28 март 2022 яңалыклары
-
28 март 2022 - 15:00Түрә (хикәя)– И-и, Алла бәндәсе! Кичә генә оешмагызга билгеләнгән яңа хуҗа Илдар Сафаев синең ярдәмең белән терелгән бәгырь җимешем бит, Илмәт энем!
-
28 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Хәмидуллаларның бригадасы тоткыннарга якын ук килеп җитте. Тоткыннар дәшмиләр, башларын иеп эшлиләр. Өстән мылтыклы солдатлар иренеп кенә күзәтеп тора. Солдатларсыз булмый – качып китүчеләр шактый. Кинәт аңа ниндидер таныш йөз күренде кебек. Текәлебрәк карады. Бөкрәйгән, карачкы хәленә калган кешене ул кайдадыр күргән төсле иде. – Эрнест, – диде ул кинәт үз-үзенә.
-
28 март 2022 - 09:00Кайту (дәвамы)– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый...