәсәң, бар авылны тутырырлар теләсә нинди хәбәр белән...

– Саулыгыма зарланам, Вәрис улым, йөрәгем ярылырга җиткән, – дип еламсырап җаваплады Сабира карчык, яулык очы белән күз төпләрен сөрткәләп.

– Врачка барырга кирәкме? Үз машинамны бирәм синең өчен, Сабира апа, шундый абруйлы кеше өчен жәл түгел. Кая, шофёрны эндәшеп кертим әле, – дип, урыныннан купты башлык. Тик карчык кулын селтәде.

– Нәмәрсәгә миңа бүлнис? Син генә, улым, дәваласаң дәваларсың кансыраган йөрәгемне...

– Бер дә аңлап җитмим тел төбеңне, Сабира апа. Аңлатыбрак сөйлә әле, – дип, кире утырды аптырашта калган башлык.

Карчык ишеткән-күргәннәрен  тәфсилләп сөйләп бирде. Атны да, арбаны да искә алды, чувашларның кыланышларын чагу төсләрдә сурәтләде, Галимҗанның төксе җавабын сүзмә-сүз әйтеп бирде. Соңыннан:

– Бу ни була инде, Вәрис улым? Андый закун бармы мөслимә карчыкны мәсхәрәләргә? Хәзер үк кәгазь яз, эзләре булмасын ул хәсисләрнең безнең авылда. Әнә, үз Ярмонкаларына кайтып яшәсеннәр, – дип, мәсьәләне кабыргасы белән куйды.

Хәзер инде авыл башлыгы хәсрәткә калды. Пеләшләнә башлаган баш түбәсен сыпыргалады ул, кех-кех йөткергәләп алды, өстәлдәге графиннан агызып, тулы стакан суны голт-голт йотып куйды, сул тарафта өелеп торган папкаларын берәмтекләп, уң якка күчереп өйде. Вакытны шулай сузды хәйләкәр башлык, бу минутларда ничегрәк җавап бирергә дип, баш ватты.
– Эшләр болай тора бит әле, Сабира апа, – дип, ерактан уратты ул. – Безнең илдә бар милләт кешеләре дус-тату яшиләр, авыр вакытларда бер телем икмәкне урталай бүләләр. Шуңа да без сугышта җиңеп чыктык. Татар, әрмән, чуваш, урыс иңгә-иң терәп дошманга каршы торган өчен. И, шундый зур илнең чәчәк атуы да бар милләтләрнең бердәмлегенә бәйле. Син минем белән килешәсеңме, Сабира апа?

– Анысы шулай инде, – дип җөпләгән булды карчык, сүзнең кая таба барганын төшенә алмыйча.

– Без – ирекле ил, кешеләрнең мәнфәгатьләре һәрчак беренче урында, чикләү юк, тыю юк. Кемнең кайда яшисе килә, шунда яшәргә полный хокукы бар. Менә син Мәсәүдә яшим, дисәң, беркем каршы төшмәячәк.

– Ниемә миңа Мәскәү, миңа үз авылым бик җиткән. Син чувашлар турында сөйлә... – дип, холык күрсәтте карчык.

– Ә мин шул хакта сөйлим дә. Әйтәм бит, кем кайда тели, шунда яши. Моңа мин власть вәкиле буларак, каршы килә алмыйм. Рәсәй гражданины икән, салымнарын түләсә, закон белән кытыршылыклары булмаса, документлары тәртиптә булса, бүгеннән килеп яши ала чуваш безнең авылга яисә башка төбәккә, мәсәлән, Волгоградка. Галимҗан да теләгән кешесенә сатып җибәрә ала өен, өй аның исемендә бит.

Пыр тузып чыгып китте карчык бу сүзләрдән соң. Башлык карчыктан котылгач, тагын бер стакан су салып эчте. Күңеле кузгалган иде аның да бу сөйләшүдән соң.

Өйлә намазына кадәр вакыт бар иде әле. Сабира әби хәзрәткә зарларын җиткерергә мәчеткә ашыкты. Чапан киеп куйган, мөлаем йөзле дин әһеле китап карап утыра икән. Хөрмәтле абыстайның бусага аша атлап кергәнен күргәч, бар эшләрен читкә куеп, каршысына килде. Утырып, дога кылдылар, илгә-көнгә иминлек теләделәр. Шуннан соң Сабира әби тагын үз гозерен аңлатты. Бу яңалыктан хәзрәтнең дә йөзе караңгыланып китте.

– Машаллаһ, яхшы хәбәр түгел, Ходай үзе кичерсен гөнаһлы уйларымны... Ярый да мәҗүсилектән баш тартып, иманга килер кешеләр булса. Фетнә чыгарып ятсалар монда, Аллаһ сакласын... Төрлечә юраганнан соң, хәзрәт белән абыстай уртак фикергә килделәр. Хәзрәт белгән кешеләр белән бу хакта киңәшеп ярдәм сорарга, сорауны хәл итәрдәй юллар эзләргә тиеш булды. Бу вакытта Сабира әби серен башкаларга чишмәскә ышандырды. Акыллы кешенең сөйләшүе дә икенче шул, бөтенләй тынычланып чыкты мәчеттән абыстай. Табылыр юлы, югарыда утырганнар ирек бирмәсләр авылны пыран-заран китерергә, югары көчләр ярдәм итәр. Сүзе өскә чыгар әле Сабира карчыкның язган булса...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: