19 сентябрь 2022 яңалыклары
-
19 сентябрь 2022 - 17:00Сөяксез тел ни сөйләмәсПедагогия институты студентларыннан имтихан ала икән Латыйф Җәләй. Бер кызның теле телгә йокмый, сиптерә генә борчакны.
-
19 сентябрь 2022 - 15:052023 елның 1нче яртыеллыгына язылу кампаниясе ачылды!Хөрмәтле укучым! Милләтебез сагында – туган телебез, туган телебез сагында – матур әдәбиятыбыз, ә әдәбиятыбызның төп барометры булып “КАЗАН УТЛАРЫ” журналы торуын исеңнән чыгарма! Безгә мирас итеп калдырылган милли хәзинәбезне кадерләп саклау, үз нәселебезгә васыять, әманәт итеп калдыру синең кулыңда, синең намусыңда! Аңа языл һәм укы!
-
19 сентябрь 2022 - 13:00Чуен аю (хикәя)Әйе, бар андый аю! Гап-гади бер авылда, мәгъсум карашын көнгә төбәп, басып тора ул... Сүземне Сабантуйдан башламакчы идем. Көтмәгәндә, шушы аю күз алдыма килеп басты.
-
19 сентябрь 2022 - 12:00Тишек ташДулкын тынмый – һаман ярны ялый. Еллар туймый – ялый гомерне; Их, син, язмыш! – Бер ягыннан корсам, Ул икенче баштан җимерде.
-
19 сентябрь 2022 - 11:00"Хәерле булсын җиһан!"Журналыбыз укучыларына Рим Идиятуллин исеме яхшы таныш.
-
19 сентябрь 2022 - 09:00Карт шомырт хатирәсе (романның дәвамы)Зөһрә озын юл килеп арыган, шешенгән аяклары белән арбадан төшә алмыйча азапланып торган арада, әвен хәтле бер ир заты килеп, арбадан сөйрәп төшерде. – Тизрәк кыймылда, Алла ишәге! Нәрсәгә дип бозаулый алмаган сыер кебек кыймылдыйсың?! – дип акырып, хатынга төбәлде. – Әле бу имгәге буаз икән. – Ул Зөһрәнең җилкәсенә шапылдатып сугып алды. – Контрлар, әле дошман арттырып үрчеп яталар! Зөһрә, аяк астына мең энә кадалгандай кычкырып җибәрде, күз аллары караңгыланып китеп, чак егылмыйча калды, тик Рәшитне кулыннан ычкындырмады...