Логотип Казан Утлары
Драма

Хәтер хөкеме

Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем...

Катнашалар:

Солтанов Миргазиз Наил улы – судья

Гарифә – Миргазизнең хатыны

Зарипов Кадыйр Әнвәр улы – Миргазизнең яшьлек дусты

Нәркизә – Кадыйрның хатыны

Тулпаров Габбас Идрис улы – Миргазизнең курсташы

Гаепләүче, Адвокат, шаһитлар, суд хезмәткәрләре һ.б.

 

БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

1

1987 ел. Май азагы. Авыл. Нәркизә капкадан чыга, өстендә чәчәкле күлмәк, аягында сары туфли. Бөдрәләткән чәче әллә каян «кычкырып» тора. Як-ягына карана. Еракта классташ кызы Гарифәне абайлый.

 

Нәркизә (кычкырып). Гарифә!

 

Гарифә килә. Соры күлмәк кигән, башына төсе уңган яулык чөйгән, аягында кәлүш.

 

Гарифә (сокланып). Нинди матур күлмәк! Шулхәтле килешә сиңа! Бу туфлине кайчан алдың әле?

Нәркизә. Миргазиз туган көнемә бүләк итте.

Гарифә. Бәхетле син, Нәркизә. Мине дә шулай яратучы булса иде.

Нәркизә (кылтаеп). Әйе, нык ярата ул мине.

Гарифә. Син бит чибәр.

Нәркизә. Син үзең дә гарип-гораба түгел. Бераз бөкрәеп кенә йөрисең. Турайт гәүдәңне. Бу күлмәгеңне идән юарга тотасы бар. Йөрмә судан чыккан тавык кебек, бераз төс-кыяфәтеңне кара.

Гарифә. Әй, көн саен гел эш тә эш, матур киенергә ара юк.

Нәркизә. Кичкә таба барыбер купшыланырга кирәк. (Беравык карап торганнан соң.) Сиңа авылыбызда берәр егет ошыймы соң?

Гарифә. Әллә тагы.

Нәркизә. Әнә Кадыйр менә дигән егет. Шуның башын бераз болгат әле. Чәчеңне үзем бөдрәләтермен.

Гарифә. Әй, миңа игътибар итми ул.

Нәркизә. Сер итеп кенә әйтәм – Кадыйр миңа гашыйк. Инде әллә ничә тапкыр аулакта әйткәне бар.

Гарифә (шаккатып). Кит аннан! Кадыйр белән Миргазиз җан дуслар бит! Менә сиңа мә!

Нәркизә. Егетләр шулай алар. Егетләргә чамалап ышанырга кирәк. Мәйтәм, син нәрсә, оят түгелме сиңа! Миргазиз белән бер класста, бер партада утырып укыдыгыз, автошколаны бергә тәмамладыгыз... Вупшем, әйттем, оялттым...

Гарифә. Карале, артлары шәрә чактан бергә уйнап үскән дуслар дип тормый. Ай, бу Кадыйр яман кеше икән. Миргазиз белсә дустының сиңа күз атып йөргәнен?..

Нәркизә. Тс-с-с, берүк беркемгә дә әйтә күрмә. Якын дустым итеп кенә уртаклаштым синең белән.

Гарифә. Син нәрсә инде, Нәркизә, нишләп мин синең сүзеңне таратып йөрим. Синең белән бергә үстек бит.

Нәркизә. Әнә бит әле, егетләр бергә үстек дип тормыйлар...

Гарифә. Аларда эшем юк. Ә миңа ышан, миннән сүз чыкмас. (Нәркизәнең өс-башына кызыгып карый.) Син Миргазизеңне көтәсеңдер?

Нәркизә. Әйе. (Урам башына карый.) Әнә, килә инде. Үзе генә түгел... Кадыйр белән. Әйдә, качып торыйк әле. (Койма артына посалар.)

 

Миргазиз белән Кадыйр киләләр. Икесе дә күтәренке кәефтә.

 

Миргазиз. Кадыйр, хәтерлисеңме, биш-алты яшьләрдә шушы тыкрыктан су буена төшү безнең өчен шулхәтле зур батырлык кебек тоела иде.

Кадыйр. Шулай булмый. Андагы куаклар селкенүе, таллар шаулавы, аннан ишетелгән тавышлар – кайвакыт котны ала торган иде бит.

Миргазиз. Ә үсә төшкәч, кармак таякларын сөңге кебек алга сузып, балык тотарга чабып төшә идек шушыннан.

Кадыйр. Урта бармак кадәр берничә балык тотар өчен, төннәр җиткәнче утырган чаклар бар иде.

Миргазиз. Сай урында кәрҗин белән сөзә идек бит әле. Анда да чәнти бармак кадәреләр генә эләгә иде. Бер тапкыр, ватык шешә төбенә басып, табаным киселгән иде. Хәтта аякка баса алмаслык булган иде. Аякны майка белән бәйләдек тә, син мине өйгә чаклы күтәреп кайттың. Бала чакта ук көчле идең син. Аръяк малайлары белән сугышканда, берүзең бишесенә каршы тора идең.

Кадыйр. Шунысы кызык: җәй буе сугыша идек алар белән, ә мәктәптә никтер тәпәләшми идек, киләсе җәйгә кадәр тату була идек. Ну, Миргазиз туган, рәхмәт сиңа! Син булмасаң, мәктәптән берничә «икеле» белән чыккан булыр идем. Мин сиңа ярдәмең өчен, контроль эшләрне эшләргә булышканың өчен, гомерем буе бурычлы.

Миргазиз. Ташла! Әле мәктәптән «икеле» билгесе белән чыккан кеше юк. Менә мин ул синең алда мәңге бурычлы. Җиденче класста идек бугай... Язгы ташу вакытында син мине үлемнән коткардың – черпак белән балык сөзгәндә, бозлы суга сикереп, мине йолкып чыгардың.

Кадыйр. Ярый әле анда бер кулым белән тотынырга куак бар иде. Юкса икебез дә баткан булыр идек. Ә син беләсеңме, ни өчен мин сине үлемнән коткардым?

Миргазиз. Ни өчен?

Кадыйр. Син баткан булсаң, математикадан контроль эшләрне кем эшләп бирер иде миңа?! (Кычкырып көлә.)

Миргазиз (көлеп). Аңлашылды.

Кадыйр. Нәркизәң күренми.

Миргазиз (кулындагы сәгатькә карап). Чыкмагандыр әле.

Койма артыннан кызларның көлгәне ишетелә. Аннары Нәркизә белән Гарифә көлешә-көлешә килеп чыгалар.

 

Нәркизә (үчекләп). «Чыкмагандыр әле...» Тагын соңга калып килсәң, бөтенләй чыкмам әле менә.

Миргазиз (аптырап). Нәкъ вакытында килдем түгелме?

Нәркизә. Егет кеше ярты сәгать алдан килеп, борчылып йөрергә тиеш ул. (Көлә, аңа кушылып, Гарифә дә көлә.)

Кадыйр. Ул бит сиңа чыгарылыш имтиханнарыңа әзерләнергә вакыт күбрәк калсын, дип, чак кына соңрак килә.

Гарифә (сыктанып). Уф, ул имтиханнарны ничек бирербез!

Кадыйр (кул селтәп). Бирерсез. Миргазиз белән мин биргәнне сез бирәсез дә бирәсез инде аны.

Миргазиз. Карале, малай, мәктәпне тәмамлаганга бер ел үтеп тә китте бит.

Гарифә. Маладис егетләр булып чыктыгыз сез, былтыр мәктәпне тәмамладыгыз, быел инде, автошколаны тәмамлап, шофёр булып эшли башладыгыз.

Кадыйр (чыраен чытып). Берүк автошколаны искә төшермәгез.

Нәркизә. Шулай авыр булдымыни укуы?

Миргазиз. Уку авырлыгыннан түгел аның җан бизүе. Шәһәр малайлары белән тынышмыйча, гел сугышып, матавыкланып йөрде ул анда. Кадыйрның йодрыгына эләксәң...

Кадыйр. Ярар, ярар, булды, җитте. Менә кызлар чыгарылыш кичәсеннән соң кайсы кая укырга китәрләр инде. Шул турыда бер-ике сүз әйтсәгез иде.

Нәркизә. Гарифә укытучы булыр­га хыяллана.

Кадыйр (Нәркизәгә). Ә син?

Нәркизә. Сатучы буласым килә.

Миргазиз. Әле алга таба күз күрер. Хыяллар да тора-бара үзгәрә ул. (Нәркизәне җитәкли. Шаян тон белән.) Рөхсәт итегез, Нәркизә белән миңа тык­рыктан төшеп китәргә.

Гарифә (көлемсерәп). Барыгыз, ләкин тәртипле генә йөрегез.

Кадыйр (киерелеп). Мин клубка киттем. Бильярдны төзекләндерделәр микән, күптән бильярд суккан юк.

Нәркизә. Гарифәне дә үзең белән ал.

Гарифә (сискәнеп). Юк, юк, мин, кайтып, тарихны кабатлап чыгам.

Кадыйр. Әнә, Нәркизә, имтихан бирәсе бар, дип тормый, тыкрыктан төшеп китәргә җыена.

Гарифә. Ул имтиханнарны әзерләнмәсә дә бирәчәк, чөнки ул каушый торган түгел. Киттем мин. Хушыгыз! (Китә.)

Кадыйр (китеп барган җиреннән туктап). Миргазиз, Нәркизә! Киләсе очрашуларга кадәр! Озак йөрмәгез! Миргазиз, иртәгә ботаклы азык ташыр­га җибәрәчәкләр. Машинаң төзекме?

Миргазиз. Төзек. Шулай да карбюраторны әйбәтләп юдырсам, шәп булыр иде. Бар инде клубка.

Кадыйр. Киттем. (Китә.)

Миргазиз. Нәркизә! (Кызны кочагына ала, кайнар итеп үбә.)

Нәркизә (егетнең кочагыннан чыгып). Кеше күрә.

Миргазиз. Әйдә инеш буена. (Җитәкләшеп, тыкрык буйлап су буена йөгерәләр.)

 

Музыка. Сәхнә караңгылана. Отыры сәхнә чак кына яктыра – таң беленеп килә. Миргазиз белән Нәркизәнең кайтып килгәннәре күренә.

 

Миргазиз (иркен сулап). Их, бу таң атулар мәңге дәвам итсен иде.

Нәркизә. Алай кызык булырмы соң ул?

Миргазиз. Әйе шул. Бергә чак­ларның рәхәтен тулысынча татыр өчен, алсу таңнар гына җитмидер, кояш баеган чаклар да кирәктер. Әй, Нәркизә, армиягә китәселәр дә бар бит әле. (Туктап, кызга карап тора.) Югалтмам микән соң мин сине?

Нәркизә (ягымлы тавыш белән). Кая югалыйм мин! Мин синеке инде, Миргазиз. Үзең читкә тайпыла күрмә. Урып-җыю вакытында ындыр табагындагы кызлар белән шаярганыңны ишетсәм, үзеңә үпкәлә. (Йодрыгын егетнең борын астына китереп.) Смотри, малай!

Миргазиз (кызның йодрыкка төйнәлгән кулын үбеп). Минут саен уемнан чыкмыйсың. Миңа барлык кызлар белән бергә ындыр табагын кушып бирсәләр дә, сиңа алмаштырмас идем.

Нәркизә. Шулай дигән бул инде. Сез – егетләр – телгә оста инде анысы.

Миргазиз. Бәлки армиягә кадәр өйләнешергәдер безгә?..

Нәркизә. Син нәрсә, миңа бит әле унҗиде генә.

Миргазиз (кыланып). Унҗиде үкмени инде?! (Көлә.) Шулай картмыни инде син?! (Җитдиләнә.) Кадыйр соклана, көнләшә – безнең бер-беребезне нык яратуыбызга гаҗәпләнә. (Тирән сулыш ала.) Үзенә бер кыз табалмады инде.

Нәркизә. Соң, ярдәм ит. Син бит аның иң якын дусты.

Миргазиз. Фәлән кызга гашыйк бул, дип боера алмыйм бит инде мин аңа.

Нәркизә. Ничек уйлыйсың, авылыбызда кем аңа пар килер иде икән?

Миргазиз. Әллә кая барып, әллә кемнәрне эзлисе юк. Әнә, әлеге дә баягы синең күршең Гарифә – менә дигән кыз.

Нәркизә (күзләрен чекерәйтеп). Кайсы төше менә дигән аның?

Миргазиз. Әдәпле... күзләре акыллы...

Нәркизә (кырысланып). Бәлки әле, чибәр дә диярсең аны?

Миргазиз. Төскә-биткә курчак кебек матур булмаса да, эчке дөньясы яктыга охшаган. Җитдилеге дә ясалма түгел, һәрнәрсәгә дикъкать белән карый шикелле.

Нәркизә (әкрен генә башын чайкап). Көнләшәм бит...

Миргазиз (елмаеп). Көнләшмә. Уйлаганымны ихластан әйтәм бит сиңа. Димәк, көнләшергә урын калмый.

Нәркизә. Бер кыз янында башка кызны мактарга ярамый.

Миргазиз. Ул синең күршең, балачак дустың.

Нәркизә. Әле хәзер генә Гарифә турында матур сүзләр әйттең. Ул сыйфатлар бармы миндә? Дөресен әйт!

Миргазиз. Синдә дә әллә нинди гүзәл сыйфатлар бар. Кешеләр бер-берсенә төп-төгәл охшаса, кызык булмас иде. Гарифәдә, бәлки, синдә булмаган сыйфатлар бардыр... Синең Гарифәдә булмаган затлы сыйфатларың бар.

Нәркизә. Нинди?

Миргазиз. Сүз белән генә әйтә торган түгел.

Нәркизә (түземсезләнеп). Нинди, нинди, әйт инде!

Миргазиз (назлы тавыш белән). Син дөньяда иң гүзәл кыз!

Нәркизә. Шулай дип котылсаң гына. (Паузадан соң.) Ярый, бар, кайт. Алайса тагын йокың туймас.

Миргазиз. Тыныч йокы. Кич белән килермен.

Нәркизә. Ярар. (Кочаклашып үбешәләр.)

 

Миргазиз җырлый-җырлый
кайтып китә.

Икенче яктан Нәркизәләрнең йорты янына кача-поса Кадыйр килә. Тәрәзә каршында як-ягына каранып, кат-кат эндәшә: «Нәркизә! Нәркизә!» Капка ачыла, Нәркизә чыга.

 

Нәркизә (гаҗәпләнеп). Кадыйр?!

Кадыйр. Мин, мин. (Як-ягына карап ала.)

Нәркизә. Нишләп йөрисең?

Кадыйр. Мин әллә кайчаннан бирле кайтканыңны көтеп яттым... качып.

Нәркизә. Ник?

Кадыйр (каушап). Минем күптән синең белән сөйләшәсем... Минем сиңа күптән әйтәсем килеп йөри... Мин яратам сине, Нәркизә!

Нәркизә. Тилердеңме әллә?

Кадыйр. Мин бит сиңа күптән гашыйк. (Кызның кулын тотмакчы була.)

Нәркизә (кулын артына яшереп). Акылыңа кил. Миргазизнең кызы икәнемне оныттыңмыни?

Кадыйр (сагышлы тавыш белән). Нишлим соң?

Нәркизә. Кызлар беткәнмени!

Кадыйр (кызның күзләренә карап). Синең кебекләре юк. Кайчаннан бирле сезнең бер-берегезне ничек яратуыгызны күреп, кызыгып, сокланып, көнләшеп йөрим. Гомер буе болай дәвам италмый бит инде.

Нәркизә (аптырашта калып). Ай-яй, Кадыйр, шаккатырдың әле син мине.

Кадыйр (боегып). Августта унсигез тула. Мине шушы көзне армиягә алачаклар.

Нәркизә. Миргазизне дә алалар.

Кадыйр. Ул декабрьдә туган, киләсе елның язында гына китәчәк.

Нәркизә (елмаеп). Ярар, әле иртәгә китмисең бит.

Кадыйр. Син һаман шаярып сөйләшәсең. Сезнең йөрүегезне күреп, эчтән генә янып-көеп, сине яратып, хыялларымда гына кочып яшәве миңа бик авыр.

Нәркизә. Җәйге урып-җыюлар башлангач, көн-төн эштә булачаксың, көзен армиягә китәсең, анда ике ел хезмәт иткән арада мәхәббәтең сүрелер, кайтуыңа әллә нинди чибәркәйләр өлгереп җитәр.

Кадыйр. Хыялымда бары син генә. (Кызны кочмакчы була.)

Нәркизә (артка чигенеп). Үзеңне кулга ал, иптәш Кадыйр!

Кадыйр. Кыланма инде.

Нәркизә. Нишләргә тиеш соң мин?

Кадыйр. Мин сиңа аз гына булса да ошыйммы?

Нәркизә. Әллә нинди сораулар бирмә инде. Тиздән имтиханнар башлана, анда да сораулар җитәрлек булачак.

Кадыйр (кызның кулын тотып). Нәркизә!

Нәркизә (кулын ычкындырып). Керәм мин. Йә берәрсе күрер. Нишләп бу кызый төнге икегә кадәр бер егет белән йөри, икедән соң башкасы белән очраша, диярләр. (Капкадан кереп китә. Кадыйр үзен кая куярга белми, урам буйлап атлый.)

 

2

1987 ел. Ноябрь ае. Чишмә буе. Нәркизә көянтә-чиләкләр күтәреп суга килә. Өстендә җылы куртка, башында бәйләнгән башлык. Ерактан машина сигналы яңгырый. Аннары Миргазизнең тавышы ишетелә: «Әһә-һә-һәй! Нәркизә! Нәркизә!» Нәркизә, чиләкләрен куеп, кул болгый. Миргазиз йөгереп килеп җитә – кыршылган күн курткадан, яланбаш.

 

Миргазиз (еш-еш сулап). Әллә каян күреп алдым сине.

Нәркизә (елмаеп). Мин дә машинаңны әллә каян абайладым. Башыңа ник кимәдең? Салкын тигезәсең бит.

Миргазиз. Шундый сагындым сине.

Нәркизә. Мин дә.

Миргазиз. Октябрь бәйрәме белән сине!

Нәркизә. Рәхмәт, сине дә шулай ук.

Миргазиз. Бүген кайттыңмы?

Нәркизә. Бүген, сәгать бердәге рейс белән.

Миргазиз. Бияләй кимәгәнсең, кулың туңар.

Нәркизә. Җылы бит әле.

Миргазиз (үчекләп). Әйе шул, син бит хәзер шәһәр кешесе, ноябрьдә бияләй кимәссең инде.

Нәркизә (үпкәләмичә). Көлеп тор әле менә.

Миргазиз (кызны кочаклап). Бер атна гына очрашмадык, ике ел күрешмәгән сыман тоелды. Ике ел дигәннән, кичә Кадыйрдан хат алдым. Сиңа да күп итеп сәлам әйткән. Десантка эләккән, маладис. Псковта хезмәт итә. Җавап хатын язарга вакыт кайчан чыгар инде. Синнән сәлам әйтимме?

Нәркизә (каушап). Ә? Ни... Әйт, сәлам әйт. (Паузадан соң.) Сине дә биш-алты айдан алачаклар.

Миргазиз. Синнән башка ике ел ничек түзәрмен соң мин?

Нәркизә. Кешеләр сугыш вакытларында әллә ничәшәр ел түзгәннәр әле.

Миргазиз. Сугыш вакыты бит ул. (Кызның йөзенә туры карап.) Көтәчәксеңме соң?

Нәркизә (моңсуланып). Мондый асыл егетне ничек көтмисең инде?

Миргазиз. Нәркизә! Җаным! (Кызны кочагына алып күтәрә, бөтерелеп ала.) Бүген кич клубка чыгабызмы?

Нәркизә. Чыгабыз.

Миргазиз. Бергә чыгабызмы, клубта очрашабызмы?

Нәркизә. Үтеп барышлый сызгырырсың.

Миргазиз. Ярый. Машинаны сүндерми калдырган идем – карбюраторның һаман рәте юк, бер сүндергәч кабыза алмый җаннарым чыга. Киттем! (Кызны үбә дә машинасына таба йөгерә. Нәркизә елмаеп карап кала. Аннары чиләкләренә су тутыра.)

 

Көянтә-чиләкләр күтәреп
Гарифә килә. Өстендә фуфайка, башына шәл бәйләгән.

 

Гарифә. Исәнме, Нәркизә.

Нәркизә. Сәлам, Гарифә. Син дә кайткансың икән.

Гарифә (чиләкләрен куеп). Бу бәйрәмне ничек зарыгып көткәнемне белсәң иде син. Шулхәтле ашкынып, өйдә әнкәй пешергән тәмле ризыкларны сагынып кайттым. Синең хәлләр ничек?

Нәркизә. Ярыйсы. Сатучылыкка уку авыр булмас, дигән идем, җиңел түгел икән. Синең үзеңнең укулар ничегрәк башланды?

Гарифә. Андагы тормышка ияләшүе авыр булды. Педучилищеның тулай торагы иске, тараканнар бар. Уф, андый хәшәрәтләрне моңарчы күргәнем юк иде! (Уфтанулы тавыш белән.) Сиңа авылга атна саен кайтып йөрергә була, кала янәшә генә. Мин бәйрәмнәргә генә кайта алам инде.

Нәркизә. Минзәлә ераграк шул. Ярый кайттың әле, рәхәтләнеп сөйләшербез, бала чакларны искә төшерер­без.

Гарифә (күзләрен кылпакландырып). Миргазиз белән ничегрәк?

Нәркизә. Бер көе. Көн саен очрашып торабыз. Син анда Минзәләдә берәрсен гашыйк итмәдеңме соң әле?

Гарифә. Нинди гыйшык-мыйшык булсын әле анда? Ияләшеп кенә киләм. Аннары, педучилищедагы малайларны күрсәң, ни көләргә ни еларга белмәссең – безнең яшьтәшләр булсалар да, чистый бала-чага инде менә.

Нәркизә (серле тавыш белән). Миргазизгә Кадыйрдан хат килгән.

Гарифә. Кайда хезмәт итә?

Нәркизә. Псковта. Десантник ди. Миңа сәлам әйткән. (Әйтимме-юкмы дип икеләнеп торганнан соң.) Гарифә... сер итеп кенә әйтәм... Кадыйр бит миңа да хат яза.

Гарифә (шаккатып). Кит аннан!

Нәркизә. Әйе. Инде өч хаты килде.

Гарифә. Ә син?

Нәркизә. Мин җавап язмыйм, әлбәттә.

Гарифә. Миргазиз бу турыда беләме соң?

Нәркизә. Юк. Мин аңа әйтергә куркам. Әллә Кадыйрга, бүтән хат җибәрмә, дип языйммы?

Гарифә. Белмим инде. Армиядәге кешегә каты бәрелү дә дөрес булмас. Егетеңнең дусты белән хат алышу да матур түгел.

Нәркизә. «Уемнан чыкмыйсың, гел төшләремдә күрәм», дип яза.

Гарифә. Миргазиз белән арагыз суыныр дип өметләнә микәнни һаман?

Нәркизә. Армиягә кадәр ярты ел буе шыпырт кына миңа бәйләнеп йөрде бит ул. Ничек Миргазиз сизмәде, белмим. «Яратам сине! Миргазизне ташла!» дип теңкәмә тиде.

Гарифә. Нинди киңәш бирергә дә белмим.

Нәркизә. Ничек уйлыйсың, Миргазизгә хәбәр итим микән?

Гарифә. Алар дошманлашырлар бит.

Нәркизә. Ә аннары берәр ничек Миргазиз белсә? Кадыйрның хат язганын ник миннән яшердең, дисә?..

Гарифә. Ни әйтергә дә белмим инде. Әйдә, суыңны ал да, кайтабыз.

 

Кызлар чиләкләрен көянтәләренә асып кайтып китәләр.

 

3

1989 ел. Ноябрь ае. Нәркизә каладан кайтып килә. Өстендә куртка, башында затлы кепка, джинсы чалбардан. Кадыйр пәйда була – мәһабәт гәүдәле, десантник формасыннан – ноябрь башы булуга карамастан, шинельсез, кителенең түшендә значоклар ялтырый, береткасын кыңгыр салган. Нәркизә капкадан кереп китәргә өлгерми, аңа Кадыйр эндәшә.

 

Кадыйр. Нәркизә!

Нәркизә (сискәнеп). Ә? (Кадыйр­ны күреп таң кала.) Кадыйр?! Синме бу?

Кадыйр. (елмаеп). Кадыйрга охшамаганмы әллә?

Нәркизә (үз күзләренә ышанмыйча). Кайттыңмыни?

Кадыйр. Көзен киткән кошлар да кайтканны, Кадыйр кайтыр инде ул! Исәнме, Нәркизә! (Кыз янына килеп, ике кулын суза.)

Нәркизә (кыюсыз гына кулын биреп). Исәнме!

Кадыйр. Сине бит танырлык түгел. (Күрешкәннән соң, кызның кулын беравык җибәрми тора.)

Нәркизә. Таныдың бит әле. (Бер-берсен җентекләп күзәтәләр.)

Кадыйр. Йорт сезнеке булмаса, билләһи, танымас идем. Син бит хәзер курчак кебек икән. Калада барча егетләрнең һушын алып йөрисеңдер.

Нәркизә. Әле мине күреп чалкан егылганнары юк. Син ул менә бөтенләй икенче кеше булып кайткансың. Баһадир! Туңмыйсыңмы?

Кадыйр. Юк, көзге салкын мине туңдыра алмый. Ә менә синең миңа карата салкынлыгың җанымны өшетә. Бер генә хатыма да җавап язмадың.

Нәркизә (күңелсезләнеп). Кайчан кайттың?

Кадыйр. Өченчекөн кич кайтып төштем. Кем әйтмешли, дембельнулся. (Кыздан күзләрен алмый.) Син ялга кайткансыңдыр?

Нәркизә. Әйе. Шимбә-якшәмбегә гел кайтып йөрим.

Кадыйр. Ник хатларыма җавап язмадың?

Нәркизә. Мин Миргазизне көтәм. Сиңа җавап хатлары язсам, дөрес булмас иде.

Кадыйр (караңгыланып). Нәрсә дөрес, нәрсә дөрес түгел соң бу дөньяда?!

Нәркизә. Ярты елдан Миргазиз дә кайтып җитә инде. (Паузадан соң.) Кадыйрдан хат юк, дип зарланып язган иде.

Кадыйр (җанланып). Соңгы вакытта язмаган идем шул. Дембель алдыннан нинди хат язу инде ул, йөрәк урынында түгел, кош сыман чыгып очарга тора, утырып язарга түземлек җитми. Аннары, хат язарга десантникларга вакыт бик җитенкерәми дә. Ул элемтәче булып хезмәт итә, ул күбрәк язсын. Ракета гаскәрләрендә буш вакыт күптер. Язармын, язармын. Чак кына кайту шаукымыннан арынып, йөрәк урынына утырсын инде. (Нык дулкынлана). Белсәң иде сине ничек сагынганымны! (Нишләргә белми.) Ә син чак кына булса да сагынмадыңмы мине?

Нәркизә (әңгәмәдән авырыксынып). Соң, читтәге авылдашлар юксындыра инде ул.

Кадыйр. Авылдаш буларак кынамыни?

Нәркизә. Тагын ничек булырга тиеш?

Кадыйр (пышылдап диярлек). Мин сине яратам, Нәркизә! Бәлки, бу мәхәббәтем ике ел эчендә сүрелер, сүнәр дигән өметем дә бар иде. Мин армиядәге барлык авырлыкларны җиңдем, ә менә сиңа булган хисләрне җиңә алмадым.

Нәркизә (капканы ачып). Мин Миргазизне көтәм.

Кадыйр. Мин кич белән киләм, чыгарсың, яме.

Нәркизә (кырт кисеп). Юк!

Кадыйр. Мин киләм!

Нәркизә. Килмә! (Капкадан кереп китә. Кадыйр җил-җил атлап китеп бара.)

 

4

1990 ел. Гыйнвар башы. Яңа ел бәйрәменең шаукымы әле узмаган. Тонык кына булып курантлар суккан тавыш ишетелә, Яңа елга багышланган җырлар яңгырый. Нәркизә Гарифәләр йорты янында шәлперәйгән кыяфәттә басып тора. Өстендә тун, аягында киез итек, башына шәл ураган. Эндәшә: «Гарифә!» Күп тә үтми, өстенә фуфайка, башына ирләр бүреге киеп, Гарифә чыга, аягында кәлүш кигертелгән олы киез итек.

 

Гарифә. Сәлам! (Итекләренә ымлап.) Әтинекен киеп чыктым. (Көлә.)

Нәркизә (хәсрәтле тавыш белән). Син кайчан китәсең?

Гарифә. Берсекөнгә. Нишләп болай сүренкеләндең?

Нәркизә. Син Яңа елны кайда каршыладың?

Гарифә. Өйдә, әниләр белән. Ә син?

Нәркизә. Калада.

Гарифә (пошаманга калып). Бер-бер хәл булдымы әллә? Йөзеңнән төс качкан.

Нәркизә (йөзенә газап чыга). И-и-и, Гарифә, нишлим икән? Харап булдым мин. (Елый.)

Гарифә. Нәрсә булды?

Нәркизә (елап). Миргази-и-и-из! Уф, үләм!

Гарифә (котсыз калып). Нәрсә булган Миргазизгә?

Нәркизә. Мин харап булдым, мин! Миргазизнең күзләренә ничек карармын!

Гарифә (бер адым артка чигеп). Яңа елны Кадыйр белән каршыладыңмы әллә? (Текәлеп карап тора.)

Нәркизә. Әйе, Кадыйр белән каршыладык Яңа елны. (Куркып карап тора.) Каян сиздең?

Гарифә. Үзең бит Кадыйр «Яңа елны бергә калада каршылыйк, дип аптыратты», дигән идең.

Нәркизә. Әйе шул, ай буе артымнан йөрде, җелегемә үтте. «Яратам, синнән башка яши алмыйм», дип, башымны бутады, уяулыгымны җуйдырды. Аның үҗәтлегенә бирелдем мин. Харап итте, харап итте! (Тагын еларга тотына.)

Гарифә (ачуланып). Улама! Хәзер инде илаулап кына бернишли алмассың. Оятсыз син!

Нәркизә (кат-кат баш кагып). Беләм, беләм. Нишлим соң? Ничек яшәрмен?!

Гарифә (битараф кына). Яшәрсең. Башта тынычлан. Аннары еламыйча, чәчне йолкымыйча гына утырып уйларга кирәк.

Музыка.

 

5

1990 ел. Июнь ае. Миргазиз армиядән кайткан. Ул солдат киеменнән, чишмә буенда йөри. Гарифә суга килә.

Миргазиз (басынкы тавыш белән). Гарифә, исәнме.

Гарифә. Исәнме. (Моңсу елмая.) Буш чиләкләр белән очрадым...

Миргазиз. Булсын. Нәркизәнең Кадыйрга кияүгә чыкканын син яздың бит миңа. Шуннан да яманракка юрамыйм әле синең буш чиләкләреңне.

Гарифә. Миннән гел яманлык көтәргә генә кала, димәкче буласыңмы әллә?

Миргазиз. Нишләп алай дим инде, Гарифә. Синнән нинди начарлык көтәргә мөмкин инде!

Гарифә. Кайтканыңа бер атна була, көн саен су буйларында күрәм сине.

Миргазиз. Сагындырган туып-үскән җирләр. (Беравык уйланып торганнан соң.) Нәркизә белән дә гел шушында йөрергә ярата идек.

Гарифә (чишмәдән су алып). Алар шәһәр кешеләре хәзер. Авылга атна саен кайтып йөриләр. Берсекөнгә Сабантуй. Кайтырлар инде.

Миргазиз (Гарифәгә су тутырыр­га булышып). Син Каенлы авылында эшлисең бугай?

Гарифә. Әйе.

Миргазиз. Җиңел түгелдер балалар белән эшләве? Тыңлыйлармы соң?

Гарифә. Төрле чаклар була. Башлангыч класс балалары белән эшләве авыр да, кызык та. Ачуланырга да туры килә, мактарга да, шүрләтергә дә, юмаларга да. Алга таба укырга исәбем бар. Пединститутка заочнога керергә уйлыйм.

Миргазиз (пауза алып). Нәркизә кайда эшли?

Гарифә. «Чулпан» ресторанының кухнясында. Завпроизводством диме шунда... Декретныйга китмәде микән инде... Күптән аралашкан юк.

Миргазиз. Ә Кадыйр?

Гарифә. Кадыйр да шул тирәдә эшли бугай. Экспедиторны йөртүче шофёр булып. (Сүзне тизрәк икенчегә борырга теләп.) Үзең берәр институтка керергә җыенмыйсыңмы соң?

Миргазиз. Юрист булырга хыялым бар. Бер ел эшлим дә, направление юнәтеп, кереп карарга кирәк булыр. Армиядә тәмамлаган комсомол мәктәбенең катыргысы да ярдәм итмәсме. Әлегә иң мөһиме – күңел халәтен рәткә китерү.

Гарифә. Бик кайгырма инде. Бернишләп булмый... Бөтен гомер алда әле. Сөйгән кызым көтмәде дип бетерешергә кирәкми.

Миргазиз. Миңа бит ике кеше берьюлы хыянәт итте – сөйгән кызым һәм балачак дустым.

Гарифә. Аңлыйм. Тормышта кешеләр гел бер-берсенә хыянәт итәләр инде. Мин укыган китапларда да мәхәббәт янында гел хыянәт булмый калмый.

Миргазиз. Хыянәт итми торган кешеләр дә бар. Югыйсә дөнья бөтенләй пычракка батар иде. (Шактый вакыт Гарифәгә текәлеп карап тора.) Менә син – хыянәт итми торган кеше.

Гарифә (оялып). Каян беләсең?

Миргазиз. Күз карашыңнан күренеп тора – сиңа тугрылык салынган.

Музыка.

 

6

Авылда – Сабантуй. Ерактан тонык кына булып бәйрәмнең тантаналы, шатлыклы, ыгы-зыгылы шау-шуы ишетелеп тора. Кадыйр – бераз салмыш – Миргазизне күреп ала. Йөгереп килә: «Миргазиз!» Миргазиз битараф кыяфәт белән карап тора.

Кадыйр (моңсу шатлык белән). Миргазиз! Исәнме! (Кулын суза.)

Миргазиз. Исән. Күрмисеңмени. (Кул бирми.)

Кадыйр. Миргазиз, без ике ел ярым очрашмадык...

Миргазиз (коры гына). Шуннан?

Кадыйр. Миргазиз, мин синең балачак дустың... без бергә үстек...

Миргазиз. Шушындый кабахәт булырсың дип уема да килгәне юк иде.

Кадыйр. Без дошманмы?

Миргазиз. «Дошман» дигән сүз генә аз монда.

Кадыйр. Мин әле барыбер аңлавыңа өметләнгән идем. Сабый чакларны искә төшереп утырырбыз дип уйлаган идем.

Миргазиз. Сөйләшәсем түгел, хәтта күрәсем дә килми сине!

Кадыйр. Сабантуй алдыннан каралты-кураны җыештырганда, лапас түбәсендә иске чанамны таптым. Хәтерлисеңме, минем табанча сугылган җыйнак кына үрәчәле чанам бар иде?

Миргазиз. Хәтерләмим.

Кадыйр. Череп бетмәгән әле. Шуның белән кыш көне Ташлы таудан шуа идек, оныттыңмыни?

Миргазиз. Оныттым.

Кадыйр. Әйе, Миргазиз, мин синең алдыңда гаепле. Үземне җиңалмадым, сөюем алдында көчсез булып чыктым. Йөз илле такыр парашют белән сикереп курыкмадым, сынмадым, ә монда сөю мине бөкте. Гафу ит, кичер мине, Миргазиз туган!

Миргазиз. Күземнән югал! Минем сине күрәсем дә, ишетәсем дә килми!

Кадыйр. Алай ук каты бәрелмә инде.

 

Нәркизәнең тавышы ишетелә: «Кадыйр! Кадыйр». Нәркизә килә, йөкле икәне бераз беленеп тора. Читтәрәк туктый.

 

Нәркизә (чак кына ишетелерлек итеп). Исәнмесез. Кадыйр, сине эзли-
эзли хәлем бетте.

Кадыйр (башын иеп). Менә, балачак дустым белән сөйләшмәкче идем.

Нәркизә. Исәнме, Миргазиз.

Миргазиз (ярсып). Барыгыз, барыгыз, бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын! (Кызу-кызу атлап китә. Кадыйр белән Нәркизә әкрен генә икенче якка юнәләләр.)

 

7

2010 ел. Район үзәге. Шактый зәвыклы итеп җиһазланган фатир. Гарифә кайтып керә, милиция формасыннан. Тиз генә өс киемен алыштыра, чәчәкле халат кия һәм ашыга-ашыга ашарга әзерләргә тотына. Миргазиз кайта, өстендә кәчтүм, галстук, кулында тоткалы пластик папка.

Гарифә. Кайтып җиттеңме?

Миргазиз. Сорауның формасы дөрес – «кайтып җиттеңме». Бик авыр көн булды бүген. (Диванга утыра.)

Гарифә. Ә синең беркайчан да, бүген җиңел көн булды, дигәнең юк. Судья булып эшли башлаганнан бирле шул бер сүз. Хәер, прокуратурада следователь чагыңда да җиңел көнең булмады бугай синең.

Миргазиз. Бүген берәүне өч елга «озаттым». Поликлиникага барып җәнҗал куптарган, баш врачка суккан. Баш врач үзенә бик шәп кенә медсправка ясаган – «тяжкие телесные»га тартырлык итеп, ә чынында исә аның күз төбе генә кара янган булган. Җиде-сигез ел бирмәс өчен шактый тырышырга туры килде. Өч ел бирдем бирүен, ә бит ул гаилә өчен анысы да коточкыч күп. Тумыштан гарип бала белән интегәләр. Поликлиникада бер врачтан икенчесенә куып, тиешле справкалар бирмичә, дарулар табалмыйча йөргән ата кешенең хәле аек акыллы кешегә аңлашыладыр. Миңа калса, ул кешене төрмәгә утыртырлык түгел иде!

Гарифә. Син һәр утырыштан соң шушылай үзеңдә казынасың. Башка судьялар да шулай микән? Юктыр.

Миргазиз. Судьяларның да төрлесе бар. Катгый рәвештә, закон буенча, җинаятьче – дошман, дигән установка белән эш итүчеләр бар, кешеләрчә тирән анализ ясаучылар да юк түгел. Каты бәгырьле кешеләр бар, олы җанлылары бар. Ә судьялар – шулай ук кешеләр.

Гарифә. Улыбыз турында күбрәк уйларга кирәк хәзер.

Миргазиз. Ничек күбрәк уйларга кирәк? Казанның пединститутына керде, беренче курсны тәмамлап килә. Тулай тораклары бигүк уңайлы булмаса да, яшәрлек. Акча җибәреп торабыз. Тагын ни кирәк? Ул инде хәзер олы юлга басты. Үзе яшәргә өйрәнә башларга тиеш.

Гарифә. Бүген шалтыратты. Сессия имтиханнарыннан куркам, ди.

Миргазиз. Сессиядән курыкмаган студент бармы соң ул?

Гарифә. Шалтыратып тынычландыр әле.

Миргазиз. Шалтыратырмын. Ул ир бала. Шулхәтле өф-өф итмиләр егет кешене. Дөньяда шулкадәре күп кайгы, кешеләрнең башына шулкадәре сынаулар төшә, ә син...

Гарифә. Үз балаң турында сүз бара түгелме?

Миргазиз (шелтәле караш белән). Син милициягә эшкә кергәч кырысландың¸ хәтта агрессивлаштың. Ә үз балаңа карата мөгамәләң кирәгеннән артык җылы. Синдә хәзер ике Гарифә. Эгоизмлысы өскәрәк калка башлады соңгы вакытта.

Гарифә. Мин – дознаватель. Эштә дә, өйдә дә бертөрле булалмыйм инде мин.

Миргазиз. Бигрәк кызык... Син педагог буларак башлаган идең...

Гарифә. Син моны еш әйтәсең. Әйе, ул профессиядән җаным бизде. Милициягә керергә тәкъдимне син ясадың һәм үзең ярдәм иттең.

Миргазиз. Көн саен мәктәптән кайтып елап утыруыңнан туйдым. Дөресен әйткәндә, укытучы булырга теләгән кешенең милициядә шәп кенә эшли башлавы гаҗәпкә калдырды.

Гарифә. Хатыныңның эштә уңыш­ларга ирешүенә сөенмисең шикелле.

Миргазиз. Сөенәм, сөенәм. Бер генә сорау тынгы бирми – синең педагоглыкка омтылу ниндидер өстенлеккә, башкаларга акыл өйрәтүгә омтылу булмады микән?

Гарифә. Әйдә, әйдә, казынып утыр инде. Һәрбер суд утырышыннан соң үзеңне генә ашау җитмәгән, мине дә җентекләп тикшереп маташасың. Син дә егерме ел элек мондый түгел идең. Университетта укыганда, бер төрле идең, прокуратурада эшләгәндә – икенче, ә судья булгач, бөтенләй башка төрлегә – философка әйләндең.

Миргазиз. Судья ул бераз философ та булырга тиеш.

Гарифә. Син философлана барганга күрә, башкалар кебек иркенләп, рәхәтләнеп яшәмибез дә инде. Карале, безнең авылда, каладан килеп, нинди йортлар салып яталар. (Ачуы йөзенә чыга.) Кадыйр белән Нәркизә нинди коттедж салалар...

Миргазиз. Алар сәүдә өлкәсендә эшли.

Гарифә. Сәүдә өлкәсендә эшләүче, дознаватель белән судьяга караганда, яхшырак яшәргә тиеш микәнни! Шул кадәре акча хезмәт белән генә килмидер инде ул.

Миргазиз. Санама кеше акчасын.

Гарифә (үчекләп). Илне талыйлар, урлыйлар, таркаталар, ә судья кеше аларга каршы сүз әйткәнне яратмый. Беркөнне Нәркизәне очраттым – кыланчыклыгын күрсәң. Ул кыяфәте, ул киеме!

Миргазиз. Шул Нәркизәне чәйнәми торалмыйсың инде.

Гарифә (җикереп). Ә син үзең дә аны һаман күңелеңнән алып ташламыйсың әле!

Миргазиз (чыраен чытып). Син торасың да көнләшергә тотынасың!

Гарифә (күз яшьләрен көчкә тыеп). Көнләшмим. (Пауза.) Ә бит син аны һаман яратасың.

Миргазиз (торып). Гарифә! Ниш­ләвең бу! (Әрле-бирле йөри.) Без синең белән егерме ел инде ирле-хатынлы! Менә дигән улыбыз үсеп җитте!

Гарифә. Егерме ел буе мин синең күзләреңнән һаман Нәркизәне яратып яшәвеңне күрәм.

Миргазиз (хатынын иңеннән кочып). Сиңа ял кирәк. Дознаватель эше сине нык алҗыткан, шикчеллегең көчәйгәннән-көчәя бара.

Гарифә. Беркөнне өстәлеңнең тартмасында Нәркизәнең фотоларын таптым. Икегез бергә төшкәннәре дә бар.

Миргазиз. Яшьлек истәлекләре бит инде ул. Безнең аралар ничек өзелгәнне бик яхшы беләсең. Беренче мәхәббәтемнең миңа хыянәт итүенә үзең шаһит булдың...

Гарифә. Әйе, мин барысын да беләм. Хәзер исә барысын да аңлыйм. (Кыза башлый.) Син мине яратып өйләнмәдең. Хыянәттән соң үзеңә: «Тугры кеше кирәк!» дигән установка бирдең дә, миндә шундый сыйфат абайлаган сыман тоелды. Шуңа мине үзең белән Казанга алып киттең. Шуңа күрә өйләндең. Авылга кайткач, син Нәркизәне күрәсең, бәлки, монда да очрыйдыр...

Миргазиз. Аның миңа очраганы булды, авылда күргәнем бар, әмма бер дә элекке хисләремнең терелгәнен тоймыйм. Юкны сөйләмә. Алайса мине ник үзебезнең район үзәгенә кайтырга күндердең? Казанда калырга мөмкинлек бар иде. Нәркизәдән дә, Кадыйрдан да – барысыннан да еракта булыр идек. Нәркизәне күргән саен ачуың кабармас иде, көнләшмәс идең.

Гарифә. Туган як сагындырды, шуңа кайтасым килде. (Елый.)

Миргазиз (хатынын кочаклап). Көнләшмә. Син Нәркизәне искә алгач, минем дә искә төшә бит ул, шуны уйламыйсыңмыни?!

Гарифә. Ә-ә-ә, димәк, шулай да исеңә төшә?

Миргазиз. Мин тере кеше бит, булган нәрсә искә төшә инде.

Гарифә (ярсып). Мин үземне гел ким-хур итеп тоя идем. Хәзер дә шулай... Элегрәк, сиңа тиң түгел, дип, үземне ашый идем. Матур кием кайбер кешегә шундый килешә, ә мин аны кидем ни, кимәдем ни – барыбер сыман тоела иде. Милициягә дә үземдә ышаныч арттырыр өчен бардым мин!

Миргазиз. Әйе, милициягә эшкә кергәч, син башка кешегә әйләндең. Вәкарьлек барлыкка килде, үзеңне күп кешедән өстен хис итә башладың, кырысландың. Яшь вакыттагы, авылда чактагы гүзәл сыйфатың тәмам югалмасын иде – шунсы мөһим. (Елмая.)

Гарифә (бераз тынычланып). Нинди сыйфат ул?

Миргазиз. Чынбарлыкны бернинди дәгъвасыз дөрес кабул итүче акыллы хатын-кызга хас җылы җитдилек. Менә шул сыйфат сине башкалардан өстен итә иде. (Пинжәген салып, урындык артына элә.)

Гарифә (тәрәзә янына барып). Нык үзгәрүемне сизәм... (Сагышлы тавыш белән.) Әйе, мин башка кеше хәзер. Минем үземнең дә элекке Гарифә буласым килә.

Миргазиз (елмаеп). Син менә шушындый чагыңда гүзәлрәк. Милиция системасы синең үзәгеңә бер каты тимерчыбык кертте, син шул үзәккә тотынып яшәмәкче буласың. (Көлемсери.) «Милиция»не озакламый «полиция» дип атаячаклар бит. Тагын берәр якка үзгәрергә туры килер инде. (Диванга утыра.) Чеметеп-чеметеп алганым өчен гафу ит. Бүгенге утырыш бик авыр тәэсир калдырды, һич психикамны рәткә кертә алмыйм.

Гарифә. Җүләрләнерсең дә әле. (Табын әзерләвен дәвам итә.)

Миргазиз. Җүләрлек каян, кайчан башлана – медицина белми. Кайда норма, кайда тайпылу – әле иң акыллы галимнәр дә әйтә алмый. Ә без кешеләрне хөкем итеп, җәзага тартып утырабыз!

8

Бай, купшы җиһазлы фатир. Кадыйр идәндә иске транзисторлы радиоалгычны рәтләп утыра. Нәркизә кайтып керә – заманча киенгән, кырыкка җитеп килсә дә, яшь кызларга охшаган.

 

Кадыйр (көлемсерәп). О-о-о, сөек­ле тормыш иптәшем кайткан. Нәркизә, ул гипермаркеттан апкайткан әзер ризыктан туйдым мин. Сарык ите салып, кәбестәле аш пешер әле.

Нәркизә (креслога утырып). Нишлисең?

Кадыйр. Иске транзисторымны төзәтеп утырам, эшләтеп булмасмы.

Нәркизә. Нинди гадәт соң ул – иске-москыга кызыгу!

Кадыйр. Ул бит – тугызынчы класстан соң җәйге каникулда комбайнёр ярдәмчесе булып эшләп алган приёмник. Истәлек бит ул.

Нәркизә. Синең уйда гел шуның ише юк-бар инде.

Кадыйр. Ә синең, гадәттәгечә, эштә тагын берәр матавык чыктымы?

Нәркизә (газаплы кыяфәт белән). Моның ахыры хәерле булмаячак. Коммерция директоры бөтенләй азынды, беркемнән курыкмый, ачыктан-ачык урлый. Тагын ярты миллионлык товар юкка чыкты. Тагын бөтенебезгә бүлеп түләтәчәкләр.

Кадыйр. Нишләп җыелып рисвай итмисез шуны?

Нәркизә. Куркыныч кеше ул. Аның юлына аркылы төшкәннәр бәлагә эләкми калмый. Китми булмас ул эштән.

Кадыйр. Мин сиңа инде әллә ничә тапкыр әйттем: расчёт ал да безнең гипермаркетка кил.

Нәркизә. Кем булып?

Кадыйр. Мин белешермен – кайсы урыннар буш икән?! Әлегә гади сатучы булырсың.

Нәркизә. Юк инде, склад мөдире вазифасыннан соң гади сатучы яки кассир булып эшләмим.

Кадыйр. Гомер буе гади шофёр булып эшлим әле, тамагым тук, өс бөтен.

Нәркизә. Мин булмасам, мондый фатирда яши алмас идең, болай тәмле ашамас идең.

Кадыйр. Әйе, әнә тагын әҗәткә батып кайткансың бит әле.

Нәркизә (еламсырап). Уф, үләм. Болай да авылдагы коттеджны төзеп бетереп булмый. Инде бурычка батып киләбез.

Кадыйр. Әйттем мин сиңа, зурдан кубып, өч катлы коттеджга тотынмыйк, дип. Гади генә, җыйнак кына бер кирпеч йорт җитмәгәнмени?!

Нәркизә (җикереп). Әй, чәйнәп утырма әле! Синең сүз белән генә яшәсәк, хәерчелектән арынмас идек.

Кадыйр (чәнечкеле тавыш белән). Әнә, авызыңны җәеп елый-
елый кайт­кансың бит әле. Рәхәтме соң? Мин үзем дә син теләгәнгә генә сәүдә өлкәсендә эшлим. Бөтенләй минем дөнья түгел бу.

Нәркизә. Кешечә яшисең килсә, синең дөньямы, синеке түгелме – барыбер шунда кайнарга, шунда боргаланыр­га кирәк.

Кадыйр. Бик кайнамыйча гына, булганына шөкер итеп яшәргә кирәк. Алай җан тынычрак. Олы бәхет эзләү кешене киеренкелектә тота, җан газабын тудыра. Җан газабы белән бәхетле булу мөмкинме?..

Нәркизә. Ярар, очны очка ялгарлык итеп яши башладык ди. Казанда укучы егерме яшьлек кызың белән унсигез яшьлек малаеңның киләчәк язмышын ничегрәк күзаллыйсың? Атна саен диярлек акча сорап шалтыраталар.

Кадыйр (ачуланып). Аларны блат белән финанс-икътисад институтына керттең. Икесе дә теләмичә генә укыйлар. Икесе дә башка юлдан китмәкчеләр иде.

Нәркизә. Кайсы юлдан?! Алар әле тормышны аңлап бетерми.

Кадыйр (тыныч кына). Син ашарга пешерәсеңме, әллә йокларга ятканчы талашып утырабызмы?

Нәркизә (елап). Нишләп болай бәхетсез соң мин?

Кадыйр (көлеп). Миңа кияүгә чыккангадыр.

Нәркизә (иренә туры карап). Ә бит минем шулай уйлап куйган чакларым бар.

Кадыйр (бер дә исе китмичә). Бардыр. Әле тагын әллә ниләр уйлыйсыңдыр.

Нәркизә. Ачуың килмиме?

Кадыйр. Ә нигә ачуым килергә тиеш ди. Хатынының барлык уйларын белгән ир аның белән шул көнне үк аерылыр иде, мөгаен.

Нәркизә. Элегрәк авыр сүз әйткәнем өчен каты гына әрли идең. Хәзер исә игътибар да итмисең...

Кадыйр. Димәк, миңа акыл кереп бара. Трусигыңны юган хатын кайчан да булса сиңа әшәке сүз әйтми калмый.

Нәркизә. Телгә остарып киттең әле соңгы вакытта.

Кадыйр. Мин бит гипермаркетта эшлим.

Нәркизә. Бәлки әле, Миргазиздән мине тартып алып өйләнгәнеңә дә үкенәсеңдер?

Кадыйр. Хәзер үкендем ни, үкенмәдем ни. (Көлеп җибәрә.) Нәркизә, җитте сиңа! Бар, аш пешер!

Нәркизә (усалланып). Син миңа карата суынып, битарафланып барасың шикелле.

Кадыйр. Соң, без бит инде гел яшь чактагы кебек чөкердәшеп утыра алмыйбыз. Син бигрәк таләпчән ул яктан. Артык иркә син.

Нәркизә. Көнләшмисең дәме?

Кадыйр. Үз-үзенә ышанмаган хәлсез кеше көнләшсен. Беләсең бит, аз гына шигем төшүгә, мин синең кул-аяк­ларыңны сындырып ташлаячакмын. Сулга каерылганыңны сизү белән, мин сине карават астындагы «үрдәк»кә печ итә торган итеп калдырам.

Нәркизә. Менә-менә, син беркай­чан да нормаль кеше булмаячаксың, мәңге шул десантник булып калачаксың. (Беравык уйланып торганнан соң.) Ә миңа безнең карак – коммерчский директор, беләсеңме, нинди тәкъдим ясады.

Кадыйр (эшеннән туктап). Нинди?

Нәркизә. Минем белән йокласаң, син түлисе өлешне үзем түләрмен, һәм алга таба да югалган товар өчен синнән акча сораучы булмас, диде.

Кадыйр (идәннән торып). Шул өрәккә охшаган картлачмы?

Нәркизә. Әйе.

Кадыйр (кыҗрап). Шул, бер җәзасыз урлап, кешеләрдән түләтеп яшәүче соры корт сиңа – минем хатыныма – шундый тәкъдим ясадымы? Ай нахал! Ай бәдбәхет!

Нәркизә (иренең беләгенә ябышып). Тынычлан, тынычлан. Мин аңа шәп кенә җавап бирдем инде.

Кадыйр (хатынын читкә этеп). Кит әле, тотынма миңа!

Нәркизә (нишләргә белми). Тихо, тихо... Аш пешерәм хәзер... Кәбестәле...

Кадыйр (кычкырып). Мин козёл түгел кәбестә ашарга! Кәҗә ризыгы ул! Мин аны бүген үк табам! (Чыгып китә.)

Нәркизә (өзгәләнеп). Кадыйр! Кадыйр! Кызма! Уф, никләр әйттем!

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

1

Милиция бүлеге. Гарифәнең эш бүлмәсе. Ул компьютерда нидер язып утыра. Аннары кәгазьләр актарып карый. Телефон шалтырый.

 

Гарифә (телефонны алып). Алло. Исәнмесез. Әйе. 116 нчы статья буенча. Прокуратурага җибәрәбез инде, аннан нинди хәбәр килер. Бернәрсә дә әйтә алмыйм. Мин – дознаватель. Төнге клубта кемнең малае сугышса да, барыбер миңа, аерма юк. Минем өчен Конституция бар, Уголовный кодекс бар һәм Уголовно-процессуальный кодекс бар. Әйе, прокуратурага. Ярый. Хушыгыз!

 

Ишек ачыла, Кадыйр пәйда була, Гарифәне танымый.

 

Кадыйр. Исәнмесез.

Гарифә. Исәнмесез.

Кадыйр. Мин Габбас Идрисовичны эзлим.

Гарифә. Тулпаровнымы?

Кадыйр. Әйе. Бүлмәсе бикле. (Гарифәне танымый.)

Гарифә. Ул Казанга китте бугай. Иртәгә генә таба алырсыз инде аны.

Кадыйр. Алай икән...

Гарифә (чак кына елмаеп). Нихәл, Кадыйр!

Кадыйр (ниһаять, танып). Гарифә?!

Гарифә. Так точно.

Кадыйр. Әйе, әйе, милициядә эшләвеңне белә идем. Син дә следовательме?

Гарифә. Мин – дознаватель. Син дә эшкә урнашырга йөрмисеңдер бит?

Кадыйр. Кит инде. (Ишек катыннан ары китми.)

Гарифә. Шаярам ла. Тулпаровка ни йомышың төште?

Кадыйр. Чакыралар бит...

Гарифә. Нәрсә булды?

Кадыйр. Булмады.

Гарифә. Булмадымы... (Кадыйрны җентекләп күзәтә.) Тормышлар ничек?

Кадыйр. Ярый. Үзегез ничек?

Гарифә. Әйбәт. Авылга күптән кайтканыбыз юк. Коттеджыгызны төзеп бетердегезме инде?

Кадыйр. Юк әле. Аны төзеп бетерергә безнең гомер җитәр микән! Сез үзегез салырга җыенмыйсызмы соң?

Гарифә. Без Казанга китәрбез, ахрысы. Төзесәк тә, Казан тирәсендә булыр инде. Миргазизне эшкә Казанга чакыралар.

Кадыйр. Аңлашылды. Ярый, киттем мин.

Гарифә. Туктале, туктале! Ни сәбәп белән килүеңне әйтмисең инде алайса?

Кадыйр (бер сүз дәшми карап торганнан соң). Сау булыгыз. (Чыгып китә.)

 

Музыка. Гарифә тәрәзә янына барып баса. Аннары, килеп, өстәлдән кесә телефонын ала.

 

Гарифә (телефон номерын җыеп). Алло, Габбас Идрисович. Сез Казандамы әле? Кайттыгызмыни инде? Бер кеше турында кызыксынмакчы идем. Минме? Үземдә.

 

Гарифә бүлмә буйлап йөри.
Тулпаров керә.

 

Тулпаров. Уф, чәең бармы? (Журнал өстәле янындагы урындыкка утыра.)

Гарифә. Бар.

Тулпаров. Минем бүлмәдә электриклар чыбык сузалар, шуңа күрә сиңа үзем кердем.

Гарифә (чәй ясап). Шул арада әйләнеп тә кайттыгызмы?

Тулпаров. Әйе. Бер сәгать Казанга, бер сәгать кирегә. Шофёр гонщик сыман чаба, йөрәкләр жу итеп куя. (Чәй эчәләр.)

Гарифә. Габбас Идрисович, сезне берәү эзләп йөргән иде. Кадыйр исемле. Очрамадымы?

Тулпаров. Фамилиясе ничек?

Гарифә. Фамилиясе ничек иде әле аның... (Хәтерендә казынып утырганнан соң.) Зарипов иде, ахрысы. Зарипов, әйе, Зарипов.

Тулпаров. Андый кеше бар. Юк, очрамады, аймыл булганбыздыр. Ул бит иртәгә килергә тиеш иде. Ник кызыксынасың аның белән?

Гарифә. Ул минем авылдашым, мәктәптә бер класс миннән алдарак укыды. Бер-бер кыңгыр эш кылганмы әллә?

Тулпаров. Кыңгыр гына түгел, эшләр җитди анда. Авылдашыңа ун ел тирәсе яный.

 

2

Миргазиз өйдә телевизордан футбол карап утыра. Гарифә кайтып керә.

 

Гарифә. Ашап кайттыңмы?

Миргазиз (телевизорның тавышын киметеп). Әйе.

Гарифә. Алайса бүген берни дә пешереп тормыйм инде. Ашыйсың килсә, суыткычта әзер пилмән бар.

Миргазиз. Чәй куеп җибәр әле. (Телевизорга карый.) Ну, ну! (Кул селти.) Юк, булмый, футбол уйный алмый безнекеләр. (Телевизорны сүндерә.)

Гарифә. Бүген, беләсеңме, кемне күрдем...

Миргазиз. Кемне?

Гарифә. Кадыйрны.

Миргазиз. Кайсы Кадыйрны?

Гарифә. Синең беренче мәхәббәтеңнең тормыш иптәшен.

Миргазиз. Ник әле болай усал шаярасың? Шуннан? Кайда күрдең?

Гарифә. Отделда.

Миргазиз. Нишләп йөри ул анда? Синең янга килгәнме әллә?

Гарифә. Юк, минем янга түгел. (Гарифәнең йөзендә усаллык белән сәер шатлык чагыла.) Нәркизәнең эшләре харап. Коттеджларын конфискация­ләрләр инде. Әй, йөргәние кукраеп, сары баш!

Миргазиз. Нәрсә булган?

Гарифә. Кадыйрга җинаять эше ачканнар. (Чәй әзерли башлый.)

Миргазиз. Нәрсә өчен, кайсы статья буенча?

Гарифә. 162 нче статья буенча. Ун ел тирәсе булырга мөмкин, ди.

Миргазиз. Кемгә? Кадыйргамы, Нәркизәгәме?

Гарифә. Кадыйрга. Тулпаров алып бара тикшерүне. Нәркизә Сәүдә йортында нәрсәдер әвеш-тәвеш китергән дә... Кадыйр, Нәркизәне якларга барып, коммерция директорын каты кыйнаган, бер дипломат акчасын алып кайтып киткән.

Миргазиз (уйга калып). Кадыйр кеше талый торган егет түгел иде.

Гарифә (авызын кыйшайтып). «Иде...» Ул Нәркизә белән яшәп...

Миргазиз. Синдә шундук Нәркизәдән көнләшү калыкты.

Гарифә. Көнләшмим. Синдә аны кызгану уяндымы әллә?

Миргазиз. Эшне Кадыйрга ачканнар, дисең бит. Кадыйр урлый-талый торган кеше түгел иде.

Гарифә. Комдиректор бүлнистә бик озак яткан.

Миргазиз. Ниндидер җитди сәбәп булгандыр инде. Кадыйр тиктомалга кешегә кул күтәрми торган иде.

Гарифә. Син аның белән ничә ел аралашканың юк?

Миргазиз. Егерме ел.

Гарифә. Егерме елда аерым кеше генә түгел, дөнья үзе үзгәрә. Әнә, СССР таркалганнан соң, егерме ел эчендә ил нишләде. Бу дөньяда нәрсә булырга тиеш, шул була.

Миргазиз. Бигрәк кызык... бигрәк сәер... Бүген Кадыйрны төшемдә күргән идем. Имеш, мин ярлары да күренмәгән иксез-чиксез суда бата башладым. Кемдер судан тартып чыгарды. Шунда Кадыйрның тавышы ишетелде, һәм, көтмәгәндә, мин ныклы бүрәнәләрдән бәйләнгән салда икәнемне аңладым. Салда, ишкәк тотып, Кадыйр утыра һәм, елмаеп: «Курыкма, мин коткардым сине», – ди. Бик каты давыл купты. Кадыйр кычкырырга тотынды: «Бетәбез, батабыз!» Аның ишкәге миндә икәнне күрдем һәм: «Курыкма, Кадыйр, мин батырмыйм сине, яр ерак түгел, котылабыз», – дидем. Ул бит мине бала чакта үзе, чынлап та, үлемнән коткарган иде. (Уйга кала.)

Гарифә. Хулиганлыгы бар иде инде. Сугышырга ярата иде.

Миргазиз. Чын егеттә андый гына хулиганлык була инде ул.

Гарифә. Кадыйрга ун ел яный, дигәч, синдә бераз сөенү кебек хис калкыр дип уйлаган идем. Ә син, көтмәгәндә, якты хатирәләреңне уяттың.

Миргазиз (аптырап). Гарифә! Ни сөйлисең син! (Кызып китә.) Нәркизәдән көнләшү аңыңны томалыймыни? Син бит мондый түгел идең!

Гарифә (кырысланып). Мин закон сагында торучылар рәтендә.

Миргазиз (пауза тотып). Кадыйр шул дәрәҗәдә үк гаепле микәнни?

Гарифә. Күрербез. (Чәй ясый.) Бигрәк сәер – синдә Нәркизә турында да, Кадыйр турында да гел якты хатирәләр генә калка. Нәркизә ялгызы калмас. Югалмас. (Күзләрен кылпакландыра.) Сине сагына башламагае...

Миргазиз (ярсып). Җитте сиңа! (Телевизорны кабыза, тавышын ахыр чиккә кадәр көчәйтә, Гарифә, куллары белән колакларын томалап, күрше бүлмәгә кереп китә.)

 

3

Тулпаров кабинеты. Тулпаров компьютердан нәрсәдер карап утыра.
Миргазиз керә.

 

Миргазиз (көр тавыш белән). Сәлам бирдек!

Тулпаров (шатланып). О-о-о, Миргазиз Наилевич! Сәлам, сәлам!

Миргазиз (көлемсерәп). Чакырылмаган кунак чакырылганыннан да яманрак. (Кулын суза.)

Тулпаров (кул биреп). Әллә нинди көтелмәгән афоризмнар чыга синнән. Чакырылсаң да, чакырылмасаң да, син – минем өчен иң кадерле кунак.

Миргазиз. Рәхмәт.

Тулпаров. Кайчаннан бирле кунакка чакырабыз – килмисез. Хатын да аптырый – нишләп килмиләр, ди, чакыруың җитмиме әллә, ди. Тиздән хатынның туган көне, килмәсәгез – үпкәлибез.

Миргазиз. Килербез, килербез, Алла боерса. (Аска карый.) Син, өеңдә кебек, тапочкадан утырасың.

Тулпаров. Яңа ботинка алганием, подъёмы кечерәк булды. Интегәм, аякны кыса.

Миргазиз. Карале, малай, хәтта аяк киеме дә кыса кешене, әйеме.

Тулпаров (көлеп). Шәп әйттең! Шулай. Кеше кайда гына, кем генә булып эшләмәсен, нинди генә сәләтле, акыллы булмасын, барыбер ирекле булалмый.

Миргазиз. Шунысы аяныч: күңелендә ул ирекле булырга омтыла, ә чынбарлыкта яраклашырга, системадан тайпылмаска тырыша.

Тулпаров. Башкача аны читкә тибәләр, шуның белән вәссәлам.

Миргазиз. Тормышта кешеләрнең кайсысы патшаны, кемдер хезмәтчене, кемдер даһины, кемдер гадине уйный. Зур түрә дә шул вазифасын уйный гына бит, ә чынында исә ул бөтенләй башка төрле кеше булырга мөмкин. Кешеләрнең үзара багланышларында һәркемнең роле бар. Асылда исә һәрберсенең көнкүрештәге тормышыннан аерым эчке тормышы бар – анда аның үзенең чын кайгысы, чын шатлыгы, үз бәхете, үз фаҗигасе кайный.

Тулпаров. Син хаклыдыр, әмма көтүлек, оешу, төркемләшү, системалар булдыру, кешеләр арасындагы коммуникацияләр, коллективлар, аларның иерархиясе – болар барысы да табигый һәм зарури нәрсәләр.

Миргазиз. Син дә хаклы, Габбас. Ләкин төркемгә, коллективка, системага кереп, кеше үзе булудан туктый, ул инде роль уйнарга тотына. Кеше, шул системада яраклашыр өчен, үзенең принциплары, эчке әхлакый кануннары, вөҗданы белән бик оста гына иттереп сату-алу итә башлый.

Тулпаров. Университетта да башны катыра торган идең. Хәзер тагы да тирәнрәк казый башлагансың. Син Гыймаевның юбилей банкетында юк идең. Сине анда бик күрәсе килгән иде.

Миргазиз. Мин аны прокуратурага барып котладым. Банкетларны яратмыйм. Минемчә, банкет – хәерчеләр, ялагайлар һәм шамакайлар оҗмахы.

Тулпаров. Ну телгә оста да инде үзең. Ай, шәп фикерләр әйтеп ташлыйсың. Студент чакта ук шаккатыра идең бит син смачный җөмләләр әйтеп. Кайлардан башыңа килә ул. Бер илле грамм коньяк тотмыйсыңмы?

Миргазиз. Юк, юк.

Тулпаров. Ярар алайса. Миңа ярамый, мин эштә. Монда хәмер эчмичә дә баш болганып-тугланып тора. Кул да җитми, баш та җитеп бетми кайвакыт. Тыныч кына яши алмый кеше – һаман талый, көчли, үтерә, яндыра, җимерә. Ул урлауны әйтәсе дә юк. Илебез шулхәтле бай, рәхәтләнәләр урлап. Ә миңа тынгы бирмиләр – кемнедер яклап, өстән шалтыраталар, кемгәдер эш ачмаска прокуратурадан хәбәр килә. Кайвакыт монда ник утырам мин дип тә уйлап куям.

Миргазиз. Мин әле кичә генә дүрт кешене иректән мәхрүм иттем – 160 нчы статья буенча. Берсе дә үзен гаепле дип санамый, берсендә дә үкенү-офтану юк.

Тулпаров. Кем уйлаган «бур», «карак» сүзләре чиркангыч, оятсыз, пычрак сүз булмый башлар, дип.

Миргазиз. Габбас, синдәге бер эш кызыксындыра мине. Зарипов Кадыйр Әнвәр улына карата ачылган эш. Нәрсә булган анда, нинди яман эш кылган ул?

Тулпаров. Гарифә авылдашыгыз, дигәние аны...

Миргазиз. Нәкъ шулай.

Тулпаров. Эшләр хөрти ул егетнең. 162 нче статья – разбой. Бу статьяның өченче часте буенча җиде елдан унике елга хәтле каралган, ә дүртенче частьның «в» пункты буенча сигез елдан унбишкә кадәр мөмкин. Сәүдә йортының коммерция директорын кыйнап, шуның акчалы, документлы дипломатын эш кабинетыннан алып чыгып киткән.

Миргазиз. Охрана булгандыр бит анда?

Тулпаров. Авылдашың – десантник. Бер охранникны сугып аңсыз иткән. Икенчесенең ике тешен бәреп төшергәч, телефон чыбыгы белән кулларын артка каерып бәйләп, вахтадагы журнал битләрен ертып авызына тутырган да коммерция директорының бүлмәсенә бәреп кергән. Директорны изгән ул.

Миргазиз. Күпме акча алып чыгып киткән?

Тулпаров. Күп.

Миргазиз. Ул анда эшләми иде бугай.

Тулпаров. Хатыны анда эшли аның. Кадыйр монда, урысча әйткәндә, «жертва обстоятельств». Инде күптән мәгълүм – теге комдиректор сулга товар сатып, үз кесәсенә тыга. Ул, бик әүкатле, блатной кеше. Урлаган товарлары өчен йөзгә якын кешедән акча түләтәләр. Шулар арасында – Кадыйрның хатыны да. Җитмәсә, Кадыйрның хатыныннан интим хезмәт күрсәтүен дә таләп иткән. Кадыйр түзмәгән, барып, тегене дөмбегән, чираттагы урланган акчасын сопроводительный документлары-ние белән алып чыгып киткән. Директор моның өстеннән, кыйнауда, талауда гаепләп, гариза язган. Моңарчы булган урлашуларны хәзер тулаем Кадыйрның хатынына сылтыйлар.

Миргазиз. Ул комдиректорның үзенә 160 нчы статья буенча эш ачыламы соң?

Тулпаров (чыраен чытып). Ул – «потерпевший» гына.

Миргазиз. Ничек инде? Аның урлавы мәгълүм була торып...

Тулпаров. Миңа өстән басым ясыйлар – Кадыйрны һәм аның хатынын гаепләргә, түләтергә, утыртырга. Син бит дөньяга кичә генә килгән кеше түгел.

Миргазиз. Мин Кадыйрны бала чактан беләм. Кеше әйберсенә беркайчан да кул сузмады. Урлау нәселләрендә юк. Хатынына башка кеше урлаганны түләтүләре, директорның бәйләнүе чыгырыннан чыгаргандыр. Акчаны алып чыгып китүе дә директор урлаган акча икәнне белгәнгәдер. Ә бәлки, ул аны милициягә тапшырырга ниятләгәндер? Дипломат белән акчаны Кадыйр алып киткәнне шул директор әйттеме?

Тулпаров. Директор, гариза язганчы ук, милициягә шалтыраткан. Кадыйрның фатирына барып, дипломатны табалар... Анда сулга киткән товарларны саткан сопроводительный кәгазьләр дә бар шул...

Миргазиз. Охранниклар белән сугышуы да, директор белән сугышуы да самооборона булырга мөмкин...

Тулпаров (авыр сулап). Куркыныч кеше белән матавыкланган ул. (Сәгатенә карап, сикереп тора.) Синең белән сөйләшеп онытканмын – нәчәлник керергә кушкан иде. Син утырып тор, кереп чыгыйм әле мин. Китмә, мине көт. (Ашыгып чыгып китә.)

 

Миргазиз бүлмә буйлап йөри. Туктап, тәрәзәдән тышка карап тора. Бүлмәнең ишеге ачыла, әкрен генә Нәркизә керә.

 

Нәркизә. Исәнмесез.

Миргазиз (борылып). Исәнмесез. (Беравык карап тора.) Исәнме, Нәркизә!

Нәркизә (куркып). Исәнме... сез. Ялгыш кердемме әллә?

Миргазиз. Тулпаровкамы син?

Нәркизә. Әйе.

Миргазиз. Ялгыш түгел. Хәзер керә ул. Утыр.

Нәркизә. Мин башка вакытта килермен. (Китмәкче була.)

Миргазиз. Юк, юк, башка вакытка калдырырга ярамый. Мондый эшләрне кичектерергә кирәкми. Курыкма, мин әңгәмәгездә катнашмам. Габбас Идрисович кергәч, чыгып китәрмен.

Нәркизә (урындыкка утырып). Димәк, син безнең эш турында беләсең?

Миргазиз. Болай, кыскача гына.

Нәркизә (елап). Тыныч кына яшәргә язмаган микәнни!

Миргазиз. Еларга ашыкма әле. Тикшерү бара, тыныч, аек акыл белән тотарга кирәк үзеңне.

Нәркизә. Минем гаебем юк.

Миргазиз. Шулай булгач, елау урынсыздыр әлегә.

Нәркизә. Оят, хурлык! Уф, үләм!

Миргазиз. Кадыйр, сине яклап, шул матавыкка эләктеме?

Нәркизә. Ник, булса ни. Мин бит аның хатыны.

Миргазиз. Әйе, Кадыйр андый вакытларда утка-суга керүдән курык­мый инде ул. (Елмаеп, хатирәләргә бирелә.) Хәтерлим, сигезенче класстан соң, Наратлы авылының Сабан туеннан кайтканда, шул авыл малайлары, куып җитеп, безгә бәйләнгәннәр иде. Шунда Кадыйрның үзен аямыйча сугышуына шаккаткан идем. Безгә каты гына эләкте инде анда, шулай да Кадыйр булганга җиңелмәдек, бирешмәдек.

Нәркизә (кинәт башын күтәреп). Син Кадыйрның җегәрлеген искә алдың. Ә мине? Синең белән минем мәхәббәтне? Ник безнең бергә чакларны искә алмыйсың?

Миргазиз. Бергә чакларны искә аласы юк. Алар инде мәңгегә хәтергә уелган. (Салкын тавыш белә өстәп куя.) Барысы да хәтердә!

Нәркизә. Син зур кеше, судта эшлисең...

Миргазиз. Шуннан?

Нәркизә. Миңа... Кадыйрга ярдәм ит, зинһар!

Миргазиз. Ничек итеп?

Нәркизә (елап). Син бит безне коткара аласың.

Миргазиз. Котылу һәр кешенең үз кулында. Әле күптән түгел генә белдем: борынгы төркиләрдә «котылу» сүзе – чистару, гаеп-гөнаһлардан арыну дигәнне аңлаткан икән.

Нәркизә. Монда башка шундый кайгы төште, ә син «төркиләр... чистару...» дип торасың. (Ачыргаланып.) Ә бит синең белән бер-беребезне өзелеп сөя идек. Хәтерлисеңме? Мине күргәч, шул хисләр яңадан кабынып китмимени?

Миргазиз. Юк, Нәркизә, ул хисләр миндә мәңгегә сүнделәр, беттеләр.

Нәркизә. Кызганмыйсың дамы мине?

Миргазиз. Ә нигә сине кызганыр­га?! Иреңә җинаять эше ачылса да, әнә нинди пөхтә, чибәр син. Син бит хәзер ирең өчен борчылып еламыйсың. Зур сумма акча түләтәчәкләре, эшеңдәге вазифадан колак кагачагың – гомумән, сәүдә йортындагы кормушкадан мәхрүм калачагың җаныңны ашый.

Нәркизә (тетрәнеп). Ай-яй, каты бәгырьлеләнгәнсең син, Миргазиз. Димәк, Кадыйр синдә якты хатирәләр уята, ә мин киресенчәмени? Без бит дус­тың Кадыйр белән икәүләшеп хыянәт иттек сиңа.

Миргазиз. Син миңа хыянәт итмәскә вәгъдә биргән идең. Аның исә дуслыгыбызга хыянәт итмәскә вәгъдә биргәне булмады.

Нәркизә (пышылдап). Ә мин сине бик еш төшләремдә күрәм. (Талгын гына музыка ишетелә.)

Миргазиз (пауза тотып). Классташлар икәнебезне, бергә үскәнне беркемгә дә әйтмәгез. Беркем белмәсен, аңладыңмы? Сезнең эшне хөкем итү утырышын үземә сорап алырмын, ягъни, судья үзем булырмын.

Нәркизә (җанланып). Ярдәм итәрсеңме? Мин ышанам, ярдәм итәчәксең!

Миргазиз. Мин сезне закон буенча хөкем итәчәкмен. Сезгә миннән ярдәм шул булыр – гадел процесс булачак бу. Беркемнең өстән шалтыратуы, сезне батырырга омтылуы гамәлгә ашмас.

Нәркизә (Миргазизгә таба атлап). Димәк, ярдәм итәчәксең?

Миргазиз. Әйттем бит, ярдәм итәрмен. Белә торып, күрә торып, кешене кирәгеннән артык җәзага тартырга ярамый бит инде. Ярар, Габбас Идрисович белән телефоннан сөйләшермен әле. (Чыгып китә.)

 

Нәркизә графиннан стаканга су салып эчә, аннары урындыкка утырып уйга кала. Гарифә керә.

 

Гарифә (Нәркизәне танып, коры гына). Тулпаров кая?

Нәркизә (торып). Исәнме, Гарифә.

Гарифә. Сәлам.

Нәркизә. Ул хәзер керергә тиеш, дигәннәрие.

Гарифә (тикшерүченең урынына утырып). Эшләр ничек соң?

Нәркизә. Кайсы эшләрне сорыйсың? Тормыштагы эшләрнеме, мондагы җинаять эшенме?

Гарифә (чәнчүле тавыш белән). Язмыш шулай инде ул – бер алдын, бер артын күрсәтә.

Нәркизә (боегып). Минем гаебем юк.

Гарифә. Кадыйр гына гаепле димәкче буласыңмы?

Нәркизә. Барып комдиректорны кыйнамаска иде. Җитмәсә, аның дипломатын өйгә алып кайткан.

Гарифә. Әйе, Кадыйрны жәлке.

Нәркизә (сискәнеп). Ә мине? Мине жәлке түгелме? Минем сиңа бернинди начарлык эшләгәнем булмады, бала чакта да, үсә төшкәч тә. Ә син миңа, әллә нигә бер очрагач та, дошманыңа караган кебек карыйсың. Без бит синең белән үзебезне белә-белгәннән бирле бергә үстек, тату булдык, һәрбер серләребез белән уртаклаша идек. Ник миңа ямьсез карыйсың?

Гарифә. Минем профессиональ караштыр инде ул – милиция хезмәткәренең торговля кешесенә карау.

Нәркизә. Ә сәүдәдә эшләүче кеше түгелмени? Рәхәт, җайлы дип беләсеңме әллә ул өлкәдә эшләве! Уф, яшисем килми!

Гарифә (текәлеп). Сиңа Миргазиз очрамадымы?

Нәркизә (ык-мык килеп). Юк... әйе... очрады.

Гарифә. Синең беркайчан да туп-туры, ихластан җавап биргәнең булмады, хәзер дә шулай икән. «Юк... әйе», дип җавап бирдең.

Нәркизә. Юкка бәйләнмә инде. Без аның белән монда бераз сөйләшеп утырдык.

Гарифә. Ул үзе сине күреп кердеме монда?

Нәркизә. Юк, мин кергәндә, ул монда иде.

Гарифә. Нишләп бу бүлмәдә сез бергә-бер очраштыгыз, Тулпаровтан башка? Алдан сөйләшкән идегезме?

Нәркизә. Юк, ул Тулпаров янына килгән булгандыр.

Гарифә. «Дыр...» Нәрсәләр сөйләштегез? Беренче мәхәббәт белән очрашу йөрәгеңне нык дерелдәткәндер, әйеме? Бәлки, бүлмәне әле эчтән бикләгән дә булгансыздыр?

Нәркизә (урыныннан торып). Гарифә, син нәрсә! Миндә бер генә кайгы – Кадыйрга җинаять эше ачтылар. Миргазиз белән дә гел шул турыда гына сөйләштек. Син көнләшәсеңме әллә?

Гарифә (авызын кыйшайтып). Көнләштем ди! (Кинәт яман усаллана.) Хәер, көнләшүем дә ихтимал, чөнки сине бик яхшы беләм, бала чактан ук.

Нәркизә. Нәрсә әйтмәкче буласың?

Гарифә. Беләсең бит нәрсә әйтергә теләгәнемне?

Нәркизә. Нишләп болай усалландың син, Гарифә?

Гарифә. Эшем шундый, күрәсең. Кадыйр кайда соң әле хәзер?

Нәркизә. Өйдә. «Подписка о невыезде» алдылар. (Өзгәләнеп.) Гарифә, балачагыбыз хакына, яшьлек дуслар булганыбыз хакына ярдәм итәргә тырыш әле. Буш калдырмам, түләрмен, рәхмәт әйтә беләм мин.

Гарифә. Монда эшләр тирәнгәрәк кергән шул инде. Яхшы Адвокат табып, судны алып баручы судьяга ничектер йогынты ясап булса гына... Эшне туктатырга мөмкин түгел, аны барыбер, төгәлләп, судка тапшырачаклар.

Нәркизә. Судьяга йогынты, дисең... (Йөзе яктыра.) Миргазиз ярдәм итәргә теләвен әйтте.

Гарифә (сагаеп). Кемгә ярдәм итәргә?

Нәркизә. Безгә... Кадыйрга.

Гарифә. Тагын нинди вәгъдәләр бирде?

Нәркизә. Шул... ярдәм итәргә тырышырмын, дип кенә әйтте. Аннары кисәтеп куйды: Кадыйр аның балачак дусты икәнне беркемгә дә белгертмәскә кушты.

Гарифә (баш кагып). Әйе, отвод бирмәсеннәр өчен...

Нәркизә. Нәрсә өчен?

Гарифә. Отвод бирмәсеннәр өчен.

Нәркизә. Нинди отвод? Нәрсә соң ул?

Гарифә. Уголовно-процессуальный кодексның 61 нче статьясы буенча судьяга отвод бирергә мөмкиннәр. Мәсәлән, подсудимый белән судья туганнар булса яисә тагын башка сәбәпләр буенча судья процесста заинтересованный булса... Кадыйр белән Миргазизнең яшьлек дуслары икәнлекне белсәләр, шушы статьяны кулланулары ихтимал. Миргазизгә отвод биреп, башка судьяны билгеләячәкләр.

Нәркизә. Алай икә-ә-ән. Аңладым. Ярар, элеккеге дуслыкларын белгертмәбез.

Гарифә (беркавым уйланып утырганнан соң, барып ишекнең ябыкмы икәнен тикшереп килә). Беләсеңме нәрсә... Бу суд утырышын, һичшиксез, Миргазиз үзенә сорап алачак... (Нәркизәне, беләгеннән тотып, ишектән ераграк, тәрәзә янына алып бара.) Кадыйр судта үзе отвод бирсен аңа!

Нәркизә (сискәнеп). Ник?

Гарифә. Миргазиз судны алып барса, аның ачуы яман, ун елдан да ким бирмәячәк.

Нәркизә. Ул бит, ярдәм итәм, диде!

Гарифә (ямьсез елмаеп). Ә син ышандыңмы?! Миннән ярдәм сезгә шул булыр – мине тыңла. Ярдәм итәрмен, дип юри әйтә. Сине дә, Кадыйрны да мәңге гафу итмәячәк ул.

Нәркизә. Инде күпме ел узды, сезнең дә, безнең дә гаиләләр урынында...

Гарифә. Үзеңә кара. Башка судья биш ел бирергә мөмкин, ә Миргазиз ун елны бирәчәк тә бирәчәк.

Нәркизә. Нинди сәбәп белән отвод бирсен соң Кадыйр?

Гарифә. Якын дуслар булганнарын әйтсен, сөйгән ярын тартып алып өйләндем, дошманлаштык, мине ул хөкем итәргә тиеш түгел, дип әйтсен. «Судья – заинтересованное лицо в исходе данного уголовного дела», – дисен. (Пауза.) Мин сезгә яхшылык телим, Нәркизә.

Нәркизә. Ә син нишләп әле безгә ярдәм итмәкче буласың?

Гарифә. Чөнки миңа берегезнең дә хыянәт иткәне булмады. (Чыгып китә.)

 

4

Суд залы. Суд утырышы башланырга тора. Залда хөкем ителүче – Кадыйр, Гаепләүче, Адвокат, зыян күрүчеләр, шаһитлар, Нәркизә, Секретарь, сакчылар күренә. Утырыш рус телендә бара.

 

Секретарь. Встать, суд идёт!

 

Барысы да урыннарыннан торып басалар. Судья – Миргазиз – керә һәм утырышны алып баручы утыргычына барып утыра.

 

Миргазиз. Здравствуйте. Прошу садиться. (Барысы да урыннарына утырышалар.) Судебное заседание объявляю открытым. Рассматривается уголовное дело в отношении Зарипова Кадыра Анваровича, обвиняемого в совершении преступления по статье 112 части второй пункта «а» Уголовного кодекса Российской Федерации. (Секретарьга.) Доложите, пожалуйста, о присутствующих в зале судебного заседания.

Секретарь. На судебное заседание явились: государственный Обвинитель Махмутов Хисмат Саитович, подсудимый Зарипов Кадыр Анварович, защитник Фаттахов Ринат Фаилевич, потерпевшие: Сутягин Виктор Михайлович, Дюков Михаил Сергеевич, Фефилов Николай Тимофеевич, свидетели: Ляхова Галина Матвеевна, Баранова Мария Юрьевна и Зарипова Наркиза Вильдановна. (Урынына утыра.)

Миргазиз. Свидетели, до начала вашего допроса прошу вас удалиться из зала суда. (Шаһитлар чыгып китәләр.) Подсудимый, встаньте. (Кадыйр торып баса.) Назовите вашу фамилию, имя, отчество.

Кадыйр. Зарипов Кадыр Анварович.

Миргазиз. Назовите дату вашего рождения.

Кадыйр. 12 марта 1969 года.

Миргазиз. Место рождения?

Кадыйр. Татарская АССР, Шереметьевский район, село Субаево.

 

Акрын музыка. Миргазиз сорауларын дәвам итә, Кадыйр аларга җавап бирә. Музыка астында аларның сүзләре ишетелми. Музыка тына.

 

Миргазиз. Подсудимый, садитесь. (Кадыйр урынына утыра.) На этом судебном заседании государственным обвинителем является Махмутов Хисмат Саитович, защитником выступает Фаттахов Ринат Фаилевич, Секретарь судебного заседания – Газизова Эльвира Ахтямовна. Председателем судебного заседания являюсь я – Султанов Миргазиз Наилевич.

В соответствии с главой 9 УПК РФ стороны имеют право заявлять отводы судье, государственному обвинителю, защитнику, секретарю судебного заседания. Прошу вас, ответьте, имеется ли у кого-нибудь отвод тому или иному участнику судебного процесса? Подсудимый?

Кадыйр (басып). Не имею. (Нәркизә утырган урыныннан сикереп тора һәм шундук кире утыра, борчылып, як-ягына карана.)

Адвокат. Отводов не имею.

Обвинитель. Отводов не имею.

Беренче потерпевший. Отводов не имею.

Икенче потерпевший. Отводов не имею.

Өченче потерпевший. Отводов не имею.

 

Акрын музыка. Миргазиз хөкем ителүченең хокукларын сөйли, аның сүзләре ишетелми. Музыка дәвам итә. Сүзне Гаепләүчегә бирәләр. Гаепләүче Кадыйрның нинди җинаятьтә гаеп­ләнүен укый, аның сүзләре дә музыка астында ишетелми. Музыка тына.

 

Миргазиз. Подсудимый, вам понятно предъявленное обвинение?

Кадыйр (торып). Да.

Миргазиз. Признаёте вы себя виновным или же вы или ваш защитник желает выразить своё отношение к предъявленному обвинению?

Кадыйр. Предъявленное обвинение мне понятно. Вину признаю.

Адвокат. Ваша честь! В данный момент не желаю высказываться по обвинению.

Нәркизә (сикереп тора.) Кадыйр! Син нишләп отвод бирмисең?!

Миргазиз. Свидетель Зарипова! В чём дело?

Нәркизә (Миргазизгә). Син хөкем итәргә тиеш түгел Кадыйрны! (Гаепләүчегә мөрәҗәгать итә.) Этот судья не должен судить моего мужа!

Гаепләүче. Нишләп?

Нәркизә. Ул иремнең дошманы!

Кадыйр. Нәркизә! Тик кенә утыр!

Нәркизә. Тик кенә утырмыйм! Ул сине ун елга төрмәгә тыгып куячак. Җәмәгать! Хөкем ителүче белән бу судья бала чактан дуслар иде, аннары дошманлаштылар. Бу судья хөкем итәргә тиеш түгел Кадыйрны. Судьяның сөйгән кызы, аның армиядән кайтуын көтмичә, Кадыйрга чыккан булган.

Гаепләүче. Алай укмыни әле ул... Шулай булгач, подсудимый, ниш­ләп отвод бирмисең?

Миргазиз. Хөрмәтле суд утырышында катнашучылар! Әйе, подсудимый белән без бала чакта дуслар идек. Әмма отвод бирерлек сәбәпләр юк дип саныйм.

Нәркизә. Ә минем, сине армиядән көтмичә, аңа кияүгә чыгуым сәбәп була алмыймыни?

Кадыйр. Нәркизә! Җитте сиңа!

Миргазиз. Мине армиядән көтү сиңа мәҗбүри рәвештә бурыч булып йөкләнмәгән иде. Егетне армиядән, һичшиксез, көтәргә кирәк дигән статья юк – Төп законда да, Уголовный кодекста да. Мөхтәрәм җәмәгать! Суд утырышын дәвам итәргә кирәк дип саныйм.

Нәркизә. Бу судья хөкем итәргә тиеш түгел! Миргазиз! Без бит синең белән бер-беребезне яраттык, шулаймы?

Миргазиз. Мин хәтерләмим. Бәлки, син мине яраткансыңдыр.

Нәркизә. Оят түгелме сиңа?!

Миргазиз. Кемдер мине яраткан да аннары миңа хыянәт иткән икән – бу мине бөтенләй кызыксындырмый һәм дә ошбу суд процессына бернинди катнашы юк.

Нәркизә. Ышанмагыз аңа! Кадыйр! Аның сиңа: «Без хәзер дошманнар!» – дигәнен оныттыңмыни? (Кадыйр дәшми.) Ник дәшмисең?

Гаепләүче. Чыннан да, нишләп подсудимый үзе сүз катмый бу турыда? Нишләп отвод бирми судьяга?

Миргазиз. Чөнки отвод бирерлек сәбәп юк монда.

Нәркизә (ачыргаланып). Сиңа Кадыйрны хөкем итү ләззәт бирә, чөнки безнең мескен хәлдә калуны күрү сиңа рәхәт. Үзеңне өстен хис итәргә мөмкин бит. Син өстен, син җиңүчеләргә хас хисләр кичерәсеңдер. Син безне таптарга телисең.

Миргазиз. Ялгышасыз, Нәркизә Вильдановна! (Урыныннан кузгала.) Унбиш минутлык тәнәфес! (Киңәшләшү бүлмәсенә чыгып китә.)

 

5

Миргазизләр фатиры. Гарифә телефон номерын җыя.

 

Гарифә. Алло, тагын мин әле бу – Гарифә. Отвод бирделәрме? Миргазиз шундамы әле? Ике сәгать элек? Ярый, сау булыгыз.

 

Үзен кая куярга белми. Миргазиз кайтып керә, кыяфәте усал.

 

Гарифә. Ничек булып бетте?

Миргазиз. Нәрсә ничек булып бетте?

Гарифә. Суд...

Миргазиз (хатынына текәлеп). Котлыйм сине!

Гарифә. Нәрсә белән?

Миргазиз. Отвод бирделәр миңа. Суд утырышын күчерделәр. Башка судья алып барачак. Нишләвең бу, Гарифә?! Ник кирәк булды синең тыгылуың?!

Гарифә (аңламаган булып кылана). Кая, нәрсәгә?

Миргазиз. Башыңны җүләргә салып утырма инде. Кадыйр эшенә.

Гарифә. Ничек итеп тыгылган мин анда?

Миргазиз. «Миргазиз максимум срок бирәчәк, отвод ясагыз», – дип, Нәркизәне син котырттыңмы?

Гарифә. Моны кем әйтте?

Миргазиз. Нәркизә.

Гарифә. Судта әйттеме?

Миргазиз. Анысы сиңа нигә! Соңыннан җай китереп сорадым мин аңардан.

Гарифә (усал елмаеп). Аннары кая киттегез – ресторангамы, берәр буш фатиргамы?

Миргазиз (җикереп). Тыкылдама! Ничек оят түгел сиңа! Синең уеңда нишләп гел шуның ише бозык-мозык нәрсәләр?

Гарифә. Бәлки, мин үзем дә бозыктыр әле?

Миргазиз. Мондый каты бәгырьле булганчы, берәр якка бозыграк булсаң яхшырактыр.

Гарифә. О-о-о, заманча кеше икәнсең, бүгенге нравлар буенча яшәргә телисең, ахрысы.

Миргазиз. Ташла! Әүлиялар юк кешеләр арасында. Ник Нәркизәне куркыттың, ник котырттың?

Гарифә. Куркытмадым да, котыртмадым да. Тулпаров бүлмәсендә очрашып сөйләштек. Ике хатын-кыз, ике балачак дус очрашып сөйләшүенең бер начарлыгын да күрмим. Үземнең уй-фикерләремне аңа әйтергә минем хакым бар.

Миргазиз. Следователь бүлмәсендә ут йотып утырган Нәркизәгә синең ялган сүз әйтеп котын алырга хакың юк иде.

Гарифә. Синең хакың бармы соң аның белән аерым бүлмәдә бикләнеп утырырга? Син аңа ярдәм итәрмен, дигәнсең... Син – судья! Сине моның өчен үзеңне хөкемгә тартырга мөмкин.

Миргазиз. Мин ярдәм итәрмен, димәдем. Мин, законлы рәвештә Кадыйр­ны хөкем итүне теләп, блатнойлардан яклар өчен, өстән шалтыратучылардан саклар өчен, кирәгеннән артык, чамадан тыш җәза бирмәсеннәр өчен, утырышны үземә алган идем.

Гарифә (кызып). Нәркизәне күргәч, йөрәгең җилкенеп, хәтта законга каршы барырга да чирканмадыңмы?

Миргазиз (кычкырып). Шым бул! Мин аңламыйм – син шулхәтле законницамы, әллә көнләшү галәмәте генәме бу?

Гарифә. Ник кычкырасың әле син миңа?

Миргазиз (үзен кулга алып). Хәтерлисеңме, яшь чакта әйткән идең... «Кешеләр гел бер-берсенә хыянәт итәләр...» – дигән идең. Менә, ниһаять, син дә хыянәт иттең.

Гарифә (гаҗәпләнеп). Мин?!. Ничек итеп хыянәт иткән мин сиңа? Минем кебек тугры кешене табалмассың!

Миргазиз. Ник, бу хыянәт түгелмени?

Гарифә. Барысы да закон буенча булырга тиеш!

Миргазиз. Әйе... Шулай... Ләкин... Алар икесе миңа хыянәт иттеләр. Ә син өчебезгә дә хыянәт иттең.

Гарифә. Рәхмәт! Егерме ел буе хыянәтче яшәгән икән синең белән. Сине Кадыйр белән Нәркизәнең эше нәрсәсе белән җәлеп итә? Берсе – балачак дустың, икенчесе беренче мәхәббәтең булгангамы? Әллә икәүләшеп сиңа хыянәт иткәннәре өченме? Ихластан әйт. Бәлки, мин Нәркизәне котыртып дөрес эшләгәнмендер? Аларга яхшылык кылганмындыр?

Миргазиз. Кадыйрның эшен үземә алырга, аңа закон кысаларында мөмкин кадәр ярдәм итәргә теләгем беләсеңме кайчан туды?

Гарифә. Кайчан?

Миргазиз. Бу җинаять эше турында белешеп кайтып, миңа сөйләвеңә үк. Син Нәркизәне күралмыйсың, син үзеңнең бүлектәге элемтәләрең буенча Кадыйрны да, Нәркизәне дә батырырга тырышыр идең.

Гарифә (каты тавыш белән). Син судья икәнеңне тәүлек әйләнә онытмас­ка тиеш.

Миргазиз. Әйе, мин – судья! Мине суга батудан коткарган, бер телем ипине гел урталайга бүлеп ашаган балачак дустымның язмышына шуңа күрә, судья булганга күрә, битараф кала алмыйм. Әле бүген генә мәгълүм булды – теге коммерческий директорга уголовный эш ачылган. Аның күпме урлаганын, аның җинаятьләрен белсәң, һушың китәр. Ә Кадыйр аннан талап алган дипломат белән акчаны милициягә илтеп тапшырырга теләгән. Мин шулай уйлыйм!

Гарифә. Ялгышмыйсың микән?

Миргазиз. Юк! Ялгышмыйм! 162 нче статьяга туры китерерлек бернәрсә дә юк анда. Анда 112 нче статья, часть вторая, пункт «а».

Гарифә. До пяти лет.

Миргазиз. От двух месяцев.

Гарифә. Синдә менә хәзер судья түгел, ә дөньядан ваз кичкән бер суфый сөйли. Кадыйрның сиңа нинди җәрәхәт ясаганын оныттың бугай...

Миргазиз. Онытмадым. Әйе, мин – судья. Әмма акларга аз гына мөмкинлек булса да, акларга кирәк, кем булуына карамастан. Шуны уйлап куйдым әле: әгәр дә Уголовно-процессуальный кодекста отвод бирү бар икән, әгәр судья предвзятый булырга мөмкин дигән шик-шөбһә туарга мөмкин икән, безнең, гомумән, кешеләрне хөкем итеп утырырга хакыбыз бармы соң?

Гарифә (зәһәр елмап). Бигрәкләр каты бөктең әле син.

Миргазиз (тирән сулыш алып). Киресенчә, үзем бөгеләм шикелле. Күпме кешенең язмышында мин дә роль уйныйм бит. Күпме фаҗига, күпме кан, күпме күз яше мин алып барган утырыш­ларда. Тормышта хөкемче булырга беркемнең дә хакы юктыр. Шуңа күрә кайвакыт судта да хөкем итәргә хакым юк дип уйлыйм да, котсыз калам. Статьяларга таянып, параграфларга сөялеп, пунктларга тотынып кына утырам шикелле.

Гарифә. Барыбыз да менә болай уйлый башласак, җинаятьчелеккә каршы кем көрәшер?

Миргазиз. Анысы шулай инде. Шуны да һәммәбез исендә тотсын иде: кеше тугач ук гаделсезлек дөньясында яши башлый. Бәлки, бу иң зур гаделсезлектер. Дөньяга килгән бала инде ул туганчы ук башка кешеләр тарафыннан уйлап чыгарылган кануннар, аңа кадәр яшәүчеләр урнаштырган тәртипләр буенча яшәргә дучар ителә. Һәрбер инсан үзеннән алданрак туучылар бар иткән мохиткә килеп эләгә. Һәм, ниһаять, кеше аңарчы төзелгән ил-көндә яшәргә мәҗбүр. Шуңа күрә барлык кылган эшләре, гамәлгә ашкан уй-ниятләре өчен кеше берүзе генә җавап тотарга тиеш түгел. Һәр кеше язмышы өчен барлык кешеләр җаваплы. Кеше туа, дөньяга килә һәм аңа кадәр уйлап чыгарылган кануннар, башкалар калыплаштырган яшәү рәвеше аны «әсир итә». Аңа кадәр яшәгәннәр кабул иткән кагыйдәләр буенча гомер сөрергә мәҗбүр дөньяга туган яңа кеше. Аның мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган, үзе катнашмаган бит ул законнарны кабул иткәндә! Моны беркайчан онытырга ярамый!

Гарифә. О-о-о, сиңа, кичекмәстән бу эштән китеп, руханилар арасында үзеңә урын табарга кирәк. Кеше һәр адымы өчен җавап тотарга тиеш. Бигрәк тә гаепле кеше.

Миргазиз (кайнарланып). Кем алдында җавап тотарга тиеш? Кайсы гаепләре өчен? Кем алдындагы гаепләре өчен? Кем билгели – чынлап та гаеплеме ул, юкмы? Кайсы бизмәндә үлчәргә кеше кылган эшнең ни дәрәҗәдә зыянлылыгын? Авыр җинаять өчен дә атарга хөкем итәргәме, зур срок белән котылыргамы – нинди прибор белән үлчәмәк кирәк? Нишләп ун ел, ә сигез, җиде түгел? Нишләп унбер түгел?..

Гарифә. Анысы инде хөкем итүченең чын профессионал булу-булмавыннан тора.

Миргазиз. Ә нишләп хөкем итүченең вөҗданыннан тора, димисең?

Гарифә. «Вөҗдан» дигән сүзне яратмыйм мин. Алай тирәнтен уйлый башласаң, инсаният дөньясында, гомумән, гаделлек яши алмый. Иң зур казаныш дип саналган демократия дә – гаделсезлекнең бер төре. Күпчелек яхшы була алмый. Затлы, әйбәт, кыйммәтле нәрсә күп булмый.

Миргазиз. Килешәм. Шуңа күрә дә статьялар, параграфлар, пунктлар кирәк булган бит кешегә. Һәрбер диннең кеше тарафыннан үтәлергә тиешле кануннары бар. Аларны санарга ике кулдагы бармаклар да җитә. Юк шул, кешеләр ул кануннар белән яши алмый, гадел һәм җинаятьсез яшәүдән качар өчен, тагын йөзләгән закон кабул итеп, меңләгән параграфлар, пунктлар ярдәмендә борынгыдан килгән кануннарны инкарь итеп яшиләр.

Гарифә (көлемсерәп). Дин турында, Алла турында соңгы вакытта еш сүз катасың әле син...

Миргазиз. Аллага үзләренә кирәк чакта гына ышанучы кешеләр арасында яшим мин. Шуңа күрә көннән-көн чын-чынлап Хак юлдан атлыйсым килә башлады. Без монда мәңгегә килмәгән. Әле билгеле түгел, безнең хөкем карарларыбыз өчен үзебезне нинди хөкем көтәдер.

Гарифә. Ә-ә-ә, менә нәрсә куркыта икән сине! Ләкин монда ачыклык кертергә кирәк – Алла каршында нинди җаваплылык куркыта икән сине? Кайбер җинаятьчегә симпатия белән караган өчен, күктә хөкем итәрләр дип куркасыңмы, әллә кайберсенә артык каты җәза биргәнең өченме?

Миргазиз. Барысы өчен дә. Һәммәбезне Алла яраткан.

Гарифә. Кеше үтерүчене дә Алла яраткан, дип, бәлки, аны иреккә чыгарып җибәрергәдер суд залыннан? Корбан алдында җавап тотасың юк...

Миргазиз. Аның үтерүчесе дә корбан. Язмыш корбаны. (Кул селтәп.) Син барыбер мине аңламаячаксың.

Гарифә (чәнчүле тавыш белән). Мин бит синең кебек үк дини түгел.

Миргазиз. Аллага ышану гына аз шул... Алланың ышанычын акларга да кирәк.

Гарифә. Ә аның ышанычын аклавың Аллага кирәк микән соң?

Миргазиз. Ул моңа, әлбәттә, мохтаҗ түгелдер. Аның ышанычын аклау минем үземә кирәк. Аннары шунысы бар: Ул мине дөньяга яраткан икән инде, аның ышанычын аклыйммы, юкмы – Үзе дә битараф калмас.

Гарифә (башын чайкап). Кадыйрның эше бигрәкләр дә каты тәэсир итте әле сиңа.

Миргазиз (кинәт кызып). Әйе, Кадыйр эше мине дер селкетте. Башта капма-каршылыклы уйлар белән бимазаландым. Аннары мине судьяның предвзятый булу ихтималы аермачык күз алдыма килеп басты. Кадыйрның эше үземнең профессиягә яңа күзлектән карарга мәҗбүр итте. «Мин бит аны, чынлап та, ачу итеп, ун елга озата алам, аз гына срок белән дә калдырырга мөмкинлегем бар», – дигән уй тетрәндерде.

Гарифә. Әгәр дә отвод бирмәгән булсалар, син Кадыйрны яклар идеңме, әллә, киресенчә, каты җәзага хөкем итәр идеңме? Дөресен әйт әле.

Миргазиз. Мин инде хәзер сиңа дөресен әйтергә дә куркам. Закон мөмкин иткән кадәре ярдәм кулы сузар идем, мөгаен. Ә шулай да утырыш барышында нинди хисләр өстенлек алыр иде... Бу хакта озак уйларга куркам.

Гарифә. Син соңгы вакытта үзеңдә артык нык казынасың. Шикчеллегең артты. Һәр утырыштан соң озын-озак итеп процессны, фигурантларны сөйлисең, кайгырасың, үзеңне битәрлисең.

Миргазиз. Ни гаҗәп, олыгайган саен, үземнән ныграк шикләнә башладым – хаклымы мин, артыгын җибәрмәдемме?.. Җинаятьченең халәтенә керергә тырышам. (Уйга кала. Көлемсери.) Күптән түгел халык санын алу булды бит. Перепись алдыннан матбугатта бик көлкеле, кызык, сәер игълан бирделәр: имеш, шәһәребездә ике йөз шикле кеше бар. Ни дигән сүз бу, нинди критерийлардан чыгып билгеләгәннәр аларны, нишләп шикле алар – белмим. Переписьта катнашу-катнашмау ихтималыннан чыгып әйткәннәрдер инде. Ничек кенә булмасын, шәһәребездә ике йөз шикле кеше бар икән, аларның берсе миндер инде дип уйладым, чөнки мин гомерем буе үземнән шикләнәм. Ә бәлки, бу ике йөз кеше арасында мине санарга онытканнардыр? Оныткан булсалар, ике йөз дә бер шикле кеше дип исәпләсеннәр. Ә дөресен әйткәндә, Җирдә җиде миллиард шикле кеше яши.

Гарифә. Их, Миргазиз, Миргазиз, син мине бик нык үпкәләттең бит. Күңелеңдә Кадыйр белән Нәркизәне акларлык сәбәпләр эзләп утырасың, шул ук вакытта үз хатыныңны хыянәтче, дип, дошман итәргә маташасың.

Миргазиз. Гарифә! Бу дөньяда галәмәт күп акчага да сатып алып булмый торган нәрсәләр бар... Гафу итеп булмый торган нәрсәләр дә бар шикелле... Әмма сатып алып булмый торган төшенчәләр хакына гафу ителергә тиеш нәрсәләр бар. Акчага сатып алыр­дай нәрсәнең кыйммәте юк. Акчалата бәяләп булмый торган нәрсәләр генә кыйммәткә ия. Сатып алырга мөмкин әйбернең, тирәнрәк уйлап баксаң, әһәмияте аз. Сатылмый торган әйберләр, төшенчәләр бар, аларны хәтта бәяләү дә мөмкин түгел. Әллә нәрсәләр, әллә кемнәр сатыла. Хәтта кайбер судьяны да сатып алалар. Ә бала чактагы бер генә мизгелне дә, яшь чактагы бер генә көнне дә сату-алу мөмкин түгел. Мөмкин булса, кеше бөтен акчасын, бөтен булган байлыгын үткәннәрне кире кайтаруга тотар иде. Кеше гомерендә якты көннәр, бәхетле мизгелләр күп түгел. Аларның күбесе бала чакта, яшь чакта калдылар. Без ул мизгелләргә хыянәт итәргә тиеш түгел. Анда, үткәннәрдә, яхшысы да, начары да бик күп. Анда барысы да бар: бәхете дә, кайгысы да, мәхәббәт тә бар анда, хыянәт тә. Без хәтта андагы хыянәтле мизгелләребезгә дә бүген хыянәт итмәскә тиеш. Югыйсә киләчәкнең мәгънәсе булмаячак.

 

6

Буш суд залына Кадыйр керә. Өстәлдәге папкада аның җинаять эше ята. Кадыйр, урындыкка утырып, папканы актарып укый башлый.
Миргазиз керә.

 

Миргазиз. Исәнме, Кадыйр!

Кадыйр. Исәнме! (Кул биреп күрешәләр.)

Миргазиз. Килдем әле. (Кадыйр­ның каршысына утыра.)

Кадыйр. Мин бик шат. Менә, Адвокатым аппеляцион шикаять язарга күндерде. Җинаять эшем белән тулысынча тагын бер кат танышырга алып килделәр.

Миргазиз. Кирәк, кирәк. Ятып калганчы атып кал, ди.

Кадыйр. Ә син минем монда икәнне белеп кердеңме, әллә очраклымы?

Миргазиз. Белеп. Синең турыда мин гел хәбәрдар булып торам.

Кадыйр. Рәхмәт.

Миргазиз. Бер генә статья буенча үтүеңә мин сөендем. Ике ел ул ике көн генә түгел инде, әлбәттә. Шулай да башта янаган ун-унбиш елга караганда, күпкә кимрәк бит. Условно-досрочно чыгарга мөмкин булачак.

Кадыйр. Миһербанлы судья туры килде.

Миргазиз. Бер караганда, миңа отвод бирүләре нык ярсытты, икенче караганда, алай яхшырактыр да әле. Чөнки кемдә дә булса миңа карата барыбер шик калыр иде, аның хөкем итүе дөрес булмады, дип әйтүче табылыр иде.

Кадыйр. Нәркизә нык өзгәләнде: «Миргазиз хөкем итсә, төрмәдә черисең», – дип тукыды.

Миргазиз. Ә мин сиңа ярдәм итмәкче идем.

Кадыйр. Беләм.

Миргазиз. Каян беләсең?

Кадыйр. Отводтан соң сине җентекләп күзәткәч аңладым.

Миргазиз. Ә башта сине батырыр­га телим дип уйладыңмы?

Кадыйр. Әйе, үч алуыңны көтеп утырган идем.

Миргазиз. Шулай булгач, ник отвод бирүләрен сорамадың соң син? Адвокатың да сорамады.

Кадыйр. Ә мин суд утырышын син алып баруны теләдем.

Миргазиз. Нишләп?

Кадыйр. Синнән зур срок алырга теләгән идем.

Миргазиз. Чын әйтәсеңме?

Кадыйр. Мин инде егерме ел буе синең алдыңда гаебемне тоеп яшим. Син минем балачак дустым, яшьлек дустым. Мин Нәркизәгә өйләндем дә тыныч, рәхәт тормыш белән яшим дип уйласаң, ялгышасың. Әллә ничә тапкыр синнән гафу үтенергә йөрдем, ярлыкау соравымны анык җиткерер өчен сүзләр, фикерләр эзләдем. Тормыш беркемнеке дә җиңел түгел инде ул, әмма минем бөтен нәрсәм үз урынында булса да, гаиләм, балаларым булса да, җан урынында булмады. Нәркизә миңа: «Миргазиз зур срок бирергә җыена», – дигәч, аңа әйтмичә генә моңа сөендем. Төрмәгә утырырмын да, шулай итеп, бәлки, синең алда гаебем юылыр, дидем. Утырып чыккач, тынычланып, яңадан яши башлармын дип уйладым.

Миргазиз (чак кына ишетелерлек итеп). Ай, тиле, тиле!

Кадыйр (сагышлы елмаеп). Тилелек бераз бар инде анысы.

Миргазиз. Кадыйр туган! Син азат ителүгә, шәп кармаклар әзерләп куярмын. Беренче көнне үк синең белән бала чагыбыз үткән су буена балык тотарга барырбыз.

Кадыйр. Мин төрмәдән чыкканда, син инде Казанга киткән булырсың, безләрне онытырсың.

Миргазиз. Кая китим мин! Казанга барып кына әллә кая китеп буламыни! Җир шары кеше өчен зур бер вокзал. Сәер вокзал – беркайчан беркая китә алмыйсың. Фәкать шушы вокзалның буеннан-буена гомер азагына кадәр йөри аласың.

Кадыйр. Шулкадәр шәп әйттең... Сәер вокзал, чынлап та... Беркая киталмыйсың... (Тирән сулап куя.) Ә вакыт үзе каядыр су кебек агып китә.

Миргазиз (утырган урыныннан торып). Белмим – бер елдан чыгарсыңмы, ике елданмы... Ничек кенә булмасын, хәтта анда узган көннәреңнең дә кадерен бел. Гомер шундый тиз үтә. Соңгы вакытта бигрәк тә тоемлыйм мин аны: вакытның бер мизгелен эләктереп алгандай булам һәм эчке салкынлык тоям – мизгел шундук үлгән була. Синең сынмасыңа һәм кеше булып калуыңа мин ышанам.

Кадыйр. Миргазиз туган! Син мине гафу итәсеңме әллә?

Миргазиз. Хәтерем сине егерме ел буе бик тырышып-тырмашып хөкем итеп маташты. Хәтер хөкеме хәтәр булмады. «Гафу итәргә!» дигән карар чыгарды. «Оправдать! Приговор окончательный и обжалованию не подлежит!» – диде. (Каты иттереп яшьлек дустының кулын кыса.)

 

Музыка.

Пәрдә.

 

"КУ" 3, 2019

Фото: pixabay

Теги: ДРАМА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әкияттер бу.