Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

Командир, «Машинага!» дигән команда бирүгә, ишеккә ташландык. Машина хәрби аэропорт тарафына элдертте. «Батя» хәлне юлда аңлатты: – Бик ашыгыч рәвештә шушы составта Мәскәүгә – округның Офицерлар йортына килеп җитәргә боердылар. Мин шуны аңладым: башкалада ниндидер гадәттән тыш хәл!

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әйе, көндезге әбиебез бездән баш тарткан, шуңа күрә клуб сәхнәсенә салам түшәп, аның өстенә торыпша җәеп, безне шунда йоклатырга булдылар. Ашау-эчүне колхоз ашханәсендә оештырдылар. Кеше мәшәкатьләгәнче, башта ук шулай итәргә кирәк булгандыр да, нихәл итәсең, ялгыш гамәлләрне тормыш үзе төзәтә шул ул.
Кичке якта без урнашкан клуб янына авыл яшьләре җыелды. Кызлар күп килгәч, безнең егетләргә күңелле булды. Рәхәтләнеп биештеләр, җырлаштылар, шаярыштылар. Аннан авыл буйлап кайсы кая таралып беттеләр. Авыл егетләре әллә ни күп түгел икән, булганнары да шәһәрләргә китеп эшли, ди. Ял көннәрендә генә кайталар икән. Шуңа күрә авылда кызларга без хуҗа булдык, дияргә мөмкин. Мин кичтән үк егетләрне кисәтеп куйдым: тәртипле генә йөрергә, авыл егетләре белән нинди дә булса низагка кермәскә, төнге икедән дә соңга калмаска. Иртәгә Сабан туе
түгел, безне эш көтә, дип тә өстәдем. Алар минем мондый шартларны аңлап кабул иттеләр. Шуңа күрә ул яктан тәртип, дияргә мөмкин. Дөрес, Хабалка кайтканда, таң беленә иде инде. Мин моны сизмәгәнгә салыштым. Иртәгә дә шул хәл кабатланса, әйтми дә булмас дип, күңелемә салып куйдым. Иң мөһиме – исән-сау кайтып яткан, юк белән кәефләрен җибәрәсем килмәде.
Икенче көнне көндезге ашны басуга ук китерделәр. Шофёрын күрү
белән башымнан бу кеше татар түгелме икән дигән уй йөгереп үтте. Әллә ул кичә искә алынган Алимов дигән кешеме? Нәкъ менә безнең авылдагы Сәләхетдин Биктимере инде. Ягымлы, җитди йөз, зәңгәр күзләре белән кешегә сынап карап торуы белән бигрәк тә охшаш. Өстендәге эш киеме дә бөтен, чиста. Сөйләшүе дә тигез, ягымлы икән.
– Әйдә, егетләр, эш белән мавыгып, тамак ягын да онытмагыз, бүген көндезге аш үзе сезне эзләп килде.
Ул эскерт төбенә киң генә торыпша җәеп куйды. Аның белән килгән ике апа тәлинкәләр тезделәр, аларга тәмле ашлар салып чыктылар. Егетләр өчен басуда ашап утыру аеруча күңелле тоелды, «романтика» дип куаныштылар.
Мин әлеге шофёр абый янына килдем. Бернинди кереш сүзсез аңа эндәштем:
– Әссәламегаләйкем!
Абыем сискәнеп куйды, әмма үзен тиз кулга алды. Миңа җентекләп
карап куйды.

– Вәгаләйкемәссәлам!
– Сезнең фамилиягез Алимов бит, шулаймы?
Абзый кеше җавап бирде:
– Шулай...
– Исемегез – Серафим.
– Юк, Сәлим.
– Ә сез мине каян беләсез?
– Кичә фамилиягезне әйттеләр дә, Алимов булгач, татар түгелме икән дип кызыксындым. Исемегезне Серафим дигәч, юк татар түгел икән, дип нәтиҗә ясадым. Менә хәзер үзегезне күргәч, безнең авылның бер кешесенәn бигрәк тә охшаган булуыгызны абайладым.
– Мин монда гына Серафим, чын исемем Сәлим.
– Сер булмаса, әйтсәгез иде, монда ничек килеп чыгасы иттегез? Бу якларда безнең кешеләрне очрату мөмкин түгел икән бит. Татар икәнемне белгәч, кичә миңа «экзотик экспонат» итеп караганнар.
– Шулай, шулай, аны миңа да әйттеләр. Әле монда юл тотканда,
татар егете дигәннәре кайсысы икән дип уйлап килдем. Син үзең килеп эндәшмәсәң, танымаган да булыр идем. Мин монда татар икәнлегемне бик белдермәскә тырышып яшим. Без булачак хатыным белән Кемерово шахталарында эшләгәндә очраштык. Әти-әнисе авырый башлагач, хатыным бирегә туган якларына кайтырга булды. Ике балабыз да булгач, аңа иярдем.
Балалар үсеп таралышты, мин дә шушы авылда бөтенләйгә калдым бугай инде. Татарча сөйләшергә кеше юк. Әле син эндәшкәч, бөтенләй икенче дөньядан килгән аваз кебек тоелды.
– Ә үзегез чыгышыгыз белән кайсы яктан?
– Маридан мин, Бәрәңге дигән районны ишеткәнең бармы? Шуннан. Анда туганнарым юк инде. Шуңа күрә кайтмаганыма да егерме биш ел бардыр.

Безнең татарча сөйләшкәнне беркем дә ишетмәде. Шуңа күрә бу безнең арада сер булып кына калды.
– Син бу турыда беркемгә дә әйтмә инде, болар мине урыс дип
уйлауларын дәвам иттерсеннәр. Минем синең белән иркенләп бер сөйләшеп утырасым килә килүен. Берәр җаен табарбыз әле...
Авылда татарлар турында мәгълүматлы тагын бер кеше бар булып чыкты. Өлкән яшьтәге бер апа. Ул үзе мине эзләп тапты. Теге беренче көндәге әбинең үзен бик үк кунакчыл тотмавын ишеткән дә, шуңа борчылып килгән.
– Сезнең аңа бик исегез китмәсен. Наданлыктан гына инде. Татарлар турында ниләр генә сөйләмиләр дә, ниләр генә язмыйлар бит. Бары да тузга язмаган нәрсәләр. Мин фронтта татар докторы кул астында шәфкать туташы булып эшләдем. Аның никадәр белемле, эшен җиренә җиткереп башкаручы, кыю, шәфкатьле кеше икәнлеген бик күп хәлләрдә күрергә туры килде. Менә сез да минем татарлар турындагы уңай карашымны тагын да ныгытып куйдыгыз.
Бу сөйләшүне тыңлап торган председатель дә:
– Хәзер иптәш сержантны безнең авылныкы дип саный алабыз. Безгә кунакка килеп йөрегез, – дип куйды.
Тәлгатләр якшәмбе көнне мунчаны төзеп тә бетерделәр. Чынлап тырышсаң, әле ипләп бетерәсе урыннары бар барын. Әмма миченә ягып була, су җылына, ташы кыза. Безгә тагын ни кирәк? Калганын авыл кешеләре үзләре дә җиренә җиткерерләр. Без ул көнне кырдан иртәрәк кайттык. Биш көн эчендә колхозның барлык саламнарын бер урынга җыеп, эскертләр куйдык. Тузанга баттык. Тәннәребезгә кылчыклар кадалып җәфалады. Шуңа күрә мунчаны барыбыз да көтеп алдык.
Тәлгат – баш мунчачы – мичкә ягып җибәрде. Мич чыгаруны авылдагы бер оста абзыйдан сораган идек. Аңа кавказлы бер егетебез булышты. Алар да биредә бөтерелә, янәсе, мич тартамы? Тарта, төтене ургылып чыга.
Сизәбез инде, абзыйның бераз тамак чылатып аласы да килә. Каян инде ул бездә андый нәрсә?! Мунчачылар су ташый, мич кыздыра, башкаларыбыз да шул тирәдә кайнаша. Авыл кешеләренең дә кайберләре кызык карарга килгән. Ниһаять, Тәлгат тантаналы рәвештә белдерә:
– Мунча әзер! Беренче булып кемнәр керә? Берьюлы алты-җиде кеше юына ала, аннан артса, тыгызрак булыр.
Барысы да миңа карыйлар. Мин исә карашым белән Хабалконы эзләп табам.
– Мунча салу турында сүзне Хабалко башлады. Беренче булып ул
барсын.
Арттан кемдер кычкыра:
– Дөрес, дөрес, аның башка гөнаһлары да күбрәк булды, ул чистарынып чыксын!
Хабалкога нәрсә, аның авызы һәрвакыттагыча ерык. Беренче булып кереп китә. Аңа Херсон егетләре иярә. Мунча ишегеннән пар бөркелеп чыга. Чаж-чож чабыну, егетләрнең рәхәтлектән кычкырып-кычкырып җибәрүләре ишетелә. Тышта калганнар, аларның ләззәтләнүләренә кызыгып, көлешәләр, тиздән үзләренең дә каен себеркесе белән иркәләнәселәрен белеп куанышалар. Мин, Тәлгат, тагын ике-өч егет иң ахырдан кердек. Колхоз председателе белән бригадир кичке аш-суны да мулдан әзерләткәннәр. Миңа пышылдап кына:
– Әз генә градуслыны да өстәмибезме? – диләр.
Мин катгый рәвештә кире кагам.
– Армиядә коры закон, бетте-китте! Әнә мич чыгарырга булышкан
абзыйны сыйласагыз, каршы түгел.
Дөрес, кичкә таба кайбер егетләремнең кызарган битләре күзгә
ташланды ташлануын, әмма алары миннән башка гына булган хилафлык. Андыйларны күрмәмешкә салынудан да яхшысы юк.
Кыскасы, без бу сәяхәттән иркенләп аралашып, тагын да дуслашып, ял итеп, күңелләрне ачып кайттык. Председатель, бәрәңге алуда да булыша алмассызмы, дип калды. Бу сүзне ишетеп калган егетләр миңа үтенеч тулы күз белән карап, ялваргандай итәләр:
– Иптәш сержант, барасы булсагыз, безне калдырмагыз. Без тәртипле генә йөрдек, көз көне дә шулай булырбыз.
Мин дә елмаеп, күп мәгънәле итеп әйтеп куям:
– Беләм мин, кемнең ничек йөргәнен. Шулай да мин сездән канәгать, молодцы, булдырдыгыз. Мунча салу үзе генә дә ни тора!
Колхоз рәисенең «безгә кунакка килеп йөрегез» дигән сүзе, ничектер, күңелгә кереп калды. Шул авылга тагын бер барып кайтасы килү теләге миндә генә булмаган икән, бу хакта башка иптәшләребез дә юк-юкта әйткәләп куялар.
Көз көне анда барып чыгу мөмкинлеге чыккач, без берничә иптәш белән моны кулдан ычкындырмадык, барып та кайттык. Күңелле булды. Без салган мунча тик тормый икән. Көн саен диярлек чиратлап ягып торалар, аны бигрәк тә карт- коры үз иткән. Шунысы кызык, аңа «Татар мунчасы» дигән исем кушканнар.
Мин әйтәм:
– Ә нигә андый исем?
– Нигә булсын, син җитәкчелек иттең, теге уңган татар егете – синең энекәшең – үз кулы белән салды. Ник «Татар мунчасы» булмасын? Исем кушу өчен, шул җиткән инде.
Кайтканда, уйлап кайтам: безгә, татарларга, һәрвакыт үзебезне эштә, көрәштә ныклы булуыбызны, затлылыгыбызны раслап торырга туры килә. Әнә бит маршал Р.Малиновский да аермачык итеп «Татарлар арысландай сугышалар!» дип бәя биргән. Мәгүбә Сыртланованы берүзе эскадрильяне алыштырырлык бөркет дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Кузбасста, Донбасста йөргәндә, татарларның иң йөрәкле, эшчән шахтёр булулары хакында ишеттем. Кайда татар – шунда җиңү! Бу инде ничәмә-ничә кат расланган хакыйкать. Җан кыючыларның балтасы баш өстендә эленеп торганда, «Үлемем дә яңгырар җыр булып!» дигән шагыйрь Муса Җәлил дә – татар халкы улы бит. Ә Фатих
Кәрим? «Илең турында уйласаң, гомерең озын була» дип, бары тик үз халкына ахыр чиккә кадәр тугрылыклы булган кеше генә әйтә ала!
Менә бу асыл сыйфатлар ничек тәрбияләнә? Гүзәл туган телебезнең, рухи мохитебезнең, Ислам диненең шифалы суты белән! Урта гасырларның кара күңелле патшалары, баскыннары, чит-ят дин әһелләре халкыбызны сындыру өчен никадәр явызлыклар эшләгәннәр. Милләтебезнең теле, рухы
нинди генә рәхимсезлекләргә дучар ителмәгән? Әмма әби-бабаларыбыз үзләренең асыл кыйммәтләрен саклап калган.
Хезмәтемнең икенче елы тәмамланып килә. Бу җиде йөз дә утызлап көн эчендә баштан нинди генә хәлләр үтмәде дә нинди генә кичерешләр күңелне тәэсирләндермәде? Аларны бергә тупласаң, үзе бер роман язарлык. Шулай да, Тәлгат тә монда булгач, рәхәтрәк. Туган яклардан килгән яңалыклар турында сөйләшәбез, күңелләрдәге уй-ниятләр дә уртак. Илдән килгән
хатларда язылганнар да чит-ят түгел.
Без Тәлгат белән 13 октябрь кичендә Ленин бүлмәсендә шулай сөйләшеп, телевизор карап утырдык.
Төнлә мине дневальный уята:
– Иптәш сержант, торыгыз, сезне тиз генә штабка чакыралар. Бик тиз!
Ярый, әле кичтән генә яка астына чиста ак чүпрәк тегеп куйган идем. Тиз-тиз киендем дә, йөгергән шәпкә билгә каеш буып, тышка атылдым. Мин килгәндә, командир анда иде инде. Минем арттан ук политбүлек начальнигы йөгереп килеп җитте. Командир, «Машинага!» дигән команда бирүгә, ишеккә ташландык. Машина хәрби аэропорт тарафына элдертте. «Батя» хәлне юлда аңлатты:
– Бик ашыгыч рәвештә шушы составта Мәскәүгә – округның Офицерлар йортына килеп җитәргә боердылар. Мин шуны аңладым: башкалада ниндидер гадәттән тыш хәл!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев