Логотип Казан Утлары
Бәян

Шамкай (бәян)

Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә, подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә...

Аны белмәгән кеше юк

Әгәр Шамкаев Рәшит булмаса —

Шамкай да булмас иде.

Минтимер Шәймиев

Кем соң ул? Каян чыккан исем? Исемме ул, кушаматмы?

Үзе турында чыгыш ясаганда, ул: «Шамакайдан ерак китә алмаган Шамкай!»

— дип җиффәрә. Мишәрлеге белән исә тәбәнәк, юан, килбәтсез гәүдәсе

белән мактана, калын кашы белән горурлана, һич көтмәгәндә җырлап-биеп

тамашачыны мөкиббән китерә. Мәзәк сөйләве үзе бер тамаша.

Исемдә түгел хикмәт — җисемдә!

Бу җисемгә соңгы вакытта байтак тел-теш тигезәләр. Үзе әйтмешли, «авыз

чайкыйлар». Көнләшәләр дә инде... Әйе шул: ул бик актив, аны концертларда,

юбилейларда, мәҗлесләрдә катнашырга чакыралар, ничә карама телеэкраннарда

балкый, сабантуйлар түрендә дә Шамкай. «Кайвакытта үтүк табасында да шәйлим

мин аны», — ди Шәрәфи. Шамкайны белмәгән кеше юк. Әйбәтме, начармы

— анысы башка мәсьәлә. Шунысы ачык: ул — милли мөлкәт. Милләт кочагында

барлыкка килгән, аның хозурында канатланган, алкышларында үсенгән. Шамкай

— татарның көзгедәге чагылышы. Ләкин милләтнең хәзергесе һәм киләчәге

Шамкайда булсын диясем килми, дөресрәге, Шамкай тасвирлаганча, Шамкай

сөйләгәнчә... Аның мәзәкләрендә безнең яшәешкә, тормышка каһкаһә ята.

Вазгыятьне, гамәлләрне ул уч төбенә куеп, «менә без шушындый» дип кенә

бирә. Инде шул билгеләмәдән соң үзебез нәтиҗә ясарга тиеш. Без бит үзебез

дә Шамкай көлдергәндә, бот чабып, күз сөртеп, коелган тешләрне күрсәтмәс

өчен авыз каплап кына утырабыз. Анда-монда «ай-яй оятсыз анекдот сөйләде»

дип, өйгә кайткач, оялып, нәтиҗә ясыйбыз. Күп тә үтми, яңадан өелешеп, хәтта

балалар белән, концертына ыргылабыз. Кем кушкан безгә анда балаларны йә

булмаса әниләрне, әбиләрне алып барырга? Кем тәрбияли ул балаларны? Без

— үзебез бит. Шамкай мәзәкләреннән начарлык кына эзләп утырырга кирәкми.

Әйтик, оятсызрак сөйләнә торган җирендә кешенең әдәпсезлеге, түбән культурасы

чагыла, әхлакка төреп сөйләнә торган урыннарында безнең кайбер җитәкчеләрнең

булдыксызлыгы, наданлыгы күрсәтелә, исерекләр булып кылануы бу социаль

төркемгә мыскыллы көлү аша көчле нәфрәт уята.

Менә шушы нечкәлекләрне галәмәт оста чагылдыра белүенә сатылабыз

без Шамкайга! Юкка әйтелми: «Дөньяда да, урыста да мондый артист юк,

татарда да ул берәү генә!» — дип. Ничек шулай ургылып популяр булды соң

әле Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ким-хур

булмаган элеккеге артисты Рәшит Шамкаев? Аны хәзер белмәгән татар кешесе

юк. Театрдан китсә дә, танылуы һаман үсә. Юкка китте бугай, дип уфтанып та

куябыз кайчакта. Нинди рольләр уйнады, нинди образлар тудырды бит! Галимҗан

Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ында Григри — керәшен татары образын гына

исегезгә төшерегез. Әле ул — Шамкайның чын артист түгел, сәхнә эшчесе булып

йөргән чагы. Ну уйнап та күрсәтте инде бу рольне. Хәтта Мәскәүдән килгән

комиссиянең бер яһүде, спектакльне тикшергәнче үк, урыныннан торып:

«Товарищи, прежде чем обсуждать спектакль, покажите, пожалуйста, того артиста,

который играл Григри — крещённого татарина», — дип сораган. Безнекеләр: «Он

у нас рабочий сцены», — дип әйткәннәр. «Как, у вас и рабочие так играют?!»

— дип гаҗәпләнгән теге яһүд. Икенче көнне үк Шамкайны 62 сум 40 тиенлек

окладка утыртып, «ярдәмче артист» дип, театрда приказ чәпәгәннәр.

Шамкайга нинди генә рольләр бирелсә дә, ул аларны күпертеп уйный.

Менә, күз алдына китерегез: «Портфельле кияү» спектакле бара. Шунда ул чыга

да, самогонның гайрәтен күрсәтү өчен, авызыннан керосин бөркеп, ут төртә.

Билгеле, халык шакката инде бу могҗизага.

Артистлар арасында, гадәттә, «отсебятина» дигән тискәре нәрсә бар, ягъни

үзеңнән кушу. Бу нәрсәне куллануны режиссёрлар тыялар. Әгәр дә мәгәр,

кайберсе бик отышлы була икән, режиссер кайчакта килешергә дә мөмкин,

«Зәңгәр шәл»дә бер күренеш бар — урмандагы качкыннар. Соңгы өлеш

тәмамланганда, Илдар Хәйруллин белән Хәлим Җәләл «сальто» ясыйлар.

Менә шунда Шамкай өстәл өстенә утырган җиреннән, кызып китеп, ике

кулына сикереп төшә дә музыкага тыпыр-тыпыр биергә тотына. Шамкай уйлап

чыгарган бу алымны Марсель Сәлимҗанов үзе дә хуп күрә һәм әлеге күренешне

шушының белән тәмамлап, пәрдәне ябып куя торган итә.

Шамкайның мутлыгына таянып, кайчагында Сәлимҗанов аңа шаян эпизодлар

тәкъдим иткәли. Комсомолец Пүләнне уйнаганда, Марсель Хәкимович аңа:

өстәлдә йөргән чебенне тот та ботын йолкып утыр, ди. Бер-ике репетициядә

Шамкай ул әйткәнне эшләп утыра, ләкин соңыннан булмаган чебен тунауны

оныта. Марсель дә бу мәсьәләне кузгатмый. Берзаман, байтак спектакльләр

уйналгач, искә төшә бит бу нәрсә. Шамкай, өстәлдә йөргән чебенне күз алдына

китереп, учына себереп ала да менә утыра ботын умырып. Янындагы Дунаев

телсез кала, Хәлим Җәләл нишләргә белми, бөтенесе — өнсез. Менә-менә

спектакль өзелә дигәндә, көчкә ерып чыгалар. Шунда сәхнә артына Марсель

Сәлимҗанов йөгереп керә дә, бик каты ачуы килеп: «Нигә син анда чебен ботын

йолкып утырасың?» — ди. «Соң, үзегез кушкан идегез бит», — дип җавап кайтара

Шамкай. Сәлимҗанов кулын селтәп китеп бара. Исенә төшкән бугай.

Шамкай театрда характерлы рольләрне уйнау остасы булды. Үзе әйтмешли,

ул беркайчан да зур-зур рольләргә дәгъва кылмый һәм бервакытта да рольсез

утырмый. Бу яктан ул Марсель Сәлимҗановны зур хөрмәт белән искә ала

һәм аңа рәхмәтле. Ләкин пенсия яшенә җитеп, башкалар шикелле театр

кырыендарак урамнан фатирлы була алмавына күңеле кителә. Театрга тамашачы

Шәүкәтне, Шәрәфине, Таҗине, Нәҗибәне, аны һәм тагын берничә шундый

яраткан артистын күрергә дип килә иде бит. «Директорыбыз Шамил Зиннурович

та минем гозер буенча йөрмәде түгел, йөрде», — ди ул. Ләкин бездә бит, бөек

шәхеснең язмышын ниндидер билгесез бер «винтик» хәл итә дә куя. Парадокс

— бөтен халыкка ошый Шамкай — тик «берәүгә» генә ошамый. Китте Шамкай

театрдан, үпкәләп түгел, пенсиягә чыгып, ләкин югалып калмады.

...Без инде сугыш балалары, дип башлады ул бервакыт үзенең тормыш юлы

турында сөйләүне, биш яшькә хәтле сугыш эчендә үстек. Тамак туя торган чак

түгел, ачлык-ялангачлык, юклык... Шуңа чыныккан да инде без.

Бервакыт безнең Ярмәккә Минзәлә театры килде. Мин артистларның

уйнаганнарын исем-акылым китеп карап тордым. Ул Хәй Вахитның «Беренче

мәхәббәт» дигән пьесасы иде. Артист буласы килү теләге йөрәгемне яндырып

алды. Шуларга ияреп Минзәләгә үк киттем. Андагы бер артист, исемен әйтмим

инде, мине «йөрмә монда күз алдымда буталып» дип этеп кенә җибәрде. Миңа

ул йолкыш песи баласын куып җибәргән кебек булды. Ләкин анда Сабир абый

Өметбаев бар иде. Аның киңәшләре минем алдагы тормышымда, иҗатымда

маяк булып барды. «Улым, — диде ул, — сез бит мишәр, телегез мишәрчә, театр

өлкәсендә чиста татарча сөйләшергә кирәк». Мин әйтәм: «Өйрәнермен, Рәшит

Ваһапов егерме ел җырлап та һаман мишәр булып калган», — дим. Шулай итеп,

мин елый-елый трактор «дустым» янына кайтып киттем.

Вакыт үтә торды. Минем «чи-пи» килә торган приёмнигым бар иде, шуннан

Казанны тоттым. Казан каласында театр училищесы эшли, үзенә сәләтле

яшьләрне чакыра, дигән белдерү ишеттем. Сөхәриләремне киптердем дә вагон

тамбурына сикердем. Казанга сыпырдым. Килеп җиттем дә, училищега бардым.

Алмаска булдылар: кыяфәт юк, авыл малае, буй кыска — Ходай бирмәгән.

Ширияздан Сарымсаков, моннан нинди артист чыксын, дигән... Ләкин Празат

абый аңа каршы төшкән, без укытабыз аны, син укытмыйсың, дигән.

Бар чүтеки әйбәт кешеләр!

Театр училищесында уку миңа, ни дип әйтим, инешне йөзеп чыккан кебек

кенә булды: мәтәлчек атарга кушсалар, ике кул белән йөгерә идем.

Минзәләдәге сөйләшүдән соң татар теленә нык игътибар итә башладым.

Чиста итеп татарча сөйләшергә өйрәндем. Училищены тәмамлагач, Минзәләгә

барырга максат куйдым, мин шул театрда эшләячәкмен, дидем. Минзәләдә

яхшы эшләдем, әйбәт рольләр уйнадым, җибәрмәскә иттеләр. Ике елдан соң

Казанга әйләнеп кайттым. Театрга алмыйлар, һаман шул: кыяфәтем юк, буй...

Ләкин йөрәк зур, белеп торам, мин бит Гамлетлар уйнарга дәгъва кылмыйм,

миңа бәләкәй рольләр дә бик җиткән. Барыбер, мәйтәм, мин кирәк булачакмын!

Барыбер, барыбер...

 

Ярмәккә сәфәр

Ярмәкләргә кайтыр идем

Алмачуар ат җигеп.

Әгәр кулда атым булса,

Йөрмәс идем дә чыгып.

Рәшит Шамкай

 

Хәмзәнең «Биш татар» юмор төркеме белән концертлар куеп, акча эшләп

алган яңа «буханка»сы ипләп кенә Самара өлкәсенә юл тотты.

Җәйге көннәрнең иң матур чагы. Машина әле урман кырыйларына, әле

су буйларында тукталып, юлчыларын табигать белән хозурландырып бара.

Кырда игеннәр баш чыгарган, юл кырыендагы чирәмлекләрдә тузганаклар

пумалаланып, чәчләрен акка мандырган, һавада серкәләре кайный. Гомере буе

бал корты чагудан куркып яшәгән Сабир машинаның чираттагы туктавында

ян ишеген ачты да куаклыкка йөгерде.

— Мине ташлап китмәгез тагын! Теге вакытта да хур иттегез, — дип,

агачларның куерак җиренә кереп югалды.

— Тагын мунча себеркесе җыя торгандыр инде. Өченче мәртәбә туктата бит.

Әйдәгез, без дә бераз һава сулап алыйк!

Шәрәфинең табигатькә мөкиббәнлеген кем генә белми. Аңа ияреп Җәләл

дә баскычтан төште.

— Шәп бит, егетләр, һавасы, ә!

Тирәнрәк сулау өчен, Шәрәфи кулларын күккә чөйде.

— Аяклар оеган, — дигән булып Җәләй чүгәләргә кереште, гимнастика

ясый, янәсе.

— Кичә, Сабирның Балык Бистәсендә, глава мунчасының себеркеләренә

сокланып, гомер күрмәгәндәй чабынуына игътибар иткәнсездер. Иренми егет,

вакытны әрәм итми, җаен таба белә, — дип, Шәрәфи куаклыктагы Сабирны

мактап алды.

— Күрәсең, каен себеркесенең авырткан буыннарына шифасы тигән.

— Безгә дә комачауламас иде Ярмәктәге абыйга бер-ике бәйләм, — дип, әлегә

хәтле тавышы чыкмаган Рәшит алда утырып барган утыргычыннан төште.

— Ярый, Сабир җыйганнардан сайлап бирербез әле. Менә син, Рәшит, безне

алып кайтып авыл халкына изге гамәл кылырга уйлагансың. Ягъни мәсәлән,

авылдашларыңа олы хөрмәтеңне белдерәсең, рәхмәтеңне әйтәсең, истәлекләр,

хатирәләр аша үткән гомерләрен искә төшерәсең. Бергә-бергә үткән гомердә

кыенлыклар булгандыр... Җиңүләр, җиңелүләр... рәнҗешләр... Тормыш булгач,

бар да була. Ләкин менә шуларны лаеклы кичеп, берәүгә дә үпкә белдермичә,

ирешкән уңышларыңа, дәрәҗәләреңә таянып, аларга рәхмәтле була алу

— шәхеснең бөеклеген аңлата. Син бүген шуларның берседер!

— Шулай шул, тизрәк кайтып җитәргә иде, Искәндәр абый борчыла

торгандыр.

Рәшит сүзенә ияреп, барысы да машинага кереп утырдылар.

— Менә хәзер Сабир кулына берәр чәчәк тотып киләчәк. Карап торыгыз,

— дип сүзен дәвам итте Шәрәфи. — Отвлекающий манёвр...

Чыннан да, машинага таба каен себеркесе бәйләме белән кечкенә генә

зәңгәр чәчәк тотып Сабирның килүе күренде. Җырлаган була.

...Зәңгәр чәчәк минем төс ул,

Ал да түшеңә када!

– дип, Шәрәфинең түш кесәсенә кадап куйды.

Көлештеләр.

— Әй, егетләр, кичәге мәҗлесне әйтәм әле. Сәнгать җанлы, әдәбиятны,

артистны хөрмәтли белгән район башлыклары да байтак бит, ә! — дип Хәлим

Җәләл Балык Бистәсендәге әлеге сыйлауны яңадан искә төшерде. — Табын,

мин сиңа әйтим!.. Урман!.. Һава!.. Мунча!.. Бер дә «Мин глава!» дип кәпрәеп

йөрмәде Хатыйп туган! Безне мунчага алып кереп ләүкәсендә бишебезне бер

итеп чапты. Ләүкәдә хуш исле печән ястыгы! Ну, малай, таза да кеше икән!

Мин үзем эссегә әллә ни түзем түгел, ул кадәр мактана алмыйм, ә бит ул, бер

тапкыр да парнойдан чыкмыйча, барыбызны җиренә җиткереп, тәмләп, тәнгә

бал ышкып дәвалады. Вәт аны врач дисәң дә ярый. Инде үләм, җитте дип

уйлыйсың, ул тагын таш өстенә су чыжлата. Карале, Рәшит, син ничек чыдадың

шул галәмәткә? Син бит утыз градуслы җәйге эсседә дә үләм дип ятасың?

— Түзәсең инде, артист хуҗаның ишәге бит.

— Һай, егетләр, андый җәннәтне бүтән җирдә күреп булмастыр инде.

— Булыр, булыр, безгә бердәмлек кенә кирәк. Сездәй-бездәй егетләр татарда

бишәү генә! Шулаймы, Сабир?

— Шулай, Хәмзә!

— Ә парнойдан соң, егетләр, мунча ишегалдындагы яңа чапкан җиләкле

печән түшәге! Шәп-шәрә килеш, әле яңа туган бала сыман ауныйбызмы —

ауныйбыз. Зәңгәр күктә йөзгән ак болытларга карап, бу дөньяның үзе җәннәт

икәненә инанасың!

— Шулаймы, Шәрәфи, Сабир, Рәшит, Хәмзә!

— Шулай, әйдә, «бахбай», алга — Ярмәккә!

Хәмзә машинасын алга ыргыды. Шул мизгелдә җырлап та җибәрде.

Кама буе — туган як ла,

Гөлләр үсә торган як.

Гүзәллеге күңелләрдән

Җырга күчә торган як!

— Их, дусларым, ямьле дә соң безнең яклар! Бөтен Татарстанны әйтәм. Әнә,

карагыз, Чулманның теге ярында Балык Бистәсе җәелеп ята. Глава — молодец!

Инде күргәнегезчә, эш кешесен дә, артистны да хөрмәт итә белә. Шуның өчен

үзен дә яраталар. Эшләре дә гөрләп бара. Район күрсәткечләре дә мактанырлык.

— Сезнең кебек бөек артистларны ничек хөрмәтләмисең инде, Равил абый.

Сез бит Хәлим абый белән бөтен татар дөньясына мәгълүм кешеләр. Шулай

булгач, районның да горурлыгы.

— Рәхмәт, Хәмзә, татлы сүзләрең өчен. Глава әле миңа аерым рәхмәтен

әйтте, сезне алып килгәнгә. Югыйсә мин алып килүче дә түгел идем — син

идең, Хәмзә.

— Хәмзә — безнең шеф, күз генә тимәсен, — дип Хәлим Хәмзәнең салпы

ягына бер көлтә салам кыстырып куйды.

Шулчак Рәшит тә:

— Безне бу сәфәргә дә Хәмзә котыртты, — дип өстәде.

Мактауларга көчкә түзеп баручы Хәмзә рульдән каерылып артына борылды

да:

— Ну, ничек анда хәлләр, Сабир? — дип, теманы икенчегә күчереп алды.

— Рәтләнәсеңме?

— Нәрсә рәтләнә?

— Тынычланамы, ди? — дип Хәлим Сабирның эченә төртте.

— Балык бик майлы иде.

— Котыртма әле, Равил абый, үзең дә бик яхшы состың чөгәләрне. Карагыз

әле, ни... сезне әйтәм: бер Солтан авылыннан күпме бөек шәхес чыккан! Син

— Равил абый, Хәлим абый, син дә Солтанныкы, тагын кемнәр соң әле?..

— Саный китсәң, күп инде ул безнең якта язучылар: Вакыйф Нуруллин,

Роберт Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллин, Мидхәт Миншин, Әхәт Сафиуллин,

Гаффарлар... Бармагың җитмәс, — дип Хәлим Җәләл горурлыгына чумды.

Соңыннан: — Ник, сезнең авылдан шәхесләр аз чыккан мәллә? Разил Вәлиев,

Рафаэль Сәхәбиев, Зөлфәт Хәким, үзең — Хәмзә!

— Суыгыз шифалы, чишмәләрегез, инешләрегез күптер, урман-күлләр,

елгалар бардыр. Тауларыгыз биектер, үзәннәрегез киңдер...

— Әйе, Сабир дус, чыннан да, матур бездә табигать! Кешеләр искиткеч әйбәт.

Килгәнең бар бит инде Түбән Камага, беләсең безнең якларны!..

Хәмзә кырыенда оеп барган Рәшит телгә килде:

— Беләбез, Хәмзә, күрдек, кунак та булдык. Менә рисковать итеп үзебезгә

алып кайтам, эчем поша, сездәге кебек каршы алырлармы? Бездәге халык

саранрак бит.

— Үзең төсле, — дип шундук мөһер сукты Шәрәфи.

Рәхәтләнеп көлештеләр. Көлү җырга күчте:

...Чирмешән буйлары ямьле,

Ял итәргә килегез.

Эштә уңган яшь кызларны

Безгә килеп күрегез!

Машина тәрәзәсеннән «Чирмешән районы» дип язылган матур аншлаг

күренде. Зур башак рәсеме ясалган бу район чигенең билгесе әлеге төбәкнең

игенчелек белән генә шөгыльләнүенә ишарә ясый, күрәсең.

— Шәп тә инде, егетләр, районнарга багышлап язылган элеккеге җырлар:

«Арча»ны әйтәсеңме, «Минзәлә», «Сарман», «Кукмара», «Әтнә»ме? Тыңлагыз

әле тагын, — дип, Хәмзә «Чирмешән»не сузып җибәрде.

...Чирмешән буйлары ямьле...

— Әйбәт барабыз, егетләр, шофёрыбыз — лётчик! — дип, Рәшит Хәмзәне мактап

алды. — Сөйләшкән, килешкән вакытка Ярмәктә булырбыз, Аллаһу боерса.

Рәшитнең күңеле һаман тыныч түгел. Борчыла. Туганнары, авылдашлары

ничек каршы алыр. Күңел дигәнең икеләнә шул, ләкин юкка. Хәмзә аның

җанында ни кайнаганын сизеп кайта. Шуны белеп Рәшитнең колагына үрелде

дә:

— Бер дә хафаланма, Рәшит, авылыңа күренекле дусларыңны алып кайтасың,

урыс әйтмешли: «Всё будет окей!» Не хала-бала Рәсәйнең һәм Татарстанның

халык артисты — Равил Шәрәфи! Хәлим Җәләл — шундый ук дәрәҗәдәге шәхес,

Сабирны әйтәм — эстрада йолдызы, аның кебек нәфис сүз осталыгына җитә

алганнары юк әле, шулай ук халык артисты, үзең — планета исеме куярлык

танылган даһи, дөньяда бердәнбер татар мәзәкчесе, актёр, халык артисты — дер

селкетәбез Ярмәкне, менә күрерсең!

— Үзеңне калдырма, Хәмзә! Син — безнең җитәкче, татарда белмәгән кеше

юк үзеңне. Хәзерге көндә син арада иң популярыбыз!

— Соң, шулай булгач, ник боегып кайтасың. Күтәр борыныңны!

Рәшит җырлап җибәрде:

...Широка страна моя родная,

Много в ней лесов, полей и рек.

Шәрәфи җырны икенче төрлерәккә борып алып китте:

Широка страна моя родная,

Много в ней подушек, простыней.

Приходи ко мне, моя родная,

Будем делать маленьких детей.

Киң Самара өлкәсенең кырларына татар егетләренең гайрәтле тавышы

таралды. Тыңласыннар, ишетсеннәр — Ярмәккә бер «буханка» шатлык кайта.

Эче тулы җимеш — сатира!

 

Мондадыр безнең бабайлар...

Гомер итү бик җиңел дип әйтмим,

Гомер итү түгел авыр да.

Гомер буе кылсаң гел изгелек,

Мәгърур исмең калыр халыкта!

 

Ниһаять, машина, җыр гөрләтеп, Рәшитнең туган ягы Камышлыга килеп

керде. Рәшит горурланып үз төбәгенең тарихын сөйли башлады.

— Монда, мин сезгә бәян итәсе вакыйгаларга кадәр дә, гадәти тормыш кайнаган,

авыр хезмәт куеп гомер иткән тырыш халкы әледән-әле килеп чыккан ил газапларын

үз җилкәсенә салып, Ходай шулай язгандыр, дип утка-суга кергән. Ни генә күрмәгән

бу төбәк, ниләр генә кичермәгән газизкәйләр, сабыркайлар? Нәрсә кирәк соң, ни

җитми комсыз патшаларга? Җирме? Сумы? Канмы? Мең елның унында тыныч

тормыш була алды микән бу илдә? Әйтегез? Йә төрек, йә поляк, йә француз, йә

немец, япон, кытай, фин, әфган, чечен сугышлары — барысы да «изгелек» белән,

Ходай Тәгалә «ният»е белән дип башлана. Аллабыз югыйсә бар халыкка да берәү:

нишләп соң Ул җиңүчедән әүлия ясый, ә әфган, татар, чеченнән — дошман китереп

чыгара? Гаделсезлеккә баш җитмәслек дәлилләр. И, Ходаем, кичер, Синең исем

белән искә алынган кансыз гамәлләр безнең мәмләкәттә дә санап бетергесез.

Егетләр, әнә теге урман артында, тау төшкәч, Самарадан бире, Бөгелмәдән ары,

Камышлыдан унике чакрымнарда, Суыксу елгасының ярымутрау ясап аккан җирендә,

Юкәтау ышыгында безнең Иске Ярмәк авылы җәелеп ята. Казан ханлыгында

Мөхәммәдәмин һәм Сафагәрәйләр хан булып торганда, Ярмөхәммәт исемле кешенең

бабаларын ил каршындагы зур хезмәтләре һәм батырлыклары өчен ханнар күп сандагы

җир, өстәп тарханлык дәрәҗәсе белән бүләклиләр. Казан ханлыгы җимерелгәч,

илбасарлар бу җирдәге халыкны да буйсындыра. Заманалар узу белән, патша хөкүмәте

әлеге төбәкне ышанычлы токым вәкиле Туйгилде оныгы Ярмөхәммәткә бүләк итә.

— Әллә ниләр беләсең син, — дип, Шәрәфи бик тәмләп сөйләп баручы

Рәшитнең сүзен бүлде.

— Оят белмәскә!.. Үз туган ягының тарихын, кешеләренең язмышын, әби-

бабаларының кемлеген һәркем өйрәнергә тиеш!

Менә алга таба тыңлагыз. Рәсәй империясе бу елларда көчләп чукындыру

сәясәте алып бара башлый. Бертуктаусыз барган бу вазгыять Иске Ярмәккә

дә килеп җитә. Чукынмаган өчен Ярмөхәммәтнең бөтен җирләрен тартып

алалар һәм ул моннан китеп бара. Авыл халкы тирән төшенкелектә кала.

Чөнки аларның моңа кадәрле шактый нык тормыш хәлләре Ярмөхәммәтнең

булдыклылыгы, халкын ярата белүе, эш-хезмәт нигезләрен яхшыртуыннан

килгән була. Ярдәмчел, киңәшчел, тирән акыллы, зирәк бу кешенең китүе

әйтеп бетермәслек фаҗига сыман кабул ителә. Киләчәктә ничек яшәргә икәнен

аңлатып, үзенең бөтен йорт-җирләрен, утарларын халыкка калдыра ул.

— Элек байлар мәрхәмәтле булган, әйеме, Хәмзә? — дип куйды Сабир,

Ярмөхәммәткә соклануын яшермичә. — Хәзер андыйларны аяз көнне шырпы

кабызып эзләсәң дә очрата алмыйсың.

— Алар, Сабир, укымышлы да, зиһенле дә, тапкыр да булган. Хәзергеләре

караклыктан, комсызлыктан туган әтрәк-әләмнәр генә. Мондый юл белән

байлык туплаган кешегә зыя-тәрбиянең кирәге шуның кадәр генә. Укымышлы,

белемле булсаң — урларга ярамаганны аңлыйсың бит ул.

— Димәк, безнең белән наданнар хакимлек итә.

— Шулай килеп чыга, Хәлим абый. Талантлы кеше хакимияткә

үрмәләми.

— Җә, ярый, мин сөйләп бетерим әле, — дип, Рәшит тирән үзләштергән

туган як тарихын бәян итүен дәвам итте. — Халык Ярмөхәммәтне онытмый,

яратып, ихтирам йөзеннән авылны «Ярмәк» дип йөртә башлый.

— Ә-ә, имәндә икән чикләвек. Мин кайдан шулай «Ярмәк» дигән атама

килеп чыккан икән дип баш вата идем.

— Уйланырлык хәлләр бар безнең якларда, Хәлим туган. Менә тыңла. Авыл

халкы Ярмөхәммәт васыятьләре белән яшәвен дәвам итә. Авыл ныгый, зурая.

— Мин үзем Ярмәкне теге Себерне яулап алучы юлбасар Ермактан дип йөрдем.

— Бер син генә түгел аны, Хәмзә, шулай уйлаучылар. Урыслар да шул

теориягә бора. Алай түгел. Мин сезгә чын тарихны үзем сөйлим.

Иске Ярмәк турындагы мәгълүматларны Шәмкәй ыруыннан, Хөснетдин бабай язып

калдырган истәлекләрдән дәвам итәм. Минем бабам — Ходайбирдин Сәйфелмөлек,

икенче чукындыру дулкыны башлангач, бөтен мал-туарын, ишле гаиләсен төяп,

Алатыр якларыннан Казанга килә. Көчләп чукындыруга түзәрлек булмагач,

Башкортстан ягына юл ала. Ул якларга барганда, Ярмәк җирләре аша уза, Уфага

китә. Анда да шундый ук хәлләр икән, бабай кире борыла. Күрәсез, бабай кеше

бик сәламәт, таза, фикерле кеше булган. Мескен, юаш кеше булса, андый ерак,

хәтәр юлга бөтен йорт-җирләрен, мал-туарларын төяп, бала-чагаларын калдырмый

чыга алмас иде. 1740 елда Ходайбирдин Сәйфелмөлек хәзерге Иске Ярмәк урынына

килеп төпләнә.

Миңа кагылышлы шәҗәрәнең мәгълүм тәртибе түбәндәгечә килеп чыга.

Мин белгән иң беренче бабай Туканай исемле була.

— Тукай, дисеңме?

— Туканай, дим. Колак аппаратыңны көйлә, Шәрәфи. Аннан соң мин искә алган

Сәйфелмөлек бабай, аның улы — Шәмсетдин, китә — Хөснетдин, аның нәселен

дәвам итә — Борһанетдин, улы — Шиһабетдин, Шиһабетдиннең улы Мирзаҗан

минем әти була, аннан мин туган, минекеләр — Айдар улым, Гөлнара кызым.

Шәмсетдин бабайдан сез яратып әйтә торган «Шамкай», үзебезчә әйткәндә,

«Шәмкәй» ыруы башлана. Шәмсетдиннең уллары күп була, алар җиргә һәм кул

көченә интекми, шуңа да һәрвакыт урта хәллеләр рәтендә яшиләр.

Менә хәзер әнием Шәймәрдән кызы Бәдрикамал ягыннан бабаларымны

саныйм. Миңа мәгълүмнәре: Ядъкәр, Ваһап, Ширияздан, Шәймәрдән.

— Ай-яй, малай, никадәр эш, хезмәт башкаргансың. Афәрин! Мин үз-

үземнән оялып утырам. Өч буын бабамны да белмим бит.

— Эзләнергә кирәк, Сабир, эзләнергә, архивларны актарырга. Үзеңнең

нинди токымнан икәнеңне белмәү — оят та, гөнаһ та... Шигырь, хикәя ятлап йә

булмаса роль текстлары өйрәнеп кенә ятсагыз, нәселегезне онытырсыз әле.

Туймадыгызмы әле минем сөйләүдән, ялыктырмадыммы?

— Юк, әйдә сөйлә. Барыбер бүтән эшебез юк. Юл озын.

— Менә шул: Рәсәй дәүләтенең тотрыксыз сәясәте нәтиҗәсендә килеп чыккан

фаҗигаләр Иске Ярмәкне дә читләтеп узмый. Беренче Бөтендөнья сугышыннан

калган гарип-гораба, аяк-кулсыз бабайлар әле дә күз алдында. Ә инде 1917

елгы революция Ярмәкне дер селкетә. Шуннан ата — улны, ана кызны белми

торган Гражданнар сугышы. Шамкаевлар нәселенә кагылган бер өлешенең русча

чыганаклары бар: «Колчаковские банды заняли в 1919 году село Ярмекеево.

Зверски замучили и расстреляли активных членов бедноты. Галиуллина Хайруллу

— в селе, а Вагапова Батыргалия увели в Седяково, где находился их штаб, зверски

расправлялись. После нескольких выстрелов раненый Батыргали продолжал

стоять, тогда бандиты обезглавили его клином».

— Шуны яттан беләсеңме? — дип аптырап сорап куйды Хәмзә.

— Минем йөрәгемне сыкраткан, аңа кан саудырган вакыйгаларны ничек

күңелдән белмисең ди инде. Батыргали — безнең якын туган. Ширияздан белән

Батыргали баласы Шәймәрдән бабай сөйләгәнне сезгә җиткерәм: «Хәйрулла

бабайны әфисирләр атып үтергәч, Батыргали абыйга әйттем: «Бар, печән

чүмәләсенә кереп кач, синең арттан да киләчәкләр, дип, ә ул «күкәй тавыкны

өйрәтә», диде». Бабайны башын чабып үтергәч, якыннары төнлә кача-поса

килеп Сидяково авылы янындагы тау битенә күмгәннәр. Менә без бәйрәмнәрдә,

мәктәп балалары белән барып, бабайның каберенә чәчәкләр куеп кайта идек.

Ишле гаиләнең әтиләрен эт аткандай атып, алай гына түгел, башын чабып

үтерерлек нинди гөнаһлар эшләгән соң ул Батыргали бабай?..

Рәшит сөйләп бетергәч, барысы да дога кылып куйды. Тынлыкны:

— Әй-йе-е, — дип сузып Сабир гына бозды. Аңа ияреп:

— Булган хәлләр!.. — дип ухылдады Җәләл. — Рәхимсез заман. Шул чакларда

яшәгән булсак безне нишләтерләр иде икән?

— Ике дә уйлап тормыйча атып үтерерләр иде, белдегезме? — диде Рәшит.

— Шәрәфине — беренче, мине — икенче, Сабирны — өченче, Хәмзәне —

дүртенче, Җәләлне — бишенче итеп. Хәзер менә мәктәп балалары каберебезгә

чәчәкләр куярлар иде. Һәйкәлебезгә: «Монда атаклы «Биш татар» күмелгән»,

— дип язылган булыр иде.

Шәрәфи:

— Куйсалар әле ул һәйкәлне...

Җәләл:

— Куймаслар шул.

Сабир:

— Әле рәхмәт тә әйткәннәре юк.

Хәмзә:

— Менә кичәге Балык Бистәсендә куйган концерт өчен бишәр мең акча

бирделәр. Мәгез!

Рәшит:

— О-һо! Яшибез икән! Җырлыйбыз, әйдә!

...Яшәгән саен яшисе килә,

Яшәреп яшиек, чын дуслар белән!

Җәләл җырның икенчесенә күчте:

...Хәмзә безнең командарм,

Дошманнарның җиңдек барын

Данлы елларда!

Җырны Рәшит бозды:

— Җәмәгать, тынычланыгыз! Авыл күренә! — Барысы да тәрәзәгә ябырылды.

Без керәсе авыл башына кешеләр җыелган сыман. Рәшит пошаманга төште.

Авылда берәр хәл булды микән әллә? Нишлиләр анда?

Куркып кына машинаны туктаттылар. Бәйрәм сыман кебек тә тоела. Әйе

шул, кемнедер каршы алырга җыелганнар.

— Әйдә, без дә төшик әле, — дип, Рәшит машина ишеген ачты. Башкалар

да урамга аяк басты. Шулчак ак каеннар төсле киенгән чибәр кызлар,

тастымалларына бавырсаклы таба тотып, килеп тә терәлделәр. Болар аптырашта

калды. Араларындагы иң чибәр кыз, тагын да алгарак чыгып:

— Хуш киләсез, кадерле кунаклар! — дип каршылаганнан соң, кыстый-кыстый

тәм-томнары белән сыйлый да башладылар. Шундук кунакларны авыл халкы

сырып алды. Кул биреп исәнләшүләр, итагатьле итеп кочаклашулар китте. Әйтерсең

лә һәммәсе дә шушы авылда туып үскән! Читләшү, кыенсынуларның әсәре дә юк.

Шәрәфи, Шамкай, Җәләл, Сабир, Хәмзә халык арасында эреп югалдылар дисәң

дә дөрес булыр, чөнки аларның гадилеге туганлык хисләренә якын иде.

Беркавымнан каршылаучылар арасыннан җитдирәк кыяфәтле, әмма бик

канәгатьлелек тойгысы белән бер ир-зат уртага чыгып, ялкынлы сүзләрен тезә

башлады:

— Кадерле авылдашыбыз Рәшит туган! Сине һәм синең якын дусларың,

иҗатташларыңны, туган ягыңа, туган туфрагыңа басуың белән котлыйбыз

һәм дә сөенәбез. Син безнең данлы Ярмәгебезнең шөһрәтен тагын да ныграк

арттыручы. Рәхмәт Сиңа! Сине һәм дусларыңны телевизордан гел караштырабыз.

Тик бу якларда ул начаррак күрсәтә. Әллә биек тауларыбыз каплый, ләкин синең

исемеңне, кылган хезмәтләреңне бернинди таулар да, киртәләр дә каплый алмый.

Иҗатың безнең йөрәкләргә сеңгән, үзебез дә син булып беттек: шаярабыз, көләбез,

җырлыйбыз. Ягез әле, егетләр, кунаклар хөрмәтенә «Ярмәк вагын» типтерик!

Яшьләр биюенә тузан купты. Купсын, күтәрелсен! Яшәгәч яшәргә кирәк! Тузан

гына түгел, Рәшит сөйләп сагыш салган батыр Ярмәк бабайлары рухы күтәрелсен!

Кунаклар кайтуга авыл ашханәсендә мәҗлес оештырылган иде. Ашап-эчеп

алганда артистларны атналык кунак булырлык программа белән таныштырдылар.

Ләкин Рәшит дусларының кайтуын ике көнлек кенә дип аңлатты. Шуңа күрә

көн тәртибе тамырдан үзгәреп, ике көнгә җайлашты. Димәк: бүгенгесенең

өч сәгате — Рәшитнең Искәндәр абыйларына кайту; аннан кичен клубта зур

концерт кую, иртәгесен — «Ак каен» ансамбле белән очрашу мәҗлесе.

Рәшитнең абыйсы белән җиңгәсе искиткеч ягымлы кешеләр булып чыкты.

Шулкадәр зур әзерлек белән табын корганнар. Аш-су, пилмән, бәлеш, табак-табак

ит, каклаган каз, кош теле — ризыкның чуты юк. Искәндәр абыйсы тәкъдим иткән

«шешәле нәрсәне» шундук читкә алып куйдырттылар. Ярамый, кичен эш көтә,

халык каршына чыгасы бар. Сөйләштеләр, көлештеләр, җырлаштылар, елаштылар...

Хәмзә шкаф өстеннән карап торган гармунны алып уйнап та җибәрде.

...Үскән чакта үскән идек

Тал тамырлары кебек...

Озак җырладылар. Җырлап арыгач, Шәрәфи авыл табигате белән танышырга

чыгып китте. Җәләл шкафтагы китапларны актара. Сабир җиңгәчәй белән уртак

тел тапкан. Рәшит белән абыйсы, иңнәренә кул куешып, һаман өстәл артында

сөйләшәләр. Хәмзә стенага эленгән фоторәсемнәрне карый. Искергәннәр,

саргайганнар инде. Бар булганы, сакланганы пыяла астына тезеп куелган. Монысы

бабасы микән, әнә тегесе әтиседер, мөгаен, әнисенең рәсеме дә бар бугай...

Балаларның кайсысы Равил, кайсысы Искәндәр, Рәшит икәнен аерып булмый.

Әнә тегесе, бик тә моңсу күзлесе, сагыш баскан йөзлесе — Рәшит, ахрысы...

Шулдыр. Рәшит, синме бу? Ник дәшмисең? Сөйлә сагышларыңны?..

Кичке концерт

Без әле дә һаман алгы сафта —

Омтылабыз куйган максатка.

Яшьләр кебек сөеп сөеләбез,

Шактый гына яшьтә булсак та!

Ярмәктәге кичке концертның могҗизаларын сөйләп бетерерлек кенә

түгел. Сәхнәнең түренә кунакларның искиткеч зур осталык белән ясалган

шарж-портретлары эленгән. Кайсы рәссамның кыланмышы икән болар?

Сораштыргач, тыйнак кына: «Бездә күп алар — Шамкай кебек мачтырлар!»

— дип кенә куйдылар.

Сәхнәнең артында, җыйнак кына бүлмәдә, чигешле тастымал белән каплап,

өчпочмак, пәрәмәчләр өелгән өстәл тора. Киштәләрдә баян, гармуннар...

Шкафларда клуб эшендә кулланыла торган китаплар, эш үрнәкләре... Бар да

пөхтәлектә, тиешле урында.

Рәшит фойеда, авылдашлары кочагында йөри. Башкалар артистлар

бүлмәсендә утыра. Авыл халкы кунакларны борчымасын дигәннәрдер инде.

Кирәксә-кирәкмәсә дә артистларны яратканлыгын белдереп, чама белмичә,

яннарына кереп, теленә салынып йөрүчеләр күп бит ул.

Менә белегез, Ярмәк халкы нинди культурный! Хәтта артистның психологик

үзенчәлегенә хәтле аңлый. Үзләре дә артист икән бит алар. Рәшит юкка әйтмидер:

Безнең Ярмәкләр каршында чыгыш ясау — ул сиңа театр училищесына яки Мәдәният

институтына имтихан бирү генә түгел — залда өч йөзләп профессор утыра!»

Хәмзә түзәме соң?.. Рәшит аңа, бар булган кассеталарыңны ал әле, бәлки,

Ярмәктә сорарлар, сатарсың, дигән иде. Шуларны күтәреп чыгып китте. Әнә,

сатасы урында өләшеп йөри. Халык шуңа өелгән, бүләккә — бушка булгач,

ябырыла инде ул. Сабир моны күреп: «Минем дә бераз бар иде, алып киләсе

калган икән, истәлеккә шәп бит алар, кассеталар», — дип, тавышын сәхнәгә

яраклаштыргандай калайландырып әйтеп куйды.

Шулвакыт фойеда кемдер гармун тартып җибәрде. Сыздырыпмы сыздыра

бию көен! Шәрәфи бизәнү бүлмәсеннән үк кулларын җәеп, бии-бии чыгып

та китте. Теттерә, малай! Концертка җыелган халыкның бер өлеше залдан

чыгып, шаккатып карап тора башлады. Уртада кем икәнен күргәч, дәррәү кул

чабарга тотындылар. Вәт егет, ичмасам, дигән булалар да, картлач Шәрәфине

дәртләндерәләр. Шәрәфи дә махы бирүчеләрдән түгел. Ярмәк абыйлары

да сыната торган булып чыкмады — янчиләр генә идәнне! Әллә нинди

тыпырдаулары белән йөрәкне өтәләр. Уртада — егетләр! Оп-па, оп-па!

Көтмәгәндә, Шәрәфи каршына, яулык чите белән йөзен каплаган булып,

бер апа биеп чыкты. Юк, аны бии генә дип әйтеп булмый — ул матур чүәкләре

белән хәрәкәтләр чигә, җанга бал тамыза. Шәрәфи андый вакытта нишләргә

белә — артист чүтеки. Татар халкының иң асыл егете кыяфәтен алып, Сафагәрәй

Сөембикәсен алиһә итеп зурлагандай, апа-җанкай янында бөтерелә башлады.

Кагылмый ул аңа, ләкин назлый, иркәли. Бер сүз белән әйткәндә, татар хатын-

кызларына бию алымнары белән дан җырлый.

Халык бу сихри, тылсымлы күренешкә тын да алмый сокланып торды. Их,

тагын бераз биемәде шул апа кеше дигән идек, аның эзләренә басып, апакай кереп

киткән җәннәт почмагыннан, канатын җилпегән аккош сыман, гүзәлләрнең

гүзәледер — бер сылу кыз бөркелеп чыкты. Аның салмак адымнарына ияреп, инде

хәле бетеп егылырга тиешле Шәрәфиебез кабат бөркетләнде. Уртадагы аккош

мәхәббәтенең кульминациясе — гармунчы кинәт бию көен Мендельсонның туй

музыкасына күчерде. Шәрәфи каушап калмады, кызның нәфис кулларыннан

тотып, моңа кадәр берәү дә игътибар бирмәгән, ләкин Ярмәкнең өйләнешүче

яшь парларын беркетә торган, фойеның түр башындагы ике балдак

символикасына таба юнәлде. Моны сизеп, авызын ачып карап баккан халык

котырып кул чабарга кереште һәм бу тамашаның ахыры көлешү, шатланышу

белән тәмамланды. Халыкка концерт башланырга вакыт икәнен белдереп,

залга чакырдылар. Артистлар да сәхнә артына атлады. Шунда Шәрәфи, тыны

кысылып: «Чибәр дә инде, заразы!» — дип әлеге кызга югары бәясен бирде.

Концертның барышын сөйләп тору кирәк түгелдер. Рәшитне бик зурладылар,

котладылар, бернинди юбилей-мазар булмаса да, күкләргә чөйделәр һәм ул аңа

лаек та иде. Кичәгә ныклап әзерләнгәннәр..Районнан вәкилләр килгән, Ярмәк

җитәкчеләре дә сынатмады — кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Башка артистлар

да бүләксез калмады, һәммәсе чәчәкләргә, алкышларга күмелде. Концерттан соң

тагын сый-хөрмәт. Кунакчыллыкның чиге юк, сөйләп бетерерлек түгел.

Ул төнне юньләп йоклый алмадылар. Урын-җир лапас түбәсендәге яңа чапкан

печән өстендә булса да йокы кермәде. Очрашулар тәэсирендә күңелләр урыныннан

купкан иде. Җитмәсә, Шәрәфи, клубта теге чибәр кыз белән биегәннән соң, тыны

кысылып чүт кенә үлми калуына ишарә ясап, анекдот сөйләргә тотынды:

— Ике дус хатын очраша. Берсе шәп киенгән, ясанган, бизәнгән — бәхетле,

икенчесе — бәхетсез, кием-салымының да рәте юк, йөзендә өметсезлек. Бәхетлесе

моны яшәргә өйрәтә, син, дустым, болай ит. Менә мин берәр ир белән танышам

да аны өйгә алып кайтам. Тегенең «ташын» кыздырам һәм... урынга ятабыз.

Шулчак яшерен кнопкага басам да, ишектә кыңгырау шалтырый. Шуннан, ай,

харап булдык, ирем кайтты, бик көнче, кач, юкса икебезне дә бәреп үтерә, дип

елый башлыйм. Теге тәрәзәдән сикерә, пиджагы белән бумажнигы миндә кала.

Син дә шулай ит, баерсың! Бер ел чамасы вакыт үткәч, болар тагын очраша. Теге

бәхетсезе бөтенләй ябыккан, киемнәре тагын да ныграк сәләмәләнгән.

— Ни булды сиңа? — ди бәхетлесе. — Мин әйткәнчә эшләдеңме?

— Әйе. Кыңгырау шалтырауга: «Ирем кайтты», — диюем булды, карт

академигымны паралич сукты. Тугыз ай урын өстендә ятты, үзе гел нидер әйтергә

тели. Тугыз ай карадым, туганнары алмады. Инде, ниһаять, сөйләшә башлады.

— Беренче сүзе нәрсә булды? Рәхмәт әйткәндер инде?

— Нинди рәхмәт? Ирең кайда соң синең, хәшәрәт, — диде...

Лапас түбәсендәгеләр көлеп тончыга яздылар. Тынычланып, хәлгә килгәннән

соң, Хәмзә Шәрәфигә:

— Әллә син дә бүген шундый хәлгә төштеңме? — диде.

— Күреп тордыгыз бит, көчкә рәткә кердем. Әле сәхнәгә чыккач та сулышыма

ут кабып торды.

— Без инде хәзер яшь вакыттагы кебек түгел, чамасын белеп кыланырга

кирәк, чамасын белеп...

— Йөрәккә боерык биреп булмый шул, — дип, Шәрәфи сүзен төгәлләде.

Инде тынычланып, йокыга китәбез дигәндә генә Рәшит телгә килде:

— Аның бит мондыйрак картлары да бар әле. Бер бабай унсигез яшьлек

кызга өйләнә. Кордашы әйтә аңа:

— Акылыңа кил! Ун елдан сиңа — сиксән, аңа егерме сигез яшь булачак!

Нишләрсең?! — ди.

— Бик исем китте, — ди бабай, — аерып җибәрәм дә яңадан унсигез яшьлеккә

өйләнәм! Ха-ха-ха! Менә сиңа мә!

— Йә, җитте сезгә, егет-хәсрәтләр, әнә Сабир җырлый да башлады, — дип,

аның борыны сызгыруга ишарәләп, Җәләл барысына да тыныч йокы теләде.

— Иртәгә җаваплы очрашулар көтә!

Иртән ишегалдындагы гармун һәм җыр тавышына уянып киттеләр. Баксаң,

унбер тулып килә икән. «Ак каен» артистлары уятырга килгән. Төшке аш

шуларда билгеләнгән ич. Юынып-нитеп алдылар да, өйдә чәй эчәргә кыстауга

карамастан, гармунчы артыннан чакырылган җиргә ашыктылар. Җиңгәчәй

белән Искәндәр абыйлары да аларга иярде. Килеп җитү белән, күптәнге

дусларын очраткан күк, гөрләшеп алынды. Сезне көтә-көтә ашларыбыз суынып

бетә язды, дигән сүзләргә өндәлеп, табынга сырыштылар.

Ансамбль җитәкчесе сүз башлады.

— Инде кичә сезне карадык, бөек артистлар чыгышы безнең өчен үтә тансык,

сезнең кебек булдырып булмаса да, инде бүген безне багыгыз. Безнең дә сезгә

үз һөнәрләребезне күрсәтәсебез килә. Казанга кайткач, менә шундый «Ак каен»

дигән ансамбль бар икән дип сүләрсез, ямегез, — дип нотыгын тәмамлады.

Артистлар рәхәтләнеп концерт карадылар. Гаҗәеп матур тавышларга, таныш

булмаган җырларга мөкиббән китеп байтак утырдылар. Соңрак Җәләл, барысын да

шаккатырып», «Кыңгыраулы яшел гармун»ын сөйләде. Хәтере яхшы каһәрнең, бер

әзерләнмичә, хуҗалар соравы буенча, бәрде дә салды. Нәфис сүз ярышында Сабир

белән икесе инде алар беренчелектә. Гармун сүзе телгә кергән икән, ул яңгырамый

калмый дигәндәй, дәртле бию көе шигырьне алыштырды. Ансамбль «Ярмәк вагы»н

төяргә кереште. Ну биеп тә карыйлар инде, малай! Хәрәкәтләренең, ваклый-ваклый

тыпырдауларының аңлатып булмастай гайрәте бар. Идәннән нәрсәдер чүпләгән

кебек кенә башланган бию ахырга таба түзә алмаслык хәлдә дәртләндерә. Билләһи,

атылып уртага чыгардай булып утырасың... һәм чыгалар да.

Биючеләр, кичәге уңышын кабатлау өчен, Шәрәфине тагын уртага чакырганнар

иде дә, чыга алмады. Бүген аягын көчкә сөйрәп йөри. Чамаңны белми биегәнсең,

карт тәре, дип үзен-үзе битәрләп алды. Шәрәфине коткарырга теләгәндәй уртага,

масаебрак, Рәшит чыкты. Чамалап, чутлап кына бераз йөренгәч, «вакка» сиптерә

башлады. Барысы да, гомер күрмәгән шикелле, карашларын аңа юнәлтте.

Юантык, тәбәнәк гәүдәнең ниләр кыланганын күрсәгез иде!

— Кара, бу дәүләт ансамблендә эшләгән мәллә? — дип шаккатып тора

Сабир. — Чын биюче бит безнең каршыда! Беренче күрәм...

Рәшит кырыйга чыкты. Сабир кулын кысарга атылды.

— Карагыз әле, мышнамый да!

— Без бит шушы авыл егетләре! — диде Рәшит, үзенең бию осталыгына әллә

ни әһәмият бирмичә. Һәм: Китәргә кирәктер, — дигән сүзләрен теләмичә генә

өстәп куйды. Шулай дисә дә, йөзендә канәгатьлек, күзендә шатлык чыклары

җемелди иде аның.

Озатырга бөтен авыл халкы чыккан диярсең.

— Сугышка китмибез лә, тагын бер әйләнеп кайтырбыз әле, туганнар!

Шәрәфи, машинадан ярты гәүдәсен чыгарып, купкан тузан өермәсе эчендә

кулын болгап барды. Ярый, «Ак каен»ның мәҗлес шәраблары дезинфекция

булыр. Авыл күздән югалганчы җыр суздылар.

Авыл капкасын чыккач та

Күтәрелде тузаннар...

— Их, егетләр, яшибез бит әле!

Җәләлнең бу сүзләре тормышның гүзәллегенә басым ясап, хәзерге мизгелдә

рухның күтәренкелеген билгеләде.

Рәшитнең дә кәефе, бер сүз белән әйткәндә, шәп иде. Ул:

— Менә бездә шулай инде, егетләр! — дип, бу хәлләргә нокта куйды.

Күчтәнәчләр белән шыплап тутырылган машина, Хәмзә җаена карап, әкрен

генә кайтыр юлдан сыптыра.

 

Озату

Өзелеп, өзелеп сайрый бер сандугач,

Туган ягы аның — Ярмәге.

Бөдрә таллы мондый җирләр барда,

Ул башка як сайлап йөрмәде.

— Безнең якларда, күрәсез, бик күп каеннар үсә. Май аенда зифа буйларына

яшел яулык ябынган кызлар, апалар сыман тау итәкләрендә, юл кырыйларында

талгын гына чайкалып, һәр үтеп барган юлчыны сәламләп калалар. Көзгә

кергәч, сары сагышка уралып, моңаялар, ә кышларын, гөнаһсыз чибәркәйләр

кебек, язмышларын юрыйлар. Аларның да өмете җылы җәйләргә төбәлгән

сыман. Ә кышларын аларда башка гүзәллек. Көмеш кунган ботаклары кояш

нурларында энҗе тезгән сәйлән кебек җемелди. Әкияти гүзәллек! Сөйләү түгел,

моны күрергә кирәк, күрергә!

— Син нәрсә, Рәшит, безне кыш җиткәч тагын бер мәртәбә алып

кайтмакчы буласыңмы?

— Нигә алып кайтмаска, Хәмзә, син каршы килмәсәң, машинаң йөреп

торса, ниятләргә була.

— Һаман саен кунакка йөрү бик килешеп бетмәс шул, Рәшит. Сагындырып

кына кайтуга ни җитә инде...

— Шулай да бит, менә кышкы Ярмәкне дә бер күрсәтәсе иде сезгә. Йә,

ярый, насыйп булса тагын бер әйләнербез әле бу яклардан. Әнә кара, Хәмзә,

каеннарны әйтәм, бер-берсенә шундый охшашлар! Әмма юк икән шул, бу

тышкы яклары гына, ныграк карасаң, алар да аерылалар икән. Һәркайсының

үз язмышы, сере, тарихы.

Шундый серле каеннарның берсе Ярмәк авылы янында үскән. Һәм монда,

нәкъ йөз егерме биш ел элек, бу каенның чордашы шагыйрь Зыя Ярмәки

дөньяга килә. Авыл мәдрәсәсендә укып йөргән көннәрнең берсендә ул әлеге

каенга гашыйк була. Менә шундый хисле малайның шагыйрь булып китүенә әлеге

каен йогынты ясамагандыр дип кем әйтә ала? Еракларда йөреп, байтак гомер

кичерсә дә, каенын онытмый ул. Гади генә булмаган каен, аның сихри көче егетне

Уфалардан, Оренбурглардан әйдәп, туган ягына кайтара һәм 1913 елда үзенең яраткан

шул каены турында «Ак каен» дигән шигырен яза. Әйдәгез, җырлыйбыз!

Яфраклары яшел ак каенның

Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.

Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар,

Гөрләп тора һәркөн тау ягы.

Ак каен ул инде бик картайган,

Яшьләр күңеле аның куенында.

Ялгыз гына үсә, ялгыз яши

Әүлияләр тавы буенда.

— Көен кем язды икән?

— Ниндидер Вәлиев дигән кеше. Менә шуны ачыклыйсым бар.

— Көе дә шәп, шигыре дә! Безне кунак иткән ансамбльнең исеме дә шуннан

чыккандыр әле — «Ак каен».

— Әлбәттә, бернәрсә дә монда очраклы була алмый. Ярмәкинең «Җәй башы»,

«Иртә», «Кич», «Язгы тамчы» кебек шигырьләрен без мәктәп дәреслекләрендә

укый идек.

— Аларын да беләсеңме? — Сабир һаман гаҗәпләнә бара.

— Ничек белмәскә инде, авылдаш бит. Күренекле татар шагыйре Әнвәр

Давыдов та безнең күрше авыл Камышлыдан. Заманында Татарстан китап

нәшриятында баш мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Беләсеңме шуны,

Хәмзә? Син язучы кеше — белергә тиеш.

— Язучы икәнен беләм.

— Әнвәр Давыдов — татар шигъриятендә публицистик яңгырашлы,

ватандарлык хисләре белән сугарылган фәлсәфи лирик поэмалар авторы буларак

танылган шагыйрь. Жәл, ул кырык тугыз яшендә Казанда вафат була. Танылган

татар язучысы Халикъ Садри да Иске Ярмәктән. 1890 елда туган.

— Анысы кем тагын?

— Хо-о! Монысын, һичшиксез, белергә кирәк сезгә, егетләр! Ул — 1920 елда,

татар халкы вәкилләреннән берсе буларак, Мәскәүдә Татарстан Автономияле

Совет Социалистик Республикасын игълан итү турындагы тарихи Закон

проектына кул кую тантанасында катнашкан кеше. Ватан сугышы елларында

Халикъ Садри хәрби полк комиссары буларак сугыша. СССР Әдәби фондының

Татарстан Язучылар берлегендәге вәкиле булып эшли. Аның хикәяләре,

пьесалары, повестьлары әдипнең башыннан үткән хәлләргә, үзе кичергән

вакыйгаларга нигезләнгән. 1955 елда Казанда вафат була. Менә аның каберен

табарга кирәк әле туганнарыннан сорашып.

Шагыйрь һәм драматург Рөстәм Мингалим турында сөйләп тә торасы юк,

аны үзегез беләсез, ул да безнең авыл күршесе — Йолдыздан.

Рәшитнең озак сөйләвеннәнме, әллә арыганлыгы үзен сиздерәме,

машинадагылар утырган килеш йоклауга күчкәннәр иде. Рәшит, үзенә

эндәшмәгәнне сизеп, артына борылып карады да:

— Әһә, болар болай икән, — дип, үзе дә урынын җайлап күзен йомды.

Йоклау өчен түгел, очрашулардан туган татлы хисләре белән ул яңадан авылына

кайтып китте. Уйлансын, уйланырлыгы бар...

Хәмзәнең Рәшитне туганнары, авылдашлары белән очраштыра алуына

сөенече күңелен кузгатты. Зур шатлык һәм савап бит дустының куанычын

уртаклаша алу. Ул үзе котыртмаса, дөресрәге, кыстамаса, Рәшит әле бу эшкә

алынырга батырчылык итмәс иде. Аны да аңларга була: мәшәкате күп бит

туган якларга кайтып килү дигән нәрсәнең. Әле дусларың ризалашамы, юкмы?

Машинасын табасы бар, шофёры, дигәндәй... Ә асылда ничек килеп чыкты: Хәмзә

барлык борчуларны үз өстенә алды да, үз машинасына үзе утырып, җырлатып

кына, инде кире кайтып та килә. Рәхмәт димичә, ни дисең... Чын дуслар менә

шундый була! Җәләл дә каршы килеп маташмады, Сабир да, Шәрәфинең дә

егетлеге бар инде. Рәхмәт барысына да, барысы өчен дә. Рәшитнең үзенә дә

сынатмаска кирәк булыр алар чакырганда, онытмаска кирәк игелекләрен.

Бераздан аның сулышы тигезләнде һәм ул матур гына гырлау рәвешенә

кереп, ниндидер көй сыйфатына күчте. «Ай, әле бик еракта идек без», — дигән

җырга охшаган дип әйтимме? Ярар, йокласыннар, арыганнардыр...

Хәмзә кабат Рәшитнең стенадагы фоторәсемен күз алдына китерде. Бәләкәй

Шамкай... Ямаулы бишмәт, эчтән күлмәк сыман нәрсә кигән, башында бүреккә

охшаш әйбер... Көзме, кышмы икән?.. Күзләр... Моңсу йөз...

Хәмзәнең дә күзе йомыла түгелме? Аллам сакласын. Рульдәге кешедә никадәр

адәм язмышы?!. Йоклама, Хәмзә!

Юк, ул шулай кавым-кавым Рәшитнең кечкенә чагын хәтер арасыннан эзли.

Үзенең дә аныкы кебек рәсеме бар. Әбисе солдат шинелен сүтеп, аңа тегеп биргән

пәлтәсе... пәлтәсе... Чү, аны чыннан да йокы баса бугай, мәлҗерәтә. Туктарга

кирәк.

Хәмзә машинасын читкәрәк алып, юл кырыендагы чирәмлектә чыелдатып

тормозына басты. Бөтенесе: «Нәрсә булды, нәрсә булды, — диеп, куркышып,

капылт уяндылар. Хәмзәнең дә йокысы шул мизгелдә үк качты. Ишекне ачып,

җиргә төштеләр. Шәрәфи, бүтәннәргә арты белән борылган килеш, басуга

карап, мекерди-мекерди, Сабирга сүз катты:

— Карале, Сабир, син кайсыдыр концертта безнең бөтен министрларның

тетмәсен теткәнсең икән. Шулай дип сөйлиләр, дөресме?

— Ике уйламый әйтәм, Равил абый, дөрес. Хәзер уйланып йөрим, ул

министрларны сүгүдән ни файда? Бөтен илендә дә тәртип юк бит әле, шулаймы,

Җәләл абый?

— Шулай, мин горурланам синең батырлыгыңа!

— Горурлан, Хәлим абый, горурлан, мине утыртып куйсалар сөенерсең дә әле.

— Юкны сөйләмә инде, Сабир. Мин синең кыюлыгыңа, дөреслекне

вакытында маңгайга бәреп әйтә белүеңә шаккатам.

— Шаккат, Хәлим абый, шаккат! Шаккатырлык хәлләр бар безнең сферада.

Хәзер безнең татар җырчылары, кызларын әйтәм, популяр булыр өчен тәннәрен

сата. Дөресме, Равил абый?

— Дөрес! Мин дә бу нәрсәгә каршы киләм.

— Килеп нишли аласың син, Равил абый? Сиңа бит инде тиздән җитмеш

тула. Нормальный эш һәм яшәү шартлары кирәк ул кызларның сафлыгын

сакларга. Яңа җитәкчелек кирәк, милли җанлы, артист яклы акыллы башлар

кирәк татарның генофондын киләчәккә калдырырга.

— Бигрәк каты чыгыш ясагансың ди шул.

— Әйе, сүктем. «Каракның бүреге яна» дигәндәй, мин сүккәнгә чыдый

алмый залдан чыгып китте. Кызган идем, исемен әйтмәдем, ләкин халык күреп

калды кем икәнен.

Җәләл:

— Афәрин, шул кирәк ул оятсызларга! Симерделәр, — дип, Сабирны тагын

җенләндереп җибәрде.

— Милләт, милләт, дибез! Кем ясый ул милләтне? Без ясыйбыз, без

тәрбиялибез аны! Сәнгать киләчәкне коткара! Әдәбият, гомумән — матурлык!

Болар мин әйткән сүзләр түгел, мин кабатлыйм гына, әмма бу дөрес сүзләр! Туп

тибү, шар тәгәрәтү, шайба шудыру тормышны алга җибәрми, күңелне тәрбияләми.

Кешене шул ук сәнгать, театр тәрбияли. Менә акчаны кая түгәргә кирәк.

Тупны аны маймыллар да тибә.

Бәхәскә Рәшит кушылды:

— Акча! Акча! Акча — король! Акча — патша, император! Акча бирмәсәләр,

мин сәхнәгә дә чыгып йөрмәс идем. Акча — фатирлар! Акча — яшь кызлар!

Әнә бер мәгънәсез татар миллионеры ничә чибәр җырчы кызның башына

җитте. Һәрберсеннән берәр бала, һәрберсенә берәр иномарка машина, фатир,

фәсмәтәннәр... Шулаймы, Сабир?

— Шулай. Әнә арт ягына да типтеләр. Хәзер үзен бөтен ил белән эзлиләр.

— Акча тирәсендә мәж киләләр. Хакимиятнең югары эшалунында да

шул бандитлар... Кырмыска оясына таяк тыкканнармыни... Болгаталар...

Болганалар...

— Түзегез, бер җайга салыныр әле... Карга карганың күзен чукыганы юк.

Моны мин әйтәм — Равил Шәрәфиев!

— Сабирның хак гамәлләренә кушылып һәм яклап, һәм мактап үземнең 50

яшьлек юбилей кичәсендә аның сәхнәдә ясаган чыгышын искә төшердем бит

әле, егетләр! Сез дә шунда идегез, — дип сүзен башлады рульгә таянып, бик

игътибар белән әлеге әңгәмәне тыңлап барган Хәмзә.

— Әйе, хәтерлим.

— Ну яхшы чәпәдең син анда да җитәкчеләргә. Син сүзеңне болай башладың.

Чыктың да: «Безнең сүз сәнгатендә бөек шәхесләребез күп булды: Әзәл Яһүдин,

Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Илдус Сафин, — дип тезеп киттең. — Әзәл

Яһүдин картлык көнендә бөтенләй онытылып бетте, аның дөньяда барлыгы,

исәнлеге турында белүче дә булмады; Фәйзи Йосыповка да шундый ук язмыш

насыйп ителде, соңгы көннәрендә караучысыз калды; Айрат Арсланов та,

олыгайгач, филармония һәм министерствога үпкәләп, рәнҗеп йөрде, чөнки ул

бөекне дә оныттылар; Илдус Сафин йөрәгендәге батарейкасы эшләүдән туктап

әрәм булды. Ник ул шундый чиргә юлыккан? Чөнки шундый хәлгә китереп

җиткергәннәр», — дидең. Әйе, алар бакыйлыкка китте. Урыннары оҗмахта

булсын, дип теләдең. Алар булмагач, ни телевидениедә, ни театрда, ни радиода

татар теленең тәмен, сүзнең ямен белеп сөйләүчеләр бетте. Шулаймы, Хәмзә,

дип миңа борылып әйттең. Дөрес сөйлисең, Сабир, дип сүзеңне җөпләдем.

— Карале, син минем чыгышны дикъкать белән тыңлап утыргансың

икән.

— Әйе, син әле һаман дәвам иттең. «Шәһәрне» — «шәхар», «сөям» дигәнне

«ө» урынына «и» куеп сөйләүләрен тәнкыйтьләдең. Тагын әллә нинди сүзләрне

якладың, мин болай сөйләргә, мәсәлән, оялам, дидең. Аннан, тагын...

җитәкчеләр ягына карап, язучыларның һәм кайбер танылган шәхесләрнең

юбилейлары алдыннан берәр ай гомерләре калганын белгәч кенә мактаулы

исемнәр бирәсез, дип шелтә белдергәнең дә истә. Мин сиңа шул чакта, син

нәрсәгә намекаешь, Сабир туган, минем юбилей кичәсендә, дип сиңа сүз

каткан идем. Юк, Хәмзә, син яшисең һәм мәңге яшәячәксең, дип сәхнәдән

чыгып киттең.

Рәхмәт сиңа шуның өчен, яме! Мин инде ул рәхмәт сүзләрен шул чакта ук

әйткән идем, ләкин тагын кабатлыйм. Үзең булып кал!

— Аларны, өстәгеләрне, гел шулай шөшкенләп торырга кирәк!

— Шулай, шулай, — диештеләр барысы да күмәкләп.

Әңгәмәгә Рәшит кушылды.

— Сабир! Син Усман Әлмиев белән ул үлгәч тә очрашып йөрисең, дигәннәре

дөресме?

— Анысын үзем уйлап чыгардым. Ярым-йорты дөрес. Менә тагын сөйлим

инде. Бу Сабирга ни җитми дип уйлыйлардыр. Һаман шул «өстәгеләргә» ачу

килгәннән килеп чыккан уйдырма инде ул.

Усман абый үлде бит инде. Бөек кеше. Заманында Татар операсын

оештыру эшендә башлап йөргән даһи зат, галәмәт популярлык казанган

артист. Сугышларга барып җырлап йөргән батыр йөрәкле, курку белмәс,

фидакарь җырчы. Менә аны соңгы юлга озатуны бер тыгын театр бинасында

оештырганнар. Әлбәттә, халык килгән. Ничек килмәсен инде сөекле җырчысы

белән хушлашырга. Күпләре үлүен белми дә калгандыр. Югыйсә аның җәсәде,

үзе белән опера сәнгатен тудыру турында хыялланып йөргән якын дусты Муса

Җәлил бөеклегенә таянып булса да, бөтен иҗади гомерен операга багышлаганын

исәпкә алган очракта да, Опера һәм балет театрына куелырга тиеш иде.

Үз илендә әүлияләр булмый. Исәннәрнең кадерен белмибез, үлгәч, әштер-

өштер илтеп күмәбез.

Җәсәде кырыенда басып, менә шушы сүзләрне әйтеп, Усман абый

белән хушлашам. Ә үзем, әкрен генә, кеше күрмәгәндә табуты эченә кесә

телефонымны тыгып куям. Озаттык Усман абыйны соңгы юлга. Атна-ун көннән

соң шалтыратам мин моңа. Алды, малай, телефонны, сөйләшә. Нихәлләр, мәйтәм,

Усман абый? Хәлләр ничек? Ал да гөл, сездәгеләргә караганда монда әйбәтрәк,

ди. Дөньялыкта ни кылган булсак, монда да шуның белән шөгыльләнәбез, ди.

Карале, Сабир, нишләп телефоннан сөйләшеп акча туздырып, вакыт әрәм итеп

торабыз соң әле, давай, килгәч сөйләшеп бетерербез, тагын ике атнадан үзең

монда киләсең икән бит, афишаларыңны күрдем, ди.

— Ну, уйлап та чыгарасың инде, малай, — дип, сузып куйды Җәләл. — Шулай

да хикмәте бар. Чыннан да, кешенең кадере юк бездә.

— Юк, кәнишне, — дип алдырып китте Рәшит әлеге фикерне. — Менә

сез пенсиягә чыккач та һаман тырышып-тырмашып театрда эшләп йөрисез.

«Нобель» премиясе бирерләр дип өмет итәсезме? Шиш, тоттырдылар ди!

Коры куаныч булып йөрмәгез дә, Шәрәфи, Хәлим. Сезгә дип бирсәләр дә

аны, җитәкчеләрне әйтәм, үзләренә алачаклар. Рәхмәт, Сабир, бу сүзләремне

боларга күптән әйтмәкче булып йөри идем, җай чыгардың.

— Алар театрдан китсә, Камал театры бетә бит.

Хәмзәнең бу фикерен Сабир куәтләп җибәрде:

— Бетә шул! Таҗи китсә, Әзһәр, Илдус Әхмәтҗан, Нәҗибә, Дания, Алсу...

һәм башка өлкән артистлар...

— Яшьләр хәзер театр дип бик өтәләнеп йөрми. Кайсысы кайда өстәмә

бизнес ачып көн күрә, — дип Шәрәфи көрсенеп куйды. — Безнең заман

түгел...

Хәмзәнең: «Сездәге хезмәт хакына мин бер көн дә яши алмыйм», — дигән

сүзләре боларны бөтенләй боектырды.

Хәлим Җәләл бирешә торганнардан түгел:

— Шулай да безгә театрдан китәргә ярамый. Бу гамәл безнең тарафтан

җинаять булып каралыр иде. Бернигә карамыйча, кыенлыклар, кимчелекләр

белән көрәшә-көрәшә, театр яшәргә тиеш. Егетләр, үзегез өчен генә яшәмәгез

әле, милләт бар бит, телебез бар, сәнгатебез, халкыбыз, тамашачыбыз. Бары

тик үзебезгә йөкләтелгән эшне намус белән башкарырга гына кирәк.

— Ил башлыкларына да гадел булырга һәм һәммәбезгә гаделлекне сакларга,

үтәргә, башкалардан шуны таләп итәргә дә өйрәнергә кирәк. Шунсыз

булмый.

— Анысы шулай, Сабир, тик ил башлыкларына кагылганы, Мөхәммәт

Мәһдиев әйтмешли, «едва ли» үтәлер.

Сөйләшә, бәхәсләшә торгач, юл кыскарган икән. Алда Казан күренде.

Күңелләргә бердәм җыр керде:

Яктырак яна Казан утлары,

Чакыра безне үзенә һаман.

Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан,

Учак янына җыелган сыман.

— Егетләр! ГАИ посты, тынычланыгыз! Җыр сүзләре тынып, пышылдауга

күчте. Ля-ля-ля-ля, ля-ля-ля-ляу

Барысы да тәрәзәгә капланды.

Сабир машинаның ян ишеген ачты да, Хәмзәне иснәргә килгән инспектор

янына чыгып:

— Энекәш, арт ягы шәрә маймыл күргәнең бармы? Кып-кызыл булып бетә

ул агач башында ышкылып йөреп. Менә шул, ничек әле исеме, орангутанг

кебек. Бик ерактан, халкыбызга зур мәдәни хезмәт күрсәтеп кайтып киләбез.

Салонны ачып-нитеп торма, анда милләтебезнең бөек шәхесләре утыра — «УАЗ»

булуына карама син безнең машинаның! Эшләгән кешенең иномарка алырга

куәте җитми аның. Урлап кына баеп була. Аңладыңмы? Ә бездән сиңа бер тиен

дә тәтеми. Без бүген хәйрия концерты бирдек. Иснәмә син Хәмзәне, аракы

эчми ул, эчкәне дә юк. Бир документларын кире! — дип, машинага утырды да

Хәмзәгә: «Трогай!» — диде.

Инспектор, ни әйтергә белмичә, юл уртасында басып калды.

Салондагылар Сабирның ГАИ хезмәткәре белән әңгәмәсенә бәя биреп

тормады. Арыганнар, күрәсең. Шулай, Казан да кичкә таба моңсулана. Кабан

күле өстендә ялтыраган ут шәүләләре дә күңелдә ямансу хисләр уята.

Казансу да агуыннан туктаган сыман. Хуҗалары кайткан йортларда берән-

сәрән утлар кабына. Тәрәзәләр — өйнең күзе...

Моңсу күзләр... Соңгы көннәрдә бу сүзләр Хәмзәнең иреннәрендә еш

кабатланып торды. «Бәләкәй Рәшитнең моңсу күзләре»... Нигә алар шундый?..

Елаттылар микән әллә? Стенадагы фоторәсемнәр арасыннан ул аңа карап тора...

Елап туктаган чагында төшергәннәрдер... Юк, күзләренең моңсулыгы аннан

түгел, сәбәбе бүтәндер, әйе, бүтәндер...

Давыллы көн

Дөрес туганмын мин бу дөньяга,

Кирәклегем барын белгәнмен.

Рәхәт күрми үтсә дә балачак,

Кешеләргә шатлык бирә-бирә,

Тормыш юлы буйлап киләмен.

Тар гына ишегалдында, дөньясын онытып, бер малай уйнап утыра. Аның

өчен бу кечкенә тарлык та зур бер ил. Монда бөтен нәрсә дә бар: чикләре-

коймалары, капкасы; сарае, лапасы, келәте; тавык-чебеш, казлары; сыер,

бозау, атлары, колыннары; этләре, мәчеләре... Көнозын ул шунда мәш

килә. Абыйлары кебек әллә кайларга баралмый — бәләкәй, диләр. Үскәч

өлгерерсең, яме, Рәшит, безнең дә бит шушы Ярмәктән ары китә алганыбыз

юк, дип юаталар. Әллә ялганлыйлар шунда. Бик чыгасы килә дә Рәшитнең,

абыйларына ияреп, Фәррах урамнарына. Тагын әллә нинди урамнар да бар

икән, «Фатыйх» урамымы шунда, «Пират» дигәнен дә телгә алалар. Түбән

оч, югары оч, аргы яклар... Үзләре безнең авыл зур, диләр, тик нигәдер аңа

күрсәтмиләр. Менә бер качып чыгып әйләнеп кайтырмын да, шаккатырырмын

әле үзегезне, дип уйлап куя ул кайчакта. Ачуланырлар шул. Бабасы да усал,

әбисе дә, әнисе дә. Абыйлары да ияртмиләр, аннан качалар, артларыннан гел

елатып калдыралар. Менә үсеп җитәр дә үзегезгә дә кызыклар күрсәтмәс әле

Рәшитегез. Сугышканда да якламас, әй, болай гына әйтә инде, яклый, билгеле.

Әнә беркөн Искәндәр абыйсы сугышып кайткан, ул шунда булса кыйната

идеме аны? Баш белән иягенә китереп бәргән булыр иде, мәтәлеп китәр иде

шул Кәләпүш Кәримулла малае Хәким. Үзен күргәне юк әле, үсеп кенә җитсен,

күрсәтер ул аңа күрмәгәнен!

Олы абыйсы Равил да сугыша. Күз төпләре күгәрмәгән көне бик сирәк.

Әнисе, нигә сугыштың, дип сорагач, дөреслек өчен, ди. Нинди була икән ул

дөреслек, беләсе иде шуны? Безгә Сәлимгәрәйләр тел тигезәләр, дип әйтә дә

өйдән чыгып йөгерә. Аннан соң ишегалдында елый. Әнисе аны юатырга тотына:

балам, түз, сабыр бул, өтермәгә апкитәрләр үзеңне, дия-дия үзе дә елый. Нәрсә

икән ул өтермә?

Инде менә бераз үсеп тә китте. Күп нәрсәләрне аңлый да башлады. Урамга

да чыкканы бар. Кайбер нәрсәләрне үз теле белән аңлата белә.

Гел сугыш та сугыш. Урамда да, авылда да, илдә дә. Әтисе сугышта, бабасы

да гел сугыш турында сөйли. Ишегалдында әтәч тә сугышмый тормый. Әнә-

әнә, тагын тавык өстенә менеп башын чукый. Көн саен әле берсенең, әле

икенчесенең өстенә менеп таптый, каһәр суккыры, һич кенә тавыклардан

аерып, күз-колак булып җитешә алмый шул җүнсезгә Рәшит. Күрше әтәче

белән генә сугышуы җитмәгән, инде үз тавыкларын талый, мәлгунь. Соңгы

вакытта Рәшиткә дә гел кырын карап йөри, ачуы килә, күрәсең, тавыкларны

рәнҗеттермәгәнгә.

— Әни, әни! Кара-кара, әнә тагын берсенә үрмәли! Көш-көш! Хәзер таяк

белән мин сине...

— Әй, балам, нишлисең син анда, ник ул әтәчне куасың?

Инде әнисе өйалдына ук чыгып җиткән.

— Тавыкны кыйный ул, әни. Канатлары белән кыса.

— Тимә син аңа, ул бит тавыкны ярата, ә син комачаулыйсың гына.

— Ул көн саен шулай итә, әни.

— Ә син көн дә шул әтәчне сагалап йөрисеңме?

— Әйе, чукый бит ул аларны, талый!

— Әйтәм җирле бу араларда тавыклар йомырка салуны киметте... Син

икәнсең сәбәпчесе. Әй, бала... Әйдә, өйгә кер, ашарга вакыт.

Тора-бара Рәшит әтәчкә әһәмият бирми башлады. Тавыкларның йомырка салу-

салмаулары әтәч мәхәббәтенә бәйләнгәнен төшенмәсә дә, ишегалдында кызыграк

шөгыльләр белән мавыгып, онытылыбрак китте. Этләре Сарбайга бәләкәй арба

тагып утырып йөреп булмас микән дигән фикергә батты. Болай муенына бау тагып,

артыннан йөгереп йөри анысы, ләкин арба таккач, тик тора, тартмый. Бабасы ясап

биргән бәләкәй генә арбага утырып: «На-на!» — дип тә карый, селкенми дә Сарбай,

койрыгын болгап торудан узмый. Аркасына чыбык белән суккач, борылып ырлый

гына. Аңгыра булып чыкты ул. Капка астыннан кеше балагына ябышырга яки

урам буйлап үткән эт заты белән ырлашырга оста ул. Җә, ярый, песине җиңә инде.

Шулай да беркөнне Ярулла абзыйларның мәчесе алар ишегалдында каракланып

йөргәндә, койма аша сикерә алмый егылып төшкәч, Сарбай моны ботарлыйм дип

уйлаган гына иде, чинап кире атылды. Мәче аның күзен тырнаган икән, айлар

буе берсе агып, күрмәс булды дускаеның.

Шулай, Рәшитнең бөтен дөньясы шул ишегалды инде. Иртәдән кичкә кадәр

эт, мәче, тычкан, бөҗәкләр белән уйный. Кайчагында түбәгә менеп еракларга

да карыйсы килә аның. Рөхсәт итмиләр, егылып төшәрсең дә имгәнерсең,

диләр. Өйдәгеләр каядыр югалып йөргәндә, бер мәртәбә менгән иде инде ул

баскычтан. Авыл кырыендагы биек тауларны күргәч, шаклар катты. Урманнар,

ерганаклар бар икән. Аннан соң, ул бит кояшны күршеләр өй түбәсеннән чыга

да икенче күршеләрнең лапасы артына бата дип уйлый иде. Хәзер каян чыгып,

кайда югалганын да белде. Кояш бер таудан икенче тауга күчеп, шунда ял итә

икән бит. Бу ачышын ул бабасына да, әбисенә дә, әти-әнисенә дә — берәүгә

дә әйтмәде, югыйсә түбәгә менгәнне беләчәкләр.

Беркөнне шундый көчле җил купты. Әллә кайлардан кара болыт чыкты да,

кояшны ботарлап ыргытып, авыл өстенә килә башлады. Рәшит куркуыннан өйгә

кереп, юрган астына качты. Әнисе эштә, бабасы лапаста, абыйлары кайда икән?

Ярый әле әбисе өйдә. Яшен яшьнәп, күк көлтерәп, аждаһа килә сыман. Байтак

вакыт өй дер селкенеп торды. Кайда соң болар? Абыйлары ник кайтмый?

— Әби, әби! Миңа түшәмнән су тама...

— Читкәрәк күчеп ят, улым!

— Монда да ага...

— Менә монда коры, монда кил.

Рәшит, юрганын башыннан каплап, почмакка шуышты.

Шулчак бабасы өйгә керде.

— Ят, улым, ятып кына тор! — диде дә кабат җәһәннәм эченә чыгып китте.

Ул анда җеннәр белән сугыша бугай. Бик озакка сузылды бу үлем белән

көрәшү.

Әкренләп күк күкрәү тоныкланды, әнә яшене дә еракта сызыклар ясый.

Рәшитнең юрган тишегеннән куркудан акайган күзләре ялтырый. Инде

тәрәзәнең бер читендә яктылык хасил булды. Аждаһа-болыт мәхшәр ясап китеп

бара икән. Яңгыр туктаган. Ишегалдында бабасы, манма су булып, салам,

киртә, такталар белән кайнаша иде. Әнисе, абыйлары да кайтып керде. Давыл

бөтен каралты-кураны пыр-туздырып аткан. Әнисе Рәшиткә: «Монда йөрмә,

балам, бар кер, өйдә генә утыр!» — дип тә әйтеп карады. Юк, кермәде, үзенең

уен кирәк-яракларын барлый башлады. Таба гына алмый бит. Түбә саламын

бастырган киртәләр дә кайсы кайда ята, бабасы шуларны аралый. Бу мәхшәрдән

куркып калган тавыклар да һаман тынычлана алмый, Сарбай улавын белә.

Рәшит, кит дип әйткән саен китмичә, үҗәтләнеп шунда кайнаша: пычранып,

юешләнеп беткән.

Шулвакыт моңа хәтле түбәгә чак кына эләгеп торган алагаем киртә Рәшитнең

башына килеп төште. «Кит!» — дип кычкырырга да өлгерми калдылар. Янына,

атылып, бабасы килеп җитте, кулларына оныгын күтәреп, кан сиптергән башын

учлары белән каплады. Бетте, бетте балам, дип ни еларга белми; хәлсезләнеп

тезләренә сыгылды, җиргә таянды. Рәшитнең селкенеп куйган иреннәреннән:

«Әни, әнием...» — дигән соңгы сүзләре генә чыкты. Ул күзен йомды.

Аңына килеп, күзен ачканда, Рәшит әллә нинди бүлмәдә ята иде. Башында

зур шеш. Үтереп сызлый. Чыдар хәл юк. Янына ниндидер апалар килеп

китә. Аңа сәерсенеп карыйлар. Нәрсә булды икән? Һич искә төшерә алмый.

Янәшәсендә ят кешеләр. Ярмәктә юк бит аның мондый апалары. «Камышлы,

Камышлы», — дигән сүзләр ишетелә. Алар авылы тирәсендәге авыл түгелме

соң ул? Абыйлары аны Ярмәктән дә зур дип әйтәләр иде. Рәшит Камышлыда

микәнни? Ул бер уянып, бер йоклап китә, йокысы — гел саташу, сугыш та

сугыш. Әтисе шунда бит. Аның әтисе янына сугышка барасы килә. Барып,

бөтен явызлыкларны кырып бетермәкче була. Нимес, диләрме әле, менә

шуларны. Кинәт янында бомбалар шартлый, күктә кара төтен чыгарып, нимес

самолётлары улап җиргә мәтәлә, колак кырыеннан сызгырып ядрәләр оча. Ике

абыйсы да шунда канга батып сугышалар, ул җан ачысы белән кычкыра: «Әнә,

абый, әнә тагын берсе», — дип самолётларга күрсәтеп елый.

Аның кычкыруына медсестралар килеп җитә. «Хәзер, хәзер авыртуың

бетәр, тынычлан, тынычлан, җаный!» — дип куллары белән сыйпап юаталар.

Ул, янында сугыш юк икәнен белгәч, җайлана төшә, күкрәгеннән атылып

чыгардай булып типкән йөрәге сабырлана. Рәшит бары тик әнисен генә чакыра:

«Әни, әни!»

Әнисе кая? Уянган саен башын тотып карый. Башы бәйләнгән. Тирә-юньдә

һаман шул ак халатлы апалар бүлмәдә әрле-бирле йөриләр. Шәймәрдән бабасы

искә төшә... Рәшит әле генә аның янында уйнап йөри иде бит. Бабасы нәрсәдер

эшли, кабалана, ачулы сүзләр әйтә, күрәсең, эше килеп чыкмый, ә Рәшит ул

ясап биргән самолётларын эзли. Берсенә, нимеснеке дип, кара билге ясалган, ә

икенчесенә, безнеке дип, кызыл йолдыз беркетелгән. Әле ике самолётның ничек

сугышканын да күрсәткән иде бабасы. Их, шул давыл килеп чыкмаган булса...

Хәтере кара вакыйгаларда буталып, ул давыл өермәсенә кереп югалды.

Рәшит больницада байтак ятты. Табиблар: «Без балагызның сәламәтләнүенә

ышандыра алмыйбыз», — дигәч, әнисе аны елый-елый авылга алып кайтып

китте. Сугыш хәсрәтләре генә җитмәгән, Шәмкәйләр өенә кара кайгы булып

авыру бала өстәлде.

Нәселнең барлык олы ир-заты сугышта, киттеләр дә югалдылар. Исәннәрме

икән алар?..

Еш кына Рәшитнең әтисе сугыш хәлләрен сөйли торган иде...

«...Сугышның иң котырган чагы, станкавай пулемёт белән ятам. Баш күтәреп,

кая атарга чама юк. Тирә-якта акырыш-бакырыш, шартлау, чинаулар, җан өзгеч

тавышлар, кыскасы, ата улны белми сүгенеш, гомумән, мәхшәр. Янәшәдә генә

минем кебек солдатлар ята. Кайберләре тәгәрәп-тәгәрәп китә. Хәзер инде ул

вакытларда кичергән тойгыларны искә алуы да авыр. Хәер, аларны искә алып

тору кирәк микән әле? Яшәргә өмет өзелгән иде. Нимеснең сугыш машинасын

безнекеләр ничек туктата алдылар, әле дә башка сыймый.

Шулай итеп шул: станкавай пулемёт белән ятам. Алда ниндидер шәүлә

күренсә, шуңа тырылдатып алабыз. Бервакыт бөтен гәүдәмә күсәк белән

суккан кебек булды, шуннан онытылдым. Бермәл күземне ачсам, кемдер

баш артымнан үрелеп күземне каплый. Әле аңламыйм, кем бу, ни бу? Күзне

каплаган теге кулны этеп җибәрәм, кул яңадан кире кайтып, күзне яба. Ята

торгач аңладым — бу минем үз кулым икән, кулбаш сөяге чәрдәкләнгән дә

кул озынайган һәм җилкә аша каерылып, маңгайга салынып төшкән. Бу хәлне

аңлап, тетрәнеп, тагын аңымны җуйдым. Тагын бик каты шартлаулар булды

кебек. Үлдем, ахрысы... Юк икән. Берзаман сулышым кысылып, газапланып

аңыма килдем. Колакларым, күзләрем, авыз-борыннарым балчык белән тулган.

Исән кулым белән битемне чистартам. Интегә торгач, күзләрем дә ачылды, ис

сизү, тавыш ишетүләр юк. Контузия?.. Шулай да үз аңыма килеп беттем бугай.

Мин каты яраланганмын, янымда гына бомба шартлаган булып чыкты. Чөнки

әле кайчан гына андый зур тирән чокыр бу тирәдә юк иде бит. Яраланган

кулым сызлый, чыдарлык түгел, аны үз файдама юрадым. Авырта, димәк, кул

бөтенләй эштән чыкмаган. Күргәнегез бар микән, кечкенә генә, нокта кадәр

булса да, берәр бөҗәкне борчысаң, ул туктап, куырылып кала. Янәсе ул чүп

яки үлгән. Ходай шушы җан иясенә дә яшәү чарасы биргән, ягъни җан саклау

инстинкты калдырган. Ничек кенә булса да шул чакта исән калу дәрте миндә

дә ныгыды. Яшәргә, яшәргә, ярты гәүдәм калса да яшәргә кирәк, дим үземә!

Күз алдымнан туганнарым, балаларым, чибәр хатыным чагылып узды. Яшәргә!

Ничек кенә булса да!..

Исән кулым белән җансыз кулымны гәүдәмә кыстым да, бар булган көчемне

җыеп, куш аяклап ясалма балчык кабердән чыгып, варункы төбенә тәгәрәдем.

Әйтерсең лә йөз яшен берьюлы яшьнәде, күз алдымда тоташ ут уйнады. Бу

авыртудан мин тагын аңымны җуйдым. Күпме вакыт узгандыр, хәтерләмим,

хәер, монда вакыт кайгысымыни, аны уйларлык хәлем бармыни минем?..

Күземне ачтым. Варункы төбендә чалкан ятам икән. Күк йөзе зәп-зәңгәр.

Аңламыйм. Бик ерактан «ах-ух» иткән тавышлар ишетелә. Карале, мин ишетә

башлаганмын бугай, дип уйладым. Сугыш ераклашкан, ахрысы. «Ах-ух»лар

снаряд шартлаулары булгандыр. Миңа нигәдер рәхәт. Үзем дә аптырап ятам.

Ни өчен? Чамаладым. Варункы әле яңа. Салкын түгел, шуңа тәнем җылынып

эреп ята. Яраларымнан җылы кан саркып, тәнемә тарала икән. Ә ул яралар

бер генә түгел. Әллә бүре, әллә эт яныма килеп, мыш-мыш иснәп китте. Бераз

кымшанырга тырышып карадым, селкенеп тә булмый, бөтен тәнемне җиргә

кадаклап куйганнармыни. Башны борып карыйм. Тирә-якны күзәтерлек рәт бар.

Чокырда бер мин генә түгел, дүрт-бишләп кеше булып чыктык. Шундагы казакъ

егетенең сүзләреннән аңлашылганча, без, Власов армиясендәге солдатлар,

чолганышта калганбыз. Ул тагын: «Шевелитесь, держитесь, скоро откроют

коридор», — диде дә китеп югалды. Күпме булынгандыр, белмим. Ни хикмәт,

миннән ике метрлар чамасы арада утырган бер солдатка күзем төште. Шуңа

караган саен карыйсым килә. Аның да бер кулы шинель җиңенә кереп баткан.

Исән кулы белән солдат котелогы төбеннән нидер казына. Шуннан алган

валчык кебек кенә нәрсәләрне авызына каба. Аңа карап минем дә ашыйсым

килеп китте. Их, дим, берәр телем ипи ашап җибәрсәң! Ә солдат һаман котелок

төбендә чокына, мин аңа карап каткан. Тукта, бу мин үзем түгелме соң дигән

мәгънәсез уйлар башымнан йөгереп узды шул чакта. Саташам, ахрысы, әллә

инде акылымны җуяммы?.. Тукта, бу сакал-мыек баскан, һәммәбез кебек

таушалып беткән солдат... Кем соң бу?.. Бу минем бертуган абыем Шәһемирза

бит, әйе, билләһи, шул. Абый, синме соң бу, дип, бөтен авыртуларымны җиңеп,

аңа таба шуышам. Ул да миңа тартылды. Канлы яшь аралаш үкси-үкси елаштык.

Исән кулларыбыз белән кочаклаштык.

Коридор ачылды, безне чолганыштан чыгарып, төрлебезне төрле

госпитальләргә озаттылар. Мин үзебезнең Куйбышта дәваландым, анысын

үзегез беләсез. Улым Рәшит белән икебез ике больницада үлем белән көрәшеп

ятканбыз. Аның авыруы зәһәррәк булып чыккан икән шул».

 

Яшәү өчен көрәш

Дөнья малы — дуңгыз каны,

Ага да бетә.

Кадрен белсәң, сәламәтлек

Гомергә җитә.

Баласы терелүгә өмете өзелгән Бәдрикамал үз хәлен үзе генә белгәндер.

Рәшитнең авыруы көчәйгәннән-көчәя. Ул һаман сызлана, үзен-үзе белештерми.

Туганнары аның соңгы көннәрен көтә. Нишлисең, Ходай Тәгалә шулай язгандыр.

Ләкин кул кушырып утырырга ярамый, ахыргача көрәшергә кирәк. Көрәшергә!

Авыл кешеләре, бигрәк тә күрше-күлән, Рәшитнең язмышына битараф була

алмады, билгеле. Үзләренең хәле хәл булса да, Бәдрикамал янына килеп аны

юаталар, тынычландыралар, төрле киңәшләр бирәләр иде. Берочтан иренең

дә хәлен сораштыралар, үз туганнарының да хәбәре юк микән дип кереп

чыккалыйлар. Инде Мирзаҗанның Куйбышев госпиталендә ятканы бөтен авыл

халкына мәгълүм булгач, аның аркылы да берәр хәбәр ишетелмәс микән дип, соңгы

өметләрен барлыйлар. Каһәр суккан сугышның һаман бетәсе юк. Шулай да аның

ил чикләреннән ераклаша баруы күңелләрне җылыта иде инде. Бәдрикамалның

сөенеченә караганда көенече ныграк. Иренең сугыштан исән-имин чыгып,

Куйбышевта савыгып ятуы куандырса, кече улының өметсез килеш түшәктә

авырып интегүе җанын көйдерә иде. Соңгы көннәрдә Бәдрикамал төннәрен

мендәренә капланып үкси-үкси елый башлады. Ходай Тәгаләдән ялварып улының

савыгуын сорады. Ярый әле ялгыз түгел, карт-карчык янәшәсендә, тупырдап

торган тагын ике улы янында. Күз яшьләрен аларга күрсәтүне кирәк дип тапмады.

Көчсезлеккә, ихтыярсызлыкка, өметсезлеккә бирелеп, аларны борчуга саласы

килмәде. Күреп тора бит: картларның да үз хәлләре хәл.

Беркөн янына һич көтмәгәндә көндәше Хәлимә килеп керде. Чүлмәккә мул

итеп кайнар тавык шулпасы тутырган, бүтәкәсе, муен өлешләрен дә табакка

салып, сүзен башлады:

— Бәдрикамал, менә шушы шулпаны эчертеп ал әле Рәшиткә, бәлки, хәле

җиңеләеп китәр.

— Хәлимә, ничек килергә булдың, өйдәгеләрең яратмас бит.

— Бер дә борчылма, Бәдрикамал, үз өлешемне яшереп калып, шушы баланың

авырып ятуына үзәгем өзгәләнеп, тоттым да килдем.

— Сәлимгәрәйгә ни дип аңлатырсың?

— Ул әле сугышта. Ни әйтсә дә әйтер, кыйнаса кыйнар, ярабби, исән генә

кайтсын. Бәлки, гадәтләре дә үзгәрер, каткан бәгыре дә йомшарыр. Сугыш бит

ул. Менә үзең күреп торасың, юкка да еларга торабыз. Яшьләребез генә кипте.

Бәдрикамал, сиңа бер үпкәм дә юк. Үзеңә рәхмәтләр генә укыйм. Сәлимгәрәйгә

бер тамчы да өмет биргәнең булмады. Мин генә утта янып яшим, күрәсең бит,

көеп беттем, сүндем, суырылдым, саргайдым. Моңа кадәр гел синең белән

саташып яшәде ул. Сиңа этлекләр эшләмәсә дә, Мирзаҗанга гел таяк тыгып

торды. Барыбер мин аңа Бәдрикамал белән рәхәт яшәргә ирек бирмәячәкмен,

дип янап яшәде. Аңа да көн күрсәтмәде, үзе дә янды, мине дә көйдерде.

Шулчак ишектә кемдер чалынды.

— Йә, Бәдрикамал, ни... Рәшиткә җылы чагында эчерт әле теге шулпаны,

файдасы тими калмас, — дип, чүлмәген тастымалына төреп, Хәлимә китәр

юлына атлады. Шәймәрдән бабай, артыннан аптырап:

— Ни йомыш белән килгән соң әле бу бала монда? — дип калды.

— Тавык шулпасы китергән ул, әти. Яхшы ният белән, күңелендә бер дә

начарлык юк аның.

— Шулайдыр, бәхетсезрәк тормышка дучар булды шул ул, Сәлимгәрәй кулына

капты. Бозды ул эт шушы изге җан иясенең тормышын. Ләкин сер бирми.

Зарланмый. Түзә. Тешен кысып яши. Алла ярдәм бирсен үзенә! Бәдрикамал,

— дип, Шиһабетдин бабай сүзен кисәк икенчегә борды. — Болай баланы

тилмертеп яткырып булмас. Әнә башы һаман шешә тора, әйдә, бер чарасын

табыйк. Фатыйх урамындагы теге Галиулла Садриеның малае Фәйзелхакның

бер заманны кулбашындагы ярасы төзәлми интектереп йөрде. Хәтерлисеңдер.

Бүлнистә кулын кисә яздылар, мин шуңа дәва табып булмас микәнни дип, агулы

үлән дисәләр дә, аксыргак яфрагы киптереп, шуның онын бәйләгән идем.

— Теге, мал ашамый торган кыяклы үләнне әйтәсеңме, әти?

— Әйе, шуны.

— Менә шуның файдасын күрде бит ул Фәйзелхак. Солдатка да алдылар

әле үзен.

— Әйе шул. Нигә элегрәк башыңа килмәде икән бу даруың?

— Монысы кул гына түгел, баш бит. Баш! Куркыта. Мин духтыр түгел, үзең

беләсең, үземчә шухыр-мухыр гына китерәм, дарулар булмаганга күрә.

— Бөтен бар-булган дарулар сугышка озатыла шул.

— Әйдәле, кызым, шуны, Аллага тапшырып, сынап карыйк әле. Карчыгыма

әйттем, киптергән аксыргагы бар иде аның, шуны сөенеп уып калды. Хәзер

алып киләм. Аллаһу боерса, төзәлер балабыз. Нигә алданрак уйламадык икән,

әй картлык диген, ә, бер дә җүнле нәрсә түгел инде бу картаю, хәтер дигәнең

беткән... Хәзер, хәзер, — дип, Шиһабетдин бабай карчыгы янына йөгерде.

— Абынып егыла күрмә!

— Хәзер, хәзер...

Шамкайларның яше-карты Рәшитне терелтү өмете белән ыгы-зыгы килә

башлады. Кемгә апа, кемгә сеңел, кемгә кызлары булган Сәмәриянең зур

тырышлык белән табып җибәргән даруларын бер төенчеккә төйнәп куйдылар

да, Рәшитнең бераз калка башлаган чәчен кабат такырга кырып, аксыргак оны

сиптеләр. Бу гамәлне Сәрбиҗамал әбиләре теләсә нинди табибтан да остарак

һәм пөхтәрәк башкарды. «Әфсен-төфсен, Рәшит улыбызның чире бетсен»,

— диеп тә өстәде. Башкалар тын да алмый карап тордылар.

Нәтиҗә озак көттермәде. Беркадәр вакыттан соң, әлбәттә, көннәр, атналар

үткәч, өйдәгеләр шаккаткыч хәлгә тап булдылар. Рәшит иртүк уянган да урын

өстендә башын бәйләгән чүпрәкләре белән уйнап утыра. Шеше сытылган,

түшәкне буяп бетергән. Мал-туар яныннан кергән әнисе шатлыгыннан барысын

да уятырлык итеп ботын чәбәкли иде.

— Ай улым, ай улым! Карагыз әле, утыра бит. Торыгыз әле, уяныгыз!

Рәшитебез терелгән!

Көтмәгәндә өй эче яктырып киткәндәй булды. Барысы да шатлыктан күз

яшьләрен сөртә-сөртә куана. Шулай итеп, гаиләгә беренче шатлык нурлары сирпелде.

Көн арты көн үтә торып, Рәшит күз алдында тернәкләнде, аягына басты, сөйләшә,

уйный-көлә башлады. Шатлык өстенә шатлык өстәлеп, көннәрдән бер көнне

госпитальдән әтиләре кайтып төште. Иң әүвәл улларын кочты ул, Рәшитне бер кулы

белән югары күтәреп, битеннән үпте. Шул кочакка әниләре килеп кушылды. Әби-

бабайлар каршында болай тору башка вакытта мәсләккә туры килмәсә дә, бу юлы

өлкәннәр үзләре дә куанычларын яшерә алмадылар, яннарына килеп, бер кочакка

елыштылар. Күптән һәм бик озаклап зур сынаулар, хәсрәтләр кичергән кешеләр

язмышы яңадан укмашып, бер дулкын булып, тормыш елгасына кушылды.

Рәшитнең күзе гел әтисенең кулбашын чәрдәкләгән ядрә эзенә төшә иде.

Әтисе ул төшен эчтән, тыгыз итеп, ак чүпрәк белән бәйләп куя. Өстеннән

сугыштан киеп кайткан гимнастёркасын кия дә муен аша каеш белән яралы

кулын асып йөри. Әтисенең җәрәхәте төзәлеп тә бетмәгән икән, һаман шул

ярасыннан вак сөякләр чыга тора. Кайвакытта Рәшит аннан:

— Авыртамы? — дип сораштыргалый.

Әтисе:

— Юк, — дигән була. Ә төннәрен сызланып чыга. Аның ыңгырашуларын

Рәшитнең еш ишеткәне бар. Кайчагында әтисе үзе дә, аның башындагы

җөйләнгән ярасына күрсәтеп:

— Үзеңнеке авыртамы? — ди.

— Юк, — дигән була Рәшит тә.

— Ничек кенә авыртса да, авырта димә, улым. Түз! Берәүгә дә сер бирмә,

яме! Кызгандырма үзеңне!

— Менә әйтмәдем бит инде, әти, авыртса да...

— Нык авыртамы соң?

— Нык авырта, әти. Түзәрмен, яме!

Алар бер-берсенә дәрт һәм көч биреп яшәүләрен дәвам иттеләр.

Әтисенең тәнендә тугыз җәрәхәте бар. Шуңа карамастан шаярта, көлә, шул

мәхшәрдән исән кайттым бит, дип куанып сөйли, күпләрнең яу кырында ятып

калуларына көенеп, күзендә яшь бөртекләре күренә иде. Рәшитнең күпме дусты

әти ышыгы күрми ятим үсте. Өйдә, түр башында әтиең басып тору — беләсезме,

нинди зур бәхет! Бу халәтне сугыш елларында әтисез калган балалар мәңге

күрә алмаслар шул...

Беркөнне авылга, эшләре тыгыз булса да, Мирзаҗанның сеңлесе Сәмәрия

кайтып төште. Ишегалдында уйнап йөргән Рәшитне күреп:

— Рәшит, акыллым, синме бу? — дип, бераз аптырап торды. Аннан соң

йөгереп килеп кочагына алды. — Мин бит сине...

— Чү, балага телеңә килгәнне әйтә күрмә тагы, — дип, Бәдрикамал аны бүлдерде. —

Ул хәзер бөтен нәрсәне аңлый. Бик каты үпкәләтерсең җә, елатырсың.

Чыннан да, Сәмәрия, уйлаганын әйтә торган туры сүзле партия работнигы

буларак, бала күңелен рәнҗетүне белмәскә бик мөмкин. Теге вакытта, Рәшит

каты авырганда да, ул өйдәгеләргә өметсезлек ясап киткән иде. Янәмәсе,

табиблар терелтә алмаганны үзегездән булмас, юкка газапланмагыз, дигәннәре

барысының да күңеленә яра булып сеңеп калды. Каты бәгырьле булуы

тормышында бер рәхәт күрмәвендә чагыла аның. Сугышта зенитчица булып

катнашуын әйтсәң дә, юньле ир назы күрергә туры килмәвен исәпкә алсаң

да, хатын-кызга хас ягымлылык сыйфаты кимегәндер инде. Ике югары белем

алуына да хатын-кыз кодрәте генә җитмәс шикелле. Күрәсең, дорфалыгын

искә төшереп бүлдергәндер Бәдрикамал, кайтып кергәч тә, бу бала дурак булып

калыр, ахрысы, дигәнен чамалап.

Рәшитнең исән калуына Сәмәриянең шаккатуы һәм сөенүе чиктән тыш

булып чыкты. Рәшит инде кочакка алып сөярлек яшьтән чыгып килсә дә,

ул аны алдыннан төшермәде. Димәк, могҗизаларны партия карарлары гына

башкармый, ә гади авыл кешесенең җылы кулы да, назлы сүзе дә тудыра ала. Ул,

төпченеп, ничек итеп дәвалауларын сорады. Аңа тәфсилләп сөйләп бирделәр.

Сәмәриянең гаҗәпләнүе арта төште. Ахырдан:

— Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгына ышанам бугай, — дип, төпченүен

киметте.

Ике көн авылда булуы белән өйдәгеләрне үзе дә гаҗәпләндерми калмады,

әлбәттә, Сәмәрия. Кеше күрмәгәндә генә, гимнастёркасын, юбкасын салып,

Бәдрикамалның Мирзаҗанга кияүгә чыккандагы күлмәген кигән. Әй, көлделәр

инде, менә хәзер сине бер генералга кияүгә бирсәң дә була, диештеләр.

Ул һаман горурлыгын җуймый:

— Сугышта күп бөтерелделәр минем янда. Апагыз честь тә биреп маташмый

иде шуларга. Хәзер дә обком, райком секретарьлары селәгәй агызып кала.

— Соң, нәрсәгә һаман ялгыз йөрисең, кызыгучылар барда?

— Лаеклысын, үзенә тиңен тапмый апагыз!

— Безнең дә бит кияү күрәсебез килә. Кара, өй тутырук егетләр генә.

— Шулай булгач, нәрсәгә сезгә кияү?

— Әй, шапырынасың гына ахрысы син?..

— Шапырынмыйм. Берәү бар-барын...

— Башта ук шулай диләр аны!

Сәмәрия кайту хөрмәтенә суйган тавыктан бәлеш пешерергә тотындылар.

Хуҗабикә булу бик тә килешә икән үзенә. Кулы кулга йокмый. Матур итеп

җырлый да.

Тыпыр-тыпыр биергә,

Имән идәннәр кирәк.

Имән идәннәр өстенә,

Хәтфә паласлар кирәк.

— Егетләр, барыгыз әле идәндәге паласларны, сәкедәге мендәрләрне,

юрганнарны кагып керегез!

Команданы шәп тә бирә инде Сәмәрия апалары, үтәмичә кара! Чын

командирларча!

Кичкә Шәмкәйләрдә зур бәйрәм оешты. Чәй, бәлеш һәм Сәмәрия алып

кайткан күчтәнәчләр белән җырлы-мәзәкле табын гөрләп торды. Тормышлары

алга таба да шулай дәвам итәр төсле иде.

Авыр еллар дәвамы

Килде яшьлек газап, шатлык төяп,

Артта калды назлы балачак.

Бик мавыгып йөрсәк, сизелмичә

Гомере дә артта калачак.

1947 елгы яз иртә килде. Беренче апрельдә үк ташулар китте... Шул елны

Рәшитнең әтисе Мирзаҗан абыйны колхоз рәисе итеп куйдылар. Инде Рәшит

тә беренче сыйныфка укырга керде. Май бәйрәме җиткәч, бөтен мәктәп

укучылары рәтләргә тезелеп, быргылар кычкыртып, барабаннар кагып, авыл

советы янындагы агач трибуна каршына юнәлде. Балаларның күбесе ялан-

аяк, бер генә сәдәфле ыштаннардан, ялан-ялан сикергәләп алалар — юешкә

басасылары килми. Вакыт-вакыт кайберләренең ширинкалары ачылып, суыктан

зәңгәрләнгән пелдиләре күренеп-күренеп ала. Ә кызлар чыркылдап көлә.

Ленин-Сталин тәгълиматлары белән сугарылган яшь каһарманнарның алар

көлүенә исләре дә китми, күпме тавышлары бар — кычкырып җырлыйлар.

Мы готовы к бою,

Товарищ Ворошилов!

Мы готовы к бою,

Сталин — наш отец!

В бой за Родину,

В бой за Сталина!

Җыр өзелә, балалар рәте тынып кала. Трибунага фуражкасын кырын салып,

колхоз рәисе Мирзаҗан кәпрәеп менә. Ул исән кулын болгый-болгый озак

итеп сөйли. Докладының ахырын: «Яшәсен иптәш Сталин, яшәсен коммунизм

— якты киләчәк!» — дип тәмамлый. Шулчак бөтен авылга «Ур-ра!» яңгырый.

Балалар чәрелдәвенә халыкның башын катырып «опиум таратып яткан» мәчет

манаралары чыңлап тора.

Мирзаҗан абыйны колхоз рәисе итеп бер елдан артык тотмадылар. Гаебе

булгандырмы-юкмы, анысын әйтеп булмый, булса — амбар мөдире итеп

куймаслар иде. Бәлки, колхоз эшен җитәкләргә тәҗрибәлерәк, укыганрак,

белдеклерәк кешене тапканнардыр... Партия эше...

Хезмәтен тырышып башкарып, күңел салып йөргәндә, колхозның бер

амбарыннан симәнәгә дигән унике пот бодайны урлыйлар. Караклар бик

оста кыланган — аскы ниргәне борау белән тишеп, бодайны капчыкларына

агызганнар.

Шәмкәйләр өенә тагын кара кайгы, ачы хәсрәт килеп керде. Бәдрикамал

белән Мирзаҗан, ни уйларга белмичә, ут йотып яши башладылар.

— Утыртырлар микән инде үзеңне, Мирзаҗан, ә?

— Туктале, Бәдрикамал, бәлки, шаяртканнардыр, берәр җиргә илтеп

аударганнардыр гына...

— Ул кадәрле берәүгә дә этлек эшләрлек гаебең, гөнаһың юктыр бит инде,

Мирзаҗан! Әйттем мин сиңа прсидәтел дә, мөдир булырга да ризалашма, дип.

Тыңламадың. Кәттә кыланып, масаеп йөри беләсең...

— Минем натурам шундый...

— ...Ә менә шушындый хәлгә юлыксаң, калтырап төшәсең. Әйдә, үземә

рөхсәт бир, дусларны җыям да, кемдә шигебез бар, берәм-берәм кысабыз.

Иманнарын әйбәтләп укытсаң, телләре ачыла аларның.

— Кысылма, Бәдрикамал, эшләр зурга китеп, әллә нинди фаҗига китереп

чыгарырга мөмкинсең. Аллам сакласын!

— Һе, Алланы искә ала башладың.

— Әй, сүз җае гына ла...

— Азрак типкәләп, бәргәләп, күсәкләп алсаң, саталар алар бер-берсен. Әллә

син бу эшне кемдер берүзе генә эшләгәндер дип беләсеңме?

— Әйтә алмыйм, берәүме, икәүме...

— Кемдер сиңа үч итә. Әйдә, мин әйткәнчә эшлик, Мирзаҗан!

— Көтик. Колхоз җыелышы буласы бар. Шунда хәл ителер нәрсәдер, бәлки,

ачыкланыр да...

— Ачыкланыр, әмма соң булыр.

— Мин партийный, андый юлга бармыйм, партия кагыйдәләренә синең

уй-фикер туры килми.

— Ә төрмәгә җибәрүләре — партия карарларын үтәүгә рас киләме? Ай-һай

сезнең партиягез кеше язмышын җайлы хәл итә!..

— Бәдрикамал, мин сине аңлыйм да, нишлим соң? Иртәгә халык нәтиҗә

ясар, хәзер бу мәсьәләне без чишә алмыйбыз. Йокла!

— Йоклады ди...

Шуннан соң байтак кына сөйләшми яттылар. Төнге тынлыкны бозып,

Бәдрикамал тагын телгә килде:

— Теге вакытта мине Сәлимгәрәйгә бирмәскә ничек батырлыгың җитте

соң синең?

— Мин ул чакта коммунист түгел идем. Йокла, дим!..

Барыбер таңга кадәр күзләренә йокы кермәде. Балалар да, гаиләгә ниндидер

афәт киләсен сизенгәндәй, төне буе борсаланып яттылар. Бары тик таң яктысы

офыктан үрләгәндә генә өйгә тынлык иңде.

 

Җыелыш

Кара төтен кубарылып күренәдер

Пожар каланчасыннан.

Бөркет булып очар идем, тик узалмыйм

Тавык кунакчасыннан.

Кемнәр җинаять кылганын, әлбәттә, ачыклый алмадылар һәм бу җәһәттән

җыелган колхоз җыелышы «түләтергә» дигән карар чыгарды. Кайберәүләр хәтта

«утыртырга» дигән куркыныч сүзләр дә ычкындырды. Мирзаҗанның өч улы да шунда

иде. «Утыртырга!» — дип кычкыруларын алар бик яхшы истә калдырдылар.

Эш, үзәктән комиссия килеп, каралты-кураларны, базларны тикшереп,

актарып йөрүгә хәтле барып җитте. Янәсе, бодай эзлиләр. Мирзаҗан дәрәҗә

яратса да, үзен яклый белми һәм... аларга тәки шул бодайны түләттеләр. Ярый

әле шулай итеп төрмәсез генә котыла алды ул бәладән. Еллары нинди бит,

бодае да, бигрәк тә орлыкка дигәне алтын бәясе торган чаклар.

Нишлисең, берәр ел рәхәтләнеп, тамак туйганчы ашап яши алмадылар, ләкин

кош-корт, мал-туар асрау исәбеннән бу хәсрәтнең очына чыктылар. «Котылдык,

Ходай рәхмәтеннән ташламады», — дип куанып утырганда, күршеләре Ярулла

агарып килеп керде. Йөзендә курку.

— Мирза абзый, ялгыш бер сарыгыңны аттым. Абзарга бик күп күгәрченнәр

җыелган иде, шуларны атам дип сезнең сарыкны тәгәрәткәнмен.

Мирзаҗанның мыегы да селкенмәде. Бәдрикамал гына ах-вах килергә

маташкан иде дә, ул да тиз суынды.

— Ничек соң ул безнең сарык сезнең абзарга килеп эләккән, ә?

— Чурт белгән аны, безнекеләр исән, карыйм, ят сарык җан биреп ята.

— Суйдыңмы соң аны, Ярулла?

— Нәрсәне?

— Сарыкны әйтәм.

— Суйдым инде, бөтенләй әрәм булганчы. Карыйм, тамгасы сезнеке. Ах,

мәйтәм, бетте баш... Сразы сезгә йөгердем.

— Язмыштан узмыш юк. Әҗәлен эзләп сезгә кергәндер ул, күрше, кайгырма.

Баш бәласе түгел. Чирләп үлмәгән, димәк, туныйбыз да ашыйбыз. Күптән теш

арасына ит кысылган юк иде. Әйдә, Ярулла, ите уртакка булсын. Килештекме?

Сиңа да ит кирәктер.

— Кая ул кирәкмәгән, Мирзаҗан абый, — диде дә Ярулла, җырлап ук

җибәрде. Ул кичне күршеләре йортында гармун тавышы тынмады.

Башка килгән — бәла түгел,

Илгә бәла килмәсен!

Мирзаҗан йортындагылар да рәхәтләнеп ит ашады. Бигрәк кыен вакытлары

иде шул: әҗәтләре дә күп җыелган, күршеләре дә ахылдарлык зыян салган.

Бер-береңнең хәленә кереп, дус яшәүгә ни җитә инде.

Бу вакыйганы алар читкә чыгармыйча гына җырлап үткәрделәр, ләкин

ашлык югалу шаукымы һаман саен кабатланып торды.

Инде Рәшитнең абыйлары да буйга шактый калыкты. Ат җигәләр,

чалгы белән каерып-каерып печән чабалар, кибән өяләр, урман кисәләр.

Күкрәкләре киң, беләкләре таза. Борын астыннан сызылып киткән мыеклары

егетләрнең асыллыгын билгеләп тора. Күзләре — ут, фасоннары — кәттә.

Нәрсә уйласалар, шуны эшли торган чаклары. Хәтерләре дә сынатырлык

түгел. Әтиләренең язмышы хәл ителгән җыелышны да онытмыйлар.

«Төрмәгә!» дип кычкырып утырган абзыйларның кайберләрен бик яхшы

хәтерләп калганнар.

Беркөнне Равил абыйлары шул бәндәләрнең берсен кибет артына алып

чыккан да: «Әйдәле, Галимулла абый, берне салыйк, — дигән. Бер чәкүшкәне

тегеңә сыйлаган рәвештә салып бетергәннән соң Галимулла:

— Рәхмәт, энекәш, мин сине бик хөрмәт итәм, — диюгә Равил моны

дөмбәсли дә башлаган.

— Рәхмәтен рәхмәт... Менә синең ничек оятың юк, Галимулла абзый, үзең

олы кеше, син кайчандыр төрмәгә утыртырга маташкан Мирзаҗанның малае

кулыннан сыйланып торасың. Кем урлады ул симәнәне теге вакытта? Әйтмәсәң,

хәзер җаныңны алам. Син үзең урладыңмы? Әллә теге Мөктәсип артында

кычкырып утырган шайкамы? Әйт, хәшәрәт!

— Тимә, Равил, миңа. Олы кешегә кулыңны күтәреп гөнаһлы булма!

— Карале син моны, гөнаһ турында авыз ача бит, муллалыкка ният итәсең

дип ишеттем.

— Андый уем юк, гайбәт сү-үз...

— Тотлыга башладыңмы? Менмә манарага, егылырсың, җә төртеп

төшерерләр! Әйт, кемнәр эше иде ул!

— Әйтмим, ул үтерә мине.

— Ә мин үтермимме?

— Син үтермисең. Үтерсәң, төрмәдән башың чыкмасын үзең дә бик яхшы

беләсең.

— Ә мин сине гарип калдырам.

— Андый этлек эшләсәң, бөтенләй әйтмим.

— Кайчан әйтәсең?

— Ул кеше үлгәч кенә.

— Алдан үзең үлеп китсәң?

— Балаларыма әйтеп калдырырмын. Мин ул серне каберемә алып китә

алмыйм.

— Кабахәт! Бәдбәхет!

Равил Галимулланы ярсуы басылганчы кыйнады. Ахыр чиктә: «Үтерәм бугай,

ахрысы...» — дип, типкәләвеннән туктады. Галимулла аягына басып, өс-башын

каккалады да аунаклый-аунаклый өенә таба атлады.

Икенче көнне аны ат арбасына салып Шәмкәйләр капка төбенә алып

килделәр. Карарлык җире юк иде бичараның. Кылган гөнаһларың өчен кайчан

да булса җавап бирергә кирәк шул.

Галимулланың туганнары да байтак җыелып килгән. Ике арада көчле

бәрелеш булырга тиеш төсле иде, ләкин килүчеләр үзләрен тыныч тоттылар,

эндәшмәделәр. Күрәсең, Равилнең Галимулланы кыйнау сәбәбен алар барысы

да белә иде; күрәсең, алар бары тик әтиләренең ни хәлдә икәнлеген күрсәтергә

генә теләгәннәрдер, яисә кыйнаулардан соң, алай-болай үлә калса, шаһитлык

факты ясау өчен генә эшләнгәндер бу очрашу.

Ике як та әлеге дошманлыктан тыныч кына сабак алды. Ләкин Мирзаҗан моннан

үзенчә нәтиҗә ясады: эшләр начарга китеп, малаен утыртып куя күрмәсеннәр дигән

хафада, Галимуллага күпмедер түләүне кирәк дип тапты. Һәм шулай эшләде дә...

Балада әти-әни кайгысы тирән булмый, ә менә әти-әни бала хәсрәте белән

соңгы көннәренә хәтле яши. Шулайдыр...

Искәндәрләре шундый ук, гаделлекне яклап үләргә әзер егет булып җитлекте.

Сугышканда, гаебең булса, аңа якын килмә — бетәсең. Армиядә дә хезмәт итте.

Шуннан кайткач, Келәүлегә военкоматка учётка басарга барганда, монысы

тагын әтиләре өстеннән нахак сөйләгән бер кеше белән машина әрҗәсендә

туры килгәннәр. Машина зур тизлектә барганда, Искәндәр пычагын чыгарган

да тегеңә:

— Сикер машинадан! Сикермәсәң, эчеңне актарам, — дигән. — Теге вакытта

бик батыр идегез бит, ник дерелдисең, Мөктәсип абый, әтине төрмәгә тыгарга

да курыкмадыгыз. Сикер!

— Алла хакы өчен әрәм итмә, Искәндәр, җаный! Минем бер гаебем дә юк.

— Ә кем гаепле соң? Теге вакытта иң көчле кычкыручысы син идең бит.

— Ул чакта да синең кебек берәү арттан пычак терәп кычкыртты.

— Кем иде ул?

— Әйтмим. Үтерсәң үтер!

Искәндәр Мөктәсипнең ялварулы күзләрендә мескенлек чаткылары күрде.

Көчсез карт кешедән үч алуны ул батырлык дип чутламады.

— Намусың бимазалый башласа, әйтерсең әле берзаман. Сине кыйнап кул

пычратып тормыйм, — дип, картка кул селтәде дә, кабина түбәсен шакып,

барасы җиренә барып җитмичә үк төшеп калды. «Безнең юллар — бер түгел»,

— диде ул эченнән генә.

Икенче көнне монысын да арбага салып алып килделәр. Куркуыннан телсез

калган Мөктәсип бер сүзен дә әйтә алмый. Туганнары чәчрәп Искәндәргә

ябышмакчылар иде, капкадан Равил белән Рәшитнең күкрәк киереп чыгуларын

күргәч, тынычланыбрак аңлашырга керештеләр.

— Менә, Мирза абый, безнең Мөктәсипне Искәндәр нишләткән, — диюдән

ары сүз куертмадылар.

— Нишләткән? Мин бернинди дә зарарланган җирен күрмим.

— Сөйләшә алмый, телсез калган.

— Җыелышта «Төрмәгә, төрмәгә!» дип бик яхшы кычкырып утырган иде

бит әле.

— Тик кенә тор, улым, алай сөйләшә торган чак түгел, — дип, Мирза

Рәшитне тыйды. Мөктәсипнең туганнары белән читкәрәк китеп пышылдашкач,

җайлаштылар, килештеләр, ахрысы, төрмә белән куркытмадылар.

Бу вакыйгалар — ишетелгәннәре генә, ә мәгълүм булмаганнары күпмедер.

Хәер, мондый хәвефле маҗараларны ишетмәвең әйбәтрәк.

 

Хәмзә командасы

Без күп йөрдек, бик күп хезмәт куйдык,

Инде ихтирамга лаек без.

Без бик аздык, хәтта юлдан яздык,

Бар да узды, инде аек без!

Камал театры директоры Шамил Зиннурович кабинеттан чыкты да,

савытыннан кайнар аш чөмереп утырган вахтёрдан:

— Шамкай бүген күренмәдеме? — дип сорады.

— Юк шул, Шамил Зиннурович, бер дә күзгә чалынмады, ник, ул бүген

килергә тиеш идемени?

— Иртәгә спектакле, шуны онытмады микән, диюем. Бу арада театрда бер

дә күренми. Тагын Хәмзә белән гастрольгә чыгып киткәндер әле.

Ике сәгатьләп вакыт үтте микән, директор, хәзер ашын чәйгә алыштырып, шикәр

салган стаканын аш кашыгы белән болгатып утыручы вахтёрга шул ук сораулы

карашын төбәде. Вахтёр да аны аңлаган кыяфәттә «юк» дигәнне белдереп, башын як-

якка чайкады. Шамил Зиннурович «һе» дигән сыман аптыраулы халәттә кабинетына

кереп китте. Табарга кирәк бит инде моны. Телефон аша гына, театр складында

баштанаяк эшкә чумган Рәшитнең хатыны — Суфия ханымны чакыртып алды.

— Суфия, Рәшит кайда икән ул безнең, иртәгә спектакле бит.

— Ә-ә, ул белә, белә аны. Ул үзенең дублёры Әсхәт белән сөйләшеп киттем

дигән иде.

— Сөйләшүен сөйләшкәндер дә, ә менә халык бу юлы тамашада аны күрергә

тели. Тамашачылар «Килә ява»ның икенче составында уйнаучылар белән дә

кызыксына. «Шамкай да Шамкай!» — диләр. Һаман Хәмзәгә ияреп йөриләрме?

Коридордан, Суфия ханымны эзләп, берәүнең тавышы ишетелде.

— Суфия, син кайда?

— Гафу итегез, Шамил Зиннурович, склад ишеге ачык калган иде, әнә, эзлиләр

дә бугай, — дип, әлеге сорауга җавап бирүдән качып, ялт кына чыгып шылды.

— Шул Хәмзә белән йөриләр инде, алай булгач. Шәрәфие дә, Җәләле дә

шундадыр, — дип, Шамил Зиннурович үзалдына мыгырдап куйды. — Туктале,

тикшерим. Хәмзә кайда икән?

Ул Хәмзәнең өй телефонын яттан белеп бетергән, номерын хәтереннән

генә җыйды.

— Тәнзилә ханым! Шамил абыең әле бу — театр директоры. Нихәлләрегез

бар? Әйбәт кенә яшәп ятасызмы? Алия ничек? Җырлыймы? Малай ничек,

малай? Кызның кечкенәсе үсәме?

— Рәхмәт, хәл белеп торуыгыз өчен, әлегә барысы да таза-саулар, Шамил

Зиннурович.

— Карале, Тәнзилә ханым, Хәмзә өйдәме? Бик кирәк иде.

— Өйдә юк шул әле ул, «Биш татар»ын җыеп Мансарга киттеләр. Хакимият

башлыгы бик үтенеп сораган үзләрен.

— Шулайдыр, шулайдыр, бик популяр бит алар, һәркайда чакырып торалар,

— диде дә, «сау булыгыз!» дияргә дә онытып, трубкасын куйды.

Нишләргә инде болар белән? Теләсә-нинди җай табып, чыгалар да китәләр.

Җә чирләгәнгә сабышып, справка алып киләләр, җә үзләренә алмаш-дублёр

табалар, ә син монда шартла-ярыл... Кара инде син, миндә штатта утырып,

артистларыма тимә инде, яме, бу юлы дип, Хәмзәгә ялынып-ялварып ятам бит.

Тегеләр дә, «Безнең Хәмзә», дип кенә сөйләшәләр хәзер. — Хәмзә дә Хәмзә!

Бер баруда чыгышлары өчен бер окладлык акча биреп кайтара диме аларга?!

Инде бу юлы Мансарга ычкынганнар.

Шамил Зиннурович артистларын барлау мәшәкате белән хафаланганда, «Биш

татар» инде «Укытучылар көне» уңаеннан оештырылган зур бәйрәм тантанасының

үзәгендә, меңләгән халык кочагында аларга рухи байлык өләшәләр иде.

Әнә, Шәрәфигә чират җиткән. Ул сабантуй мәйданын хәтерләткән табигый

театрда — табигатьтә!

Шәр-шәр-шәр-шәр,

Шәрәфи, хи-хи, шәрә!

Шәрәфидән көлә-көлә,

Каласыз бит шәп-шәрә!

Аның сүзендә дә, мәзәкләрендә дә, җырында да — яшәешебез,

чынбарлыгыбыз!

Шәрәфи янында, әйтеп тә тормыйча, Шамкай калка. Калка дигәнем дөрес

түгел — тәгәри. Һәм җырлый.

Син кем булып тудың, агай?

Мин мишәр булып туган.

Тел очымда йомры сүзләр

Сезгә сүләми торган.

Кай, кай, мин — Шамкай!

Ләкин тегел, ләкин тегел

Габдулла Тукай!

Аннан, үзе әйтмешли, «Сүләргә» керешә: булган, күргән хәлләре,

мәзәкләре...

— Спектакль уйнаганда, импровизация алымнары кулланам, — ди ул.

—Үзеннән-үзе килеп чыга. Мәсәлән, Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява» спектаклендә

Шәйхи ролен башкарам. Шунда аны күтәреп караватка салганда: «Гомерем буе

исерек ташыдым», — дип җибәрәм. Тамашачы, әллә үземне урамнарда еш кына

Шәйхи хәлендә күргәнгәме, тәгәри-тәгәри көлә. Ник, булды андый хәлләр.

Шәйхи кебек кенәме әле!.. Әнә, Хәмзә алдарга ирек бирмәс...

...Бер җәй көнне Хәмзә белән аның «Буханка»сына утырып гастрольләрдән

«хәйран» булып кайттык. Хәмзә мине гел өйгә хәтле озатып куя. Мин артык

назлы түгел, таләпчәнлек тә әллә ни юк, машинаны йортымнан ераккарак

туктатам да шул төштән тәпиләп кереп китәм. Нигә андый зур машинаны

ишегаллары буйлап, кысаннан йөртергә. Саубулашыр алдыннан тагын берәр

стаканны чүмәлткән генә идек, башыма бер фикер килде.

— Нигә, мәйтәм, Хәмзә, син мине беркайчан да кунакка чакырмыйсың?

Хәмзә никтер икеләнебрәкме, аптырап калды.

— Әйдә, — ди бу.

Ахрысы, миндәй зур артистның, ник чакырмыйсың, дигәне аңа гаять зур

дәрәҗә кебек тоелды. Мин йөзендә шундый чаткылар күрдем. Киттек.

Хәмзә фатирының ишеген ачты да:

— Хатын! Күрәсеңме, бездә кунак бар! — диде.

Хатыны бик чибәр икән, егетнең. Чын татар кызларына хас елмаюын,

шомырт кара күзләрен, озын толымга үргән чәчләрен абайлап алдым. Өстенә

ни кигәнен хәтерләмим. Мин аның матурлыгыннан тагын исердем. Хатыны:

«Әй, нигә аны кунак килә дип алданрак кисәтеп куймадың. Тамак ялгарга берәр

нәрсә әзерләгән булыр идем», — диде бугай. Сизәм, хатыны минем килүгә чын

күңеленнән сөенде. Хәмзәнең әйтүе буенча, аларга әле Разил Вәлиевтән гайре

бөек кешеләрнең килгәне булмаган. Менә хәзер мин монда.

Тиз генә бар булганы белән табын әзерләнде. Капкалап утырырга тагын ни

кирәк: колбаса бар, тавык боты, карабодай боткасы, кыяр...

— Җитәр! — мин әйтәм, әйдә, Хәмзә, җиппәрик әле берне!

— Әй, хатын, кая соң теге нәмәрсә?

— Нигә кунакны тилмертеп утырасың? — дип, эчке бүлмәдән әллә нинди шәп

күлмәкме шунда, халатмы киеп, кулына коньяк тотып чибәркәе чыкты. Кара син,

пеләш тәрене, үзенә күрә түгел, татарның иң гүзәл кызын хатыны иткән бит бу.

— Әйдә, Хәмзә, хатыннарыбыз өчен берне күтәреп куйыйк әле!

— Рәшит абый, Суфия апа югалтмагандыр бит үзеңне? — дип сорап куйды

Хәмзәнең хатыны. Урынлы сорау. Ошады бу сүзләр миңа. Ошады. Ягымлы итеп

әйтә. Каян минем хатынның исемен белә диген? Әй, хатын-кызның белмәгән

нәрсәсе юк бит аның. Хәзер кайтам, акыллым, Суфиям янына кайтам, димен.

Хәмзә чокырларга тагын коньягын бүлде. Тагын җиппәрдек, тагын бүлде

— тагын чәкештек. Өстәлгә өр-яңа коньяк шешәсе менеп утыргач, башымны кыяр

савыты янына куйганмын. Рәхәт иде миңа: никадәр хөрмәт, ничаклы җылы, назлы

сүзләр әйтелде бит минем шәхесемә, никадәр иҗатыма ихтирам, яшәвемә мәдхия

сөйләделәр миңа бу гаиләдә. Җылап та алганмын икән. Рәхмәт, Хәмзә! Бу бәләкәй

генә кухня өстәле артында әйтелгән сүзләр бөтен җиһанга таралды сыман. Мин

әнә хәзер тәхеткә утырган килеш йолдызлар арасында очам. Галәмдә бары тик:

«Шамкай, Шамка-а-ай!» — дигән шау гына яңгырый. Кая очам мин? Кая?..

Ара-тирә Хәмзәнең: «Клиент готов, хатын, урын җәй!» — дигән әмере

бөеклеккә очкан юл кырыйларында сузылып ишетелеп кала.

Бер заманны уянып киттем. Караңгылык. Мин бит әле генә галәмдә оча идем

түгелме? Үзем чишенгәнмен, ятканмын.. Ап-ак җәймә... Өемдәге диван бит бу.

Чалбарым?.. Әйе, күлмәгем, кәчтүмем урынында. Аллага шөкер, мин өйдә икән...

Минем кыштырдаганны, шыбырдаганны ишетеп, ут кабыздылар. Хәмзә икән.

— Нишләп тордың, ятарга иде әле! — ди бу.

— Бәй, монда нишләп йөрисең? Бар, кайт өеңә! — димен аңа.

— Рәшит, мин сездә түгел, син бездә бит, — ди Хәмзә миңа. Ах, шайтан,

әйткәннәр иде бит врачлар теге вакытта ук, сиңа беркайчан да эчәргә ярамый,

дип. Тагын эчелгән. Җә, ярый, Ходай Тәгаләм, бу юлы да коткарсаң, тәүбәгә

киләм, дип ант иттем.

Кая инде ул килү!..

Мансарда укытучылар бәйрәме гөрләп узды. Артистларның һәммәсенә,

чыгыш ясаган өчен, чех вазалары бүләк иттеләр. Рәхмәт укытучыларга, район

башлыгыннан артистларга үтенеп, ялынып бүләк сорап алганнары өчен. Соңыннан

күңелне тагын да җебетерлек итеп: «Район җитәкчебез әле сезгә «конвертларын» да

бирер», — дигән татлы сүзләрен дә ишеттерделәр. Артистларның бу юмартлыкка

исләре-акыллары китте. Килгәч-килгәч, районның тагын өч авылында концерт

куюларын зинһарлап үтенгәнен дә җиткерделәр главаның.

Шулхәтле сәнгатьле Мансар халкы алдында чыгыш ясый алуларына

куанып, дүрт көннән соң «конвертларын» алырга һәм район җитәкчелегенә

олылап, рәхмәт сүзләрен әйтеп, кешечә кайтып китәргә дип хуҗаның кабул

итү бүлмәсендә байтак утырдылар. Уңайсызлык һәм төшенкелек, мәгънәсезлек,

ихтирамсызлык баса башлагач, кыюлыкларын җыеп, бишесе дә, вазаларын

күтәреп, район башлыгы дип аталган түрәнең мыскыллы чыраен күргәч,

үзләренә карата мөнәсәбәтен аңлап, әллә ни төпченеп тормыйча, вазаларны

борын төбенә шапылдатып куеп чыгып киттеләр.

Бу гамәлләренә Җәләл юл буе горурланып кайтты.

— Карагыз әле, глава булдым дигәч тә, әллә кем булып, күркә шикелле утыра.

Үзе чакырып алды бит, үзебез сорап килмәдек. Мескен. Ну, егетләр, булдырдык!

Артык вакланып тормыйча, вазаларын, бердәм рәвештә шакылдатып, маңгаена

ябыштырдык. Әле болай моны акылга утыртканнары булмагандыр? Дүрт

концертның акчасына үзе тыгылсын! Хәерчедер? Баер! Әйдәгез, җырлыйбыз!

Мансар буйларыннан киткән чакта,

Тыңларсыңмы, җырлар җырлармын.

Күзләреңне тутырып карарсыңмы?

Зәңгәр таудан яулык болгармын.

Шәрәфи җырның мәгънәсен үзгәртеп җырлап куйды:

Кесәләрең тутырып калырсың да

Зәңгәрләргә яулык алырсың.

— Үпкәләмә, Мансар, безгә! — дип Шәрәфи җитди төс алды. — Сезнең

якныкы түгел ул, читтән килгән оятсыз зат.

Шамкай бу мәсьәләгә мәзәге белән җавап бирде:

— Бик салкын кыш. Очып барган чагында бер чыпчык бик каты туңган,

гәүдәсе боз булып каткан да бу зеңгелдәп җиргә мәтәлгән. Шулчак бу

юнәлештә сыер үтеп бара икән һәм әлеге чыпчыкның өстенә җылы «коймагын»

ләпелдәткән. Ни гаҗәп, чыпчык җылынып китеп, акылга килгән дә, башын

чыгарып, чыркылдый башлаган. Янәшәдән үтеп баручы мәче моны күреп алган

да тотып ашаган.

Моның өч морале бар:

Беренчесе — сине ашаган теләсә кем дошман түгел, икенчесе — сине

нәҗестән чыгарган теләсә кем дус түгел, өченчесе — баткансың икән нәҗескә

— чыркылдамавың хәерлерәк.

Әйе, егетләр, батырдык без бу главаны нәҗескә, ятсын шунда.

— Менә шундый түбән дәрәҗәгә төшәргә язмасын! — дип, Сабир үзалдына

мыгырдап куйды.

— Илдә хәлләр болай барса, мондый адәмнәр адым саен очрап торачак,

Хәлим абыегыз әйтте, диярсез!

— Хәлим абый, һәм барчагыз да, гафу итегез, мондый уңышсызлык минем

оештыру тәҗрибәсендә беренче мәртәбә, кайткач, үзегезне бәхилләрмен, ямегез!

— дигәч, Хәмзәнең сүзләренә һәммәсе ризасызлык белдереп ябырылды.

— Син, Хәмзә, борчылма! Мондый түрәләрнең борынына чиертү ул бездә

горурлык хисе генә уятты, шулай бит, егетләр!

Барысы да: «Шулай, шулай!» — диештеләр.

Сабир дәвам итте:

— Белсеннәр, «Биш татар» төркеме ул — шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче

тар фикерле артистлар гына түгел, ул — югары зәвыклы, вазифаларын җуя баручы

җәмгыятькә юмор-сатирасы белән сабак өйрәтүче мәктәп һәм укытучы да!

Рәшит юл буе үзенең язмышы турында уйланып кайтты. Нигә бу тормыш

дигәнең җайлы гына бармый икән? Елга кебек борыла-борыла ага, ташларга,

ярларга бәрелә; җил кебек талгын гына исми, давыллап ала; зәңгәр күктә дә

гел кояш кына балкымый: ае да, йолдызлары да була, болытлар да каплый.

Йөрәк тә кайчак ярсый, үзәк тә өзгәләнә, җан да бәргәләнә, күңел дә кайный.

Кеше гомере менә шуларны кичереп, үзенең ахырына бара. Әле кайчан гына

шалапай малай булып йөгереп йөри иде бит, юкса.

 

Батыр аналар

Артык шикәр тешләмичә,

тамагыннан кыса,

Бик сак кия берәү киемен.

Инде, шөкер, рәтләндем дигәндә,

карак дәүләт

Талап ала соңгы тиенен.

Мәктәптә уку Рәшиткә бик авыр бирелде. Гел башы авыртып йөдәтте аны. Шуңа

күрә җәйге ял көннәрен ул түземсезлек белән көтеп йөрде. Сихәтләнгән кебек була

җәйләрен. Җәй — җәй инде! Ярмәкнең табигате искиткеч матур аның. Боргалана-

боргалана аккан Суыксу буйлары куе агачлар белән капланган, кай җирләрендә

тигез болынлыклар елганың ярларына хәтле сузылган, аргы-бирге ярларында зирек,

шомырт, балан куаклары, карлыгандыр, бөрлегәндер... Хәлең җиткәнче җый. Суыксуда

балыкның күплеге: кушбаш, күккүз, җәен, чуртан, һәй... тагын әллә ниндиләре!

Балалар гел шул елгада чупырдаша. Ятьмә белән балыгын тота, учак ягып таяк

очында кыздырып та ашыйлар. Болында искиткеч күп юа үсә, тау кырыйларында

җиләк, алма бакчасында өелеп алма уңа. Җәй сугыш елы балалары өчен ачлыктан

котылып тору чоры булды. Суыксу куены җәннәтнең уртасыдыр.

Ләкин мондагы җирләр, печәнлекләр Камышлы идарәлегенә кергән, шуңа

күрә бу биләмәләрне шул авыл кешеләре саклаган.

Ходайның бер бирмеш көнендә Рәшитнең әнисе Бәдрикамал белән Бибинур

апай икешәр чиләк асып, әрәмәлеккә балан җыярга китә. Чиләкләрен тутырып

кайтырга гына чыгабыз дигәндә, болар каршына атка атланган ике Камышлы

егете килеп чыккан. Ике арада сүз куерып киткән:

— Сез кемнәр, апалар?

— Без Ярмәклеләр.

— Ни эш кылып йөрисез?

— Менә бераз балан җыйган идек.

— Сезгә кем рөхсәт бирде?

— Нигә, аның өчен кемнәндер рөхсәт алу кирәк идемени?

— Әлбәттә.

— Ә кемнән?

— Менә, мәсәлән, миннән.

— Ә син кем соң шул хәтле?

— Күп белсәгез, тиз картаерсыз, апалар, — дигәннәр дә бу ике алыптай егет,

атларыннан төшеп, орчык кадәрле өчәр балалы бу ике хатынның чиләкләрен

тартып алып, печән таптап йөрисез дип, баланнарын куе үләнгә сипкәннәр. Һәм

бу «каһарман батыр егетләр» Камышлыга юнәлгән. «Җинаятьче» Бәдрикамал белән

Бибинур борчыла-пошына Ярмәккә кайтып киткәннәр. Инде төрмәгә ябарлар

микәнни дигән шикләнүләре юкка булган, алай-болай бу турыда сүз куермаган.

Тыныч кына котылдык дигәндә, «кунак ашы — кара-каршы» килеп чыккан.

Күпмедер вакыттан соң Бәдрикамал күршеләре Зәйнәп апаларга керә. Ни күзе

белән күрсен, йорт ишегалдында бик яхшы арбага печән салынган һәм шунда шәп

ат утлый. Гаҗәпләнерлек берни юк, әлбәттә, ләкин Бәдрикамал апага ничектер бу

ат таныш кебек тоела һәм ул сагаеп кала. Кача-поса гына күзәтеп, кунакларның теге

«батыр» Камышлы егетләре икәнен танып ала. Болар Ярмәккә төн йөрергә килгәннәр

икән. Бәдрикамал Бибинур апаларга төшеп китә. Рәнҗеш-нәфрәт белән ярсыган

бу ике хатын утырып киңәшләшәләр дә мал суя торган зур пычакларын үткенләп

һөҗүмгә күчәләр. Караңгы төшә, егетләр клубка китә. Өйдә ут сүнә һәм Бәдрикамал

белән Бибинур апа дошманның җигелә торган арба-дирбияләренә ябышалар. Бөтен

каешларын тураклыйлар, тәгәрмәчләрне төрле якка тәгәрәтәләр, кендекне алып

бәрәләр, инде атка чират җитә. (Болар бит сугыш елларында үгез җиккән хатыннар!)

«Ярамас! — ди Бәдрикамал. — Гөнаһсыз хайванга тимик». Атны Камышлы юлына

чыгарып, камчы белән берне сыдыралар да — юртак Камышлыга оча!

Әйе, кешене беркайчан да рәнҗетергә ярамый. Иртәме-соңмы җавабын

көт тә тор...

...Рәшит, әлбәттә, Мансар районы башлыгына күңеле белән бик рәнҗеде.

Ләкин эчке сиземләве аны бу түбәнчелектән йөз мәртәбә өстен икәнлегенә

инандырды. Ә бит язмышында мондый мескенлеккә калу очраклары байтак

булды. Ул аларга беркайчан да баш бирмәде. Изсәләр дә, киссәләр дә.

Мәхәббәт һәм хакыйкать

Синең күзләр һаман якты сибә,

Кояш кызы микән әллә син?!

Синең янда нурга коенамын,

Синсез салкын, синсез күңелсез...

Сәлимгәрәйләр белән Шәмкәйләр тагын сугышканнар, дигән хәбәр, төн уртасы

булуга карамастан, яшен тизлеге белән бөтен авылга таралды. Бу хәл Ярмәкнең

данлыклы гайбәтчесе Гөлмәрьям әбинең өенә кайту вакытына минуты-секунды

белән туры килгән. Элегрәк тә килеп чыккалый иде инде ул алар арасындагы

низаглар. Ә бу юлы... Кара син, ә, Гөлмәрьямнең очравын! Бу кадәр зурга китми

иде лә инде мондый чәкәләшүләр. Егетләр арасында ни булмас? Нәрсәдер бүлешә

алмаганнардыр йә бер-берсенә ялгыш сүз әйтешкәннәрдер... Кем белсен? Үтә

дә китә, онытыла бит ул тора-бара яшьләрнең андый җүләрлеге. Ләкин бу юлы

эшләр хөртиләнгән. Гөлмәрьямнең сөйләвенә караганда, хәтәррәк юнәлеш алган

булып чыкты. Аның әйтүенчә, Шәмкәй Рәшите Сәлимгәрәй Гамиленә читән

казыгы белән сугып башын ярган, ә тегесе, ярсып китеп, Рәшитнең бугазына

ябышкан. Эш канашып сугышуга күчкән. Буылып үлә язган Рәшит Гамилнең

кулларыннан котылып, эченә типкән.

— Мин күргәндә, Гамил: «Уф, үләм, үләм, эчем, эчем, — дип бөгәрләнеп

җирдә ята иде», — ди әллә каян шунда пәйда булган Гөлмәрьямнең сердәше

Сания. Монысына тагын ни җитмәгән? Каян килеп чыга шулар? Өй җылынгач

уянган кышкы чебеннәр кебек. Өендә генә ятса ни була? Күптән йокларга вакыт

бит инде карчыкларга. Ә-ә, имәндә икән чикләвек, монысының да биләмнән

кайтып килүе икән.

— Уф, бер-берсенә әллә нинди әшәке сүзләр әйтешәләр, әстәгъфирулла,

тәүбә, минем андыйларны гомеремдә дә ишеткәнем булмады, — дип сөйләнә

гарьләнгән булып Саниясе.

Гамил Рәшиткә:

— Айсылуга якын киләсе булма, әгәр сине аның белән тагын бер күрсәм,

үзеңне генә түгел, нәселегезне корытам, — ди икән.

Рәшит аңа каршы:

— Тимә нәселгә, нәсел турында сүз кузгатырга әле синең борын астың

кипмәгән, җепшек танау, — дигән сүзләр аттыра ди.

Тегесе һаман үзенекен тукый:

— Беренчедән, башта акылыңа кил, аннан соң сөйләшербез; икенчедән

— бераз үс, кәтәнә; өченчедән — хәрәмләшеп сугышма!

— Кем хәрәмләшә, кем кәтәнә, кем акылга җитешмәгән? Бирермен мин

сиңа, карак токымы!..

— Кем карак токымы? Авызыңны чамалап ач, Шәмкәй көчеге! — дип

ябырылды Рәшиткә әллә каян төн актарып килеп чыккан Хәерниса әби.

Монысы да Гөлмәрьям белән Сания сыңары, атаклы өч гайбәтченең тагын

берсе шул Сәлимгәрәйләрнең данлыклы вәкиле.

– Күрсәтермен мин сиңа каракларның кемлеген!

Күрәсең, бу сүзләре, Рәшитнең әтисе амбар мөдире булып эшләгәндә,

нахакка бурлыкта гаепләнгән җыелышта Хәернисаның әйтелмичә калган

ачуыдыр. Ләкин кызган баштан чыккан сүзләрнең мәгънәсе бүген тагын

ачылмый калды, чөнки Рәшитнең ике ягына, аякларын киң җәеп, кулларын

баһадирлар кебек дугалап, учларын йомарлап ике абыйсы килеп баскан иде.

Сугышның бу этабы шуның белән тәмамланды. Теге яктан әбиле команда

чәүчәләкләнеп өйләренә таралды, ә бу яклар:

— Һаман шул Айсылуың өчен чәкәләштегезме? — дигән сүзләр белән

тыкрыкка юнәлде.

Тыкрык аулак. Бүген анда берәү дә юк. Баш очында гадәттәгечә Ай көлә. Юк,

ул көлми, сагышлы ул бүген. Рәшитнең дә елыйсы килә. Шушы көннән башлап

алар күрешә алмаслар микәнни? Югыйсә Айсылу ярата бит аны. Ярата! Рәшит

аны аңлый. Башкалар кебек түгел ул — ягымлы. Менә шушындый айлы кичләрдә

алар бер-берсенә сыенып, бер сүз эндәшмичә, озак итеп карашып торалар. Аның

күз-кашы, борыны, иреннәре шундый матур... Куллары җылы... Рәшит аны үзенә

тарта. Айсылу карышмый. Ике йөрәк бер-берсенең тибешен тыңлый. Алар менә

шулай гомергә бергә булырлар, бу арага берәү дә керә алмас. Рәшит күңеленнән

ант итә: Айсылу бары тик аныкы гына булачак, ул аны бәхетле итәчәк!

Айга карап, йолдызлы күккә хыял атканда, татлы хисләрен Искәндәр абыйсы

бүлде:

— Шулкадәр нык яратасыңмыни шул Айсылуны, ә?

— Әйе, яратам.

— Аңа караганда да матуррак кызлар бар бит авылда.

— Алары үзегезгә калсын. Ә Айсылу минем өчен иң матуры, иң кадерлесе.

— Әле син бик яшь бит. Тормыш күрмәгән. Дөньяның төрле чаклары булыр:

кыенлыгы, авырлыгы... Ул бер алдын, бер артын күрсәтә, диләр. Артын күрсәтсә,

Айсылуың белән нишләрсең?

— Бергә җиңеп чыгарбыз! Әй, абый, син миңа нигә акыл сатып торасың.

Олырак икәнсең, тормыш тәҗрибәң бар дигән сүз түгел бит әле бу.

— Болай гына әйтәм, энем, сине кызганып кына, хәлеңә кереп кенә. Башта

армиягә барып кайтыйк әле, аннан сөйләшербез.

— Мине анда алмыйлар.

— Ник?

— Буем метр ярым гына.

— Алалар, энем, алалар! Синең кебек батыр егетләр бик кирәк анда!

— Туктагыз әле, энекәшләр, — дип, моңа кадәр уйланып, бер дә сүзгә

катнашмый, караңгы тыкрыкта нәрсәнедер типкәләп барган олы абыйлары

Равил сүзгә килде.

— Рәшит, сиңа бер киңәш. Әйбәтләп тыңла мине, әтинең сөйләве буенча, бу

безнең Сәлимгәрәйләр белән тынышмау тирәндәрәк ята. Миңа ышанмасаң, әнә

әтидән, әнидән сора. Бәлки теге вакытларда әтинең колхоз рәисе булып эшләве дә

моңа сәбәпчедер. Ул вакытта Сәлимгәрәй белән әти арасында нидер килеп чыккан.

Бәлки, сәбәп тирәндәрәк ятадыр, яшьлек елларына кадәр барып тоташадыр... Үзегез

беләсез, әти чи коммунист, намуслы. «Яшәсен Сталин! Яшәсен Советлар Союзы!»

— дигән тәгълиматтан бүтәнне белмәде. Аның шундый булуы безгә дә рәхәтлек

китермәде, ләкин без гомер буе аның белән горурланып яшәячәкбез. Кемгәдер ул

ошап та, ярап та бетмәгәндер. Шул исәптән, Сәлимгәрәйгә дә. Әнә бит, Хәерниса

әби, карак дигән сүз чыккач, ничек чәчрәп куйды. Димәк, нәселдә булган. Бурлык,

караклык йогышы тамырда бар икән, ул — төзәтеп бетермәслек чир. Аны каннан

чыгарып булмый. Ярый, бу очракта да әти бит аларны сатмады, чөнки ул аларның

кулыннан тотмаган, шикләнү генә бар. Караклыкка сугыштан соң да ай-яй хәтәр

хөкемнәр чыгарганнар. Әтине дә утырта алмадылар, ләкин шуңа ачулары калган

кешеләр әле дә бетмәгән. Безнең гаиләнең матур гына яшәвеннән көнләшүчеләр

күп. Тагын шул: әнинең безнең әтине сайлап алып кияүгә чыгуы да Сәлимгәрәйнең

ачуын кабартып тора. Мин аны сезгә сер итеп кенә әйтәм. Тешегезне кысып,

телегезне тыеп йөрегез. Яшь чакта Сәлимгәрәйнең ничек итеп әни артыннан

өзгәләнеп йөрүләре, миңа кияүгә чыкмасаң, көн күрсәтмим дип куркыту-янауларын

да онытырга ярамый. Үчле кеше ул. Әнә, күрәсез, балаларын гел котыртып тора.

Юктан сәбәп таба, үчекли. Янәмәсе, без вак-төяк, тәбәнәкләр, алар озын, мәһабәт

гәүдәлеләр. Әйтсен, сөйләсен, ләкин безнең аңа әлегә кадәр махы биргән юк. Төптән

таза безнең нәсел, бабаларыбыз токымы! Энем, хәтереңдәме, синең мәктәптә Гамил

белән шундыйрак бер хәл булып алган иде.

— Күптәнге нәрсә бит ул.

— Күптәнгесен күптәнге, әмма ләкин шул Сәлимгәрәй токымы белән килеп

чыккан тәпәләшүегез әле һаман истә.

Сүзгә Искәндәр кушылды:

— Теге вакыт, әйе, сине әти белән әни, кимчелеге булган балалар өчен

махсус мәктәпкә бирмичә, үзебез янында укысын, читтә ятим булып йөрмәсен

дип, авылда калдырдылар. Минем хәтердә әле аларның сөйләшүләре. Күз-

колак булырбыз, авыруы бер дә төзәлмәслек түгелдер, диделәр. Әнә, авыру дип

саналмасалар да, никадәр балага уку авыр бирелә, шулар белән бергә, туган

авылында үтәр әле гомере, дип мәктәпкә йөрттеләр.

— Әйе, көчкә укыдым, ләкин рәсем, җыр, физкультура дәресләрендә мине

узучылар юк иде.

— Беләбез, энекәш, беләбез... Үпкәләмә генә, яме?!

— Юк ла... Сез булмасагыз, мин бөтенләй чыгырдан чыккан булыр идем.

Әле күп вакытта, хаксыз булсам да, сугыша башлыйм.

— Гамил белән нигә бәрелешеп алдыгыз соң теге вакытта?

— Үзе бит, тиктомалдан «псих», диде. Синең укуың безнең мәктәптә түгел,

психбольницада, безнең Айсылуга карама, тагын бер карасаң, психыңны чыгарам,

— диде. — Мин аңа барыбер карап торачакмын! — дидем. — Шуңа күрә син

псих, — дип тагын кабатлады. — «Мә-ә-ә», — дип телен чыгарып күрсәтте.

Мин кукиш ясап үртәдем. Төрткәләшеп алдык. Ләкин төне буе, йоклый

алмыйча, шул әйткәләшүгә хурланып яттым. Мин бит аны мәсхәрәләмәдем.

Акылга утыртырга кирәк үзен. Эндәшми калу — җиңелү. Күрсәтим әле мин

аңа «псих»ның ничек булганын!

Икенче көнне синнән, Искәндәр абый, учка киеп сугыша торган теге —

кургаштан коелган әйбереңне урладым да аулак җирдә Гамилне көтеп тордым.

Анда да Гамил сугышны үзе башлады. Мине күрү белән:

— Нихәл, псих? — дип төртүе булды, бераз чыдап тордым да иштем үзен.

Теттем тетмәсен. Битенә синең әйбер белән өч тапкыр чәпәдем. Шул кирәк

сиңа, мәйтәм. Үзең башладың сугышны, димәк, үзең гаепле.

Мәктәп шаулый. Рәшит Гамилне кыйнаган, гомер булмаганны... Гамил

класска кереп, күлмәге белән битен каплаган да: «Ул кайда, мин аны хәзер

үтерәм!» — дип акыра-акыра елый икән.

Әлбәттә, рәхәт түгел ул бер сугышкач кабат дуслашуы. Әнә, күрәсез,

дошманлык һаман дәвам итә. Айсылуга да көн күрсәтмиләрдер. Әнисе Хәлимә

апа да кызганыч, ул миңа гел: «Сугышмагыз, балалар, тату гына йөрегез!» — дип

күпме әйтте инде. Гамилләре бит, әнә, әллә нинди...

— Ярый, энем, җирдәге халык төрлесе төрле, охшашлары бик юктыр,

шуңа күрә яманнарга түгел, яхшыларга тиңләш, — дип, Рәшитнең ачынып

сөйләүләренә йомгак ясагандай, Равил абыйсы сүзгә кушылды. — Ә хәзергә

безгә көрәшергә туры килә, үзебезнең хаклыкны, дөреслекне сугышып булса

да, дәрәҗәне __________төшермичә, исбатларга тырышыйк. Айсылуыңны яратасың икән

— бирешмә! Без янәшә булырбыз.

— Рәхмәт, абыйларым!

Рәнҗешләр һәм куанычлар...

Калмый икән яшьлек артта,

Шулай кебек кенә күренә.

Яшьлек бары күчә генә

Гомерлеккә йөрәк түренә.

Хәмзә белән Шамкайның телефонын бөтен Рәсәй белә. Беркөнне Ижау

каласыннан шалтыраталар:

— Рәшит абый, үтенеп сорыйбыз, үзегезнең «Биш татар»ыгыз белән Ижауга

килмәссез микән? Халык бик сорый. Иртәгә үк кирәк. Чөнки берсекөнгә бездә

Сабантуй, кунаклар күп кайта. Кичен Мәдәният сараенда куяр идегез. Чыдар

хәл юк, сезне сорыйлар, берүк каршы килә күрмәгез инде, яме?

— Туктагыз әле, исемегез ничек?

— Язилә.

— Ә-ә, исәнме, Язилә? Иртәгә үк?! Нәрсә, бүтән группалар риза

булмадымыни? Хәзер без кирәкмени?

— Юк ла инде, Рәшит абый, акчасын бүген генә таптык. Сезне сорыйлар,

сезне көтәбез. Күпме түләргә соң, әйт? 25 җитәме, өч нулен өстәп?

— Ә үзеңә күпмесен кысасың?

— Нәрсәгә инде, Рәшит абый, анысы сиңа? Акча табу җиңел эш түгел ул.

— Хәмзәгә шалтырат, ул безнең шеф. Ул нәрсә әйтә, без — как штык, әзер!

56-13-80 номеры.

– Беләм. Синең аша аны күндерим дигән идем. Хәмзәне үгетли, йомшарта,

юмалый тор әле.

— Карале, кызый, мин йомшартып, мин гаепле булып кала торган булмасын!

50не — яме? Килештекме? Хәмзә, белмим, тагы күпме өстәр.

— Үземә калмый ич.

— Кала, кала, беләбез сине.

Иртәгесен иртүк алар Ижау юлына чыктылар. Күңелләре күтәренке. Театр

ялда — болар юлда. Җәйнең икенче ае башланып килә. Шәрәфи үзенең бәләкәй

чакларын тәмләп-тәмләп сөйли. Аның авыз иҗаты барысын да җәлеп иткән.

Рәшит «буханка» салонының алдагы почмагына оялаган да, гадәттәгечә, тыныч

кына тыңлап бара.

— Без бит авыл малайлары. Тормыш авыр дип тә тормадык, һаман шук

булдык. Аның җиңелрәк тә, әйбәтрәк тә булырга мөмкинлеген кем белгән?

Барыбыз да сәләмә киемнән, ачлы-туклы дигәндәй, аннан соң сугыш еллары

булса да, ил хәсрәтенең миндәй малай-шалайга, әби-бабайларга, апаларга

төшкәнен үзебез дә сизми йөргәнбез.

Беркөн Сталинны күрдем. Ап-ак кительле, мин сиңайтим. Шул кителен

киеп безнең Тегермән тавына менеп бара... Иртән шулхәтле рәхәтләнеп уяндым.

Миннән дә бәхетле кеше юк иде кебек ул көнне. Сталин хәтле Сталинны күр

әле син! Дусларыма шул төшемне сөйләп ушларын алдым. Берсе, мылтыгы

бар идеме, дип сорый. Икенчесе, сине күрдеме, ди. Күрде, мин әйтәм, баштан

сыйпап китте. Әле сиңа да сәлам әйтте, дигән булам. Миңа нәрсә диде, дип

башкалары да ябырылды.

— Карале, Шәрәфи, без дә шул Сталин мылтыгы белән җенләнә идек, үскән

чагында, — дип, Хәмзә аның сүзләренә кысылды. — Айзат исемле дустыбыз

бар иде, ул менә гел шул Сталин мылтыгы турында күп сөйли иде. Без күктәге

Айга нәрсә белән атып җиткереп була дип бәхәсләшкәндә, Айзат, бәхәсләшмәгез

дә, Айга бары тик Сталин мылтыгы белән генә тигезеп була, ди торган иде.

Шәрәфи, әйдә дәвам ит, гафу, бүлдердем инде сине.

— Шуннан соң, кыш җиткәч, безнең алагаем зур ап-ак кәҗәбезне бер бүре

шул Сталин күренгән җирдән — Тегермән тавыннан алып китте. Ул елларны

бүреләр бик азган иде. Күрәсең, без ач, бүреләр тагын да ачрак булгандыр.

Авылдан ерак түгел җирдә кәҗәбезнең гәүдәсен таптык. Ашап бетерә алмаган.

Әйткәнемчә, зур иде шул. Төштәге ап-ак кительле Сталин белән ап-ак кәҗәбезне

нәрсә бәйләгәндер — аңлатыа алмыйм. Ил бәлагә батты, без сөтсез калдык.

Хәзер тагын бер булган хәл турында сөйлим. Сугыш вакыты. Әти сугышта,

бер абыем да шунда. Әни ялгызымны өйдә бикләп калдырып эшкә китә. Мин

сугыш беткәнче өйдә утырдым. Өстемә кияргә киемем дә, аягыма кәлүш тә юк.

Пес итәргә чиләк калдыралар. Өйалдына чыгам. Тәрәзәсе юк. Берзаман күрәм

— пыяла ишек. Каян килгән бу? Күзләремне уып карыйм, өнемме-төшемме?

Алдымда ап-ак сарык бәрәне арт аякларына басып пыялага шакый. Ишекне

ачып кертмәкче булам, келәне күтәрә алмыйм. Маташтым, тырыштым — ул

ара бәрәнем югалган да.

Хәзер гомерләр узгач уйлыйм: миңа изге бәрән килгән булгандыр. Агнец

божий диләрме әле икенче телдә? Аны миңа Ходай җибәргәндер. Кертергә кирәк

булган да бит, килеп чыкмады шул. Кертә алган булсам, бәлки, тормышым

икенче юлдан киткән булыр иде.

— Моннан да яхшырагы кирәкмәстер, Равил абый, сиңа. Син, сөбханалла,

сау-сәламәт, әле сиксәнне дә, туксанны да тутырачаксың, аласы мактаулы

исемнәрне алып бетердең, менә пенсияңне дә кочак тутырып бирә башласалар,

синнән дә бәхетле кеше булмаячак, — дип, Сабир Шәрәфи хикәясенә нокта

куйды сыман.

— Учлап кына, чеметеп кенә бирәләр шул, Сабир туган, — дип, Шәрәфи

юри мескен тавыш ясады. — Умырып бирсәләр, мин сезнең белән Ижауга хәтле

сәфәр чыгарга ризалык бирер идемме? Ыштан туздырып, бил бетереп, вакыт

уздырып... Әле бит аның акчасын бирәләрме, юкмы? Билгесез. Ул Язилә дигән

туташны беләм мин. Аның уйлары көненә биш үзгәрә.

Бервакыт ул безне бик кызык итте. Зинһарлап, бер ай чамасы алдан

артистлар җыеп, Ижауда концерт билгеләде. Ниләр генә вәгъдә итмәде инде!

Мин исә чүт ли миллионер булып кайтып китәчәкмен! Ай, матур да сайрый

кызый! Сипкелле чибәр! Әллә шул сыйфаты башымны әйләндерде: гипнозлады

бит бу мине — карт җүләрне. Шул концерт көненә туры килгән спектакльне

үзем катнашмаган икенчегә алыштырттым театрда. Барыр көн килеп җитәрәк,

хәбәр ишетәм: концерт булмый, бүтән көнгә күчерелә. Соңыннан әйттеләр

— концерт куелган, безнең урынга башкалар чакыртылган. Андый «тамашалар»

гел оештырыла. Халыкка «фәлән-фәлән зур артистлар киләчәк» дип хәбәр

таратыла да тамаша вакытында «безне, ягъни оештыручыларны алдалыйлар»

дип әйтелә. Шуннан аңлашыла инде — зур артистларга вәгъдә ителгән акча

кесәләренә чума, ә безне алыштырган вак-төякләргә аз түләсәң дә ярый.

Яшьтән үк шулай беркатлы, кешегә ышанучан булып үстем мин. Ярый әле

хатын-кыз булып тумаганмын, отказ бирә торган гадәтем юк.

— Равил абый, юкка төшенкелеккә бирелеп барма әле. Гел-гел кешене

алдап булмый ул.

— Шундый вакытта халык мәкале исемә төшә: «Чир китәр, гадәт калыр».

Безне әти-әни «Кеше әйберенә тимә, намуслы, ярдәмчел бул!» — дип үстерделәр.

Әле сөйләп бардым ич. Сугыш вакыты, ач-ялангач йөргән чаклар. Кая ул кеше

өлешенә кагылу. Колхоз кырында үскән бер башак урлап кайтсаң да, башың

төрмәдә бетәчәк заманнар иде бит.

— Ә хәзерге чор башка, — дип сүзгә Җәләл кушылды. — Менә Язилә турында

сөйләп килдең. Минем дә шундыйрак бер хәл исемә төште. Себер якларында

концертлар куеп, «себерелеп» кайтып киләбез. Йөри-йөри арт яклар чиләнеп

бетте. Акча эшләргә бардык бит инде. Алдан ук Себердә халык концертларга

күп йөргәнен ишетеп киттек, тик баргач күрәбез, бер дә алай түгел: заллар

яртылаш та тулмаган — күңелләр китек.

Безгә концерт өчен матур гына түләргә вәгъдә биргән оештыручыбыз —

Бакир бу хәлгә аптырамый да кебек. Гастрольләребез тәмамланып, инде кайтып

киләбез. Концертлар санын һәр көнне биреләчәк акчага тапкырласаң, байтак

кына сумма чыгарга тиеш тә бит... Саныйбыз, һич тә алай түгел. Түзмәдем:

«Энекәш, әллә син мине бу хәтле ерак җәһәннәм тишегенә Себер халкын

яратканга бардым дип белдеңме?» — дидем.

Сөйләшүгә Сабир кушылды.

— Себердә шулай. Андагы администраторлар концерт дип төркем җыялар да

гастрольләр оештыралар. Үзләренчә тырышып та эшлиләр кебек. Тик аларның

изге гамәлләре, ягъни татар халкы өчен «янып-көеп йөрүләре»нең нәтиҗәсе

бик кечкенә булып чыга. Чөнки үзара дуслык юк. Алар акча белән дус. Акча

дигәндә бер-берсенең бугазына ябышалар, концертларын яманлап сөйлиләр,

ябыштырылган афишаларны ертып, чакырылган артистлар турында гайбәт

тараталар. Шулай, хәзер Себергә барырга уйласаң, кайтыр өчен кесәңә акча

тыгып кит.

— Шулай бервакыт, элегрәк, — дип сүзгә Рәшит ияреп китте. — Теге, сукыр

баянчы бар бит әле — Баншах, шул, акчаны шәп түләрмен диде дә Себергә

алып китте. Ул андагы себерелеп йөрүләрне, интегүләрне сөйләп аңлатырлык

кына түгел. Ярый, анысы башка мәсьәлә... Халык концертка йөри йөрүен

— зарланырлык түгел, ә менә чебен-черкигә түзәр әмәл юк. Канны прәме

йөрәктән суыралар. Ун көн буе шуңа чыдап, Баншахның тәмле теленә ышанып,

кулга керәчәк утыз алты меңне уйлап, куанып, халыкны күңеле булганчы

көлдерергә тырыштым.

— Йә, сузмый сөйлә, ничек булып бетте. Бирдеме соң утыз алты меңне?

— Кукиш!.. Инде ун елдан артык вакыт үтте, очраганда: «Бирермен,

бирермен», ди дә югала.

— Судка бир!

— Бернинди килешү кәгазьләре тутырылмаган, мөһер сугылмаган, аннан

соң сукыр кеше белән судлашып йөрү дә әллә ничегрәк...

— Анысы шулай инде. Ну капкансың син, малай, капкынга!

— Ходай Тәгалә бар бит, мин булмасам, Ул тигезли. Эләкте Баншах аның

кармагына. Тыңлагыз, сөйлим.

Шул гастрольләргә китәр алдыннан Баншах кибеттән өр-яңа кесә телефоны

сатып алды. Моңа беренче ун көндә, рәхәтләнеп, акча түләмичә, бушка сөйләшә

аласың, дип әйткәннәр. Автобуска кереп утыру белән шалтыратырга тотынды

бу. Башта хатынына шалтыратты: «Сөеклем, телефон алдым, колагымдагы иң

беренче тавыш синеке. Мине юксынмыйсыңмы? Түз, бәгърем! Күп итеп акча

алып кайткач, Урта Диңгез буйларын әйләнербез, яме? Пока».

Телефонның теге башыннан да хатынының «пока» дигәне ишетелә. «Ым-

ма» дип чупылдатып үбешү тавышлары яңгырап куя боларның. Юл буе

шулай: «Менә хәзер Биектауга җиттек. Әйбәт ишетеләме? Кайткач, сиңа да

шундый телефон алып бирермен. Мин сине яратам, көт, сөеклем! Ымма,

ымма!» Телефонга һич тынгы юк. «Менә Кукмарага кердек, Можганы үтеп

барабыз, Чайковский артта калды, алда Барда күренә». Сөйләшүнең ахыры гел

һавалы үбешү белән тәмамлана. Башка кызларга шалтыратулар да «ымма»лы

булып бетә. Бу телефонга янәшәсендә утырып баручы бүтәннәр дә җайлашты.

Мәскәүдәге сөяркәләренә дә шалтыраталар, Казандагыларга да. Шулай йөри-

йөри гастрольләр дә тәмамланды. Ниһаять, өйләребезгә кайтып аудык.

Берничә көннән соң Баншахның тавышын үземнең телефоннан ишетәм.

Акча бирәме, дип торам. Юк икән, һаман үз кайгысы... Карале, Рәшит абый,

минем кесә телефоным белән теге вакытта — гастрольдә йөргәндә кемнәр

файдаланды, хәтерлә әле, ди. Нигә ул сиңа, дим. Ун көн буе бушка теләсә

кем белән сөйләшергә була дигәч, әллә кемнәргә биргән идең бит. Мин

кулланмадым, дим. Әйе, син сорамадың, беләм, ә менә кемнәр шалтыратты

— очына чыга алмыйм, беләсе иде, ди.

Нәрсәгә хафалана бу, чамалый башладым: «Ымма, ымма», — дип

сөйләшүләргә егерме алты мең түләргә счёт килгән икән моңа.

Бер карасаң, кызганыч та инде үзе, сукыр бит. Ходай Тәгалә гариплеккә

карамый, хәрәм малга нәфесен тыймаганнарны барыбер җәза кыла икән.

— Ходай Тәгалә җәзасын бирә дигәннән... — дип әңгәмәгә Хәмзә кушылды.

— Яшьрәк вакытта бер профессионал рәссам белән колхозларда оформление

ясап йөрдем мин. Исеме — Фариз.

Күп очракта колхоз рәисләре бик саранланалар яки эш өчен бөтенләй

түләмиләр. Мондыйларга ачуы чыккан Фариз хәйләгә кереште: договор

төзегәндә, председатель алдында сөйләнә башлый: «Менә үткән ел «Дуслык»

колхозында оформление ясадык. Килешкән вакытта җитәкче кеше болай әйбәт

зат кебек күренә иде, ә эш үтәлеп, түләү турында сүз чыккач, бик ямьсез

кыланды. Кыскасы, төрле сәбәпләр табып, расчёт бирми интектерде. Шулхәтле

рәнҗедем шуңа, шулхәтле рәнҗедем!.. Рәнҗеш төшә бит ул — күп тә үтмәде,

хатыны үлде. Ул хәтле нык каргамаган да идем югыйсә», — дип хушын алды

тегенең.

Аннан тагын бер очрак — Кама Тамагы районындагы бер колхоз рәисе

белән булган хәл. Үзе чакырып кайтарды. Әле, җитмәсә, без оформление

ясаган колхозларны күреп, шаккатып кайтканлыгын сөйләде. Килештек. Аның

фантазиясе буенча, эш җиренә җиткереп башкарылды. Түләргә, дигәч тотлыга

башлады. Күпсенде. Югыйсә күп тә сорамадык инде. Күренми дә, качып йөри.

Бер тоттык без моны. Фариз теге методны кулланмый булдыра алмады. Әле

моңа хәтле мин дә ишетмәгән рәнҗешен сөйләргә тотынды... «Түләмәгән иде

берәү. Рәнҗедем. Күпмедер вакыт үткәч ишетәм, хатыны үзен сөяркәсе өстендә

тоткан. Өеннән куып чыгарган. Ул заманнарда партия законнары — эшеннән

дә арт ягына тибеп чыгарганнар».

Фаризның монысы турында сөйләп бетерүе булды, әлеге рәис төзелеп

бетеп бара торган договор кәгазен идәнгә атып бәрде дә безне идарәдән куып

ук чыгарды. Соңыннан белдек, Анталиягә ял итәргә баргач, бер марҗа белән

типтереп йөргән икән. Хатыны сизгән, артыннан барып, ни кыланганын күреп

кайткан. Хәзер өйгә кертми, бу идарәдә кунып ята ди.

Шулай итеп, соңгысында бер тиен дә эшли алмый калдык. Чыннан да,

рәнҗеш төшә икән ул, төшә икән...

Сүз артына сүз ияреп, байтак юл үтелгән, вакыт узган. Әйе, юлга чыкканда

«Биш татар»ның әңгәмә өчен тема беткәне юк әле. Ижауга килеп кергәннәрен

сизми дә калдылар.

Мәдәният сарае каршында зинһарлап чакырылган артистларны Данир исемле

егет көтеп тора иде. Ул Хәмзәгә ят кеше түгел, Ижауда татар җәмгыятенең

күренекле шәхесләреннән берсе, шактый гына бай кеше, сәнгать яратучы һәм,

алай гына да түгел, бик әйбәт җырчы да әле. Машинадан төшүче һәр кунакны

кочаклап, ихтирам, хөрмәт күрсәтеп, итагатьлелек белән каршы алды.

— Язилә кайда соң, Язилә? — диеште артистлар.

— Язилә? — диде Данир, уйланыбрак торгач, — ул бүген бу Мәдәният

сараенда башка артистлар белән мәшгуль. Гафу итегез, абзыйлар, каршы

килмәсәгез, мин сезне үземә алып кайтам, минем бүген туган көн.

«Биш татар» аптырашта калды.

— Ничек инде?.. Без бит концерт куябыз дип килдек. Ну, кабахәт тә инде

бу кызыгыз, ничек әле исеме? — дип, Җәләл чыгырыннан чыга башлады.

— Аллаһы Тәгаләнең ачы каһәре төшсен! Әле юлда гына шундыйлар турында

сөйләшеп килгән идек...

Җәләл әйтеп бетергәнне көтмичә, сүзгә Данир кушылды:

— Абзыйлар, борчылмагыз! Барысы да әйбәт булыр. Минем өйдә хәзер

сезне туган көнем уңаеннан җыелган кунаклар көтеп тора. Мин Язиләнең

мондый начар гамәл кылганын әле генә ишеттем. Йөрәгем шуңа әрнеп,

сезне каршыларга килдем. Туктале, мин әйтәм, сезне туган көнгә чакырыйм

— шундый бөек шәхесләребезне. Кайчан күрергә насыйп булыр әле барыгызны

бергә? Яхшылап бәхилләтермен, минем аңа гына мөмкинлегем бар. Равил абый,

һәммәгезгә егермешәр мең җитәрме?

Сумманың нихәтле икәнен шундук чамалап алган Җәләл:

— Молодец, энекәш, егет икәнсең! — дип, Данирның кулын кысты.

— Әйбәт килеп чыкты әле бу — Язиләнең этлеге! Шулай бит, егетләр! Хәмзә,

ник дәшмисең?

— Яхшылыкны комментировать итмиләр.

— Ну, эчәбез икән!

— Кит инде, эчкән кеше кебек сөйләшкән була! — дип, Сабир Рәшитнең

эченә төртеп куйды.

«Биш татар», алтауланып, Данир коттеджына юл алдылар.

Тормыш тыкрыклары

Ары тарттым, бире тарттым,

Шактый малым калды түгелеп.

Шул малларымның астында

Мәхәббәтем калды күмелеп.

Мәктәпнең тугызынчы классын тәмамлап, Алексеевка бистәсендә урнашкан

тракторчылар курсына барып кергәндә, Рәшитнең буе бер метр да утыз җиде

сантиметр иде. Ә инде училищега кергәндә, егерме биш сантиметрга үсеп, бер

дә алтмыш икегә җитте. Тәбәнәк булуына бик гарьләнә иде, әлбәттә, әмма

юлбашчыларыбыз Ленин белән Сталинның да шул чамада булганлыкларын

белгәч, көенеп йөрүдән туктады. Кечкенәсен кечкенә дә, ә кызларга багышлап

шигырьләр язарга, һинд киноактёры Радж Капур кебек җырлап, аларны гашыйк

итәргә бик остарды. Шуларның берсенә, башын югалтырдай булып үзе дә

гашыйк, тик менә Айсылуы бар. Исеме дә матур юкса — Ләйлә. Шул Ләйләне

очратса, Рәшит кызара, тирли, нишләргә белмичә, әйтәсе килгән сүзләрен оныта,

әйтә башласа, тотлыга. Ул аның атлаулары, елмаюы, кыйгач кашларының,

керфекләренең сирпелүе... Их, кулыннан гына тотса да... Их, сулышын тойса

да... Их, төшендә генә булса да үпсә, кочса иде Ләйлә... Ләйлә...

Аның «Ләйлә, Ләйлә» дип пышылдап саташып йөрүен күргәч, дусты Әсхәт

татлы хисләрен боза торган иде.

— Чирлисеңме әллә? Врачка бар! — ди ул һаман саен.

Тәмам үлә инде бу дип уйларсың аңа карап. Бүтән кызлардан оялып та

тормый, җүләргә сабышып, күкрәкләренә килеп ябыша. Сугып та җибәрәләр.

Ә Ләйлә янына барып: «Исәнмесез!» — дип әйтергә теле әйләнми. Ләйләнең

исә аңа бер караш ташлаганы да юк.

Шулай да Рәшит беркөнне, бөтен кыюлыгын җыеп, Ләйләне аулаграк

урында көтеп алды. Шунда әллә ничек ирексездән: «Яратам мин сине, Ләйлә!»

— дигән җөмләсе бүселеп чыкты. Бигрәк тупас әйтелде кебек. Кыз бармагы

белән үзенең чигәсенә төртеп күрсәтеп, «акылыңдамы син, егет» дигәндәй

китеп барды. Рәшитнең бар булган мәхәббәте коелды да төште.

Рәшит катып калган багана кебек шунда байтак басып торды. Карале,

нишләп соң әле бу кызга дөньясын онытып гашыйк булып йөри ул? Әллә ни

матур да түгел икән бит. Кәкре аяклы бугай, сипкелле дә... Үзе тагын салкын

таш кебек. Вәт, җүләр, кемгә гашыйк булган бит! Әйткән иде аны Әсхәт: «Кай

җиренә кызыктың соң син аның?» — дип.

Рәшит кырт борылып, борынын өскә чөеп китеп барды. Коридорда очраган

яшь кенә укытучы апасына күз дә кысып алды әле. Тегесе дә күз кысып җавап

бирде. Менә бит, тормыш дәвам итә!

Рәшит ял көннәренең берсендә, авылына ялга кайткач, Ләйләгә ачу итеп,

маркасыз хат язып салды, сыңар куплет такмактан гайре бүтән бер сүз дә юк

иде.

Ал минем түбәтәем,

Гөл минем түбәтәем.

Хөкүмәткә файда булсын —

Ун тиен түләтәем.

Шуннан соң Ләйлә сырпаланып караса да, Рәшит инде аны Ярмәгендәге

Айсылуына алыштырырга теләмәде. Бүтән Ләйләгә сәлам дә бирмәде. Курсларда

уку бик тыгыз булса да, бер кичне җай табып, Айсылуга багышлап шигырь язды.

Һай сылу да бит син, Айсылу,

Күрми торсам, була ямансу.

Китмәм бүтән ерак-еракларга —

Авыр бигрәк сине юксыну.

Конвертны ике эчле итте. Тышына: «Ярмәккә, Шамкаев Равилгә», — дип

куйды, ә эченә: «Абый, монысын Айсылуга тапшырырсың әле», — дип, бәрәңге

изеп ябыштырды да хатны почта әрҗәсенә илтеп салды. Тагын бер күчермәсен

кесәсенә салып куйды, кайткач, бәлки, үзенә тапшырырга мөмкинлек булыр.

Чыгармыйлар бит Айсылуны.

Бер группада егерме сигез курсант, араларында ике татар малае да укый.

Рәшитнең «Урал» исемле, ни кулныкы, ни кесәнеке түгел — зур сәгате бар. Шул

сәгать нигәдер холыксызлана башлады: йә бик нык алга китә, яисә бөтенләй

туктый, кайчагында хәйран гына йөргән дә була. Тулай торакта ул аны сатарга

тырышып карады. Алмыйлар. Тыңлап-тыңлап карыйлар да, «носи сам» дип,

үзләренчә мыскыл итәләр. Нишләргә моның белән?

Бервакыт укучыларны физкультура дәресендә салкын сулы тирән күлгә

коенырга алып баралар. Рәшит физрук Василий Ивановичка: «Хәзер фокус

күрсәтәм, берничә курсантның трусигын сезнең каршыгызга китереп ташлыйм»,

— ди. «Как это?» — дип гаҗәпләнә укытучы. «А вот так», — ди дә Рәшит:

— Уважаемые курсанты, менә алтын сәгать, кем дә кем шушы сәгатьне

күлдән таба ала — сәгать шуныкы, — дип сәгатьне суга тондыра.

Нәкъ Рәшит әйткәнчә килеп чыга. Егерме сигез малай «чумбылт» суга сәгать

артыннан. Эзлиләр. Тончыгып өскә калкалар да кабат чумалар. Күл өсте кайнап

тора. Алар — Ярмәк малайлары, бик тә җитез сулы елга буенда үстеләр. Бер-

берләрен узу өчен әллә ниләр кыланып бетәләр иде. Су астында иң озак торучы

ул — Рәшит. Астан килеп, су өстендә йөзүчеләрнең трусигына ябышсаң, ул

берни дә эшли алмый, аякларын болгый-болгый, үзе үк салдырырга булыша.

Шундый алым белән Рәшит алты малайның трусигын салдырып, Василий

Иванович каршына илтеп ташлый. Ә сәгать?.. Бичара сәгать әле дә булса һаман

күл төбендә ятадыр.

— Да, — ди Василий Иванович, татарларны хитрый халык диләр иде, дөрес

икән!

— Әйе, Василий Иванович, без әле мудрый да. Безне өйрәтергә түгел, безне

өйрәнергә кирәк! — дип, Рәшит мактанып куя шулчак.

Ниһаять, укуны бетереп, эш башлана. Рәшитне Куйбышев өлкәсенең

Алексеевск районы Барак совхозы кырларына җир тырмалауга куялар.

Булышчысы — бергә укыган Әсхәт, үзе төсле шәп егет. Җир тигез. Әсхәт кырның

бер башында, Рәшит — икенчесендә. Тракторны боралар да җибәрәләр, боралар

да җибәрәләр. Утырып йөрү юк, ышту син, тузан сулап йөрергә, аларны кем

дип белдегез? Берзаман карасалар — тракторлары юк, кая киткән? Эзли торгач

табалар — тирән ерганакка төшеп сүнгән икән. Бу татарларның юньле эше

булмас, дип егетләрне сүгәләр дә өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Ул елларның авырлыгын, хәсрәтләрен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Авылның

Суыксуын буып эшләнгән электр станциясе бар. Аның көче барлык хуҗалык

эшләрен башкарырга, ягъни фермаларга, авыл йортларына ут бирергә җитә. Менә

шунда әллә ничек биш хатынны ток суга. Дүртесе исән кала, ә Рәшитнең олы

абыйсының хатыны, ягъни җиңгәсе үлә. Шулхәтле яраткан җиңгәсенең якты

дөньядан китүен ул бик авыр кичерә. Шәмкәйләрнең барлык туганнары көн-төн

елашалар. Җиңгәсенең чөгендер алу мәшәкатьләре дә әнисе белән Рәшиткә төшә.

Колхоз шулай ук дуңгызлар үстерү белән дә шөгыльләнә. Татар авылында ике

мең баш дуңгыз карау үзе бер газап инде. Мирзаҗанның ферма мөдире булып

эшләгән чагы. Сыер, сарыклар да аның карамагында. Ул елларда сарыкларга

бүреләрдән дә тынгылык булмый. Ирләр, төннәр буе каравыл торып, кышын

Юкә Тау башыннан төшми.

Бер елны җитмеш биш атны яшен сугып әрәм итә. Болай да яртылаш кына

исән Мирзаҗанга язмыш авыр сынаулар өстәп тора.

Җитмәсә Шәмкәйләр белән Сәлимгәрәйләр ыруы арасындагы гомерлек

дошманлыкка Рәшит килеп кысылды. Оныта алмый егет Айсылуын. Шул ике

арадагы киеренкелеккә ут өстәп тора. Югыйсә юньләп күрешә дә, очраша да

алмыйлар бит инде.

Гомер агышының алдагы көннәренә карап, Рәшит 1956 елны Бөгелмәгә

шофёрлар курсына килде. Инде байтак укылып, эшләр таныклык алуга бара

дигәндә генә, язмыш аңа тагын рәхимсез гамәл кыла... Имтихан тотканда, ул

кинәт егыла.

Җәләл хәлләре

Әллә ничек булыр төсле минем язмыш.

Гел өстәлеп кенә тора сагыш-ялгыш.

Бер гөнаһым юктыр төсле гамәлемдә,

Булса әгәр, кичерегез шул хәлемдә.

Тормыш син уйлаганча гына бармый шул.

«Биш татар» төркеменең гөрләп эшләгән чагы. Җәләл бик авыр хәлдә

дигән хәбәр күпләрнең йөрәген какшатты. Спектакльдә уйнаганда билен

авырттырган икән дә, больницага алып киткәннәр. Хәле көннән-көн начарая

бара дигән җан өшеткеч сүзләр Хәмзә белән Рәшиткә дә килеп иреште. Ике

уйлап тормыйча, авыру янына киттеләр. Моңа хәтле аны төрле больницаларга

күчереп йөрткәннәр, чөнки тәгаен генә диагноз куя алмаганнар. Консилиумнар

җыйганнар. Шәһәрнең иң көчле табиблары ни әйтергә белми торганда, бер

больницаның Камил Зыятдинов дигән баш табибы, анализларын тикшергәннән

соң, бу — минем пациент, мин аны дәвалый алачакмын, дип үз больницасына

алып киткән.

Рәшит белән Хәмзә шунда килделәр.

Җәләл үзенең дусларын шат йөз белән каршы алды:

— Менә шушында килгәч, хәлем бераз җиңеләйде, исән калырга өметем

барлыкка килде. Җә, шеф, безнең эшләр ничек бара анда? — дигән булып,

Хәмзәнең кулбашын кагып куйды.

— Хәлим Бәдриевич, без Рәшит белән бик пошынып килгән идек, күз

тимәсен үзеңә, таяк белән булса да йөрисең икән ич, — дип, Хәмзә сөенүен

яшермәде. — Югыйсә эштәгеләр хәлеңне нык яман тасвирлаганнар иде.

—Җәләл бит ул! Үтерерсең Җәләлне! — диде Рәшит. — «Әҗәл» күренмәдеме?

Ник аптырап карап торасыз миңа?.. Шәрәфине әйтәм, бакчасында ятадыр,

чәчәк үстереп.

— Ул килеп китте инде әхвәлемне белеп. Кеше җанлы бит ул Шәрәфи.

Больницадан курыкса да, янымда булды, рәхмәт төшкере. Сабир да килде, бер

капчык алма, апельсин китергән күчтәнәчкә. Алып китегез әле күп итеп.

— Менә без дә шундыйрак әйберләр алдык. Хәмзә, кәнишне, тырышты,

— дип, Рәшит пакеттагы алмаларны, җимешләрне караватка аударды.

— Егетләр, мин моны ничек ашап бетерим?

— Борчылма, шәфкатьле туташларга өләшерсең.

Шулчак палата ишегеннән, башларын тыгып, әле бер, әле икенче медсестра

Рәшит белән Хәмзәне күзләп алды.

— Керегез, кер, кызлар, менә минем дусларым килгән, — дип, Җәләл аларны

чакыра ук башлады.

Озак та үтмәде, бөтен больницага «Биш татар» төркеме Хәлим Җәләл янына

килгән дигән хәбәр таралды. Инде китәрбез дип коридорга чыккан Хәмзә белән

Рәшиттән туташлар белән бергә авырулар да автограф алырга керештеләр. Бу хәлгә

борчылып, табибәләр Рәшит белән Хәмзәне үзләренең бүлмәсенә төртеп керттеләр.

Анда матур гына чәй табыны әзерләнгән икән. Рәшит керү белән медицина темасына

бер-ике мәзәк сөйләп көлдерде дә, рольне Хәмзәгә тапшырып, коридорга чыкты.

Больница шыксыз, идән такталары черегән, түшәмнәрдән штукатурка коела,

стена буяулары купкан, күңелдә шом уяна. Рәшиткә бу больница ерак еллар авазын

хәтерләтә. Әйе, ул яткан психбольницадан артык түгел бу. Егерме беренче гасырның

менә дигән врачлары эшли торган бинага йөз еллап ремонт кермәгәндер.

Илдә бардак: Африкадан миллионлаган долларга туп тибүчеләр сатып алабыз;

Европа белән Америкадан — алка шудыручылар. Ә үзебездә халык ыңгырашып

ята. Ярый әле ярага дару тамызучыларыбыз бар.

Рәшит үзенең Куйбышев өлкәсенең Томашев дигән җирендәге акылга

зәгыйфь кешеләр больницасына килүен искә төшерде. Андагы мәхшәр! Беренче

көнне үк аның янына өч яшүсмер килде дә: «Кругосветное путешествие

оештырабыз, безгә моряклар кирәк, бармассыңмы безнең белән, как раз син

подходишь», — диделәр.

Һәркөнне иртән тегеләр белән күрешәләр. Сәяхәт турында сөйләшәләр.

Алар утрауларны, диңгезләрне, океаннарны күп беләләр икән. Сәяхәтләре шул

психбольницаның ишегалдында иде. Аннан кая да булса чыгып качу мөмкин

түгел. Стеналар биек. Көннәр буе гел ишегалдында йөриләр. Кайчагында

врачлар да боларга кушылып киткәли.

Психбольницаның рәшәткәле тәрәзәсеннән самолётлар очканы да күренә.

Алар бик күп, гүләүләре бер аска төшеп, бер өскә күтәрелеп күңелдә шом уята.

Тагын сугыш башлангандыр төсле тоела. Янәшәдә аэродром булган икән.

Бу йортта байтак дәваланып яткач, беркөнне аңа: «Шамкаев, отец-мать

приехали, хотят тебя забрать!» — дип кычкырдылар.

Дүртенче май көне иде ул. Чыннан да терелдем микәнни, дип уйлаган иде

ул шул вакытта. Кайтканда әнисен яңадан тетрәндереп алганы хәтерендә.

— Әни, — диде ул, — авыл өстендә самолётлар ду кубып очамы?

Әнисе елап җибәргән иде шулчакны.

— Әй, улым, терелмәгәнсең икән бит, терелмәгәнсең...

Үкседе дә үкседе әнисе.

Врачлар Рәшиткә нишләргә ярый, нишләргә ярамый икәнен болай

аңлатканнар: «Тәмәке тартырга ярый, ләкин аракы эчәргә ярамый, ә менә

жениться надо!»

Шушы авыруы аның тагын берничә мәртәбә кабатланды. Ул чорларда грипп

бик көчле таралган иде, өйдәгеләр, кеше алдында авыруын шуңа сылтаган

булдылар.

...Медперсонал бүлмәсеннән Җәләл белән Хәмзәнең чыгып килүен күргәч

кенә ул әлеге уйларыннан арынды. Аларны яңадан сырып алдылар. Рәхмәт

сүзләренең чиге юк иде. Кулын кысып озатып калган табиблар арасында

Җәләлне үлемнән йолып алган баш врач Камил Мөхәммәтович та күренде.

Хәлимнең күзендә шатлык яшьләре ялтырый иде.

Яшәсен дуслар

Без бүген сау, без — сәламәт —

Уйныйк, көлик, җырлыйк, биик.

Берәү дә мәңгегә килмәгән,

Исәннәрнең кадерен белик.

Күрәсең, дуслык көче кешегә тизрәк терелергә, аяусыз үлем белән көрәшергә

ярдәм итәдер. Җылы сүз, ихлас дуслык хисләре күздән шатлык тамыза ала икән.

Шәрәфигә карасаң да, Сабирны мисалга алсаң да, алар белән бергә эшләвеңә

сөенәсең. Чөнки алар авыр минутларда һәрчак ярдәмгә килергә мөмкиннәр.

Җәләл үзе дә шундый, Хәмзәне әйткән дә юк. Шәрәфи белән Сабир да мәрхәмәт

ияләре: берсе әбисен гомеренең соңгы көннәренә хәтле кадер-хөрмәттә тота,

икенчесе әнисен урын өстендә килеш авылдан Казанга алып килеп, сөеп кенә,

назлап кына яшәтә. Дуслар яхшы, күз генә тимәсен үзләренә.

Тормышы юлында Рәшитнең дуслары күп булды. Ул Ярмәктәге кечкенәдән

бергә уйнап үскән Равилне искә төшерде. Әйе, Ярмәктә Равилләр күп, әмма

абыйсы Равил белән бу Равилдән якыны булмады. Барлык малайлар арасында

иң акыллысы, иң зирәге, иң хәйләкәре дә ул иде. Менә шул Равил тавык

йомыркасын бик оста урлый. Тавыкларның йомырка салганчы һәм салганнан

соң ничек кытаклавын да аера белде ул. Тора-бара шулкадәр остарды ки,

тавыкның йомырка салып бетерүен көтеп торырлык түземлеге калмагач, тотып

алып, йомыркасын кысып чыгара башлады. Кибеткә алып бара да, йомырканы

«Дукат» папиросына алыштыра, Рәшит тәмәке тартырга шул Равилдән өйрәнде

инде.

Аннан соң Равил, өйләрендә тавык ашаган саен, урамга чыгып, ядәч аера

иде. Әлбәттә, «ә» дигәнче ота да иде.

Бервакыт бәйләнде бит бу Рәшиткә: «Әйдә, аерабыз, бетте-китте». Ядәчне

аердың исә, аның шарты буенча, отар өчен көндәшең кулына берәр нәрсә

тоттырырга кирәк.

Рәшит белә үзенең отыласын, шулай да ике йомыркага килешеп, ядәчне

аердылар. Ул елларда йомырка акча кебек кадерле, аның белән кинога да

кертәләр иде. Әй, тырыша Равил Рәшитне отарга, әй тырыша. Ләкин җай

чыкмый. Әллә зиһене әйбәтләнгән, әллә саранлыгы көчәйгән тегесенең.

Бәхәс беренче апрельдә төгәлләнә. Равил бераз ялгышып куя: әбисе белән

бабасын Сәләхетдин бабайларга мунчага җибәрә. Әби һәм бабай, ныклап

әзерләнеп, җепшек карга бата-чума барсалар, мунча бөтенләй ягылмаган

икән. Болар кайтып Равилнең әтисенә әйтәләр. Әтисе каеш-чыбыркы белән

«пешерергә» улын эзләргә керешә. Шулчак Равил әтисеннән качып Рәшитләргә

килеп керә. Әтинең ачуы сүрелгәнче генә сездә торыйм әле, ди. Рәшит

этлеген җигеп, дустының хәленә кермичә, сәкедән Равилнең бүреген алып,

кулына тоттыра да, кабаланып: «Әтиең керә», — ди. Равил шул минутта, суга

чумган үрдәк баласы кебек, сәке астына кереп юкка чыга. Ә Рәшит, үз-үзен

белештермичә, «Ядәч!» дип кычкыра. Борылып тәрәзәгә караса, ишегалдында

чыннан да Равилнең әтисе басып тора икән. Кулында камчы. Ул заманнарда

кәҗә бәтиләрен, сарык бәрәннәрен көннәр җылынганчы өйдә тоталар иде.

Рәшит йөгереп барып ишек келәсен элә дә кәҗә бәтиенең койрыгын бора. Ул,

Рәшитне дә уздырып: «Ә-ә-дәч!» — дип кычкырып җибәрә. Равилнең әтисе

Мисбах абзый, башын кашын тора да капкадан чыгып китә.

Менә шулай итеп ул дустын бәладән дә коткара һәм кинога барырга акчалы

да була.

Дус бар, дошман бар

Өзешәбез, сөзешәбез,

Этешәбез, төртешәбез,

Зур дөньяга сыймыйбыз,

Бер-беребезне сөймибез.

Юри генә «сыйлыйбыз»,

Бакчага «таш атабыз»,

Бер-беребезне сатабыз,

Патамушты — татар без!

Галиәсгар Камал театрында өч артистның спектакльләрне ташлап «Биш

татар» төркемендә акча эшләп йөрүе берәүгә дә ошамагандыр, билгеле. Ташлап,

дип әйтү, әлбәттә, бик дөрес түгел, чөнки алар җитәкчелек белән дә, рольдәш

дуслары-дублёрлары белән дә килешеп китәләр. Үзара аңлашу бар. Гаризалар

язып калдыру, больничныйлар алу дисеңме. Алар өчен әллә ни кыен эш түгел,

һәркайсының үз табибы бар, танылган, күренекле артистлар, чүтеки. Ләкин бу

юлы нигәдер Шамкайга ныграк каныктылар: җыелыш җыеп, элегрәк булган

«гөнаһларын» да исәпкә алып, катгый шелтә бирергә булдылар. Дошман күп,

дуслар да бар, дигәндәй, Шамкай турында ни уйлаганнарын шушы җыелышта

рәхәтләнеп чәчтеләр, күңелләрен бушаттылар. Һәрвакыттагыча Таҗи, Әзһәр,

Шәүкәт абый аның яхшы якларына тукталып, алыштыргысыз артист икәнлегенә

басым ясап: «Кемдә юк инде андый кимчелекләр, барыбызда да бар инде

ул, актарып карасаң, Шамкайдагы кебек гөнаһлар: эчкәли-салгалыйбыз

инде, чамасын оныткан чаклар да була кайчак», — дип, аңа карата басымны

йомшарттылар. Тик шелтә белдерүгә каршы түгел иделәр.

Дусил, Рәсим күтәрелеп нәрсәдер әйтмәкчеләр иде дә: «Беләбез, яклаячаксыз,

тик кенә утырыгыз, одна компания!» — дип, җитәкчеләр кул гына селтәделәр.

Аннан соң хатын-кызлар ду купты. Уйларында Шамкай, Шәрәфи, Җәләлнең

концерт куеп йөрүләре түгел, театрдагы хезмәт хакына тормыш алып барып

булмастай мөшкеллек иде. Чакырсыннар иде әле концертларга, без дә рәхәтләнеп

катнашыр идек, чакыручылар гына юк, дип «өчлек»не яклап та куйдылар.

Хатын-кыз чыр-чуы астында Рәшит үзенең шушы мәшһүр театрга эләгү өчен

күпме көч һәм ихтыяр куюы турында уйланып утырды. Җанын урталай кисеп,

ут пычкысы яндырып алды. Аһ, гомер буе хыялланган максатына, өметенә

— Камал театрына эләгүенә хыянәт итә түгелме соң ул?

Аның зиһене томаланды. Җыелыштагыларның әле берсе, әле икенчесе,

утыра-калка нидер сөйләп, күкрәк кага-кага, кемгәдер төртә-күрсәтә, йодрык

болгый-болгый дөреслек яулый. Баш режиссёрның аларга карап бармагын

төртеп күрсәтүе, «бетте баш», дигәнне аңлата сыман иде.

Нинди карар чыгарырлар икән инде миңа, дип уйлады Рәшит. Никадәр көч

куелган иде бит шушы театрга эләгү өчен, никадәр сәламәтлек беткән, гомер

яндырылган, аһ, бу ялгышулар...

...Театр училищесына Рәшитне җиңел генә алмадылар. Әлеге дә баягы шул

«актёрские данные» җитеп бетми, диләр. Юк анда буй, юк тавыш, юк тел — йөрәк

зур да бит, ул — күренми. Хәер, күрә белгән кеше күрә икән. Атаклы режиссёр,

педагог Празат Исәнбәт Рәшитнең башкаларга күренми торган актёрлык осталыгын

һәм сәхнәдәге киләчәген аермачык сизә. Ул аны үз канаты астына ала. Имтиханнар

алып, нәтиҗә ясап, Ширияздан Сарымсаков, аннан актёр чыкмый, дигәч, Празат

Исәнбәт: «Сез укытмыйсыз аны, мин укытам», — дип, Рәшитне студентлар

исемлегендә калдыра. Ул аларны бер генә ел укытса да, Рәшит аны актёр һөнәренең

әлифбасын беренче өйрәтүчесе, зур, акыллы режиссёры дип хөрмәтли.

...Менә шундый авырлыклар белән бөек театр дөньясына килгән елларын

искә төшереп утырды ул. Ә бүген инде рөхсәтсез концертлар биреп йөрү көн

тәртибенә куелган. Кемнәр дошман? Юк, юк, аның театрда дошманнары юк. Ул

үз-үзенә дошман. Бу халәттән җайлы гына котылса, акылга килергә вакыт.

Аңа каты кисәтү ясап, театр коллективы таралышты.

 

Уку — кое казу

Казан, Казан, синең хозурыңа килеп

югалттыммы, әллә таптыммы?..

Әллә адашып, үземне табалмый,

сазлыгыңа кереп баттыммы?

Театр училищесында укулар башланды. Курста берничә шәһәр кызы һәм

малае бар. Калганнары авылдан. Утызга якын кеше укый башлаган курс бер ел

үтүгә, унбиш кешелегә кала. Кайберләрен әти-әниләре алып китә, кайсыларын

өметсез дип, укытучылары чыгара, күбесе үзләре китә.

Училищедагы бер ел гел уку белән үтә. Укуның да бик тырышып, бик теләп

йөрелгәне. Авырның да авыры икән ул беренче курс. Тулай торак юк. Фатирдан

фатирга күчеп йөрүләр. Йә аларны ошатмыйлар, йә анда торырлык түгел, йә

салкын, йә түләү хакы күтәрә алмаслык кыйбат. Интегүле тормыш. Шулай да бу

сынау да үтелә. Ниһаять, икенче елны аларга тулай торактан бүлмә бирделәр. Ул

шатлануларының чиге юк иде. Хәлил Мәхмүтов, Роберт Әбелмәмбетов, Юныс

Сафиуллин, Нуриәхмәт Сафин, Шаһисолтан Әхмәтшәрипов белән бергә тору, бергә

укулар! Курсташлары арасында Дания Нуруллина белән Эльмира Хамматова да бар.

Беренче курста Самара мишәре Рәшитнең төп максаты телне чарлау булды.

Икенче курста алар инде түш киереп йөрде. Кесәләрендә акча да бар: чөнки тимер

юл кергән заводларга вагон бушатырга җай табылып тора. Дәресләрнең бетүе була,

чаж шунда барысы да. Кызларны туңдырма белән сыйларга да, кинога чакырырга

да акчалары җитә. Өченче курста аларны Камал театрының массовкаларына чакыра

башладылар. Бу инде студентларга практика өчен бик кирәкле сәгатьләр.

Уку дәверендә кызыклы вакыйгалар да, күңелгә шөбһә салган минутлар да

булмый калмагандыр, әлбәттә. Шуларның берсен Рәшит үзе сөйләгән иде.

— Без яшь чакларда, теләсәң дә, теләмәсәң дә, комсомолга алу бар иде. Мин дә,

шул 16-17 яшьләр тирәсендәме икән, комсомол булдым. Кем алган, ничек алганнары

төгәл истә калмаган. Истә калганы шул: минем комсомол билетына ябыштырырга

күлмәк киеп төшкән фотом юк. Майкачан төшкән фотоны ябыштырдылар да

куйдылар. Шул документ белән шактый йөрдем әле мин: Куйбышев өлкәсендә

училище тәмамладым, Бөгелмәдә шофёрлар курсында укыдым. Инде Казанда

театр училищесында укый башладым. Училищеның комсомол вожагы Наил Әюпов

иде. Бервакыт комсомол билетларын җыеп алды бу. Тукта, Казан комсомолына

мондый фото ярамас дип, майкадан гына төшкән фотога кара тушь белән пиджак

һәм галстук ясап куйдым. Күпмедер вакыт үткәч, Әюпов мине эзләп тапты. Әйдәле,

сине райком комсомолга дәшәләр, ди. Мин инде үземчә йә берәр партийный эш

тапшыралардыр, йә нинди дә булса комсомол поручениеседер дип уйлап барам.

Наилдән сорыйм, нигә дәштеләр икән, дим. Төгәл генә әйтә алмыйм, ниндидер

«за подделку документа» диебрәк сөйләшсәләр кирәк, ди бу. Беттем, коелдым да

төштем. Акча ясаган өчен йә аталар, йә гомерлеккә төрмәгә утырталар, дигәнне

ишеткәнем бар иде, ә бу ялган акча ясаудан кай ягы белән ким?!.

— Борчылма ул кадәр, бәлки, гафу итәрләр. Анда мин үз сүземне әйтермен,

— дип, Әюпов тынычландырмак була. Ә йөзендә... Әллә елый, әллә көлә инде,

аңламассың. Бу да, мәйтәм, Шамкайны кызганып еламсырап бара... Хушыгыз,

кызлар... сөюләр, мәхәббәтләр!.. Әллә нәрсә булмаса да, училищеда калдырмаслар,

куарлар инде дигән кара кайгы белән Бауман районының комсомол комитетына

килеп кердем. Кергәч тә Әюпов озын өстәл артында утырган унлап кешегә: «Менә

шушы ул», — дип, миңа төртеп күрсәтте. Тотындылар миннән көләргә! Бик озак

көлделәр, күзләре яшьләнеп бетте, сүзләрен әйтә алмыйлар!

Ә хәл болай була: учёт карточкасындагы фото әлеге дә баягы майка белән бит,

ә билеттагысы — костюм-галстуктан. Яхшылап карасаң, ясалганы беленә бит

инде аның. Әюповка, алып кил әле үзен, нинди кеше икән ул, дип рәхәтләнеп

бер көләргә дәшкәннәр икән мине.

Көтелгән бәланең шушылай җайлы тәмамлануы яшәүгә ямь өстәгән кебек

булды. Матур икән бит дөнья!

* * *

Ә кызлар, ә кызлар шундый чибәрләр! Бигрәк тә спектакльдә катнашучы,

рольләр башкаручылары күңелне кытыклый. Милли киемнәр киеп җибәрсәләр

дә, хет чабаталы, бәбитәкле күлмәктән, озын ыштанлы булсалар да, барыбер

шулкадәр матурлар, сөйкемлеләр! Ә Айсылу төслесе күренми. Әллә андый

кызлар бөтенләй юкмы? Рәшит аны эзли, көтә, һаман аның белән саташа.

Болай йөреп кенә торырга бар инде ул кызлар, юк түгел. Менә, Роза дигәне

искиткеч! Йөзенә карасаң, күз чагыла. Үзе яшь, үзе чибәр, үзе чая! Тагын кем

кирәк? Айсылу белән эшләре барып чыкмаса, шуңа өйләнер әле.

Тулай торакта шундый уйларга уралып, киенеп, хушбуйлар сибенеп, Роза

белән очрашуга әзерләнә ул. Күңелендә әле генә язган шигыре:

Күңел түрендә бер изге урын,

Анда беркем үтеп кермәгән.

Анда чиста, аяк эзе дә юк —

Беркем тәртип бозып йөрмәгән.

Йөрәк түрендә бер бушлык ята,

Язылмаган анда хәреф тә.

Кайда адашып очып йөри икән

Шунда оялыйсы фәрештә?

Сизмәгәндә Роберт кайтып керә.

— Шигырең матур, кемгә багышланганын да беләм, тик Розаң, сине көтмичә,

бер егет белән Горький паркына китеп барды, кисәтеп куюым, — диде. Бу

көтелмәгән сүзләрдән соң Рәшит каушап калды. Йөзендә гарьләнү, ачу барлыкка

килде. Дусты Роберт аны тынычландырырга кереште.

— Юкка хафаланма, артыннан да йөрмә, сәлам дә бирмә! Сиңа дигәне көтеп

тора торгандыр әле, шуны бел, ахир! — диде.

Атналар буе котырынып йөрде дә Рәшит, ниһаять, тынычланды.

Тулай торакта дуслар күп була бит. Шулар арасында Асия исемле бик

акыллысы да бар иде. Шул беркөнне көтмәгәндә:

— Рәшит, бәргәләнеп йөрмә, бер кыз белән таныштырам. Бик тәртипле,

— димәсенме?

— Таныштыр! — диде Рәшит. — Болай ялгыз янып-көеп йөргәнче, бәлки,

күңелгә җан тынычлыгы бирер ул сердәшең.

Очрашалар. Каршына нәкъ Айсылуга охшаган, аерып булмаслык кыяфәттәге

— йөрешләренә хәтле тәңгәл килгән кыз атлый. Рәшит, күзен йомып-ачып:

«Айсылу!» — дип эндәшердәй була. Әллә шулмы соң бу, дип икеләнә.

Төш тә түгел бит. Аптырап битен чәбәкли. Тора бит каршында, әйе, тора.

Таныштырырга килгән Асия:

— Нигә үзеңне кыйныйсың, — ди.

— Юк, — ди Рәшит, — кыйнамыйм, черкиләрне генә куам. — Менә шулай,

гомере буе хыялланган, сөйгән, яраткан, аның өчен үләргә әзер булган кызның

нәкъ үзе төсле икенчесе каршында тора лабаса!.. Бер күрешүдә алар бер-берсен

ошаттылар. Исеме Суфия икән.

 

Минзәлә борылышлары

Алны, артны, уңны, сулны күрми,

Эт кугандай чаптым да чаптым.

Инде күптән тиеш нәрсәләрне

Кырык яшемдә генә таптым.

Училищедан аларны төрле театрларга тараттылар. Рәшит Минзәлә театрына

эләкте. Монысының да хикмәте бар бит әле аның... Кайчандыр ул моннан

елый-елый кайтып киткән театрга хәзер дипломлы актёр булып килеп төште.

Әйе, ул вакытларда кая барасың килә дип сорап тору юк, тоталар да

үзләре теләгәнчә җибәрәләр. Нуриәхмәт Сафин бик җитди кыяфәттә билгеләү

комиссиясенә кистереп әйтә: «Теләсә кая җибәрегез, Минзәләгә генә булмасын».

Күрәсең, аныңча әлеге театр юньлеләр рәтендә йөрмәгәндер. Рәшит бөтенләй

киресенчә уйлый иде. Чөнки ул — шушы театрга эләгергә хыялланып йөргән

кеше. Ул андагы фидакарь артистларны белә, гәрчә шул фидакарьләрнең

кайберләре аны, типкәләп дигәндәй, көчек сыман, куалап чыгарсалар да.

Менә хәзер ул, байтак еллардан соң, Минзәлә театрында матур гына эшли

башлады. Тору — матур гына әбидә. Берүзенә аерым бүлмә. Янәшәсендәге

бүлмәдә Венера Туктарова исемле артистка яши.

Минзәлә шыксыз, юллары юк, урамнардан йөрерлек түгел, авыш-тәвеш,

үзәк урамнарында гына асфальт дигән нәрсә бар сыман. Шуңа җәйләрен сумала

сылап интегәләр иде. Мич ягу, утын әзерләү — зур мәшәкать. Театр бинасы

кирпечтән салынган элеккеге бай йорты булгандыр инде. 250ләп тамашачы

сыярлык залы бар. Анда күбесенчә репетицияләр генә үткәрелә. Калган гомер

— тәгәрмәч өстендә, авылларга чыгып йөрү инде.

Рәшит Суфиясен чакыртып ала. Нечкә билләре юанайган, кечкенәләрен

көтәләр.

Артист тормышы гел бәйрәмнәрдән генә торырга тиеш ләбаса, ә аның

язмышы фаҗигаләр белән үрелеп бара. 1968 елның сентябрь аенда авылыннан

телеграмма килеп төшә. Әтисе, әнисе, Искәндәр абыйсының кызы авариягә

эләккәннәр. Ул ашыгыч рәвештә Камышлы больницасына юл тота. Әнисенең

бер аягы дүрт җирдән сынган, әтисенең умыртка сөяге чатнаган, сеңлесенең аягы

сынган. Авария көчле булган, шулай да барысы да исән. Әнисе самолёт белән

Куйбышевка озатыла, әтисе һәм сеңлесе Камышлыда калалар. Рәшит театрдан

китәргә гариза яза. Сәбәбе бер — әти-әнисен карарга кайту. Җибәрмәскә бик

тырышалар үзе. Ләкин өй тутырук авырулар булганда, театрда кеше көлдереп

йөрү килешмәс шул. Минзәлә белән аралар өзелә.

Рәшитнең Ярмәккә кайтмаганына алты ел узган икән. Дүрт елын училищеда

укыды, ике ел чамасы Минзәлә театрында эшләде. Ул күргән-белгән авыл кешеләре

картаебрак киткәннәр, урамнар да бераз ятсынылган, су буендагы өянкеләр дә

тупасланып калган. Ботакларында каргалар каркылдап, шом таратып утыра.

Шулай да якын аңа туган авылы. Каеннары ул үскәндәге кебек һаман

сөйкемле, миләшләре күзне камаштыра, зирек алкалары әле кияүгә чыгасы

кызлар өчен бизәк булырдай нәфис. Берзаман чишмәгә суга төшкән Айсылуга

ул зирек алкаларын кигезеп тә караган иде әле. Күңеленнән генә булса да, аны

үзенеке иткәч, кибеттән алтынны алып бирергә вәгъдәләшкән иде. Насыйп

булмады шул.

Рәшит, әнисенең ахирәте Бибинур ападан сыер саудырып, кичке салкынча һавада

чирәм ашатырга малкайны тыкрыкка алып чыкты... Әнә Айсылу белән сирәк булса да

күрешкәләп торган читән борылышы. Тегендәрәк — Гамилнең сыртына тондырган

казык урыны. Урталай сынган иде, яңасы бүтәннәренә караганда ныграк. Әтисе

алыштыргандыр инде, ни дисәң дә, Рәшит каерып алган казык ич ул.

Авылда кичке тынлык. Ара-тирә этләр өреп куя. Тыкрыкта черкиләрдән

башка җан иясе юк. Малкай койрыгын болгый-суккалый чирәм умыра. Кара

инде, көне буе көтүдә йөреп, ач кайткан диярсең. Сыер сыер шул инде ул, башта

бүксәсенә тутыра, аннан абзарында ятып, рәхәтләнеп кикерә-кикерә күши.

Шулчак тыкрык башында салмак кына атлап килүче хатын-кыз шәйләнде.

Рәшит аның кыенсынып атлавына игътибар итте. Апа кеше килеп җитәр-

җитмәс туктады. Кем икәнлеген таныр-танымас килеш Рәшит аваз салды:

«Хәлимә апа, синме?»

— Әйе, Рәшит, бу Хәлимә апаң иде әле. Ни хәлләрегез бар? Әниеңнең хәле

ничек? Төзәләме инде?

Хәлимә элеккеге матурлыгын җуйган. Бу гүзәл апаның газаплы еллар

агымына бирешүен күрү кыен иде аңа.

— Рәхмәт, Хәлимә апа, әни әкеренләп терелә инде. Аягы әле гипста.

— Терелер, Алла боерса, Бәдрикамал андый гына авыртуларны кичергән хатын.

Җан газапларына ничек чыдарга менә? Ходай Тәгалә шунысын язмасын!

— Гамил кайларда гомер кичерә соң, Хәлимә апа?

— Сорама, Рәшит! Син менә укып зур кеше булып киләсең. Артист! Ә ул?..

— Нәрсә булды, Хәлимә апа, нигә елыйсың?

— Армиягә киткән җиреннән кайтып та күренгәне юк, әллә исән, әллә?..

— Кайда икәнлеге дә билгесезме?

— Кайдадыр Себердә...

— Эзләтергә кирәк.

— Әйтергә дә куркам. Җүнле җирдә түгел бугай ул.

— Сәлимгәрәй абый нәрсә карый? Мондый вакытта эндәшми яталармы?

— Паралич сукты аны — телсез калды.

— Кайгыгыз зур икән шул, Хәлимә апа.

— Әй, Рәшит җаным, ул гынамы кайгым. Гомер буе эчемдә саклый торган

газаплы серләрем бар шул минем. Әйтә генә алмыйм, телем бармый. Хәер,

хәзер инде аны әйтүнең әһәмияте дә юктыр.

— Айсылуның хәлләре ничек соң?

— Торалар әле.

— Нигә, кияүдәмени ул?

— Сиңа бирмәячәкне белгәч, үч итеп, урыска кияүгә чыкты. Ире әйбәт кеше

болай, ләкин яратып чыкмады. Баласы да туды.

— Кем исемле?

— Роман. Айсылу аны Рәшит дип йөри. Кызымның бәхетен кистеләр

— икесе. Син дә китеп югалдың.

— Нишлим соң, Хәлимә апа? Күрәләтә торып аны бәхетсез итәсем килмәде.

Беләсең бит, мине юләргә чутлап йөрделәр. Гамил дә, Сәлимгәрәй абый да.

Минем күңелемдә Айсылу һаман бар. Тик миндә хәзер — Суфия исемлесе

— минем кадерле хатыным.

— Рәшит җаным, бәхетле булыгыз. Берүк Суфияңне ташлама! Бергә озын-

озак гомер кичерегез! Мин синнән бернәрсә дә өмет итәргә килмәдем. Минем

сөйләшер, серләшер кешем юк бу турыда. Шуны аңла! Хәлимә апаң гаиләгезгә

бары тик изге теләкләр генә тели. Аңла җанымның сагышлы ялгызлыгын! Син

миңа чит кеше түгел.

— Бирешмәгез, Хәлимә апа! Үзегезне саклагыз!

Хәлимә кара сагыш йомгагыдай төнге урамга кереп югалды. Рәшитнең

дә күңеленә авыр хисләр эленеп калды. Җитмәсә, ул нәрсәләрнедер әйтеп

бетермәде, хәер, анысы мондый ишеткәннәрдән соң мөһим дә түгелдер инде.

Вакыт бөтенесенә җавап та бирер, хөкем дә итәр. Көтик.

Бөтенләйгә Казанга кайту

Казан, Казан — син бит әүлияләр иле!

Хакыбыз бар синдә йөрергә.

Без җыелдык бүген салкын кирпечеңә

Җан җылысы килеп өрергә.

Хыялларын канат итеп, төп максатына ирешү өчен, ул яңадан Казанга

юл ала. Әнисе аякка баскан, әтисе инде ишегалдында эшләштереп йөри,

абыйларның үз тормышы. Рәшиткә нәрсә? Аны театр тормышына бәйләнеп

киткән гомер юлы данлыклы Камал театрына алып килә.

Ул инде бу театрда студент вакытта ук монтировщик булып эшләп алган

иде. Театр директоры Рәшидә Җиһаншина аңа: «Рәшит, бездә актёр штаты юк,

аннары театрга урнашуны мин генә хәл итә алмыйм», — дигәч, ул: «Мин сезгә

сәхнә эшчесе булып керәм, бераз бәләкәй-бәләкәй рольләр бирерсез», — ди.

Мондый ниятен ул Празат Исәнбәткә дә әйтә. Празат ага җитәкчелеккә кереп,

аны шундый шарт белән эшкә алуларын сорый. Шулай итеп, Рәшит театрда

сәхнә эшчесе булып эшли башлый. Аңа эпизодик рольләр дә бирәләр.

* * *

«И-и, татлы хыял! Кайчан гына гамәлгә ашырсың икән син?!» — дигән

вакытлары Рәшитнең инде артта калды. Тик менә яшәү шартлары гына һаман

җиңеләйми. Театр ипи-тозлык кына акча бирә бирүен. Ипи өстенә май да

ягасы килә бит әле.

Ул «Спартак» аяк киемнәре берләшмәсенең Горький исемендәге Мәдәният

йорты директорына керә дә:

— Сезгә не пьющий, не курящий, не гулящий рәссам кирәкме? — ди.

— Бик кирәк тә, ләкин андый рәссам булмый бит ул.

— Менә алдыгызда басып торам ич, — дигәч, директор, бу бик күңелле

кеше икән дип, шундук эшкә ала үзен.

Мәдәният йортының фойедагы тәрәзәсе урам ягында. Үткән-киткән

кешеләрне көне буе күзәтеп утырсаң да, үзеңә кирәкле образлар сурәтен табарга

мөмкин. Аның киемен, килеш-килбәтен өйрәнәсең, инде чыгып сөйләшеп

тә алсаң, холкын, тавышын, мимикасын ятлыйсың. Гомумән, тормыш, урам,

җәмгыять тулаем театр ул...

Шуннан соң Рәшит роль алдымы, костюм цехыннан алама җыя башлый. Аңа

бит этнең дә бульдогын, шүрәленең дә картын, кешенең дә алкашын уйнарга

туры киләчәк. Мондый рольләрне ул үзе сорап алмый. Бирәләр. Өлешенә тигән

көмешләре алар...

Көчәнеп, ертылып уйнаган артист өчен актёр эше бик авыр. Ә инде эшен

яратса, бирелеп уйнаса, ролен сагынып килсә... Актёр гүя гел күңел ача, ял

итә, кыскасы, сәхнәдә дә, тормышта да рәхәтләнеп яши.

...Фатир юклыктан озак җәфа чигелә. Ирле-хатынлы икәүләшеп эшләсәләр дә,

яшәрдәй бер почмак юнәтә алмыйлар. Суфия, склад мөдире булып эшләгәнгә,

подвалда буяулар арасында утырырга мәҗбүр. Аны икенче балага узгач та

декрет ялына чыгармыйлар. Начар исләр белән агуланып җәфаланулар тәэсир

иткәндерме — Рөстәм исемле уллары тугач та озак яши алмый, үлеп китә.

Язмышының өметсез тапталып торуы, киләчәкнең мәгънәсез караңгы

офыгы, җитмәсә, улларының үлү кайгысы аны тәмам эштән чыгара. Шулай

бервакыт, кая сугылырга белмичә, Болак суына яшь коеп тора икән. Янына

бер апа килеп: «Нәрсә булды, җаныкай?» — дип эндәшкәч, мөлдерәп тулган

яшьле күзләрен ул аңа төби. Бер дә таныш булмаган әлеге ханым, аны кочагына

кысып: «Ела, җаныкай, оялма син, ела!» — ди. Рәшит сабый бала кебек үкси.

Башка кемнәр юатсын аны?.. Йа, Ходай Тәгалә! Нигә Син шулай интектерәсең

бәндәңне?!.

Апа кеше шунда болай дип әйтеп куя:

— Күптән түгел генә минем дә ирем үлде. Яшәргә дәртем, көчем, өметем калмаган

иде. Министр иде ул. Канатым сынды. Нишләмәк кирәк, беребез дә бу дөньяга

мәңгегә килмәгән. Күрәм, син дә кадерле кешеңне югалткансың, ахрысы?

Рәшит аңа кайгысын сөйләп бирерлек көч тапты. Ике бәхетсез җан, бер-

берсен байтак юатышып торганнан соң, икесе ике якка китеп барды. Кем

булды икән ул апа? Кемлеген дә сорамады ичмасам... «Яшәргә кирәк, ничек

булса да яшәргә!» — дигән юаныч белән аерылыштылар алар.

Тормыш дигәнең шундый бит ул: әллә нинди борылышлар, авырлыклар,

газапларны җыйнап тора да, һич көтмәгәндә, кеше өстенә шуларны китерә дә өя...

Теләсәң ничек түз! Әле дә ярый яраткан эше бар. Аның кыенлыклары кайчакта

сизелми дә. Төне буе рольләр ятлавы, кешеләргә шатлык илтү өчен гастрольләрдә,

авылдан-авылга йөрүләре дә әкренләп онытыла. Бары тик авырлыкларны оныттыра

алырдай алкышлар гына, тамашачы мәхәббәте генә күңелдә кала.

 

Театр бусагалары

Күрәсеңме, якын дустым, ә,

Юл буенда ап-ак чәчәкләр!

Бу театр юлы дип уйлама,

Уйласаң әгәр, көләчәкләр!..

Бермәлне Рәшитне театрда китапханә мөдире итеп куйдылар, кәҗәне кәбестә

бакчасына сакчы итеп куйган кебек... Сыдыра гына бу китап укып, көнозын

эштә баш калкытмый. Дөнья классикасын да, урысныкын да, татарныкы да

актара, һәр мәгънәле җөмләгә, сүзләргә игътибар итә, кирәк дип тапканнарын

күчереп ала: заманында «җүләр» дип йөрткәннәр иде, менә күрсәтә ул сезгә

хәзер Шамкайның кем икәнлеген, тора-бара Ломоносов, диярсез!

Рәшит эшли башлагач, китапханәнең укучылары бермә-бер артты. Чөнки

ул нинди дә булса китапны бик җентекләп укып чыга да, артистлар арасында

буталып йөргәндә, берәр классикның әсәрен телгә алып, андагы искиткеч

кызык күренешләрне сөйли башлый һәм соңыннан, моны укыганыгыз бармы,

дип сорап куя. Әлбәттә, алар укымаган, кемнең нәрсә белән кызыксынганын

белеп тора бит ул. Күбесенең балык тотудан ерак китә алганы юк. Их, наданнар!

Учение — мучение гына түгел, ул — дәрәҗә!

Каракның бүреге яна дигәндәй, белем шүрлекләре түбән булган дуслары

кереп, хәл-әхвәл сорашкан булып кыланалар. Берочтан, кергәч-кергәч, китап

та сайлыйлар, шүрлекләрдә актарынгалыйлар.

«Достоевский», «Тургенев» дигән булалар. Француз, испан язучыларының

исемнәрен атап (каяндыр белешеп, билгеле), өйләренә алып китәләр. Бер

уйласаң, театр тутырук әдәбият сөючеләр яши диярсең. Рәшитнең эше шаулый-

гөрли. Гөрләвен гөрли, шулай да сизә: китаплар югала. Иң әйбәтләре, иң

әһәмиятлеләре юкка чыга. Бу турыда байтак аңлату эшләре алып барырга туры

килә аңа. Җитмәгән китаплар саны буенча ул бит хисап тотарга тиеш кайчан

да булса. Күп кенә артистлар җай белән генә, гафу үтенгәләп, китапларны

кайтаралар. Тик бер генә китап һаман табылмый — «Нюрнбергский процесс»

дигәне. Китапханәне башка мөдиргә тапшырганда да ул күренми. Бәясен

өчләтә түләп, китапханәчелектән азат ителгәч, Рәшит ныклап артистлык эшенә

керешә.

Еллар үтә тора. Артистлар берсеннән-берсе матуррак иркен фатирларга

күченә тора. Менә бүген берәүне яңа фатирга күчерәләр, әйберләрен ташыйлар.

Дусларның шатлыгын күчерешеп уртаклашу — театрда изге гадәт. Зур-зур

җиһазлар, кием шкафлары, стенкалары, өстәлләре, савыт-сабалары, диван-

караватлары, тартма-тартма, кап-кап китаплары!.. Каян шулхәтле байлык

җыйган бу өлгер егет, кай арада?.. Артист акчасына гына бу кадәр мөлкәтне

туплау мөмкин хәл түгел бит инде. Китапларын күр син! Галим диярсең. Күтәрер

хәл юк. Картон капның дүрт почмагыннан дүртәүләп күтәргәннәр иде, таралды-

китте китаплар. Рәшитнең аяк очына берсе шап итеп килеп төшмәсенме?

Карасалар, «Нюрнбергский процесс». Рәшит кулына алып, пичәтенә игътибар

итә, театр китапханәсенеке түгел микән? Аһ, карак, аһ кабахәт! Шул, әйе, шул

югалган китап!

Тавыш куптарма инде, диләр дуслары. Вакытында, шул урында кулыннан

тотмагач шаулама, китап урлау — изге эш, диләр. Әйдә, аның бүген бәйрәме,

синнән булсын яхшылык!

***

Рәшит әкренләп язмышына буйсынып, зарланмаска күнде. Нәрсәгә

уфтанырга, әнә хәзер ике баласы — Гөлнарасы белән Айдары тупырдап үсеп

килә. Сөекле хатыны — Суфиясе җан тынычлыгы өстәп тора. Борчылма, сабыр

ит, Ходай Тәгалә безгә дигәнне язгандыр әле, дип юатып яши. Ул да тормышта

рәхәт күргән кеше түгел. Әмма ләкин түзем, сабыр. Шундый хатының булу

— тормышыңның ярты уңышыдыр, бөтенләй үк булмаса әле... Әнә, Рәшит

беренче кавышкан көннәрен хәтерләп утыра.

...Казанның Некрасов урамы. Тинчурин театры артисты Хәлил Мәхмүтовның

туган көн бәйрәме. Суфия белән ныклап танышулары шуннан башланды.

Рәшитнең Суфия янына ике көннең берендә килүе гадәткә әйләнде. Ул

һәрвакыт табада бәрәңге кыздыра. Аның тәмлелеге! 1965 елның 1 гыйнварында

өйләнештеләр дә.

Суфия Арча районының Түбән Оры авылыннан. Һөнәре буенча кибетче.

Бауман урамындагы яшелчә кибетендә эшли иде. Аннан соң аны Рәшит үз

янына, театрның складына урнаштырды. Озакламый театр эшчеләренә һәм

артистларына Идел ярыннан бакчага җир бүлеп бирделәр. Алган вакытта җире

чирәм генә иде, эшкәртеп бакча ясадылар. Биш сутый. Үзенә күрә ике катлы өен

дә җиткерделәр. Тора торгач, мунчасын да эшләделәр. Тимер мичле, ягасың да

керәсең, эче такта белән матур итеп тышланган. Күршедә генә Равил Шәрәфи

бакчасы. Бүтән күршеләр дә бик әйбәтләр. Шулхәтле рәхәт — җәннәт инде

менә, җәй буе кайтмый ятарлык.

Апрель аенда беренче теплоход кузгалу белән, Суфия шунда юнәлә. Иң элек

өйне җыештырып чыга. Савыт-сабаларны юа, кояшлы көндә урын-җирне тышка

чыгарып җилләтә. Аннан соң җирдә казына башлый. Ул чыннан да бакча эшен

бик ярата. Шуннан күңеленә сихәт, көч, тынычлык, рәхәтлек ала. Физик эш,

чамалап кылансаң, бик файдалы ул. Кан басымнары әйбәтләнә, буыннар языла,

баш авыртулары онытыла. Тизрәк яз җитсен дип кенә тора Суфия.

«Аллага шөкер, хатыннан уңдым, кайтканын ашарына пешереп көтеп торам,

— ди Рәшит, елмаеп. — Суфия минем турыда интервьюлар бирә. Әле соңгы

вакытта килгәне, күренгәне дә юк, дигән. Хәзер артык тазарды, инде тауны да

менә алмас, ди икән. Аны борчыйсым килми, концертлар куярга китеп, ничәмә

мең чакрымнар үтеп кайта бит. Ул акчалата ярдәм итә, — ди икән. Менә нинди

әйбәт минем хатын!» — дип, гел шулай сөйли Рәшит.

Бакчага соңгы баруында Рәшит бераз чүп үләннәре утап алган, сулар сипкән.

Балалары: «Хәерлегә булсын әтинең бакчага килүе», — дигәннәр. Шул көнне

давыл чыккан. Бөтен бакчачыларны куркытып китеп барган. Рәшит: «Ярый әле

өй түбәсен кубарып ташламады, алайса, күршем Шәрәфи белән шаяру кайгысы

бетә иде, — ди. — Шулай да давылның икенче көнендә: «Шыр җибәрмәдеңме?»

— дип үчекләп йөрергә җай калды әле».

 

«Биш татар» — Мәскәүдә

Без әле дә һаман алгы сафта,

Омтылабыз куйган максатка.

Яшьләр кебек сөеп-сөеләбез,

Шактый гына яшьтә булсак та.

Соңгы айларда «Биш татар» төркемен гастрольләргә чакырулар аеруча күп

булды. Бармыйча да ярамый, ник дисәң, мәсәлән, Шәрәфине театраль дуслары,

киләсен белеп, һәркайда алдан ук көтеп торалар, Шамкайның, Җәләлнең дә

дуслары аз түгел. Ләкин шунысы кызык: моңа хәтле дә популяр булган бу

артистлар, тел яшермичә, әйтәсен әйтә, ачыла башладылар. Баксаң, татар халкы

Шәрәфи хәтле Шәрәфине дә бик белеп бетермәгән икән әле. Шәрәфи кайчак үзе

үк әйтеп куя: «Мине Рәсәй күләмендә «Биш татар» белән концерт куеп йөрүләр

популярлаштырды». Һәм ул шулай да. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә

Әҗәл булып уйнау гына җитми, эстрада киңрәк мәйдан били, ул ныграк таныта.

Әнә Шамкай хәзер үзен Шәймиевтән кала бөтен дөньяда иң танылган татар дип

исәпли. Әле ул хәзергә генә шулай, тора-бара, Минтимер агай президентлыктан

китсә, Шамкай, һичшиксез, беренче кеше булып калачак. Моның өчен аның

бөтен мөмкинлеге бар: дөньяда андый кыяфәтле бүтән адәм баласы юк, өстәвенә

үткен сүзле, тапкыр, укымышлы һәм тормыш тәҗрибәсен нык татыган, ягъни

лаеш шулпасын күп чөмергән зат. Ул гел халык арасында, байтак кеше белән

элемтәдә тора. Шул бер Клинтон белән генә очрашасы калган, вакыты юк,

чөнки гастрольләре күп. Аның аша «Биш татар»га чакырулар килә. Менә әле

тагын, болай да кайсысына барырга белмәгән, буталган чакта хәбәр алып килгән.

Мәскәүдән яһүдләр хат язып салганнар.

«Многоуважаемая группа мастеров юмора и сатиры «Биш татар!» К Вам

обращается от имени миллионов татар города Москвы — художественный

руководитель концертного зала гостиницы «Космос». Мы наслышаны о ваших

успехах по всей России. Возможно ли будет поделиться достижениями в области

юмора и радовать своих московских татар примерно через месяц, точнее в

первых числах июля, на три концерта.

С уважением, Рублёв Николай Васильевич».

Хат Шамкайга адресланган һәм элемтә өчен Мәскәүдәге телефон номеры

күрсәтелгән.

Мәскәү хәтле Мәскәүдән чакыру хаты килгәч, барысы да уйга калды.

 

— Минемчә, — диде Хәмзә, — бармыйча калу һич ярамый. Бу безнең

юморның Мәскәүне яулап алуы булачак.

— Анысы шулай да аның, тик без бит Раушаниям белән җәй буе бакчадан

кайтмыйча ятарга сүз куешкан идек.

— Синең шул булыр инде, Шәрәфи, яһүдләр чакырып торганда, минемчә,

кире уйларга кирәкми. Бу бит аларның татарга өметле карашын күрсәтә.

— Күрсәтә, күрсәтә... — дип үчекләп әйтеп куйды кирле-мырлы сүзен

Шәрәфи. — Безнең концерттан файда күрерлек булмасалар, хат та язып

маташмаслар иде әле.

— Беркем дә бушка эшләми инде анысы, — дип сүзгә кушылды Сабир.

— Яһүд түгел, үзебезнекеләр дә шулай. Әле этлеген дә күрсәтми калганнары

юк. Казанга китәсе поезд платформадан кузгалгач кына, бирәсе акчаларын

тәрәзә аша төртәләр. «Уф, өлгермәбез дип курыккан идек», — дигән булалар.

Әле бит: «Тагын килегез!» — дип тә өстиләр. Оятлары юк. Биргән акчаларын

санап карасаң, поезд билетына җитәрлек кенә була, ә бит заллары тутырук иде.

Менә алар ниндиләр, Хәлим Бәдриевич.

— Татар сәнгатен күтәрүчеләр без, — дип дөнья шаулаталар үзләре.

— Менә, егетләр, шуны белә торып барыйк әле без. Бу юлысы оештыручылары

бүтән, — дип, сөйләшүгә мәгънәлерәк төс кертте Хәмзә. — Башта Николай

Васильевич белән сөйләшик, телефоны бар ич.

— Әйе, — дип, аны Шамкай җөпләде. — Минемчә, барысы да яхшы булачак.

Ник дигәндә, минем әле яһүдләрнең кеше алдаганын ишеткәнем юк.

— Нигә сез аның яһүд икәненә басым ясыйсыз соң? Кем белгән, кем күргән

аның теге нәмәстәсен. Яһүд тә яһүд...

— Соң, Равил абый, фамилиясе «Рублёв» бит.

— «Таньков» булса, татар буладыр инде ул алай булгач. «Тәнкә» дигән

мәгънә бар бу сүздә.

— Равил абый, тынычрак бул әле, җәй озын, өлгерерсең Раушанияң белән

ял итәргә. Нинди бетмәгән мәхәббәт булды инде ул сезнең һаман?..

— Афәрин, Равил абый! Безгә дә хатыннарны яратырга вакыт! Шулаймы,

Хәлим Бәдриевич? Синең дә Флёра ханымны калдырып өч көнгә чыгып

китәсең килмидер.

— Милләт дигәндә, Хәмзә туган, Флёра апаң мине утка кертергә дә әзер

ул.

— Акча, бакча дигәндә, минем Суфия дә Флёрадан ким түгел.

— Ә минем Раушания сәламәтлегем өчен борчыла. Юл ерак, ди, авырырсың,

йончыгырсың, ди, менә шундыйрак...

— Йә, ярар, килештек, барабыз. Димәк, Хәмзә, син сөйләшәсең Николай

Васильевич белән.

— Ярар, миңа ышанып тапшырасыз икән бу җаваплылыкны, иртәгә үк

элемтәгә керермен мин аның белән. Таралышыйкмы?

— Әйе.

Кул бирешеп таралдылар. Хәмзә икенче көнне Рублёвны көне буе

телефоннан тоталмый интекте. Җитмәсә, «Биш татар»ы хәл белешкән булып

көне буе тынгы бирмәде. Ниһаять, кичке алтыларда гына телефонның аргы

башында тавыш барлыкка килде.

— Здравствуйте!

— Добрый вечер!

— Николай Васильевич?

— Да, а кто это?

— Это Вас из Казани Хамзин беспокоит — один из тех «Биш татар».

Рублёвның тавышы сизелерлек ягымлыланды.

— Ой, извините, я очень рад вашему звонку.

— Мы хотим обговорить некоторые условия наших концертов. Значит, три

концерта.

— Да, я думаю все три дня зал будет заполнен. Мы вас устроим в хорошие

номера гостиницы «Космос», где расположен и концертный зал на тысячу

зрителей. Заранее с вами рассчитаемся в долларах, на обратный поезд купим

билеты и проводим. Хорошо?

— Хорошо!

— По приезду составим договора.

— О-о! Даже так?

— А как же еще, мы люди ответственные.

Телефонны кую белән Хәмзә дусларына шалтыратырга кереште. Мәскәүгә

юл тотуга тагын нәкъ егерме ике көн калган иде.

Җәйнең мәшәкатьләре күп бит аның. Тегендә-монда чаба-йөри торгач, ул

көннәр үтеп тә китте. Менә хәзер инде алар күптән очрашмаган дуслар кебек

гөрләшеп-шаулашып бер купеда баралар. Әй, Мәскәү, түзеп тор, синең әле

мондый кызык концертны күргәнең дә, ишеткәнең дә булмагандыр. «Биш

татар» сине яуларга бара! Бертөрлелеккә күнеккән, гел эштән өйгә, өйдән эшкә

йөгереп гадәтләнгән татарына, матур сүз, җылы юмор, әче сатира ишетмәгән

милләттәшләренә бүләк төяп «Татарстан» поезды Мәскәүгә чаба...

Концертны башлар вакыт та җитте. Моңа хәтле сер бирмәгән Николай

Васильевичның йөзендә борчылу чалымнары сизелә. Ул егетләрне җыеп алды:

— Дорогие мои, татары! Я огорчён тем, что сегодня в зале сидят не больше

ста зрителей. Но вы не вешайте нос, не огорчайтесь, выступайте так, как вы

это умеете. Наши условия договора остаются в силе.

Николай Васильевич озак акланып тормады, үзе дә залга чыгып утырды. «Биш

татар» егетләре бер-берсе белән кул «чәкешеп» алдылар да эшкә тотындылар.

«Биш татар»ның беркайчан да бу хәтле куәтле дәрт белән чыгыш ясаганы

юк иде әле. Концерт ахырында бар булган тамашачы күтәрелеп озак кына

алкышлап торды. Тамаша залында халыкның аз булуына кыенсыныптыр инде,

хөрмәт күрсәтүләре артыгы белән кул чабу рәвешендә барды.

Икенче көннең концертына да артистлар Мәскәү тамашачысының ни өчен

килмәвен якынча ачыклап куйган иде. Шәрәфи әйтмешли, Мәскәү татарлары

театрны күбрәк ярата икән, Сабир уйлаганча, мондагы тамашачыга халык җырлары

һәм биетә торганрак такмаклар ошый, нәфис сүзгә бик исләре китми, Җәләлгә

— оештыру җиренә җитмичә башкарылган, Шамкайга — ул киләсен юньләп

пропагандаламаганнар сыман, Хәмзә моның гаебен Мәскәүдәге концертларны

оештыручыларның «этлегеннән» күрә, ягъни бу концертны аларга түгел, ә яһүдләргә

тапшырганнар. Менә шуңа күрә алар тамашачыларга яман хәбәр таратканнардыр,

имеш, бу юмор концертының рәте юк — начар. Менә шул.

Икенче концертның оештырылуы «Биш татар» егетләренең фаразлаулары

дөрес икәнлеген күрсәтте. Әлегесендә ике йөзләп тамашачы утырса да, мең

кешелек залда аларның барлыгы беленми дә иде. Шулвакыт, бу хәлгә эче

пошкангадырмы, Шамкай, залдагы бер тамашачыга мөрәҗәгать итеп:

— Менә сез, күренегез әле, качып утырмагыз, сезнең исем Хамис бугай,

ялгышмасам, әйеме, — диде.

— Әйе, минем исемем Хамис.

— Менә сез, Хамис, Мәскәүдәге концертларны оештыручы данлыклы

администратор. Сез үзегезне милләт яратучыларның берсе, дип күкрәк кагасыз,

ә менә шундый вакытта, нишләптер, бөтен Мәскәү татарларына: «Аларның

концерты начар, бармагыз», — дип ялган хәбәр тараткансыз. Әйе, сез бер

үзегез генә түгел, әле сезнең кебекләр берничә, әйтик, Нәгыймә шундый ук

— синең кебек администратор, Дилә һәм шундыйрак тагын берничә дустың

үз халкына — дошман. Мин ни өчен күзеңә карап әйтәм, Мәскәү татарлары

арасында борын-борын заманнан килә бу яман гадәт — үзара ызгышу. Безне

чакырып, менә шундый күңелле кичә оештыру үзегезнең кулдан, көчегездән

килмәгәч, башкаларга аяк чаласыз. Бүгенге концертны сез оештырмадыгыз,

аны яһүд егете — Николай Васильевич Рублёв үз кесәсеннән эшләде. Рәхмәт

аңа, зур рәхмәт. Менә бүген килгән тамашачылар исеменнән рәхмәт.

Залдагы тамашачылар гөрләтеп кул чабарга тотынды. «Рублёвны сәхнәгә,

Рублёвны сәхнәгә!» — дигән ялкынлы тавышлар астында Николай Васильевич

сәхнәгә күтәрелде. Ул, башын ия-ия, һаман бер сүзен кабатлады: «Рахмат,

рахмат!..» Каян өйрәнгәндер?..

Өченче концертны куймау турында Николай Васильевичка шул ук кичне

әйтергә булдылар. Николай Васильевич, шундый шундый хәл, Сезнең бу

уңышсызлыкта бернинди дә гаебегез юк, безгә субъектив каршылыклар тудырган

кешеләр залда утыра иде, диделәр. Өченче концертны куеп, Рублёв өстенә

күрәләтә зыян салу рәхимсезек булыр иде. Бу тәкъдим Николай Васильевичның

үзенә дә ошады. Ул, шуңа җавап итеп, ике көнлек концерт акчасын, алдан

килешү буенча, долларлар белән бәхилләтте. Күренеп тора: үз акчасын да

өстәп бирә. Шуны сизеп, егетләр, ошбу залны арендалау чыгымнарын исәпкә

алып, бер өлешен кире кайтарып, кесәсенә тыктылар. Ул шунда, күңеле тулып:

«От всего еврейского народа замечательным джигитам Татарстана огромное

спасибо!» — диде. Күзеннән яшь тамчылары типте.

Икенче көнне дуслары белән зур автобуска «Биш татар»ны һәм утызлап

яһүдне төяп, Урта диңгез хәтле табын оештырып, җырлап-биеп, поездга утыртып

Казанга озаттылар.

— Менә бит ул ничек?! Үз татарың өч тәнкәсен төртеп, поезд кузгалгач кына

мыскыллап озата, ә болар — бәйрәм ясый.

— Син, Шамкай, теге юантык яһүд хатынын кочаклап биеп алдың әллә

инде...

— Үзе бит, мин түгел.

— Һәрвакыт, һәркайда Кеше булып калырга кирәк! — дигән Хәлим

Бәдриевичның сүзләре поезд сызгыруына кушылып, мәгънәлерәк яңгырады.

— Николай Васильевич, в Казань приезжайте! — дип, Шәрәфи кул изи,

Сабир телефон номерларын яза иде.

 «Притон» планетасында

Максатларга барып ирешербез,

Тиеш җиргә барып җитәрбез.

Хыялларны канат итеп, тагын

Бөркет булып очып китәрбез.

Рәшит өчен шушы «Кишер басуы» бу кадәр тынгысызлыклар, борчылулар

китерер дип һич уйланылмаган иде. Бер карасаң, ни-нәрсә бар инде кеше

аягы басмаган планетадан ниндидер ике гуманоидның җиргә килеп төшүендә?

Әле бит андагы кешеләрнең нинди төстә икәнлеге дә, килеш-рәвешләре дә

күзалланырлык түгел. Ничек сөйләшәләр, фикер йөртү куәсе ни формада,

гомумән, алар өйрәнелмәгән һәм моңарчы күрешелмәгән. Җирдә уйлап чыгарган

җен-пәриләр кебек. Йә, кайсыгызның күргәне бар шайтанны? Юк бит.

Рәшит бу спектакльдәге чит планета кешесен гәүдәләндерү өчен күпме

көч түкте. Фантастик кинолар карады, китаплардан сурәтләүләр эзләде. Ә

менә ничек уйнарга?.. Әйтүче, өйрәтүче кайда? Менә шундый кеше күрмәгән

уйдырма шәхес тудыру җиңелләрдән түгел. Ул уйнаган чит планета кешесе

көчле тәнкыйть утына тотылды. Ләкин тәнкыйтьчеләр тарафыннан бернинди

дә исәпкә алырлык файдалы киңәшләр әйтелмәде.

«Кишер басуы» һәр уйналган саен халык тарафыннан көчле алкышларга күмелә

иде. Нигә аны тәнкыйтьлиләр соң? Башы чатнар дәрәҗәгә җитеп эшли. Өйгә дә

ашыгып кайтасы килми. Тәнкыйть түгелдер бу — хөсетлек, көнчелектер...

Ул театр алдындагы фонтаннар янында эскәмиягә утырды. Казан үз шавы

белән яши бирә. Кабан өстендә күктәге айның шәүләсе бии. Нигәдер якын-

тирәдә кешеләр дә күренми. Бүген монда аулак.

Кинәт аның баш очында алагаем якты шар пәйда булды. Нәрсә бу? Әлеге

шаккаткыч шар тавышсыз-нисез театр бинасы каршындагы баскычлар өстенә

җайлап кына килеп утырды. Спектакльдә алар уйнаган тәлинкә сыман икән

бит. Әллә шулмы? Әнә, Дусил кебек берәү чыгып килә. Юк, ул түгел икән,

охшаган гына. Үзе белән бергә инопланетянин булып уйнаган Дусил инде өенә

күптән кайтып китте ич.

Бу бит, бу бит — чын тәлинкә! Әнә, аны чакыралар, баскыч чыгарып

салдылар. Рәшит үзе теләмәсә дә, ирексездән тәлинкәдән төшкән баскычка

атлады. Әллә нинди сихри сигналлар аны шунда тарта иде. Ул ниндидер түгәрәк

дөнья эченә кереп китте. Монда бөтен нәрсә бөтерелә, әйләнә, зур тизлек белән

еракка ыргыла башлады. Рәшит үзенең югалганлыгын сизде. Бернинди авырту

юк, бары тик рәхәт кенә, ул оча, тирбәлә.

Беркавымнан соң Рәшит күзен ачты. Ниндидер кеше сыман адәми затлар

киң мәйдан тутырып аңа карап торалар иде. Спектакльдән соңгы башы чатнап

авыртуының эзе дә юк, ул үзен яңа туган бала сыман тоеп, алдына җыелган

халыкка күз ташлады. Гаҗәп, төш микән инде бу? Алай дисәң, үзеңне үзең

чеметеп булмас иде.

Инде берсе сүз дә башлады. Татар икән:

— Без сине ни өчен монда алып килдек? Сез анда, «Кишер басуы» дигән

спектакльдә, безне мыскыл итеп театр уйныйсыз. Беренчедән, безнең «Притон»

халкы, сез уйлаганча, бик үк надан түгел. Әйе, «Җирдәге» кайбер хәлләр безгә

аңлашылып бетми, сездәге вазгыятьнең торышы һәм агышы тормыш кануннарына

сыймый. Сез ниндидер тилерткеч эчемлекләр эчеп, юләрләнеп йөрисез. Безне, чит

планетадан килгәннәрне, үзегезчә уйнап кыланасыз. Менә, карагыз, без бит бөтенләй

ямьсез түгел, милләтебез буенча сезнең кебек үк татарлар. Телебез — бер үк, аш-

суларыбыз да милли: чәкчәк, бәлеш, пәрәмәч — безнең яраткан ризыкларыбыз.

Киемнәребез — шул ук. Җырларыбыз уртак. Аерма шунда: без баш миңгерәтә торган

эчемлекләр кулланмыйбыз. Шамкай әфәнде, алай ярамый бит инде.

— Карагыз әле, сезләргә кем дип эндәшим? Иптәшләр, дипме, дуслар-

туганнар, димме? Нигә бу турыда сорыйм, чөнки сезне үпкәләтәсем килми,

йә тагын рәнҗетермен.

— Сез дөрес кенә сөйләгез, кыланмыйча, ничек бар — шулай.

— Туганнар, кардәшләр, дип башлыйммы?

— Әйе, әйе, кардәшләр, дип башла.

— Кардәшләр! Юк, ватандашлар, дип башлыйм әле. Безнең президентыбыз

халыкка шулай дип мөрәҗәгать итә.

— Юк, алай дөрес түгел. Син бит безнең «Притон» планетасында — еракта.

Бу планета сиңа Ватан була алмый. Синең зур Ватаның — Җир, ә кечкенәсе

— Татарстан иле.

— Әйе, әйе, сезнең каршыда бу юлы мин үземне наданрак итеп тоям.

— Кыенсынмагыз, үзегезне иркен тотыгыз.

— Ярар. Кызыксынган сорауларыгызга җавап бирергә тырышырмын. Ә менә

беренче соравыгызга ачыклык кертергә өлгердем, ахрысы. Сез әйткән идегез, нишләп

бездән көлеп, мыскыллап уйныйсыз, дип. Ул пьесаны драматург Зөлфәт Хәким шулай

язган. Ничек язган — шулай уйнадык инде. Аннан соң, ул монда килеп күрмәгән бит

сезне. Күргән булса, бу рольгә мине куймаслар иде. Үзегез сизеп торасыз: килеш-

килбәтем бер дә сезгә охшамаган: кашларым калын, үзем юан, тәбәнәк, йонлач, ә сез

монда барыгыз да бертөсле кыяфәттә — башларыгыз зур, шәрә, күзләрегез — алагаем,

кулларыгыз — нечкә, аякларыгыз — силә кебек — сыгылмалы, нәфис, бер сүз белән

әйткәндә, барыгыз да чибәрләр, сылулар. Үпкәләмәдегезме?

— Юк, юк, сөйлә, матур сөйлисең!

— Сөйләргә дигәндә сөйлибез инде анысы... Дөресен генә әйткәндә,

үзегез шулай сөйләргә куштыгыз, үзем дә турысын әйткән кешеләрне хөрмәт

итәм. Ялагай, сатлык, икейөзле кешеләрне күрәлмыйм. Мисал өчен бер генә

вакыйганы искә төшерәм. Гафу итегез, килгәннән бирле әле берегезнең дә

исемен сорамадым. Каушаудан, ахрысы, шулай килеп чыкты. Менә сезнең,

минем белән әңгәмә алып баручы, исемегез ничек?

— Галәм.

— Оһо! Менә, ичмасам, исем — Галәм! Ә бездә — җирдә Галим дип кенә

кушалар.

Җыелыштагылар шаулашып алдылар, меңнән йөзләбе кулын күтәрде.

— Безнең исемнәр дә Галәм! — диештеләр.

— Сүземне дәвам итәм. Менә шул «Кишер басуы»н сәхнәгә чыгардык.

Кулдан килгән кадәр тырыштык. Спектакль халыкка бик ошады, заллар шыгрым

тулы булды. Бусы — нәтиҗәсе. Спектакльне халыкка тәкъдим итәр алдыннан

күңелне нык кына рәнҗеткән нәрсәләр дә булып алды. Сәнгать советында мин

уйнаган образны, ягъни «сезне» уйнауны бик каты тәнкыйтьләгәннәр.

— Сездә дә акыллы кешеләр бар икән.

— Бар. Моны театр тәнкыйтьчесе әйтсә, уйланыр да идең, шунда утыручы

артистлар бераз онытылып киткәннәр. Тәнкыйтьнең мин киңәш йөзеннән

әйтелгәнен кабул итәм, ә монысын хөсетлек, көнчелек дип аңладым. Бергә

эшләгән кеше өстеннән сөйләүне мин бер дә егетлек дип санамас идем.

Ә бит күп тә үтмәде, шушы роль өчен миңа Татарстан Республикасының

Мактау грамотасын бирделәр. Карагыз әле, монда шундый грамота кәгазьләре

бирәләрме? Мактаулы һәм башка лауреат исемнәре? Әйт әле, Галәм?

— Бездә андый гадәт юк, Шамкай туган. Без андый исемнәрне, грамоталарны

ат, сыер, сарыкларга гына тагабыз.

— Ә бездә, Җирдә, шундый исемнәр алыр өчен талашып-сугышып

бетәләр.

— Кирәкми ул безгә — без монда барыбыз да бертигез, һәркем үз эшендә

— җаваплылык һәм төгәллек белән хезмәт итә.

Шулвакыт «Притон» халкы арасыннан берсе кулын күтәреп, сүз бирүләрен

сорады.

— Исемегезне әйтегезче, — диде Шамкай.

— Җиһан.

— Сез ир кешеме, әллә хатын-кыз затыннанмы? Болай килеш-килбәтегездән

берегезне дә аерып булмый.

— Хатын-кыз. Әле кияүгә чыкмаган. Сез андагы катнаш никахларга ни

мөнәсәбәт белдерәсез?

— Сезнең соравыгызга сорау белән җавап бирергә буламы?

— Рәхим итегез!

— Ә сезнең үзегездә бу мәсьәлә ничек тора?

— Безнең планетада татарлардан башка бүтән милләт юк.

— Шулаймыни?

— Әйе.

— Алайса, сездә бу мәсьәлә хәл ителгән дип исәплик. Ә бездә ул иң

катлаулы һәм четерекле хәлләр тудыра. Мин мондый сорауга киңрәк мәгънә

салып, тулырак җавап бирермен. Әле күптән түгел генә Җирдә халык исәбен

алу булды. Татарларның саны кайсы якка үзгәргән дип уйлыйсыз? Бу сорауга

милләт язмышына битараф булмаган һәр кеше җавап эзлидер. 30 еллар элек

Әбрар Кәримуллин, сез аны белергә тиеш!..

— Беләбез, беләбез! — дигән тавышлар бу очрашу митингында катнашкан

притонлыларның бер чакрымга якын сузылган рәтләре буйлап еракка китеп

сүрелде.

— Менә шул Әбрар Кәримуллин дигән олуг татарыбыз: «Мин Советлар

Союзының җинаятьчел статистикасына ышанмыйм. Татар милләте ким дигәндә

егерме миллионлап», — дип әйткән иде. (Ул заманнарда без биш миллионлап

исәпләнә идек.) Хәзер дә мөмкин кадәр азайтып күрсәттеләр. Оятсыз рәвештә

татар халкын төрле этник төркемнәргә бүлеп, күзгә карап артка тибү бара.

— Әйе, без хәбәрдар, күреп, карап, күзәтеп торабыз.

— Ә нигә күреп, карап, күзәтеп кенә торасыз соң? Әзрәк булышсагыз да,

ярдәм итсәгез дә ярар иде. Карагыз әле, сездә никадәр көч! Сез дә татар бит.

— Без, чит планета эшләренә тыкшынырга ярамый, дигән закон нигезендә

яшибез.

— Алайса, безне берәмтекләп үзегезгә ташып бетерегез.

— Анда яшәргә рәт калмаса, әлбәттә, ташырбыз. Безнең чит планетадагы

милләттәшләргә ярдәм итәргә дигән интернациональ бурычыбыз шулай ук

закон рәвешендә язып куелган. Әле сезнең андагы яшәү шартларын бик үк

хөрти дип тә әйтеп булмый.

— Юк та... Югарыда бирелгән сорау үзенең җавабын табалмый бүленеп

калды. Мисал белән дәвам итәм. Минем әтинең сеңлесенең улы, ягъни минем

пләмәш Казанга укырга килде.

— Ни дигән сүз ул «пләмәш»?

— Без, мишәрләр, туганнан туганны шулай дип атыйбыз.

— Алай икән, дәвам ит.

— Саф татар кызлары тулып ятса да...

— Ничек инде саф кызлар дисең, үзләре «ятсалар» дип әйтәсең?

— Юк, алар чыннан да саф, без җирдә шулай сөйләшәбез.

— Саф татар кызлары күп булса да, пләмәш марҗага өйләнде.

— Анысы кем тагын? — дип алдагы рәтләр шаулашып куйды.

— Анысы урыс кызы, без татарлар аны «марҗа» дип йөртәбез. Бүлдермәгез

әле. Менә шул пләмәш «хатынымның фамилиясен алыйм микән әллә?» дип

сөйләнеп йөрде. Әйтерсең, марҗа түгел, ул кияүгә чыккан.

— Ай-яй катлаулы яшисез икән сез. Нәрсәгә инде ул фамилияләр алмаштыру.

Ну надан законнар сезнең!..

— Син әйтәсеңме аны, минме?.. Пләмәшнең фамилиясе Мәхмүтов. Килен

исә: «Бигрәк чи татар исеме», — дип колак итен ашый икән. Ә менә шул

пләмәшнең апасы хохолга, сорамагыз, хәзер әйтәм — украин егетенә кияүгә

чыкты. Шушы ике гаиләдә дүрт баланың ник берсе татарча белсен! Килен

белән кияүне дә санасаң, шулай итеп, алты туганымны югалттым. Ә милләт

дүрт татарын югалтты. Мин үзем ана телендә сөйләшмәгән кешене туганым

дип кабул итә алмыйм. Сез килешәсезме?

— Килешәбез, хуплыйбыз! — дигән сүзләр җиһанга таралды.

— Димәк, татарларның Җирдә үрчеме булмаячак! — дип уфтанып куйды

төркем түрендә берәү.

— Казанда безнең Ярмәктән күчеп килгән бер гаилә яши. Шулай бермәлне

телефоннан сөйләшәбез тегенең белән. Исәнмесез, Мәсгудә апа, минәйтәм.

Балаларыгыз үсеп, башлы-күзле булып беткәндер инде?

— Ник, сездә башсыз, күзсезләр дә бармыни?

— Безнең татар шулай сөйләшә, «өйләнештеләр» дигән мәгънәдә.

— Әйе, — ди Мәсгудә апа, — өч улым да тормыш корып җибәрде.

— Ничек соң, үзебезнекеләрме?

— Юк, икесе марҗага өйләнде, беләсең килсә, марҗа киленнәр җайлырак

та әле ул, — ди бу.

— Син, Мәсгудә апа, кодагыйларың белән чиркәүгә дә кереп чык инде —

тормышыгыз тагын да җайланып китәр, — диясем килде. Мондый мәсгудәләр

бездә буа буарлык.

— Сезне тыңлап торгач, киләчәгегез бик караңгы булыр кебек, — дип

көрсенеп куйды притонлыларның берсе.

— Безнең планетада яһүд дигән халык бар. Берзаман аларның теле бөтенләй

беткән, онытылган булган. Израиль дәүләте оешкач, бөтен кулъязмалардан, бөтен

дөньядан иврит телен, сүзләрен берәмтекләп җыеп, тәки телләрен тормышка

кайтардылар. Ә безнең тел, шөкер, исән-сау. Ул диалектларга шулкадәр бай, без

аның белән горурланып яшәргә тиеш. Рәсәйнең кайбер әрәмтамаклары шушы

байлыгыбызны безне таркату өчен корал сыйфатында файдаланмакчы.

— Ни өчен аларга халыклар арасында таркату, дошманлык хисләре уяту

кирәк? Без аңламыйбыз...

— Ни өчен, ни өчен?.. Түрәләргә байлык җитми, ә байлык өчен көрәшү

ул — аның эчке дөньясы, халәте, ягъни культурасы бик түбән дәрәҗәдә дигән

сүз. Минемчә, дөньяда иң зур бәһале нәрсә — халыклар дуслыгы! Ә Җирдә

ул әле лозунгларда гына. Чынлыкта исә, хакимнәр үзара дустанә яшәүне

кайгыртмыйлар, бары тик кесәләрен калынайту турында гына уйлыйлар. Алар

өчен Җирдә нефть, газ һәм власть — иң зур байлык. Алар инде хәзер Җир

иярчене булган Айны да бүлешеп яталар, чит планеталарга нәфесләре бар.

Кисәтеп куям, үзегез сизмәгәндә сезне дә бүлешеп куюлары мөмкин. Ләкин

курыкмагыз, аларга әле бу максатларына ирешү өчен байтак көч түгәргә кирәк

булыр. Әнә сезнең техникаларыгыз нинди — мине утыртып килгән космик

корабльне генә алыйк. Бездә аны тәлинкә дип атыйлар.

Притон халкы Шамкайның бу сүзләреннән эчләре катып көләргә тотынды.

«Тәлинкә, тәлинкә, уф, «табак» димиләрме тагын».

Шамкайның мәзәк сөйләп Җирдәге концертта да тамашачыны бу кадәр

көлдерүгә ирешкәне юк иде. Ул каршысында утырган берәүне, көлеп үлә бугай

инде дип, түбәтәен җилпеп һушына китерә башлады. Мескен: «Бүтән андый

кызык сүзләр әйтмә», — дип көчкә хәлгә килде.

Ниһаять, Притон халкы үз халәтенә кайтып, тынычланды. «Сөйлә, сөйлә,

теге туктап калган җиреңнән дәвам ит!» — диделәр.

— Дәвам итәм. Миңа калса, урысларның безнең телне кисәргә дигән уйлары

барып чыкмас... Хәер, кем белә... Мөстәкыйльлек алган елларны «татар уянды»

дип куанган идек. Ялгышканбыз, татар йоклый. Бары тик борылып кына яткан

булып чыкты. Минемчә, сездән ярдәм кирәк.

Халык арасында шау дулкыны кубып алды. Күпләрнең: «Булышырбыз!»

— дигән фикерләре гүләп куйды. Шамкайның янында басып торган Галәм

кулларын югары күтәреп, тынычлануларын сорады.

— Галактика кануннары буенча, без планеталарда яшәүче җан ияләренең

яшәешенә тыгылырга тиеш түгелбез. Ягъни табигый эволюция шартларын бозу

хакыйкатькә китерми, без һәм башка югары үсеш формаларына ирешкән аңлы

адәм затлары бары тик күзәтү функцияләрен генә алып барырга бурычлыбыз.

Аннан соң икенче зур вазифабыз — планеталарны гарасатка җиткермәү,

халыкларның үзара кырылышын соңгы чиккә куймау. Минемчә, бу эш безнең

«Притон» планетасына йөкләнгән, шуңа күрә ахыргача гадел булыйк.

Шамкай Галәмнең бу сүзләреннән соң бераз кызып китте.

— Ничек инде сез күзәтеп кенә торырга тиеш? Татар башыгыз белән Җирдә

безнең бөтенләй бетүебезне телисезмени? Менә сиңа туганнар! 1552 елны Явыз

Иван Казанны алганда да күзәтеп тордыгызмы?

— Әйе, күзәтеп тордык. Сезнең ничек бер-берегезне сатып, илегездән

мәхрүм калганыгызны карап шаккаттык. Ханбикәгез Сөембикәне шул Явыз

Иванга биреп җибәрдегез бит. Аны озатасыз да, үзегез тәхеткә утырасыз,

байлыгыгызга да берәү дә тими, имеш. Ә чынлыкта бөтенесеннән дә мәхрүм

калдыгыз. Халкыгыз да кырылды, илегез дә бетте.

— Сез шуны күреп тордыгызмы? Ничек намусыгыз чыдады мондый

мәнсезлеккә?

— Сез чамалап сөйләшегез һәм чит планетада икәнлегегезне дә онытмагыз!

Без җирдәге татарларыбызга шул коточкыч мәхшәргә кадәр бик күп игелекләр

эшләп килдек. Ләкин алар үкенечле хәлләрдән беркайчан да сабак алмадылар.

Бер-берсеннән көнләштеләр, байлык, тәхет бүлештеләр, үтерештеләр, туганны

туган дип белмәделәр, дөнья шулай без биргәнчә җайлы гына барыр дип

уйладылар, илен ятларга сатсалар да, җаннары тыныч, телләре шул килеш

калыр дип өметләнделәр. Еллар, гасырлар үтте, сезләрнең әле һаман да аңга

килгәнегез юк. Һаман бер-берегезне сатасыз, ялагайланасыз, «өлкән туган»га

тәлинкә тотасыз, үзеңә тимәсеннәр генә, калганын хет су бассын. Менә шундый

бит сез. Шулаймы?

— Анысы шулай. Әле шуның өстенә эчүчелек, әхлаксызлык, караклык,

динсезлек, наркомания, ялкаулык — «чәчәк атабыз» дип әйтеп булмый инде.

Бу форсаттан чыгып, синең сүзләрне куәтләп язган шигырем дә бар әле минем,

Галәм. Сөйлимме?

Моңа хәтле дә шыгрым тулы мәйдан тагын да тыгызланган иде. «Сөйлә,

сөйлә, син матур сөйлисең!» — дигән сүзләр яңадан яңгырады.

— Тыңлагыз!

Без сөябез башкортны,

Без сөябез чувашны,

Удмуртны, марины,

Мукшыны — юашны.

Урыс белән уртак без...

Патамушты куркак без!

Мәйдан тирән тынлыкта Шамкайны тыңлады һәм шигырь тәмамлангач та

йөзләрен моңсулык баскан притонлылардан хуплау алкышлары ишетелмәде.

Шамкай күпләрнең күзләрендә яшь бөртеге күрде. Ул әле генә ялкынланып

сөйләгән шигъри юлларының мондагы татарларга хәсрәт иңдергәнен аңлады.

Юкка сөйләде ул бу шигырен, юкка. Нинди үкенеч! Халык елый. Безне

кызганып елый.

Галәм, тамагына утырган ачы сагыш төенен йотып, сүз алды.

— Җәмәгать, Шамкай туганыбызга сорауларыгыз бармы әле?

Шамкайга күптәннән мөлдерәп карап торган бер зат сүз кушты:

— Шамкай абый, сез өйләнгәнме?

Мәйдан бу көтелмәгән сораудан шартлап көләргә тотынды. Әй, кул чабалар!

Күрәсең, кызның кызыксынуы барысының да күңеленә хуш килгән икән, җенси

хисләр мондагыларга да ят түгел.

— Нәрсә дип әйтим, сеңлем. Өйләнмәгән, дисәм, сез Җирдәге һәр хәлдән

хәбәрдар. Ялганлау килешмәс. Өйләндем. Улым, кызым бар, инде оныклар

үсеп килә. Ә шулай да йөрәгем — женское общежитие, ягъни үзебезчә әйтсәк,

хатын-кызларның тулай торагы. Анда сиңа да урын бар.

Мәйдан гү килеп куйды. Бу ризасызлык билгесе, ахрысы.

Мондый картка кыз бирәләрме соң. Ярый әле бу сүзләре өчен кыйнап

атмадылар.

Сүзне, сәхнәгә менеп, Галәм дәвам итте.

— Кадерле ватандашлар, сезнең үтенеч буенча бик соратып алынган

милләттәшебез Шамкай белән саубуллашу минутлары җитте. Һәммәгез дә бу

очрашудан канәгать булгансыздыр дип беләм. Сөекле җәмәгате Суфия ханым

сөекле ирен югалткандыр инде. Аны хафага салмыйк, милләтебез горурлыгы

Шамкайны өенә озатып куйыйк. Юл ерак, ләкин ул, безнеңчә әйткәндә, чүп

кенә — илле мең яктылык елы арасы гына.

Җыелган халыкның Шамкайны кочаклап озатасы килде, ә чынлыкта моның

һич тә мөмкин түгеллегенә үзләре дә ышана иделәр. Шамкайның үзендә дә

шундый ук хисләр кайнады. Ул, әлеге дә баягы, күзе төшкән кызның яшьле

күзенә карап, аның янына килде. Җылы кулларын учына алып, битенә

китерде һәм үпте. Шамкай кызның исемен сорарга җөрьәт итте. Кызның

сусыл иреннәреннән «Айсылу» дигән сүз сыгылып чыкты. Шамкайның йөрәге

кысылып куйды. Аһ, бу исем! Монда да ишетелмәсә ни булган...

Шулчак мәйдандагы бөтен халык «аһ» итте. Кызның шаккатудан зурайган

күзе Шамкайга текәлде. Әйе, ул бу кеше күңелендә нәрсәләр кайнаганын

аңлады, ахрысы.

Җиһан белән Галәм халыкка нидер аңлатырга керештеләр. Әллә нинди

чуалчык хәл барлыкка килде. Һәм... ниһаять, барысы да элеккеге күңелле,

ләкин сагышлы озату вакыйгасына әйләнеп калды.

Шамкай кыз кулын үбүдән соң килеп чыккан чуалчыкны соңыннан гына

аңлады. Кызның кулын үбү ул, аларча, мин сине хатынлыкка сорыйм дигән

төшенчә булган икән. Әй, көлде инде үзеннән Шамкай, әй көлде... Соңгы

вакытларда рәхәтләнеп көләргә дә туры килгәне юк иде бит әле...

 

Ахыры булмас юллар

Тыныч кына барган көннәреңдә

Зур хәсрәт төшсә башыңа,

Чын дусларың менә шундый чакта

Килеп басар синең каршыңа.

Ах, бу гомер дигәнең!.. Җырдагыча «бер күз ачып йомган ара гына» икән.

Инде менә Рәшит пенсиягә чыкканнан соң да ундүрт елга якын вакыт узган.

Үткәннәрне уйласаң да уйлап бетерерлек түгел, кайбер ачыкланмаган вакыйганы

искә төшергәч тә әле һаман буталасың гына. Нигә ул шулай булган, нигә алар

болай эшләгәннәр, ә син — тегеләй?.. Тормышның аянычлы көннәре нишләп

сине читләп узмаган, югыйсә язмыш икенче төрлерәк юнәлешкә борылыр иде

кана. Нигә соң әле ул бу турыда соңгы вакытларда күбрәк уйлана башлады? Бар

да яхшы, әйбәт бит юкса. Хатыны, балалары, оныклары — янында. Барысы да

сау-сәламәт. Үзе лаеклы ялда. Әле һаман да эшләп йөри. Ике көннең берендә:

«Рәшит абый, бер генә атнага гастрольгә чыгып керәсе иде бит, каршы килмә

инде, зинһар», — диеп чакырып торалар.

Нигә әле җанында, канында дәрт барында халык күңелен күреп кайтмаска

ди. Репертуары зур, кирәк дип тапсалар, сәгатьләр буе мәзәк сөйләп көлдерерлек

дарысы бар әле аның.

Әнә, Мәскәүгә кабат чакыралар, Себер яклары да бик сагынган ди үзен,

Башкортстан, Татарстан район-авыллары — татар дөнья тутырук бит ул. Әле

менә «Притон» планетасында да булып кайтты — әллә төш, әллә чын булды

анысы... Үзе дә моның дөреслегенә шикләнеп йөри бу арада. Күз алдына килә

дә баса андагы хәлләр. Чып-чын иде бит инде ул күрешүләр... Айсылу дигән

кыз да чын иде. Булмаса, каян килеп чыксын ди ул? Рәшитнең ишеткәне

бар бер төн эчендә кайберәүләрнең чит планеталарда булып кайтканын. Бик

сәерсенеп карый иде ул аларга. Менә хәзер үзе шаһит. Барды бит инде, барды.

Кабат китереп куйдылар, әле: «Син — Җирдәге үзебезнең милләткә бик кирәк

кеше», — диделәр. Уф Аллам, кеше ышанмаслык чынбарлык бу, билләһи. Ләкин

берәүгә дә сөйләмәскә кирәк, сөйләмәскә...

Соңгы көннәрдә улы Айдар еш искә төшереп тора: «Әти, әйдәле бер

җыелышып Ярмәккә кайтып килик, күптән кайтканыбыз юк, туганнарның

хәлләрен белербез, зиярәт та кылырбыз. Син бит гомер буе, Батыргали бабай

кебек батыр булачакмын, дип йөргән кеше, аның каберенә дә чәчәкләр

куярбыз. Син хөрмәт итеп сөйли торган Хәлимә апа да гүр иясе булган икән,

аның кабере янында да догалар укырсың. Дөнья белән саубуллашуының

соңгы мизгелендә ире Сәлимгәрәйнең, дәү әтием Мирзаҗанны төрмәгә

утырту нияте белән, амбардагы орлыкка дигән ашлыкны урлавын әйтеп

калдырган. Ире өчен безнең дәү әтидән һәм барчыгыздан гафу үтенгән»,

— ди.

— Шулай булган, улым... Әйдә, машинаңны көйлә, иртәгә юлга чыгарбыз.

Үземнең дә Ярмәккә күптән кайтканым юк. Әниең дә кайтыр, балаларың Әмир

белән Гаделне дә ал.

Иртүк юлга чыктылар. Җәйге көннең матур иртәсе. Айдар радиодан ягымлы

гына көйләр уйната. Ул тавышны көчле итеп куймый, чөнки балалар йоклый

әле, бер уянып машинага кереп утыргач, кабат тәмле йокыга талдылар. Сабый

чакта бигрәкләр дә татлы була шул йокы дигәнең. Машинаның тигез тавышы

да эретә торгандыр инде аларны. Кечкенәсе — Гаделе башын дәү әнисенең

алдына салган, олысы — Әмир, утырган килеш башын артка ташлаган. Аңа

бераз уңайсыз икәнен күреп, Суфия ханым утыргычка мендәр салды, Әмирнең

башын шунда иңдерде.

Айдар ара-тирә радиода яңгыраган җырларга кушылып ала, күрәсең, күңеле

көр, ник дисәң дә, әти-әнисен үз машинасында беренче тапкыр изге җиргә,

туган якка алып кайта бит. Багажникта видеокамера. Ай, күп истәлекле урыннар

төшерәчәк ул бу кайтуында! Әтисе сөйләгән никадәр гыйбрәтле хатирәләр кино

булып калыр.

Рәшит Айдарга бик ашыкмаска куша. Аллам сакласын, артык куып,

көтелмәгән һәлакәт килеп чыга күрмәсен. Әнә, Хәмзә никадәр сак йөреп тә зур

бәлагә очрады бит. Әле дә күргән зыянны очлап, ямап чыга алмый. Машинасы

көл булган, үзенә, шөкер, Ходай саклаган, берни булмаган. Рәшит тә андый

авариядән чак исән калган кеше. 1999 ел. Ул, бу елның тугызлылары күп булуга

бик шикләнеп: «И Ходаем, үзең сакла!» — дигән иде. Әле дә хәтерендә ул

сүзләре. Һәм вакыйгалар озак көттермәде. 3 февраль көнне Башкортстанның

Яңавыл районында авариягә юлыкты. Машинаның алгы тәрәзәсеннән очып

чыгып, көрткә чумды. Шуннан сикереп торып, үзенең бөтен җирен капшаганнан

соң, әҗәлнең бик якыннан гына узып киткәнен аңлады.

Инде менә Әлмәт юлыннан Чирмешәнгә таба борылдылар. Әмир белән

Гадел дә уянды. Шулвакыт Рәшитнең кесә телефоны шалтырады.

— Алё, кем әле бу?

— Хәмзә бу. Рәшит, нихәлләр?

— Әйбәт кенә, үзеңдә саулык-сәламәтлекме? Теге борчуларың кимемиме?

— Түзәбез, Рәшит!

— Ярый, шулай булсын.

— Карале, Рәшит, теге минем исәпкә хәйрия концерты оештыруны Түбән

Камалылар, ягъни якташларым, киләсе атна шимбәсеннән бүгенге шимбәгә

күчергәннәр. Син килә алмассыңмы? Миңа сезне җыюы бик уңайсыз. «Биш

татар»ның калганнары төштән соң Казаннан юлга чыга.

— Борчылма, Хәмзә, эшлибез аны!

— Рәхмәт, дустым, көтәм.

Айдар машинасын туктатты.

— Хәмзә абыйга нәрсә булган?

— Ярый, болай итәбез, бор әйдә, улым, машинаңны Түбән Камага, Хәмзәгә

ярдәм кирәк.

Суфия ханым куркынып калды.

— Ай Аллам, нәрсә булган тагын Хәмзәгә?

— Бернәрсә дә булмаган. Булганы бик җиткән. Хәзер барыбыз да Хәмзә

янына, авылларына кайтабыз. Алар бик кунакчыллар, берочтан ничек

яшәгәннәрен дә күрерсез, танышырсыз да, безнекеләрнеке күк балалары да өй

тутырук. Бүген кич Хәмзә өчен хәйрия концерты куябыз һәм аларда кунып,

икенче көнне Ярмәккә кайтабыз. Башка фикерләр юкмы? Юк!

— Әти, бернинди каршылык булырга мөмкин түгел. Сез бит инде теге «Дүрт

мушкетёр» кебек. «Один — за всех, все — за одного!» «Биш татар» дип кенә

йөртелсәгез дә, бер-берегез өчен үләргә әзер сез. Мин сезнең белән горурланам.

Атос, Партос, Арамис, Дартаньян!

Машинадагы оныклар җанланып китте. «О-һо! Без әле бүтән җирләргә дә

барабызмыни? — диештеләр. «Урра», кычкырыштылар.

Аларның сөенечләре Рәшиткә дә күчте. Ул, Гаделгә карап:

— Улым, әйт әле, үскәч син кем буласың? — дип сорап куйды.

Гадел арткы утыргычка басты да, күкрәгенә сугып:

— Шамкай булам! — диде.

Барысы да бу җавапка чиксез куанып, Гаделдән кем буласын кабат-кабат

сорадылар.

Айдар әтисе күрсәткән юлдан Хәмзәләргә борылды. Бөтен җиһанга «Шамкай,

Шамкай!» дигән горур исем яңгырап калды...

"КУ" 11, 2015

Фото: pixabay

Теги: бәян

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев