Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Йөрәккә сыйган дөнья

Баксаң, үзебезнең Казанда «тормыш университеты» сынауларын горуранә үткән, бөек Тукаебызның фидакарьлек үрнәген хөрмәтләп искә алган, белгечләрчә фикерләгән Максим Горький гап-гади рәвештә аңлата: «Чын шигърият – һәрвакыт йөрәк шигърияте ул». Шагыйрә Халисә Мөдәррисова иҗаты белән тулаем танышып чыкканнан соң, мин гаҗәеп тирән гыйлемле әдипнең шушы билгеләмәсен хәтергә китердем.

Кешелек мәдәниятенең һәрбер чорында шигърияткә билгеләмә бирергә омтылганнар. Даим тылсымлы тоелган тезмә әсәр адәм баласының вөҗүдендә ничек туа? Таләпчән белешмәлекләр дә моны төрлечә аңлата. Чын шигырь нинди була? Әлеге сорау уңаеннан шәрехләүләр меңнәрчә хезмәттә бәян ителә. Әгәр аларны бергә тупласаң, фолиант барлыкка килер иде. Шәхсән үземә дә бу мәсьәлә таныш. Югары уку йортын тәмамлау елында шушы темага диплом эше әзерләдем. Сәнгатьнең мондый төренә мөнәсәбәтле серләр мине әлегәчә бөтен яклап кызыксындыра. Баксаң, үзебезнең Казанда «тормыш университеты» сынауларын горуранә үткән, бөек Тукаебызның фидакарьлек үрнәген хөрмәтләп искә алган, белгечләрчә фикерләгән Максим Горький гап-гади рәвештә аңлата: «Чын шигърият – һәрвакыт йөрәк шигърияте ул».

Шагыйрә Халисә Мөдәррисова иҗаты белән тулаем танышып чыкканнан соң, мин гаҗәеп тирән гыйлемле әдипнең шушы билгеләмәсен хәтергә китердем. Чыннан да, инде күптән үзенә җәлеп иткән каләмдәшемнең әсәрләре әлеге мәгълүм формуланың барлык таләпләренә туры килә. Аның серле җан-тән тирәнлегендә яралган һәммә шигыре нәкъ менә ихлас йөрәк сүзе буларак яңгырый. Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми дә бу нәзакәтле фикерне хуплавын үзенчә белдерә. «Халисә Мөдәррисова шигърияткә утлы һәм давыллы йөрәге белән килеп керде, – дигән искәртү ясый остаз «Шагыйрь гомере» исемле мәкаләсендә. – Шигырь язуның яну, йөрәк газабы икәнлеге аның һәр әсәрендә диярлек ачык күренә». Моның чынлыкта шулай булуын шәкерте дә торымнан-торымга сиздертә. Әйдәгез, «Ташлар җыям» дигән шигырьнең кайбер юлларын укып узыйк. Ташлар җыям... Тик дөньяга

Мин таш түгел, аш атармын.

Ә ташларны –

Күңелемә атканнарын,

Йөрәгемдә ятканнарын

Җырларымда балкытырмын.

Бездә югары сәнгать төре булып саналган шигъриятнең асылын фикер һәм хис бергәлегенә, ягъни чынбарлык күренешләренең аң-зиһендәге яки күңелдәге чагылышына бәйләп аңлату омтылышы өстенлек ала. Мәсьәләне гадиләштереп күзаллау үзеннән-үзе берьяклылыкка китерә. Әлеге җитди темага багышланган байтак хезмәтләрдә дә мәгълүм «образлы фикерләү» тәгъбире белән чикләнү сизелә. Ә мондый эшчәнлектә йөрәкнең катнашы, аның әһәмияте ничектер читтәрәк кала. Шушы җәһәттән аяусыз сынаулар кичкән Фатих Кәрим иҗатта ни-нәрсәгә өстенлек бирелүен анык аңлатып үтә: «Шаулы шигъри хисләр диңгезенең Дулкынчысы минем йөрәгем». Бүгенге мәкаләдә игътибар үзәгенә алынган Халисә Мөдәррисова да бу билгеләмәне ныгыту юнәлешендә үзенең мөнәсәбәтен белдергәләп тора. «Ә йөрәктә шигырь яшәде...» Каләмдәш дустына хаслап язылган әсәрендә шагыйрәбез ихлас инануын шулай аңлата.

Белүебезчә, йөрәк атамасы күпне сыйдыра. Татар телендә аеруча тәэсирле яңгыраган әлеге кәлимәдә кешенең эчке дөньясы, төгәлрәк әйткәндә, рух, җан, күңел, хәтер ише олуг төшенчәләрнең уртак сыйфатлары чагыла. «Йөрәк» сүзе Коръәндә дә төгәл 133 тапкыр кабатлана. Бу юкка гына түгел бит. Әнә, «йөрәк белән» сүз тезмәсе дә әллә никадәр мәгънәне эченә ала. Сөйләмдә яки язуда мондый янәшәлектән файдалану «аң-акыл, хиссият, җан-тән белән» дигәнне аңлата. Моның мотлак дөреслеккә туры килүен Халисә Мөдәррисова да яхшы белә. «Йөрәк» лөгатен әсәрләрендә еш куллануы да аның иҗат кодын тоемларга ярдәм итә. Шагыйрә бөтенләй башка сүзләр аша да шул тылсымлы «ачкыч»ка әледән-әле әйләнеп кайта. Әйтерсең ул һәрдаим үзенең йөрәген тыңлый, тирәннән яңгыраган өнне илһамланып кәгазьгә күчерә. Сәнгать чынлыгына ирешергә теләсәң, әйе, иманлы йөрәгеңә таяну зарур. Йөрәк белән, күңел белән тоеп,

Шагыйрь аңлый кара һәм акны.

Кеше ялгышала, ә шагыйрьнең?!

Ялгышырга аның юк хакы.

(«Шагыйрь»)

Тәҗрибәле затлар хак искәрткәнчә, йөрәк чик-кысага сыймас хисләргә чынны ялганнан аерырга булыша. Әдәбиятның иң әһәмиятле бурычлары шәхесне яшәү мәгънәсен аңларга өйрәтүдән, авыр сынауларда ныгыган тормыш хаклыкларын үзләштерү буенча күнекмәләр бирүдән, әллә нинди гамәлләр кылырга сәләтле көч- кодрәт чыганагын вакыт-вакыт аруландырудан, киләчәккә атлаучы халкыңның зур максатларына йогынтылы теләктәшлек күрсәтүдән гыйбарәт. Әгәр каләм әһеленең язганнарында зирәклек, ихласлык, җылылык бөркелеп тора икән, боларның барысы да шул ук игелекле йөрәк иҗтиһатыннан килә бит. Мондый чын әсәрләр башкаларга да тансык. Йөрәктән чыкмаган йөрәккә керми, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Бу кагыйдә таләпләренә тулысынча җавап бирерлек шигырьләр Халисә Мөдәррисованың халыкка таралган китапларында бик күп. Аның мөрәҗәгатькә тартым «Метеор монологы» дигән әсәрендә хәтта җиргә атылган йолдыз рухани сусавын җиткерә: «Кайнар йөрәк эзләп сезгә килдем...» Үз чиратында хыялга бирелүчән шагыйрә дә киң күңелле булуын ачыктан-ачык белгертеп куя. «Йөрәгемә ишек ачтым...», ди автор исеме куелмаган икенче бер шигырендә. Хисапсыз уй-фикерне сәнгатьчә кристаллаштырган әлеге образ башка әсәрләрдә мантыйкый эзлеклелек белән үстерелә.

Безнең яшәеш хәлләре каршылыклы хәрәкәтне хәтерләткән кебек, матур әдәбиятта да капма-каршы мөнәсәбәтләрнең чагылуы табигый. Шуңа күрә каләм осталарының һәрбер саллы китабын колачлы тормыш дәреслегенең өземтәсе итеп күрәсе килә. Шагыйрьләр миф, кыйсса, марш, өндәмәләр язу максатын читкәрәк куеп, аерым кешенең коллизияләр белән тулы эчке дөньясындагы хикмәтләргә якынайды. Галимнәр теле белән әйткәндә, шигърият әүвәл иҗтимагый тереклек рәвеше булып күзаллана, аннары гына сүз сәнгатенең асыл төрен гәүдәләндерә. Үзеннән-үзе аңлашыла, йөрәгеңдә милләт мәнфәгатьләре өчен яну юк икән, синең әсәрләреңә олы гамь тирән тамыр җибәрә алмый. Ә менә Халисә Мөдәррисованың кальбендә иҗадиятка кирәкле андый ут бар. Ул аның моңсу күзләрендә, җитди кыяфәтендә сизелеп тора. Күпне кичергәнлеген дә тиз абайларга мөмкин. Хәер, рухиятенә баглы беренчел сәбәпләрне шагыйрә үзе дә яшерми. «Тәрҗемәи хәлем гади генә сымак, әмма ул алай гади түгел, – дип яза Халисә Сәгыйть кызы, рәсми белешмә кысаларын бераз киңәйтеп. – Саран юллар эченә күпме тетрәндергеч һәм шатлыклы вакыйгалар, күпме хис-моңнар, күпме табыш һәм югалтулар сыйган».

Сүз дә юк, шагыйрәнең гомере буена дәвам иткән сынаулар аның һөнәри хезмәтенә дә, газиз халкыбызның безгә якынрак чорлардагы яшәү чынлыгына да турыдан-туры бәйле. Гомумән, алар бер-берсеннән һичничек аерылмый. Байтак иҗатчылар өлешенә тигәнчә, Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган Халисә Мөдәррисова Илеш, Нуриман районнарында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшли, аннары авыл советы башкарма комитеты сәркатибе, район хакимияте эшләр идарәчесе, мәдәният идарәсе башлыгы вазифаларын үти. Бүтән тармакларда да үзен сынап карый, депутатлыкка караган гамәлләрне дә башкарырга өлгерә. Өч дистәдән артык елны колачлаган эшчәнлек дәвамында алгысыган йөрәккә нинди генә зәһәр уклар кадалмады икән?! Мондый шартларда сайлап алынган мәсләгеңә, эчке инанганлыгыңа хыянәт итмәү зарур. Шәхеснең ныклыгын билгеләүче әлеге хасият каләм әһелләре өчен аерата мөһим. Нәкъ менә шундый сыналган язу кагыйдәсенә таяну Халисә Мөдәррисованың тәүге әсәрләрендә үк чагылыш таба. Аның Башкортстан «Китап» нәшриятында чыккан «Көмеш дага» исемле беренче җыентыгы (1982) безнең шигърияткә тынгысыз йөрәкле яңа талант килүе турында хәбәр итте. Яшь дәвамчыга өмет багларга мөмкин икәнлеге «Баланнар» дигән шигырьдә дә күренеп тора.

Колакта чыңлый һаман,

Пышылдый кебек анам:

«...Авыр чаклар бик күп булыр –

Түзәргә кирәк, балам».

...................................................

Аунап елар чаклар була –

Йөрәкне өзәләр бит,

Барыбер түзәләр бит!

Көнбатыш әдәбияты белгече Ипполит Тэн бик тә дөрес шәрехләп үткәнчә, «Шагыйрь камиллеккә ирешә барган саен, аның миллилек дәрәҗәсе дә күтәрелә; сәнгать серләрен киңрәк үзләштергән саен, ул заманның асылын тирәнрәк аңлый». Бу уңайдан Халисә Мөдәррисова өчен халык тормышының барлык яклары үз. Аны милли дәүләтчелек мәсьәләләре дә, шәхеснең үзаңын үстерү торышы да, туган телебезне тетрәткән сынаулар да, мәгарифкә ябырылган мәгънәсез тәҗрибәләр дә, дәвамчыларны тәрбияләү дә бертигез борчый. Ул төшендерә, үгетли, чакыра, сабак бирә. Берара үзе дә мөгаллимлек иткән шагыйрә әдәбиятның тиңдәшсез тәрбияче икәнлеген яхшы белә. Нәрсәгәдер эзлекле төстә өйрәтү тора-бара күркәм гадәткә әверелә, адәм баласы шул рәвешле югары әхлакый кыйммәтләргә тиенә. Әдибәгә монысы да бик күптәннән мәгълүм. Менә шундый бихисап борчу аның йөрәк итен ашый. Эчкә сыймаган җырга чыга. Ә Халисә Мөдәррисова һәрбер әдәби жанрда да үз рухына якын темаларга тугры булып кала. Хәтта «Балан», «Вакыт» кебек җырларында да ул безнең авырткан урыннарга кагылып үтә. Шулай шул, иҗат принципларының ныклыгы барыбер үзенекен эшли.

Акыл ияләре яңа эрага кадәр үк киңәш биргәнчә, ил-мәмләкәтләрнең киләчәк язмышы яшьләрне тәрбияләүгә бәйле. Тормыш раслап тора: баланы дөрес юлга бастырасың икән, ул аннан гомер буена тайпылмый. Мондый хәлиткеч максатка ирешүдә ата-ана тәрбиясе, белем йортларының эшчәнлеге аеруча мөһим санала. Әүлиялар дәрәҗәсендә фикер йөрткән Габдулла Тукай нәкъ менә шулар хакында кат-кат искәрткән. «Баланың язмышы, ул тугач ук, аның ата-анасына тапшырыла...» Әнә шундый гап-гади хакыйкатьне мөкатдәс вазифа югарылыгына күтәргән шагыйрь тәрбиянең икенче баскычына да өстенлекле игътибар юнәлтүне кирәк таба. «Әүвәл милләт укысын, – ди ул. – Мәктәпләр – безнең арсенал». Кызганыч, реформалар белән яшәүче ил соңгы берничә ел дәвамында «белем», «китап» ише җитди төшенчәләрнең астын өскә китерде. Төрле астыртын һөҗүмнәргә дучар булган меңнәрчә мәктәп миллилек статусын югалтты, алай гына түгел, гыйлем йортларында татар теле үзен бөтенләй ятим хәлендә тоя башлады. Рухи тигезләнешне җую шәхси бөтенлекне җимерә. Шул рәвешле милли тамырларга кизәнү дәүләтнең ныклыгына да сугарга мөмкин. Куркыныч чиккә якынлашып килгән әлеге мәсьәләләр җәһәтеннән кисәтү белдерүне шагыйрә Халисә Мөдәррисова да йөрәк түрендәге бурычы итеп хисаплый. Мондый кысуларның гайре табигый икәнлеген аңларга өндәү «Минем халкым» исемле шигырьдә дә үзәккә алына. Кадерле бер асыл җәүһәр итеп,

Татар телен җиргә танытты, –

Телен кисеп, аңын каплап булмый

Тукайларны биргән халыкның.

Әдәбиятта еш күзәтелгәнчә, аерым шагыйрьләр чәчмә төрдә дә бер югарылыктагы осталыкларын күрсәтергә сәләтле. Башка чаралар белән дәвам иттерелгән поэзияне прозага тиңләп караучылар асылда һәрьяктан хаклы. Камил язу рәвешен барлыкка китергән каләм иясе теләсә нинди әсәрендә дә үзе булып кала. Шагыйрә Халисә Мөдәррисованың чәчмә хезмәтләре дә киң җәмәгатьчелек тарафыннан яратып кабул ителде. «Бәйге хакы» повестен генә искә төшерик. Анда иҗат әһеле вакыйгалар үзәгенә куелган. Замана гамьнәре белән яшәүче әлеге зат, әлбәттә, гомер сынауларын чагылдырган каршылыклы хәрәкәттә сурәтләнә. Гадәттә, андый юллар сикәлтәле була. Йөрәккә кан саудырган эзләнүләр үкенечле югалтуларга да китерә... Автор ошбу гыйбрәттә нечкә лиризмга да, үзәк өзгеч драматизмга да урын таба. Алар бер-берсенә керешеп китә – нәкъ чынбар тормыштагы шикелле. Менә шундый повесть китап сөючеләрне генә түгел, хәтта театр хезмәткәрләрен дә үзенә җәлеп итә. Соңгылары анда тамаша нигезенә ятарлык мавыктыргыч сюжет барлыгын күрә, һәм әсәр М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында сәхнәләштерелә. Шагыйрь Муса Җәлил хаклы төстә әйткәнчә, «Каршылыксыз... драма әсәре була алмый». Димәк, Халисә Мөдәррисованың сәхнә сәнгате өлкәсендә күркәм уңыш казануы да аның тормыш күренешләрен төрле мөнәсәбәтләр яссылыгында тасвирларга омтылуын раслый. «Соңгы сер», «Яр» повестьлары, «Ал кирәк, гөл кирәк» һәм «Сабан туеннан соң» хикәяләре дә шул әсәрләрне язган шагыйрәнең йөрәк халәтен зәвыклы укучы ачык тоярлык дәрәҗәдә күз алдына китерә. Кысан вәзенгә сыймас уйларның чәчмәдә бәреп чыгуы, каләмнең үзен ирекле тотуы шулай буладыр инде.

Иреклелек дигәннән, карар күзгә нык ихтыярлы килбәттә күренүче Халисә Мөдәррисова үз-үзенә багышланган бер шигырен түбәндәгечә тәмамларга ният кылган: «Мин – хатын-кыз, бары яратыгыз, Минем вакыт – кыска таң кебек». Беркадәр боерулы төсмердә яңгыраган әлеге сүзләрне көязләнергә яратучан бәндәләр үзләренчә кабул итәдер. Ничек кенә булмасын, хатын-кыз иҗатчының мәхәббәткә мөнәсәбәтен ачып бирмичә, аның тулы портретын сурәтләү мөмкин түгел. Хикмәти Хода, шагыйрәнең тәкъдиргә бәрабәр «сөю тәгълиматы» да шул могҗизалы йөрәк шәрифенә турыдан- туры бәйләнгән. Хәер, мондый көчле хиснең җирлеген башкача һичничек күзаллый алмыйбыз. Халкыбыз да шуңа ишарәли. Әйе, мәхәббәт бер булса да, ул ике йөрәктә яши. Сөю утында янган Халисә Мөдәррисованың уй-гамьнәре дә газиз җан-тәннең шушы илаһи төенләнеше аша үтә.

Кискәләп өзгәләмәгез

Әрнегән йөрәгемне.

Гомерләрем дә жәл түгел –

Бирегез сөйгәнемне!..

(«Сагындым сөйгәнемне»)

Каләм ияләре арасында яратуны артык гадиләштереп аңлатучылар, аны «хезмәт күрсәтмичә» алынган бүләккә тиңләүчеләр очрый. Дөрес, бөек мәхәббәт хиссиятен Аллаһның һәдиясе итеп санарга кирәк, әмма ул йөрәккә ялкын салачак яну-көюләр хакына бирелә. Әүвәлгеләр әйткәнчә, сөю бар җирдә көю дә бар. Шагыйрә Халисә Мөдәррисова да моның чынлап шулай икәнлеген шәхси тәҗрибәсе нигезендә язылган исемсез әсәрендә ачыктан-ачык раслый: «Мин яраттым сине әрнү белән, Биш газапка торды бер рәхәт». Автор мәхәббәт сынауларына юлыккан инсанның авыр халәтен «Йөрәгеңә йөрәк сыймый» кебек сүзләр белән аңлата. «Язмышлар бәрелештеме?!» Өметләнгән бәхетне татый алмаган сөюнең үкенечле ахыры «Кояш» шигырендә әнә шундый образлы тирәнлектә тасвирлана. Шагыйрә мәхәббәткә кагылышлы каршылыкларны төрледән-төрле яссылыкта ачарга омтыла. Аның әсәрләрендә баштан кичкән хәлләр дә, мәгълүм хакыйкать сөземтәләре дә чагылыш таба. Канатлы гыйбарәдә искәртелгәнчә, кемнеңдер сөеклесе булу бик җиңел, үзең ярату исә бик авыр. Тормышта еш күзәтелә торган мондый хикмәтле күренеш Халисә Мөдәррисова шигырьләрендә яңа төсмерләр белән сурәтләнә. Теләсә нинди газапларны кичерергә әзер булган ярның соңра иң сөекле хатын-кызга әверелүе дә мәгълүм. Моның өчен ике яктан да сабырлык, мәхәббәттән сабак ала белү таләп ителә. Автор ошбу фикерне үзенең байтак әсәрендә, атап әйткәндә, «Мин – хатын-кыз» дигән шигырендә дә үткәрә. «Сөю белән мин яхшырак булам, – дип яза ул, – Матуррак булам, яктырам...» Әсәрләреннән күренгәнчә, Халисә Мөдәррисова мәхәббәттә ниндидер битлекләр киеп уйнамаска, насыйп табигыйлегеңә беркайчан да хыянәт итмәскә чакыра. «Ничек бармын, шулай ярат» дип исемләнгән шигырьдә мондый үрнәк аеруча үтемле рәвештә күңелгә сеңдерелә.

Тик миндә генә ялгышма,

Мин түгел иң зур йолдыз;

Юк, серләр эзләмә миннән –

Мин гади генә бер кыз.

Йолдыз, димә, кояш, димә,

Алтын да көмеш, димә.

Ничек бармын, шулай ярат,

Бары шул килеш кенә.

Шигърияттә хыялый шартлылык башлангычы шактый мулдан булса да, ул үзенең терек тамырлары белән барыбер җиргә тоташкан. Бездә тормышка аек карый белмәүчене шагыйрь итеп санамаучылар да бар. Андыйлар фикеренчә, әкияти дөлдөлдә салават күперен очып иңләсәң дә, син халык тормышын игътибар үзәгендә тотарга тиешсең. Яшәеш тәҗрибәсе төрлесен күрсәтә. Гомерләре буена табигать эчендә язар азык эзләп, ил-көн мәнфәгатен кайгырткан каләм әһелләрен дә беләбез. Бу җәһәттән Халисә Мөдәррисова иҗатында җир-күккә багышланган шигырьләр аеруча күп. Күзгә ташланып торган мондый үзенчәлек аның «табигать баласы» булуыннан, балигълык чорына кадәр шушы бәрәкәтле мохиттә тәрбияләнеп үсүеннән киләдер. Гүзәл табигатьле Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә дөньяга килгән кыз ямьле балалык елларын Иглин районының Үктәй авылында үткәрә. Монда сигезьеллык мәктәпне тәмам иткәч, Нуриман районының Байгелде авылына күчеп, урта белем турында таныклык ала. Урман, елга, тауларга бай төбәкләрдә Халисә Җир-ана белән сөйләшергә өйрәнә. Аңлашыла ки, күпләр туган якларын өзелеп яратулары хакында белдерә, үзләрен аерым тиякнең кадерле кыз-улы дип уйлый. Ә шагыйрә әлеге мөнәсәбәткә бөтенләй башкача яңгыраш бирә. «И Туган җир! Син газизсең миңа. Мин газизме сиңа бу дөньяда?» «Туган җир» исемле шигырьдә менә шундый сорау куела. Әлеге көтелмәгән сөальдә авторның эчке тыйнаклыгы да, аның кече ватан алдындагы олуг җаваплылыгы да, үз милләтенә хезмәт итәргә әзерлеге дә чагыла.

Затлы метафораларга нигезләнгән иҗат өслүбе, гадәттә, һәрбер шагыйрьнең өстенлеге булып санала. Инде әйтеп үтелгәнчә, Халисә Мөдәррисова җир-күккә мөнәсәбәтле образларга, сурәтләү чараларына чагыштырмача ешрак таяна. Аның иҗтимагый мәсьәләләргә багышланган җитди шигырьләрендә дә шул нисбәтне күрсәткән җанлы бизәкләр урын ала. «Танклар китә Чечняга» дип исемләнгән публицистик әсәрне генә алыйк. Әлбәттә, шагыйрә хакимиятнең үз халкы белән көрәшүенә, мәгънәсез сугыш хәрәкәтләренә катгый ризасызлыгын белдерә: «Ак яулык тотып йөгерәм Мин состав алларына...» Автор табигать күренешен дә бик оста файдалануга ирешә. «Ак кәфен килеп урала «Урыс» каеннарына», дип, ул көч-куәт башбаштаклыгына авышкан сәясәтчеләрне кисәтә дә.

Һәрдаим үзгәреп торучан халәте рухиятебезне төрлечә чагылдырган терек табигать сурәтләре мәхәббәт, гаилә һәм тәрбия мәсьәләләренә караган әсәрләрдә дә маһирларча кулланыла. «Тәү кат яры үпкән сылу кебек, Куаклыкта балан кызара...» Тирә-юньне рәссам карашы белән күзәтә белгән Халисә Мөдәррисова исемләнмәгән шигырендә сәнгатьчә рәвеш алырга теләгән хис-тойгыларын әнә шундый җете төсләрдә тасвирлый. «Синең белән һәм синсез» дигән әсәрдә исә сөю кичерешләре җир-күк халәтенә иш куера башлый: «Яшеннәр – утлы чыбыркы, Тамчылар энҗе түгел; Җәйгор, утлы кыршау сымак, Ураган күңел күген». Күргәзмәләрдә кайвакыт күк йөзеннән мәхрүм пейзажларга – тын-сулышны кысып ала торган рәсемнәргә юлыгасың. Ә менә Халисә Мөдәррисованың шигъри сурәтләмәсендә уй-хыял канатларында теләгәнчә очарлык җай-чама бар. Шагыйрәнең фаҗигале мәхәббәт тарихын үзәккә куеп язылган «Соңгы сер» повестенда да бу тормышка урыны-урыны белән Җир-ана күзлегеннән карау алымы тәэсирләндергеч нәтиҗәләргә китерә. Үзенең байтак геройларын шушындый отышлы җирлектә гәүдәләндергән каләмдәшем, ышанычны югалтмыйча, кешеләргә хәерхаһлык күрсәтүче Табигатьтән үрнәк алырга да чакыра.

Яшәр әле, яшьнәр яз айлары,

Кәккүк чакырыр тагын үз парын;

Бөреләнер өчен яфрак коя

Тол хатындай сабыр урманым.

(«Тол хатындай моңсу ак болытлар...»)

Чагыштырма ясарга яратучылар шигырьне кардиограммага тиңләштерә. Йөрәк тибешенең график сурәтләнешен, чынлап та, ашыкмыйча әсәрләнеп укырга мөмкин. Аңа сәгатьләр буена карап утырганым бар. Мондый язылышта ниндидер хикмәт тә, шартлы билгеләр камиллеге дә чагыла. Анда тезмә әсәрләргә хас ритм иң беренче булып күзгә чалына. Шигъри синтаксисны тәшкил иткән кайбер стилистик чаралар да, аерым алганда, еш төрләнеп торган рефрен чалымнары да сизелә шикелле. Кичерешләр йогынтысына бирелгән йөрәк, вакыты килеп җиткәч, ипле эшчәнлеген беркадәр үзгәртә. Гомумән, ап-ак кәгазьгә төшерелгән кардиограмма чынбарлыкта артык катлаулы түгел. Язылыш рәвеше ягыннан исә алар бер-берсеннән өлешчә аерыла. Нәкъ кешеләрнең төрлелеге күк. Каләм әһеленең иҗат табигатен билгеләүче тел-өслүб тә менә шундый эчке хасият бәйлелегендә калыплашадыр төсле. Әдәбият белгечләре дөрес әйтә: шәхес үзе нинди – стиле дә шундый. Рухият белән иҗат арасындагы ошбу нисбәт Халисә Мөдәррисова мисалында да ачык күренә. Язу алымында аның фикер йөртү сәләтен дә, хисләнү дәрәҗәсен дә, хәтта кан тамырлары тирбәнешен дә шәйләп була. Шагыйрәнең әдәби почеркы табигый, күпчелек өчен бик аңлаешлы. Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ «Һәр юлында – сөю уты» исемле мәкаләсендә үзенчә басым ясап күрсәткәнчә, «Гадилектә шул матурлык, шигърилек, дип кат-кат әйтәсе килә... Башкаларга охшамаган, үзгә бер шигъри җан анда!»

Авыр, иң кирәкле сүзне

Сыйдыралмаса антлар.

Авыррак, сүз әйтеп тә

Аңлаталмаган чаклар.

Күргәнебезчә, Халисә Мөдәррисова йөрәк сүзен һәркем төшенерлек итеп яңгыратырга тырышуын «Язылмыйча калган шигырь» дигән әсәрендә үзе дә сиздереп үтә. Аның иҗат камиллегенә ирешү җәһәтеннән уйлануы бик табигый, чөнки гадилек белән аныклык фикерләүнең өстенлекле сыйфатын билгели. Моны күпләр раслый. Төгәл карашыңны аңлаешлы рәвештә белдерә алган очракта гына сүз сәнгатендә башкаларның күңелен баетырлык уңышка ирешергә мөмкин. Француз язучысы Альбер Камю гомер тәҗрибәсеннән чыгып әйткәнчә, «Анык кимәлдә язган каләмнең ишле укучылары, томанлы итеп язганнарның үз шәрехчеләре була». Безнең Халисә Мөдәррисова шуларның әүвәлгесенә керәдер. Ул югарыда күрсәтелгән таләпләргә җавап бирүче шигъри сүзнең үтемлелегенә тирәнтен ышана, «Табигатьнең серле бу хәтере» дип башланган шигырендә дә шуңа ишарә кыла: «Буыннарны буыннарга ялгар, Бүгенгене киләчәккә илтер Гап-гади җыр тыңла...» Шагыйрә әлеге әсәрендә галилекнең гадилектә икәнлеген янә искә төшерә, халыкны шушы бәһаләп бетергесез кыйммәттән һәрдаим файдаланып яшәргә чакыра.

Әлбәттә, сәнгатьчә югарылыкта шигырь язуның серләре берничә башлангыч белән генә чикләнми. Анык итеп әйтелгән сүзләрдә ихласлык та сиземләнергә тиеш. Бу хасият йөрәк тирәнлегеннән, сәмави рух-җанның хөрлегеннән килә. Барысы да үзара бәйләнгән. Элгәрләр һәрвакыттагыча хаклы: йөрәк белән алдырмасаң, тел генә ярдәм итмәс. Әгәр шәхеснең бөтен барлыгын биләрлек иҗади дәрт булмаса, әдәби әсәрләр үзәгендәге уй-фикернең чынлыгына ирешү мөмкин түгел. Халисә Мөдәррисова «Сиреньнәр» шигырендә «Дөньяга сыймас хисем», дип яза икән, димәк, ул үзенең эшчәнлегендә табигый талант иреклелеген һәрнәрсәдән дә өстен саный. Әлеге бөтенлектә ясалмалылык юк. Төрле сыйфатларның үзара ярашуына корылган мондый гармония шагыйрәнең җәмәгатьчелектә уңыш казанган әсәрләрендә яхшы төсмерләнә.

Зәвыклы укучының йөрәк кылларына тәэсир итү өчен, әйе, әдәби сүздә барлык сәнгатьчә компонентларның булуы шарт. Аңа хикмәтлелек тә, гадилек тә, аныклык та, ихласлык та зарур. Әсәрнең теленә шигъри образлылык җитмәү исә әлеге мөһим үзлекләрне тулаем тоныклануга китерә. Алдарак искәртеп үтелгәнчә, Халисә Мөдәррисова иҗаты сурәтләү чараларына бай. Аның шигырьләрендә күзәтелгән канатлы гыйбарәләр арасында халкыбыз зирәклеген хәтерләткән әйтелмәләр дә бар. Татарлар элек-электән тәкрарларга яратканча, ир-егетнең эчендә иярле- йөгәнле ат ятыр. Ә кызларыбыз күңелен ни-нәрсә рухландыра соң? Шагыйрә «Хушлашу» дигән әсәрендә моны үзе күзаллаганча аңлата: «Йөрәктә... Ал җилкән күтәргән кораб бар». Мондый мисаллар китерүне дәвам итәргә мөмкин. Исеме аталмаган берничә шигырьдән кайбер юлларын укып узыйк. «Юк, кайтарып булмый үткәннәрне, Ике какмый ярга бер дулкын»; «Ялкын гына җылытала, Җылытучы төтен түгел»; «Һәр өзелгән яфрак – ялгызлык...» Шушы кыйтгаларның һәммәсе дә безнең күңелләрдә аваздашлык таба. Автор ялгыз кабердә дә яшәеш хикмәтен күрә. Аныңча, «Бу дөньяның барлык соравы, Бар җавабы шунда күмелгән». Хәятыбыз турындагы уйларның төрле-төрле сөземтәләре әдәбият белгечләрен дә битараф калдырмый. «Халисә Мөдәррисова шигырьләрендә бик үзенчәлекле, һич көтелмәгән чагыштырулар, хис-тойгыларны төгәл әйтеп бирердәй образ-бизәкләр гаять күп, – дип яза Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Суфиян Сафуанов үзенең китабына кертелгән «Гомеремнең җәй уртасы» исемле мәкаләсендә. – Аларны тормышның вак кына күзәнәкләренә игътибар итүчән, нәкыш нәкышләргә, чигү чигәргә, сәйләннәр тезәргә маһир булган хатын-кызлар, шагыйрәләр генә оста файдалана беләдер, мөгаен... Әсәрләрнең эчке мәгънәсен тирәнәйтеп җибәрә торган хикмәтле афоризм, мәкаль кебек яңгыраган тәгъбирләр муллыгы, төс-буяулар байлыгы аның иҗатына зур тәэсир көче бирә. Нәтиҗәдә без шушы җирлектә чын- хак замандаш сурәтен күрәбез».

Әдәбиятны бик тә хөрмәт ителгән, бөек хисләр уяткан әхрамга охшаталар. Аның эченә бары тик саф вөҗдан, күркәм омтылышлар белән генә керергә була. Монда бусагалар биек. Эстетика төшенчәсенең этикадан аерылгысыз икәнлеген нечкәләп аңлаучы затлар өчен биредә башкаларга тәгълим кылырлык гүзәл әсәрләр тудыру мөмкинлеге бирелә. Яхшы гадәтләрне үзләштерү шәхесне тора-бара зирәклеккә илтә, соңгысы аңа үзенең уй-карашын белдерү иреклелеген бирә. Уңай үзлекләрне берләштергән әйбәт холык хәтта язмышка да йогынты ясый. Әмма боларның барысы да эчке инанганлык ныклыгына бәйле. Кулына каләм алган кеше моңа яшьли төшенергә тиеш. Мәктәптә укыган чакта ук шигырьләр яза башлаган Халисә Мөдәррисова үз- үзен менә шундый җаваплы иҗатка һәрьяктан да әзерләүгә ирешкән. Ул бүтәннәрне дә ошбу кагыйдәләрне төгәл үтәргә чакыра, күңелгә сеңдерелгән зарур сыйфатларның табигый бөтенлеген сакларга өнди.

Шагыйрьләрдә иман бары берәү,

Вакланырга аның хакы юк.

(«Шагыйрь»)

Күпләр басым ясап әйткәнчә, саф күңел белән язуга ни җитә! Якын кешеләргә юлланган хатта кальбнең ихласлыгы тулаем чагылыш тапкан кебек, укучы тарафыннан көтеп алынган тансык әсәрләрдән дә пакьлек аңкып тора. Вәләкин каршылыклар тулып ашкан тормышта шәрран ачык күңел тизрәк яралана. Аеруча шагыйрьләр бәгыре. Еш күзәтелгән мондый гаҗизлек Халисә Мөдәррисовага да хас. «Мин – хатын-кыз» исемле шигырендә ул шул хакта кисәтүен белдереп уза: «Күңел таңдай нурлы, кылдай нечкә... Усал кагылмагыз... Тупаслыктан мин каралам, көям, Усалланам – нигә ул сезгә?» Ничек кенә булса да, шагыйрә сабырлыгын югалтмый. «Яралардан арынырга Бирегез вакыт кына», ди ул «Язгы төш» әсәрендә. Белгәнебезчә, сөйгән халкың белән бергә күптөрле авыр сынауларны үтү, шаулы заманның яшьнәү-күкрәүләрен йөрәк аша уздыру җиңел бирелми. Тик каләм иясенә бүтән юл юк. «Шигырь ул – кешегә кирәкле йөрәк сүзе...» Сугышның бөтен газапларын татыган шагыйрь Гали Хуҗи менә шундый билгеләмәне бернинди нигезсез язып калдырмаган. Әмма күпне кичерергә сәләтле иҗатчы гына ил-көнгә хаҗәт бәгырь авазын ирештерергә мөмкин. Боларның һәммәсе өчен зур түземлек сорала. Кайчак ышанычлы пегас-ат та һич көтмәгәндә чыгымчылап куя. Гаять авыр мәлдә төрле уйлар килә. «Нигә шигырь җанлы итеп Яраттың, Хода, нигә?!» дип өзгәләнә шагыйрә «Үзем хакында» исемле әсәрендә. Аны аңларга була. Еш үзгәрүчән халәт барыбер асылына кайта. «Күңелләрне горур тотып, бары Шигърияткә башны иик без». Иң үтемле йөрәк сүзенә яшьли иман китергән Халисә Мөдәррисова «Дуска» дигән шигырендә мөкатдәс антына тугрылык саклавын янә раслый. Аннары ул риясыз рәвештә канәгатьлек хисен дә белгертә. Язмышларның зәһәр давылында

Канатымны күпме канаттым;

Хәлем бетеп, өшеп егылганда,

Син күтәрдең, җырым-канатым,

Рәхмәт сиңа, җырым-канатым!

Адәм баласының табигате шундый: ул әле барысы да алда, дип, күбрәккә өмет баглап гомер итә. Хәтта борынгы римлылар да кешеләрнең әлеге хасиятенә, яшәргә әзерләнүнең озак елларны колачлавына игътибар юнәлткән. Беркадәр беркатлылыкны хәтерләткән ошбу алдану, бәлки, иҗат әһелләрендә булырга тиеш түгелдер. Бигрәк тә шагыйрьләрдә. Үкенечле цейтнот шартларында язарга мәҗбүр ителгән мәшһүр затлар, ай-һай, мондый халәттә зур мирас калдырырга өлгерер иде микән?! Әгәр кыска вакыт эчендә тормыш тәҗрибәсе туплый алмасаң, замана чынлыгын киләчәк биеклегеннән торып яктыртуга ирешүең икеле. Артык зурдан купмыйча әйткәндә, Халисә Мөдәррисова әдәби эшчәнлегенең башлангыч чорында ук көн күрү өйрәнмәләреннән шактый отышлы файдалануын күрсәтә. Кырыс чынбарлыкның гыйбрәтле дәресләрен сабырлыклы рәвештә карышмыйча үзләштерү шагыйрәнең хис-тойгылар палитрасын яңадан-яңа мәгънәви төсмерләр белән баета. Җан-тәнне чыныктырган каршылыклар аның кичерешләрен тирәнәйтә, акылны үткерләү образлы фикерләү офыкларын киңәйтә. Боларның тәгаен нәтиҗәсе, әлбәттә, турыдан-туры әсәрләрдә чагыла. Ә Халисә Мөдәррисованың язганнары тәэсирле йөрәк сүзе буларак кабул ителә, чөнки аның ярсу йөрәгенә безне һәрьяклап сынаган иксез-чиксез дөнья сыя.

"КУ" 06, 2018

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев