Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Хатирәләр

Бу язмам – тормышымның, халкымның эчендә яшәгән тарихи хатирәләрнең бер мантыйкый нәтиҗәсе буларак кабул ителсен

Төркестан вә башка Көнчыгыш мөселман

түркләренең милли яшәеше һәм культурасы

өчен көрәше.

Алсүз

Бу хатирәләргә нигез булып яткан кулъязмаларым Төркестаннан Иранга чыгар алдыннан Бохараның Кабул шәһәрендәге илчелеге вә Мөхәммәдабадка китүче сәүдәгәрләр тырышлыгы белән 1923 елның башында чик аша узды. Берничә кыйммәтле документлар якташым Госман Токымбәт тарафыннан шул ук елда Финляндиягә чыгарылды. Төрле юллар белән читкә чыгарылган, шифрлап язылган кәгазьләр һәм документлар. 1943 елда Алманнарга әсир төшкән якташларыбыз белән берлектә бу язмалар Берлинда укылды вә алардан аеруча бик күп мәгълүмат алынды. Боларны Берлиндагы бөек илчебез, мәрхүм Саффәт Арикан бәй Төркиягә алып кайтты. 1957 елда Америкада Станфордта «Һоовер Хәрби китапханәсе»ндә сакланган һәм Ф.А.Керенский тарафыннан тупланган урысча чыккан гәзитәләр төпләмәләреннән, бу затның рөхсәте вә китапханә мөдире поляк, проф. В.С.Свораковскийның ярдәме илә киң файдаланылды. Берклей университетыннан мистер Ричард Пиерснең Русияга барып, бөртекләп-кадерләп җыйган Төркестан гәзитәләренең микрофильм тупламаларыннан нык файдаланылды. Бу шәхескә мин миннәтдарлыгымны (канәгать булуымны) әйтергә тиеш идем.

Алынган мәгълүматның дөреслегенә инаныр өчен, бу документлар Габделкадыйр Инан, Коҗауглы Госман, Габдулла Таймас вә милләт өчен җантаучы Ширмәхмәт бәк вә кыргыз рәһбәре Парпи Хаҗи кебек көрәшләрдә катнашкан шәхесләргә дә укытылды.

Әсәрнең беренче караламасы 1924 елда Берлинда язылды, әмма кулай нашир табалмадым, шуңа күрә ул соңга калып чыкты. Ниһаять, бер көллият укучысы үзенең эшләп тапкан (җыеп барган) акчасын милли нәшриятка биргән, ләкин үзенең исемен матбугатта чыгармаска кушкан, бу китап аның акчасына чыкты. Китап Көнчыгыш Түрк шивәләре тәэсире илә язылган, нигездә, Төркия төрекчәсе аша күздән кичерү вә басма техникасының уңышлы булуын тәэмин итү кыенлыгын әдип һәм шагыйребез Орхан Шаик Гөк-яй үз өстенә алды. Һәр икесенә дә самими рәхмәтләремне ирештерәмен.

18 февраль, 1967 ел

Яшьлегем

Гаиләбез Уралларның вә Урта Азиянең соңгы йөз еллыгында бөек сәяси хәрәкәтләрдә, түрк милләтенең бик киң массасының коллыктан котылыш өчен көрәшләрендә рәһбәрлек итәчәгем, икенче яктан милләтләр арасы Шәрекъне өйрәнү мәйданында сүзе үтә торган абруйлы галим булачагым турында башыма да китермәс идем.

Урал тауларының Көньяк тарафында бер яны таулар вә урманнар, башка бер тарафы дала булган бер авылда мал асраучылык, бераз игенчелек вә урман эшләре белән көн күргән башкорт вә татарларның тулысы белән урта гасырда яшәгәннәре кебек, мин дә гади тормышлы, совет колхозы хуҗалыгында михнәт чиккән туганнарым сыман, гап-гади вә карусыз-буйсынучан бер авыл кешесе буларак яшәргә мәҗбүр ителгән булыр идем.

Шуның белән бергә тауда вә җәйләүләрдәге артык гади булып күренгән тормыш итүебез, бигрәк тә, халкыбызның тарихтагы могҗизалары турында бала чагымда ишетә белә идем, хатирәләрдә яшәгән кайтаваз, бу мохиттә яшәгәннәрне һәртөрле маҗараларга алып кереп китәчәк. Түрк вә Ислам галәменең бүгенгесе вә киләчәгенә кагылышлы планнар артына төшәргә мәҗбүр итәчәк. Бу язмам – тормышымның, халкымның эчендә яшәгән тарихи хатирәләрнең бер мантыйкый нәтиҗәсе буларак кабул ителсен. Бу вазгыятьне ачыкламак өчен, укучыларыма беренче карашка һичбер әһәмияте булмаган бәгъзе нечкәлекләрне аңлатуым кирәктер.

Татар, мишәр вә мөселман чувашлардан гыйбарәт булган авылыбызның асылын 30-40 йорттан артмаган хуҗалыклар тәшкил итә иде. Авылыбыз «соклыкай», «унгыт» исемле ике нәселдән тора.

Бу кабиләләр белән бераз танышмак өчен өстәп әйтим, башкортлар һәм башка түрк кабиләләре «з» вә «ч» авазлары урынына «д» вә «с» дип сөйлиләр, алар дүрт төркемгә бүленәләр: 1. Тау башкортлары (Бөрьян, Үсәргән, Тамьян). 2. Ялан (дала) башкортлары (Юрматы, Күдәй, Гайнә, Ирәкте, Янәй, Танып ыруглары). Бу ике төркем Милади елларның башыннан алып Уралларда яшәгән, дип уйланыла. Тау башкортлары «с» урынына «һ» авазын куллана, җәйләү башкортларының күбесе исә «тһ» дип сөйләшә. Ләкин соңгылары көнбатыш вә төньякта яшәгәннәренең байтагы татарлашып беткән. 3. Өченче төркем исә төрле гасырлар дәвамында Көнчыгыштан килеп башкортларга кушылган кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар (баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар төркеменнән гыйбарәттер. Боларның башкортлар арасында урынлашканнары саф башкортча сөйләшә, Көнбатыш тарафларга җирләшкәннәренең күбесе татар теле шивәсе тәэсирендә калган. Бу өч төркем, белгәнебезчә, соңгы йөзьелларда барысы да башкорт гаскәрендә хезмәт итә иде. 4. Дүртенче төркем Көнбатыштан, Болгар вә Казан якларыннан, алары урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч, Башкортстанга күчеп килгән качаклар (яки типтәр, ягъни госманлыча – «дәфтәрле») татарлардан торган мишәр вә мөселман чувашлардыр. Көнбатыштан Казан ханлыгыннан килгән бу качакларны урыслар «Башкиры припущенники», ягъни «уртага алынган башкортлар» дип атаганнар.

Исемнәре аталган бу дүрт төркемнең беренче өчесе ярымкүчмә булып, киң туфракларга вә җәйләүләргә хуҗа иделәр вә алар бер кабиләгә оешкан иде; дүртенче төркем исә, борынгыдан бирле игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешеләре, кабиләнең тарихын, дастаннар вә йолаларны, гореф-гадәтләрне белмиләр иде.

Минем кабиләм «соклы-кайлар» исә өченче төркемдәгеләр булыр. Илле биш елдан бирле тарихчы галим саналганыма күрә, иң аз белгәнем мәүзугъ үз ыруымның тарихыдыр. Агыйдел елгасына коючы Игән ермагының бер тармагы янына урнашкан вә авылыбызның нигезен тәшкил иткән соклы-кай вә унгыт ыруглары 1800 елларда аталарыбыз Көзән вә Бакы хуҗа булган, ике калкулыкта вә Якуб коесы тирәли таралып утырган 12 каралты-курадан гыйбарәт иде. Унсигезенче йөз ел сугышларында болар бик күп югалтуларга дучар булган һәм туфрак кысыр калган, буш калган җирләргә соңыннан 1860 елда, атамның туган елында, патша хөкүмәте бездән тартып алынган җирләргә бик күп «Минзәлә мишәрләре» дип аталган Көнбатыш Башкортстандагы авыл кешеләрен китереп, аерым мәхәллә итеп урнаштыргач, авылыбыз кинәт зураеп киткән. Игән елгасы тармаклары янында утырган Әрмит, Үтәк вә Тугай исемендәге авыллар да ХVIII йөз ахырларында башкорт авыллары бик кечкенә булган, Үтәк вә Төкен авыллары, Сәлим Үтәбаевның «Ядигәр» атлы әсәрендә язганына күрә, «Кече табын» кабиләсеннән, имеш. «Әрмит»ләрнең исеме «Әрбит» дип язылганына күрә, кайчандыр Көнбатыш Себер «төмән»нәренә баглы булгандыр дип уйлыйм, аларның кайсы кабиләләргә караганнарын мин белмим. Болар да үз җирләре тартып алынгач, Көнбатыш Башкортстаннан сөрелгән бу күчмә кабиләләргә җир бирелгән икән. Җирләре тартып алынганга күрә, «Көчек Солтан», «Морад Солтан» вә «Солтан Гәрәй» исемендәге баһадирлар идарәсендә, җирләрен кайтару өчен, халык Русиягә каршы баш күтәргән. Безнекеләр, «Көчек Солтан»ны бик хөрмәт иткәннәр, аның идарәсендә Көнчыгышта Табул сулыкларында Әркарагай, Көнчыгыш Уралда Ирәндек вә Чубаркүл дип аталган җирләрдә дә яшәгәннәр, язын эссе чакта Акбиек атлы тауларда җәйләгәннәр. Көчек Солтанның идарәсендәге кешеләр Кәмәлек, Кубань тарафларына күчеп киткән дә урыслар белән сугышып йөргән. Күршебез Катай башкортлары да безнекеләр белән дус булган, фәкать күрше авыллардагы «арлар» бу солтанны кабул итмәгәннәр. Бу арлар бездән кыз алып, кыз бирмәгәннәр; «көчек, эт» дип аталганнарына күрә, ар халкы «сезнең солтаныгыз эт-көчек икән» дип бездән көлә торганнар иде; без дә аларны: «җылан йоткан ар» дип үрти идек. Безнең башка аркадашларыбыз Көнчыгыш Уралдагы «Кучи», «Исмәгыйль» вә «Нугай» авыллары илә Юрматы олысында «Мукач» авылларында да яшиләр иде. Кучи вә Нугай авыллары әүвәлчә авылыбызның Көнчыгышында Игән елгасы буенда «Күчи Йорты» дип аталган җирдә иде, бездән ул тарафка киткәннәр, алар Уралга, Ирәндек тирәләренә күченә, безнекеләр исә үз урыннарында кала. Ләкин арадагы дуслыкны өзмиләр, дәвам итәләр. Акбиек җәйләүләренең Көнчыгыш тарафында «Бетерә» исемле бер елга бар. Тимәс авылына барганда, юл бу елга белән берничә тапкыр кисешә. Моннан 150 еллар элек берәүсе безнең авылдан Күчә авылына киткән ди, икенче берәү Күчәдән безгә юл тоткан. Икесе дә кыз алырга йөриләр икән. Бу ике төркем, ике килен, юлда очрашкан ди. Бездән киткән килен озын юлда Бетерә елгасы аша хисапсыз кичүләрне кичә-кичә ана йортыннан ераклашкан саен алҗый икән, шуннан бу әйткән: бетерәбетерә дип сөйлисез, бетмәс бетерә булырмы? дип елый башлаган. Күчәдән килүче килен дә: «Бетерә» елгасы кичүләре бетмәсен иде вә хәзер барачак Игән елгасында аны ниләр көтә икәне турында җылый-җылый җырлый икән: «Бетерәләр бетереп йөрәгем янса, гаҗәп, ялкынын Игән елгасының сулары сүндерерме?» 14 яшемдә чагымга Ирәндектәге Күчи вә Нугай авылларына берничә тапкыр барганым булды, иске дусларым вә апаларымда кунак булган идем, шунда мин без белгән «Мурадым» (Идегәй мирза углы Нурадин)ны язып алдым вә үз риваятьләребезгә өстәп куйган идем. Минем беренче эзләнүләрем-тикшеренүләремнең берсе шушы дастанга кагылышлы. Ул 1911 елда нәшер ителгән беренче мәкаләмдер. Безнең җылкыларыбыз яз башында, борынгы заманнан бирле, күнегелгән гадәт буенча Акбиек җәйләүләренә үз башларына көтүчесез китә торган булганнар. Күчәләрнең дә язның эссе көннәрендә җылкыларын алып, Акбиеккә китү гадәтләре булганлыгы турында алар җырлаган җырларны күчереп бирделәр. Бу җырларда шулай сөйләнә: «Акбиек кеби бер тауны Тәңре безгә бүз тирмә (кәҗә тиресеннән чатыр)лар корып, җәйләмәк өчен бирде. Аның (ияр салынмаган бияләре), тайлары утарга, ягъни бияләрне савар өчен тышаулардан азат булып, араннарда уйнаклап чабып (җылкычыларга) «безне корык кулланмыйча гына тотыгыз» дип үзләре араталарга керә икән. Ягъни мондагы һава (язын) эссе заманнарда бик салкынча булганга тайлар араннарга үзләре кереп, бәйләнмәгән килеш рәхәт чигә торган булганнар.

Бу җәйләү бездән (Көнчыгышта) бәлки йөз чакрым чамасы ераклыкта булгандыр. Ата-бабаларыбыз бер-берсеннән ерак арадагы җәйләү вә кышлакларда яшәгәннәр дә еракларда барган сугышларда һәлак булганнар. Бәгъзеләренең каберләре билгеле. Кайсы мәрхүм турында: ул «Кубаньда үлде», диләр иде. Ул – Төньяк Кавказның Кубань елгасыдыр. Башка бер бабабыз Төмәнгә, Мансилгә китеп, Урал тавының Көнчыгышында Чубаркүл исемле күл тирәсендә калмыклар вә урыслар белән сугышта шәһид китүе турында сөйлиләр иде. Картлардан олы агам Вәли мулла вә уңгытлардан Гүссам ага борынгы дастаннарны күп белә иде. Бу дастаннар Алтын Урда дәверенә кагылышлы шигъри хикәяләр иде (Идегәй, Җирәнчә, Исауглы Әмәт в.б.). Борынгы бабаларыбыздан бу дастаннарны бик яхшы белгән берәү (кабере авылыбыздан өч чакрым ераклыкта урнашкан Карлы бүләк дигән югары җәйләүдә), Аллабирде искә алына, моңа «Аллабирде Нугай» вә каберенә дә «Аллабирде гүре», диләр. Бабаларыбыз арасында озын буйлылар бар иде, дип сөйлиләр иде, Аллабирденең каберен атам ачып карады, чыннан да, гүр иясенең озын буйлы икәнен күреп хәйран калды һәм кабердә кылыч калдыклары да табылды. Аллабирде белән чордаш Нугай бәге нәселеннән Борнак бәк исемле кеше турында хатирәләр бар, Нөгеш елгасы якасында Акбиеккә якын бер җәйләү шуңа (нугай Борнакка) нисбәт ителә. Башка нугай бәкләре Кубань-су ягына күчкәч, бу Борнак илә Аллабирде монда калганнар. Эстәрлетамак шәһәрендәге голамә «Нугай угыллары» бар иде. Алар Нугай мирзалары нәселеннән, имеш. Боларның аталарыннан берсе «Аллабирде» каберлегенә җирләнгән, имеш. Атабызның вә агаларыбызның остазлары шулар икән. Алар безгә кунак булып киләләр иде, дин голамәсе әгъзалары булсалар да, алар хәмергә битараф түгел иде. Көзән угылларыннан булган бишенче буынның берсе Иштуган (шуннан минем нәсел исемем) бездән бик еракта, Кәмәлек дигән урында урысларга каршы сугышта һәлак булган. Авылыбызның әтрафында «Урыс үлгән» вә «Урыс кырылган», «Урыслар тар-мар ителгән җир» кебек атамалы урыннар бар, җир сөргәндә, корал калдыклары да табыла иде.

Боларның бөтенесе дә ыругыбызның башыннан кичкәннәренә кагылышлы риваятьләрдән гыйбарәт булуы минем зиһни өлгерүемә тәэсир иткәндер. Болар күрсәтәдер ки, минем ата-бабаларым күрше авыллардагы башкортлар белән чагыштырганда, хәрәкәтчән, күчеп йөри торган, сугышчан кабилә булган, безнеңчә «Төбәк» дип аталган анайортыбыз «Игән буе» өлкәсе булуы белән бергә Акбиек җәйләүләре вә Көнчыгыш Башкортстандагы Ирәндек тирәсе дә аларның йортлары саналган, хайваннар илә бу тирәләрдә күчмә тормышта яшәгәннәр; ханнар, бәкләр вә мирзалар җитәкчелегендә Көнбатыш Себердә Мансил, Тубылда, Иркарагай, Көнбатыш Башкортстанда Кәмәлек, Төньяк Кавказда Кубань елгасы арасында булган бөтен сәяси вакыйгаларга катнашканнар; урысларга каршы орышканнары кеби, алар калмыклар белән дә сугышканнар. Күршебездәге кечкенә Калмык авылы халкы аталарыбыз белән берлектә, мөселман булмаган (будда) калмыкларына каршы сугышканнар, шуның нәтиҗәсендә алар хәзерге җирләренә килеп утырганнар. Ләкин өндәрләр (җитәкчеләр) буларак искә алынган кешеләрдән Көчек (Күчүк) Солтанның вә Борнак би, Аллабирде вә Көзән бәкләрнең кем булганнары мәгълүм түгел. Бары тик үсә төшкәч, урысча өйрәнеп, 1912 елда Уфа «Җир чикләү комиссиясе» архивында эшли башлагач кына вә Көнбатыш Себер тарихына кагылышлы русча әдәбият вә «Башкорт шәҗәрәләрен» өйрәнә башлаганнан соң гына, «Күчүк Солтан»ның Көнбатыш Себер ханы мәшһүр Күчем ханның ХVII гасырда яшәгән Аблай Солтанның углы «Күчүк Солтан», Борнак вә Аллабирде биләрнең дә XVI йөзьелда яшәгән Нугай биләре булганлыгын, аталарыбызның, Күчүк Солтанның әмерендәге сугышчылары буларак, бу ханзадәләр вә аның кардәше Абага вә Кансуар Солтаннар белән берлектә Көнбатыш Себердә, Әстерхан вә Кубань тарафларында урысларга каршы сугышканнарын, шул сугышларда ганимәткә алынган маллар хисабына яшәүләре, бу ханзадәләрнең җирләре төрле тарафларда булганлыгын белдем. Көчек Солтанның 1663 елда бер башкорт биенә биргән түркчә фәрманы сакланган, ул Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе «Тарих материаллары»нда 1943 елда нәшер ителде. Борынгы бабаларыбызның бу ханзадәнең сугышта катнашуы турында Аскар авылында яшәүче Һидаят Суфи атлы затның кулындагы шәҗәрәдә язылган. Борнак белән Аллабирде биләрнең безгә якын Мукас авылында бүген дә исән яшәүче торыннары «Нугай Юрматы»ларның шәҗәрәләре дә 1960 елда Башкортстандагы Гыйльми академиясе тарафыннан матбугатта бастырылды. Күчүк Солтанның 1664 елда урыслар белән сугышларда янында 6400 нугай сугышчысы булганлыгы (Акты исторические IV, 331) аңа буйсынган башкортларның «Күчүк хан ничек итеп мөстәкыйль бер дәүләт корса, без дә шулай ук азатлыкны кулга төшерер өчен сугышачакбыз», дигәне (Дополнения к актам историческим) урыс чыганакларында язылган. Гыйсъяннарда җитәкчелек иткәннәрдән «Солтан Мурад», бу «Күчүк Солтан»ның углы булып, Кырымга вә Истанбулга китеп, Төрек Солтанын күргән. Дагыстандагы сугышларда урыслар тарафыннан әсир ителеп, үлем җәзасына тартылган. «Солтан Гәрәй» дигәннәре «Күчүк Солтанның углы булып, урыслардан качып яткан заманнарда «Карасакал» вә «Шуна» кушаматларын йөрткән. Авылыбызга исем биргән бөек атабыз «Көзән Карт»ның кай заманнарда яшәгәнлеге билгеле түгел. Бары тик авылыбыз янындагы бер тау гына аның исемен йөртә. Бу Көзәннең торыннарыннан Айдак илә Чуракның Юрматы ыругы Тәлтим 42 би арасында, ягъни алар белән берлектә 1577 елда Эстәрле елгасы башында үзләренең җирләрен Сәет (Каргалы) татарларына сатканлыкларын белдергән антлашма кәгазенең түркчә вә урысча нөсхәләрнең фоторәсемнәре 1956 елда Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе тарафыннан «Башкортстан тарихына кагылышлы материаллар» тезмәсендә түркчә дә, урысча да басылып чыкты. Җир вә нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы хәбәрләр башка бер документлар арасында да бар иде. Агаларыбызга җитәкчелек кылган солтаннарыбызның исемнәре «Солтан Морад», «Бәхти Гәрәй», «Солтан Гәрәй» соңгы вакытларга чаклы безнең якта балаларга бик тә таныш һәм кадерле исемнәр була килде.

Ыругыбызның асылы Соклы-кай һәм тагын безгә якын Сәнәкле-кәй, Йөрәктаукай, Таулы-кай төркемнәре кеби Кай яки Кайлы ыруының бер тармагыдыр. Бу ыругның хәзерге җирләребезгә килгәнче үк Көнчыгыш Уралның Ирәндек тирәләрендә утырганнары риваять ителәдер. Кай (Кайлы) ыруының байтагы Көнбатыш Башкортстанда яши. Исәт елгасы якасындагы «Ялан Катай» вә безгә якын «Урман Катай» пеләмәләре хан заманнарында ук хәрби төркемнәр тәшкил иткән, ХVII йөзьел башларыннан бирле тарихта күренгән «Катай кальгасы» («Катайский острог») вә «Кай-город» буларак мәгълүмдер. Авылыбызда башка бер ыруг Уңгыт пеләмәседер; бу кабилә Чыңгыз хан заманында «Ак-татар» исеме белән мәшһүр булган. Кай, Катай кабиләләренең карахитайлар дәверендә табын (кабилә исеме) вә уңгытларның исә моголлар дәверендә башкортларга килеп кушылганын фараз итәм. Катай кабиләсе, нигездә, чыңгызлы Шибан угыллары булганга күрә, Мавәраэннәһерне алганнан соң, аларны «Катай ханнары» дип йөрткәннәр. Бу хәбәрне ХVI гасырда яшәгән Алман илчесе Һерберштейн язып калдырган. Атам үз авылының Көнбатышындагы башкорт авылларын бик яхшы белми иде. Бөтен багланышлары аның Көнчыгыш башкортлары белән иде. Болар – Күчем хан вә угыллары заманында Русияга каршы бер сафта сугышканнарының нәтиҗәседер. Атам мине 14 яшемдә өйләндерде. Җаек елгасы буйларында яшәүче Тәңгәбир башкорты Хаҗи Мәхмәт Якшымбәтовның кызы минем хәләлем булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07, 2017

Фото: pixabay

Теги: хатирәләр

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызык хәтирәләр