Логотип Казан Утлары
Бәян

Сары каеш билләрдә (дәвамы)

Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар. Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Мәскәүдә дә бернинди дә тоткарлык булмады. Сәгать икедә без инде Офицерлар йортының зур залында урын алдык. Генераллар, полковниклар, башка офицерлар… Сирәк-мирәк безнең ише сержантлар да күренә. Ишектән керә торалар, буш урыннарга урнаша баралар. Зал тула. Барысы да нәрсәдер көтә. Мондый ашыгыч җыелуның сәбәбен беркем белми. Әкрен генә сөйләшәләр. Ярты сәгать чамасы утыргач, «Иптәш офицерлар!» дигән  команда яңгырый. Барысы да урыннарыннан торалар. Сәхнәгә армия генералы Епишев килеп чыга. Ул – Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флотының Баш сәяси идарәсе начальнигы. Аның артыннан генераллар, адмираллар, өч-дүрт полковник ияргән, ике-өч гражданский киемдәге ир-ат та бар... Барыбыз да урыннарыбызга утырабыз. Сәхнәдә Епишев кына басып кала. Ул мөнбәр янына килә, озак кына дәшми тора һәм коры, рәсми тавыш белән сүз башлый:
– Иптәшләр! Моннан өч сәгать элек КПСС Үзәк Комитетының
Пленумы үзенең эшен тәмамлады. Ул оештыру мәсьәләсен карады. Иптәш Никита Сергеевич Хрущёв бөтен вазифаларыннан, ягъни КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре һәм СССР Министрлар Советы Председателе булудан азат ителде. Никита Хрущёв ил белән идарә итүдә коллективлык принципларын тупас бозуда, масаюда, валюнтаризм белән мавыгуда гаепләнә. Ул хәзер гап-гади пенсионер булып калды. Әнә дачада чәчәкләр үстерсен, тавыклар асрасын, булдыра алса, яраткан кукурузын
иксен. Пленум КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре итеп иптәш Леонид Ильич Брежневны сайлады.
Шуннан соң ул шактый җентекле итеп, Брежневның тормыш юлы,
эшчәнлеге, сугышчан юлы белән таныштырды. Аның җитәкчелегендә партия һәм халык соңгы вакытларда ил тормышында җибәрелгән ялгышларны тиз арада төзәтер, ленинчыл принциплар кире кайтарылыр, дип ышандырды.
Епишев тагын шуңа игътибар юнәлдерде: яман аты чыккан волюнтаризм хәрби хәзерлек мәсьәләләренә кагылмады диярлек. Бу буталчык чорда да армия һәм флот үзләренең сугышчан мөмкинлекләрен сакладылар һәм хәтта үстерделәр. Яңа шартларда бу мәсьәләләргә игътибар тагын да көчәячәк. Бу
залга җыелган Мәскәү хәрби округы һәм урыннардагы хәрби җитәкчеләр ил алдында торган бурычларның җитдилеген аңлыйлар һәм бер генә секундка да моны онытмыйлар. Хәзер үзегез урнашкан урыннарга кайтыгыз, личный составка үзегезгә хәзер генә билгеле булган үзгәрешләрне җиткерегез, бу исә хәрби һәм сәяси хәзерлекне тагын да югарырак баскычка күтәрү бурычын тормышка ашыруның нәтиҗәле башлангычы булырга тиеш
икәнлеген һәрвакыт исегездә тотыгыз. Сезгә хәерле юл!
Зал бердәм рәвештә аякка басты, барысы да ишеккә таба юнәлде.
Командирыбыз Здебловский да, политотдел җитәкчесе Бугорков та уйга калганнар. Берсе дә башлап берни дә әйтми. Армия генералының сүзләрен эчтән генә тәфтишләп баралар. Ихтимал, алар минем алда мондый көтелмәгән хәлләр турында сөйләшүдән тыелып торалар. Һәрхәлдә, мин моны шулай кабул иттем. Вертолёттан төшеп, автомашинага күчеп утыргач кына, полковник, ныклы карарга килгәндәй, әйтеп куйды:
– Иптәш Бугорков, клубка личный составны җыярсыз, Пленум кабул иткән карарларны сез аңлатырсыз. Анда мин дә, комсомол секретаре дә катнашырбыз. Аннан соң барлык подразделение командирларын, политотдел хезмәткәрләрен җыярбыз, анда мин үзем чыгыш ясармын. Комсомол бу мәсьәләләрең асылын аңлаешлы итеп җиткерү юлларын һәм формаларын үзе табар. Ләкин сез әлегә ашыкмагыз, Пленум материалларын кулга язма рәвештә алыйк. Аннан соң иптәш Бугорков белән бергәләп,
нәрсә һәм ничек эшләүнең юлларын билгеләрсез.
Башка вакытларда иртәнге политинформацияне аерым бер кеше генә ясый иде, бу юлы президиумда ике кеше пәйда булгач, барысы да бүгенге сөйләшүнең башкача булырга тиешлеген аңладылар. Бу подполковникның беренче сүзләреннән үк сизелде:
– Без, ягъни командир, политотдел начальнигы һәм комсомол секретаре, төнлә сез йоклаганда, Мәскәүдә, оператив уздырылган мөһим бер җыелышта булып кайттык. Армия генералы Епишев белән очраштык. Ул безгә КПСС Үзәк Комитетының төн уртасында гына тәмамланган чираттан тыш Пленумы кабул иткән карарлар турында хәбәр итте.
Шуннан соң Бугорков җентекләп, карарларны аңлатты.
Клубтан чыккач, мин үзебезнең казармага кайттым. Иптәшләр барысы да тәмәке тарту урынында төркем-төркем булып сөйләшеп торалар иде. Барсының да телендә әле генә Бугорков сөйләгән яңа хәбәрләр. Яннарына килеп баскач, һәммәсе миңа таба борылдылар. Үземне уртага алдылар. Беләм, бу яңалыклар турында нәрсә дә булса өстәп әйтүемне көтәләр. Мин җилкәләремне генә җыерам:
– Нәрсә әйтим, Мәскәүдә әйтелгәннәрне Бугорков барысын да түкми- чәчми җиткерде. Мин бер сүз дә өсти алмыйм, чөнки шулардан башканы белмим дә, дидем.
Берничә көннән соң бу турыда Тәлгат белән икәү генә үз телебездә
сөйләшеп утырдык. Мин, ничектер, үз-үзем белән сөйләшкәндәй, эчке дөньямны, яшереп-нитеп тормыйча, аңа ышанып тапшырдым. Чөнки башымда шулкадәр каршылыклы уйлар, аларны кем беләндер уртаклашасы, җиңеләясе килә иде.
– Хрущёв, бер уйлаганда, халык хәтерендә кыю кеше буларак калырдыр. Халыкның тамагын туйдыру өчен, чирәм-яткын җирләрне үзләштерә башлау аңардан колачлы эш таләп итте. Алай гына да түгел, башка республикаларда һәм өлкәләрдә дә авыл хуҗалыгын күтәрүгә ул керткән өлеш саллы булды.
Америкага баргач, бу илдә терлекләр өчен кукуруз ашатуның никадәр нәтиҗәле икәнлеген күреп, шуны бездә дә кулланылышка кертергә тырышып, сөт-ит җитештерүдә алга китешне сизелерлек тәэмин итүен кая куясың? Дөресен әйткәндә, 1917 елдагы хәлләрдән соң ил халкы Хрущёв җитәкчелек иткән елларда гына авыз тутырып икмәк ашый башлады. Космоска юл салу да аның фатихасы белән гамәлгә ашырылды. Андый дәрәҗәдәге җитәкченең һәр сүзе, гамәле ил язмышына йогынты ясый. Моның өчен әлеге шәхеснең эзлекле рәвештә салкын канлылык белән акыллы эш итүе вазифаларын лаеклы башкаруның төп шарты булып тора. Әмма Никита Сергеевич кайсы вакытта үзенең дөнья алдында җаваплы икәнлеген онытып та җибәргәләде.
1959 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы сессиясендә мөнбәрне туфлие белән төйгән бу кешедә «культура» да бик чамалы булгандыр. Мондый гамәлнең илебезнең абруен төшерү икәнлеген аңлау өчен дә билгеле дәрәҗәдәге зыялылык кирәк булган шул. Мине игътибар белән тыңлап торган Тәлгат тә сүз кыстыра:
– Син халыкка туйганчы икмәк ашатучы Хрущёв булды, дисең. Авылдан язылган хатларда Кукмарада ипи кибетләрендә берничә сәгать чират торып та ипи алып кайта алмаган чаклар күп була, диләр. Шушы көнгә кадәр Кремльдә шул ук Хрущёв утырды бит. Нигә ул шулай? Нигә бүген халык икмәккә интегә? Сугыш та юк, иген дә уңа, дип сөйлиләр. Кибеттә исә ипи юк! Грязи кибетләрендә дә шул ук хәл бит. Син шәһәрдә күбрәк буласың. Бу турыда анда ни сөйлиләр?
– Әйе, мин кичә генә Грязи шәһәрендә булдым. Пленум узганга ике генә көн. Инде кибетләрдә икмәкнең карасы да, агы да тулып ята. Ит-май ише нәрсәләрне дә чыгарганнар.
– Ничек инде алай? Димәк, Хрущёв үз урынында утырганда да, боларның барысы булган дигән сүз! Шулаймы?
– Нәкъ шулай!
– Ә нигә алар кибетләргә чыкмаган?
– Бөтен хикмәт тә әнә шунда шул. Кемнәрдер өчен Хрущёвны халык күзендә булдыксыз итеп күрсәтү кирәк булган. Алар астыртын эш иткәннәр. Халык өчен иң кирәкле ризык – икмәкне кибет киштәләреннән югалтудан башлаганнар. Хәзер исә, аны хакимияттән алып ташлау белән үк кибетләрне азык-төлек белән тутырганнар. Күрегез, янәсе, икмәк була торып, Никита Сергеевич аны халыктан яшергән. Яңа җитәкче, имеш, эшне шушы гаделсезлекне бетерүдән башлаган. Югары дәрәҗәләрдә булучылар да, үзләренә абруй өстәү өчен, әнә нинди алдашуларга баралар икән. Шәһәрдәге акыллы кешеләр шулай сөйлиләр.
– Ни өчен бергә эшләүче җитәкче кешеләр Хрущёвны шулай
яратмадылар икән соң? Югыйсә алар аның янәшәсендә булганнар бит инде? Хрущёвның гаебе аларның да гаебе түгелмени?
– Минемчә, бөтен хикмәт тә әнә шунда: үзләренең гөнаһларын йолу
өчен, алар бөтенесен бер кеше өстенә өйгәннәр. Янәсе, барысына да ул гына гаепле. Административ-территориаль реформа ясыйбыз дип, төрле өлкәләрне, районнарны кушып-аерып бетерделәр. Әнә, без армиягә киткән елны ук Кукмара белән Саба районын кушып куйганнар. Район үзәге итеп Саба авылын билгеләгәннәр. Тимер юлы буенда урнашкан шәһәр кебек
Кукмараның Саба районына кертеп калдырылуы көлке бит инде. Тагын бер көлке: бер Татарстанда ике өлкә комитеты ясаганнар: берсе авыл хуҗалыгы белән, икенчесе промышленность белән җитәкчелек итә, янәсе. Хәзер республикада кайсы өлкә комитеты баш, кайсысы муен икәнлеген белмичә аптырыйлар. Бу исә чиновникларның бермә-бер артуына китергән. Ясалма рәвештә барлыкка китерелгән шушы оешмаларда күпме кеше, бер кабинеттан икенчесенә кәгазь күтәреп йөреп, хезмәт хакы ала? Моны бер Хрущёв кына уйлап тапмагандыр бит инде? Барысы бергә эшләгәннәр дә, бөтен гаепне аңа гына такканнар.
– Ә без монда боларны белми дә ятабыз, – ди Тәлгат.
– Син шулайдыр, әмма мин Грязи районындагы, мондагы өлкәдәге
хәлләрнең барысын да диярлек белеп барам. Мине еш кына төрле
җыелышларга чакыралар бит. Монда нәрсә булса, безнең Кукмара якларында да шул ук хәлләрдер инде ул. Ил барыбыз өчен дә бер бит. – Авылда колхозчыларның бакчаларын үлчәп йөри башлаганнар, янәсе, шәхси хуҗалыкларында артык җир юкмы? Безгә дә кергәннәр.
– Аны әйтәсең син. Безнең авылда да йөргәннәр алар. Минем әни хатта язган. Өч кеше, өй борынча йөреп, кешеләрне куркытып бетергәннәр. Авылның бригадиры, авыл советы секретаре, тагын Сабадан килгән кеше икән. Бер генә үлчәп ышанмагач, ике тапкыр үлчәгәннәр. Һәр икесендә дә безнең бакча биш сутыйга артыграк чыга икән, ягъни утыз сутый. Колхоз бригадиры бу артыгын киметү ягын каера, ди. Бу Нурхәяттәнең өч малае бар. Иң олысы Мәлик, армиядән кайткач, шахтада урнашып калды. Уртанчысы Хәкимулланы да Кузбасс якларында дип беләбез. Кечесе Фоат
та авылга кайтып тора торган малай түгел. Нурхәяттәйнең берүзенә нигә утыз сутый бакча?
Авыл советы секретаре исә малае армиядә хезмәт иткән ананың
бакчасын кисү дөрес булмас, дип әйтә икән. Бу бәхәскә ноктаны Саба кешесе куйган: малае армиядән кайткач, теләсә нәрсә эшләрсез, хәзергә шул килеш калсын, дигән. Менә шулай да була икән ул, үз авылың кешесе мәрхәмәтсезрәк тә булырга мөмкин. Күзе чыкмаган булса, күрсен иде: ул бакчаның җиде-сигез сутыенда җимеш-фәлән бирми торган усак агачлары лепердәп утыра. Аларны кисеп ташларга да кызганыч, әти заманыннан калган агачлар. Ямь биреп тик үссеннәр.
– Без кайтканчы, мондый башбаштаклыкларны бетерерләр, бәлки. Әнә кибетләргә икмәк тә чыккан, дисең бит.
– Шулай гына булсын инде, кешене күпме интектерергә була?
Шулай итеп, илдә бара торган вакыйгаларга Тәлгат белән үзебезчә бәя биреп чыктык. Чыннан да, күңелгә җиңел булып китте. Чамалавыбыз дөрес булды. Озак та узмады, Кукмарадан хәбәр килде – районны яңадан кире кайтарганнар. Димәк, барысы да әкренләп эзенә төшә башлаган дигән сүз. Районы кайткач, аның газетасы да торгызылган. Аны «Коммунизм таңы» дип атаганнар. Мин газетаны котлап, редакциягә хат юлладым. Бер язмамны да җибәрдем. Аны «Полкташым Галимов» дип атадым, аңлашылганча, анда Тәлгат турында яздым. Бик матур фотосын
да җибәрдем. Берәр ай үттеме, юкмы, мәкаләм басылган газетаны алдык. Ике данә җибәргәннәр, берсен Тәлгатнең үзенә бирдем. Аның авызы ерык:
– Син монда мине «икенче класслы белгеч» дип язгансың, әз генә соңрак җибәргән булсаң, «беренче класслы» дип яза алган булыр идең. Кичә менә шул турыда таныклык белән знак тапшырдылар, – ди.
Мин исә аптырап калмыйм:
– Тагын бер тапкыр язарга җай чыккан, булдыргансың, – дим.
Бөек Җиңүнең егерме еллыгы якынлаша. Бу юлы бу бәйрәмне зурлап билгеләп үтәргә җыеналар. 9 Май көнен ял көне дип игълан иттеләр. Моңа кадәр алай булмый торган иде. Аны лаеклы каршылау өчен, хәрби дан эстафетасы оештырылды. Ярты ел чамасы элек башланган бу хәрәкәт торган саен киңрәк колач ала барды. Безгә – комсомол оешмалары җитәкчеләренә – яшьләребезне өлкәннәр күрсәткән батырлыклар рухында тәрбияләү бурычлы йөкләнде. Грязи – Малиновка маршрутлары
буенча гына түгел, башка шәһәрләрдәге хәрби частьлар белән дә байтак аралашырга, бергәләп эш итәргә туры килде. Бу чаралар вакытында күп кенә яшьләрнең яңа мөмкинлекләре, талантлары ачылды. Әле сугыш беткәнгә егерме генә ел булганлыктан, фронттан кайта алганнарның күбесе исән иде. Шуңа күрә алар белән очрашулар, дәһшәтле сугышның урыннарында булу солдатларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүне уңышлы алып барырга ярдәм итте. Мин үзем мондагы чараларда, рус шагыйрьләре-язучыларының билгеле әсәрләрен сәнгатьле итеп уку белән бергә, татар авторларыннан Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен ике телдә яңгыратуны гадәт иттем. Каһарман шагыйрьләребезнең бер-ике әсәренең татар телендә, ягъни оригиналда яңгырап алуы һәр аудиториядә кызыксыну тудыра иде. Кайчакта кабат-кабат сөйләүне дә сорыйлар. Мин Брест герое Пётр Гавриловның батырлыгы турында сөйлим, аның да татар
икәнлеген әйткәч, барысы да аптырашта кала. Әле аңа 1957 елда гына Герой исеме бирелгәнлеге турындагы хәбәрне дә тыныч кына кабул итә алмыйлар. Аның батырлыгы күз алдында булды бит, шуны тиешенчә бәяләү өчен, 24 ел вакыт кирәк булган! Мондый да гаделсезлек булыр икән, дип куялар.
Гадел Кутуйның «Рус шәһәрен ярсып яклаганда, күзләремә Казан күренә» дигән шигырь юлларын шәрехләп сөйләгәндә, аудитория кул чаба. Әлбәттә, хәрби эстафета техника белән эш итү, ярышлар оештыру, конкурслар уздыру кебек бик күп чараларны да күздә тота иде. Болар барысы хәрби тормышка зур җанлылык алып килде. Мәскәү хәрби округында бу эш аеруча нәтиҗәле итеп уздырылды. Хәер, башка округларда да шулай булгандыр дип уйларга кирәк.

Ниһаять, 1965 елның март аенда әлеге эшкә беренче нәтиҗәләр дә ясалды. Алар Мәскәү округы хәрби газетасының 1965 елдагы 19 май санында «Награды за успехи в ратном труде» дигән исем
астында игълан ителде. Анда минем Мәскәү Хәрби округы командующие боерыгы буенча бүләкләнүчеләр арасында булуым да хәбәр ителгән иде.
Шул ук газетада миңа комсомол Үзәк Комитетының Мактау язуы бирелүе турындагы карар да урын алган. Тагын шунысы да истә калган: тантаналы чарадан соң безгә башкаланың хәрби музеен да күрсәттеләр. Безнең анда баруыбыз музейны Җиңүнең
20 еллыгына тулыландырып ачуга әзерлек көннәренә туры килде. Шуңа күрә залларда музейга хас тынлык юк иде, нәрсәдер эләләр, кагалар, бәхәсләшәләр. Шул ук вакытта безгә дә карап-карап алалар. Мин, экспонатларны карап йөргәндә, ил халкының җиңүебезне нинди каһарманлыклар кичеп яулап алганлыгын аеруча нык аңладым.
Игътибарым тагын бер экспонатка юнәлде. Беренче катның сул як
залындагы идәнгә АКШның 1960 елның 1 маенда безнең ил чикләрен үтеп кергән «У-2» самолётының ватыкларын өеп куйганнар иде. Моны күреп, хәйран калдым. Ник дигәндә, мин – аны очып барган хәлдә күргән кеше.

Бу болай булды. Бәйрәм көне булса да, авыл кешеләренә язның матур көннәрендә ял итеп утырулар тими. Ул көнне без Заһит Идрисов исемле егет белән Арпаяз авылының Каенлык дигән үзәнлеге янындагы болыннан кайтып килә идек. Көтмәгәндә Саба ягыннан, түбәннән генә очып, ниндидер бер самолёт килеп чыкты. Ул шулкадәр тиз һәм тавышланып, баш очыннан гына узып китте, атыбыз куркып җан-фәрманга чаба башлады, арбабыз- ниебез белән чак кына капланмадык. Без күтәрелеп караганда, самолёт
дигәннең эзе дә калмаган иде инде. Аның шатыр-ботыр килүе офык артыннан гына ишетелә иде. Ул Әгерҗе-Ижевск тарафына очты.

Ике көннән соң радиолардан Свердловск тирәсендә Америка самолётының бәреп төшерелүе турында хәбәр бирделәр. Шул безне куркытып очып үткән самолёт булгандыр дип фаразладык. Ишетүебезчә, очучысы исән калган икән. Аны ун елга хөкем иттеләр. Ул үзенең Советлар Союзына разведка максаты белән кергәнлеген таныды. Президентлары Д.Эйзенхауэр исә, юк, ул разведка ясар өчен кермәгән, бары тик маршруттан гына тайпылган дип әйтеп караган иде дә, аңа кем ышансын, барасы юлыңнан читкә китү ун-унбиш километрга булырга мөмкин. Илнең Европа өлешеннән Азия башланган урынына килеп җитү инде уен эш түгел. Моны башбаштаклык дип кенә түгел, артыгы белән чамадан чыгу дип кенә карап була. Менә хәзер мин шул самолётның җимерекләрен аяк астымда күрәм. Ул кырыкмаса-
кырык ватык-сынык тимер-томырдан гыйбарәт. Мондый очрашу күңелдә шул вакыттагы халәтемне җанландырган кебек булды. Мин күпмедер тантаналы хисләр дә кичердем кебек. Теге чакта, әллә кем булып, яшен тизлеге белән очып үткән булган идең дә, ахыр чиктә менә, аяк астында ятасың. Мактанчык кешеләр бервакыт шулай көлкегә калалар инде алар.
Димәк, бу очракта да без өстен булып чыкканбыз, америкалы очучыга илебез өстендә җәзасыз очып йөрергә ирек бирмәгәнбез. Безнең дә төшеп калганнардан булмавыбызны белеп торсыннар америкалы агайлар!

(Дәвамын сайтта күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 05, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев