Логотип Казан Утлары
Драма

Мәдинә (дәвамы)

Мин аңладым хәзер кара төндә Җәүдәт Күкрәгендә синең кыюлыкны йөрткән.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Дүртенче күренеш

Шул ук бүлмә. Галиянең портреты ак тукыма белән томаланган. Кечкенә өстәлдә натюрморт: ике кызыл алма һәм бер калын иске дәфтәр белән каурый.

Биредә И р җ а н белән М ә д и н ә .

Ирҗан.

Мин Нәфисә ишек ачар дигән идем.

Мәдинә.

Кем ачса да, иң мөһиме, ишек ачык.

Бикле ишек белән чагыштырсаң әгәр,

Ачык ишек күпкә өметлерәк кебек.

Ирҗан.

Синең авызыңда сүзләр мәгънә җуя,

Мең ел буе бергә йөргән сүз һәм мәгънә

Аерым йоклаган ир белән хатын кебек.

Сүзләр иске, тик мәгънәсе үзенеке.

Сүзләр сиңа аваз өчен генә кирәк.

Мәдинә.

Һәркем шулай. Ышанычсыз нәрсә

                                          ул – сүз.

Шуңа кеше гел гамәлне өстен күрә.

Ирҗан.

Син нигәдер бик борчулы күренәсең?

Мәдинә.

Синең алда бик уңайсыз миңа, Ирҗан...

 

 

Ирҗан. Нигә?

Мәдинә.

Син ташландың яклар өчен мине,

Һәм гаепле булып калдың. Кичер, зинһар.

Хисләр хатын-кызның күз каршына

                                                    бик еш

Таш диварлар өя, күз күремен каплый.

Әмма синең йодрык тимер чүкеч булып,

Җәүдәт-ташчы диварларын тузан итте.

 

Аның кулын алып, бармакларын үбә.

 

Мәдинә.                

Рәхмәт! Син күрсәттең асыл ир үрнәген.

Чын ир-атның нинди булганлыгын

                                                              белдем!

Рәхмәт! Мин эзләрмен синең кебек ирне.

Ә син ачу саклый күрмә миңа, зинһар!

Ирҗан.

Юк, мин үзем гафу үтенәмен синнән...

Мәдинә.

Тик ни өчен?!

Ирҗан.

Әйткән сүзем өчен. Кичер!

Мәдинә.

Синең сүзләр һич ачуга лаек түгел.

Рәхмәт таләп итәргә дә хаклы син, бел.

Ирҗан.

Юк, килешми чын ир-атка егетлекне

Рәхмәт өчен эшләү...

Мәдинә.

Аһ, син изге күңел!

 

Ирҗанның битенә сулыш җылысын сиздерерлек итеп, ашыкмыйча, йомшак кына аның битеннән үбә.

 

Мәдинә.

Нәфисә юк, өйдә мин берүзем әле.

 

Ирҗан.                    

Иртә килеп, куандырыйм дигән идем аны.

Мәдинә.

Куанычын мин урладым бугай инде!

Сөенчегә ни бирергә икән сиңа?!

Менә алма! Беләкләрең кебек тыгыз

Һәм ялтырап тора шәм сөрткәндәй тәне!

Авыз итеп кара, ул шытырдап тора!

Тешләгәнне көтә, чәчрәп чыгар суы!

Ирҗан.

И, тарихи алма минем кулда! Рәхмәт!

Мәдинә.

Ник тарихи? Гади алма иде сыман!

Ирҗан.

Синең картинада сурәтләнгән алма

Алма гына түгел инде – тарих үзе!

Мәдинә.

Тән дә шушы алма кебек бер өлгергәч,

Йомшаруга таба ала юлын, кибә.

Кулланырга кирәк тыгыз чакта, юкса,

Шәлперәеп, үзәгенә картлык керә.

 

Икенче алманы үзе алып, аны шундый назлап, иркәләп диярлек, үпкән сыман иреннәре белән кагылып, тешли.

 

Ирҗан.

Бигрәк назлы иреннәрең алма белән,

Чәчәкләрдән серкә җыйган күбәләктәй.

Чәчрәп чыгып, бит очыңа суы тамды.

Рөхсәт бирсәң, үзем сөртеп алыр идем.

Мәдинә.

Кулың каты, авырттырырсың дип

                                          куркам!

Ирҗан.

Үбеп алыйм, курыкмасаң пешерүдән.

Мәдинә.

Шулай кайнармыни иреннәрең, Ирҗан?

Ирҗан.

Шуңа кызыл түгелме соң инде алар?!

Мәдинә.

Син үбәсең мине?

Ирҗан.

Үбәм! Синең күзләр

Рөхсәт итә миңа моны...

Мәдинә. Тукта, җитәр...

Ирҗан.                    

Ничек туктыйм? Текә ярдан мин упкынга

Чумдым, канатым юк, төшәм төбенәчә.

Синең күзләр – изге китап тышлыгына

Төргән гөнаһ уйлар белән тулы.Күптән

 

 

Шул күзләрне мин төшләрдә күрәм.

                                                        Үләм!

Иреннәрең тәме бала чактан таныш

Тыштан баллы, эчтән әчеттергеч кәнфит.

Син исерткеч бер эчемлек, тамырлардан

Ярсу ташкын булып, тәнгә таралучы,

Бөтен уйны кара бер капчыкка төяп,

Баш миендә тик бер ләззәт калдыручы.

Мәдинә.                 

Җитәр, булды! Мин якын дус Нәфисәгә.

Ирҗан.               

Нәфисәнең дусты миңа дошман булмас,

Телгәләнгән йөрәгемне ялгар өчен

Тик бер дару бар бу җирдә, ул Мәдинә.

Мәдинә.

Башыңдагы бу куркыныч уйлар –

                                                     гөнаһ!

 

Ирҗан.

Үз-үзеңне үтерүдән зур гөнаһ юк!

Ә бу уйлар миңа күптән кабер казый,

Кашык белән бала ботка болгаткандай,

Баш миемне болгаталар алар һаман.

Мәдинә.

Минем ихтыярым беләгемдәй көчсез,

Мин хатын-кыз сыйпаганда ирексездән

Мырлагандай мәче, мин дә бүген шулай.

Бу тән сезнең кабыргадан яралганга

Бөгелүе гел ир-атка файда. Нишлим?

Ирҗан.

Нишләсәң дә, файда булмас,

                                      инде бик соң.

Сине бәйләп тотар өчен бу тәнемнең

Мускул җепселләре җитәр,

                                           карышма син.

Башын исен җаның тәнгә, ә тәнмиңа...

 

Аны күтәреп, күрше бүлмәгә алып чыгып китә. Нәфисә керә. Ул өстәлдәге дәфтәрне күрә. Шуннан күрше бүлмә

ишегеннән бераз карап тора. Өстәл янына килеп утыра.

 

Нәфисә.

Көз – оятсыз, шәрә чишендерде җирне,

Туңды оят тәрәзәгә рәсем булып.

Кышкы зәмһәрирдәй шәрә хисләр

                                                   ярсый.

 

Чынын күрми пыяладан күзлим матур

                                                        бизәк.

Ярсу бәхетсезне янәшәңдә тота күрмә.

Бәхетсезгә бәхет – синең бәхетсезлек.

 

Мәдинә чыга.

 

Мәдинә.

Дустым, кайттыңмыни инде,

                                 ә мин көттем.

Нәфисә.

Әйе, кайттым, күрәм көткәнеңне.

Шуннан?

Мәдинә.

Дәфтәреңә язып куярсың барын да.

 

Ирҗан чыга.

 

Нәфисә.

Күтәр башың, күрмисең бит

                           кая барганыңны.

Ирҗан.

Нәфисә...

Нәфисә.

Зинһар, мине син урамда көт.

 

Ирҗан чыгып китә.

 

Мәдинә.

Бүген ялгыш кына дәфтәреңне ачып,

Бик кызыклы нәрсәләргә юлыктым бит.

Мин персонаж икән сиңа нибарысы.

Ничә еллар буе оста әдип булып,

Ташлагансың мине сынауларга, дустым.

Нәфисә.

Бары булганнарны гына мин теркәдем,

Сынауларга ташларга мин Ходай түгел...

Мәдинә.

Менә, менә бик дөрес сүз әйттең –

                                                Ходай!                                                

 Нәкъ шул рольне син сайлаган үзең өчен.

Шаккатарлык! Ничек сизмәдем мин

                                                   шуны?

Кара төндә мине чакыруың – пролог,

Башлап китәр өчен бер вакыйга булган.

Һәм шул көннән башлап һәркөн

                                           янәшәмдә

 

 

 

Күренмәс бер рәшә булып син йөргәнсең, Синең кулың җитәкләгән                                              икән мине,

Тик нигәдер такыр сукмакларны үтеп,

Тау-таш, баткаклыкка юнәлткәнсең мине.

Әмма бүген дәфтәр битләреннән чыгып,

Персонажың сиңа буйсынмыйча үзе

Төзәтмәләр кертте әсәр сюжетына.

Миңа калса, укучылар өчен болай

Күпкә кызык булыр һәр әсәрдә шулай

Көтелмәгән бер борылыш, йә булмаса,

Төп сюжетка бер параллель кертү кирәк.

Вакыйгалар куертмасы тыгыз булса,

Каршылыклы килеп чыкса каһарманы,

Уйланырга яңа киңлек пәйда була.

Мин аңладым хәзер кара төндә Җәүдәт

Күкрәгендә синең кыюлыкны йөрткән.

Нәфисә.

Син белмисең минем ничек

                         карышканны...

Мәдинә.                   

Юк, мин беләм аның карышканын, хәзер

Аңлашылды миңа бар нәрсә дә, ул чак

Аптыраган идем: ничек Җәүдәт кинәт

Тәвәккәлләп, батырларча килгән диеп.

Ул күптәннән гамәл кылырга кыймыйча,

Бик читләтеп йөрде, ә син кушкач, килде.

Аны уятырга нинди сүзләр таптың?

Миңа шунысы кызык, сөйлә, зинһар,

                                                         дустым!

Нәфисә.

Чын ир-егет һәрчак белә ни теләвен –

Шуны гына әйттем аңа, ә калганын

Ул хәл итте үзе, катнашмадым ары.

Мәдинә.

Ул исерек булган сине очратканда.

Нәфисә.

Шуннан нәрсә? Әйтерсең лә,

                                        мин эчерткән.

Мәдинә.

Исерекне кая этсәң, шунда ава.

 

Нәфисә.

Димәк, бөтен гаеп миндә булып чыкты.

Күрмәссең син мине бүтән үз юлыңда,

Яшәп кара минсез, бәлки, бәхет килер.

Ә Ирҗанга ачуым юк, мин күптәннән

Сизә идем аның сиңа булган хисен,

Букыргый хис, тән хатасы гына бары.

Миңа зур вакыйга ясадым дип белсәң,

Куанырга сәбәбең юк, шуны әйтәм:

Күңелемнең бер кылы да селкенмәде.

Мәдинә.

Селкенмәс шул, мондый иргә

                               ник селкенсен.

Нәфисә.

Җәүдәт кенә ир-ат бу дөньяда, беләм.

Мәдинә.

Беләсең шул, мине узып, инде күптән

Син аларны чагыштырып карагансың.

Дәфтәр битләреңнән белдем бу серләрне!

Син Җәүдәтнең күңелен күрер өчен мине

Салкын төнгә мәңгелеккә алып кердең,

Тик шул төннән бирле синең үз җаның да

Баткак урамнарда йолкыш сукбай булып

Бер тиенлек җылы эзләп йөрер хәлдә.

Нәфисә.

Сиңа килмәм җылы эзләп, тыныч яшә.

Мәдинә.

Юк, килерсең, беләм, дәфтәрдәге әсәр

Тәмам түгел әле, сиңа финал кирәк.

Нәфисә.

Мин фаҗига дип башлаган идем, белсәң!

Мәдинә.

Кәмит булмас, анысын төгәл әйтә алам.

Нәфисә.

Әйбәт әсәр булсын иң мөһиме...

Мәдинә. Булыр.

Нәфисә чыгып китә.

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев