Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Тегермән (дәвамы)

Ул капкасын ачып кереп, күтәрмә астына яшерелгән, җирдә ятудан тутыга башлаган ачкычын алып, йозакка кагылуга йорт ишеге үзе ачылып китте. Аны каерып ачканнар.

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Аның яшәгән урыны башка ялгыз картларныкы кебек үк иде. Дүрт почмаклы, сыланмаган, нигез ташлары җиргә сеңгәнгә, бераз кыйшая төшкән йорт. Агач капка. Буялмаган, ара-тирә киртәләре купкан койма. Бакчада ике төп алмагач күренә, чия куаклары тырпаеп тора. Каралты-курадан хаҗәтханә белән кара мунча гына бар. Ихатага гүя яшел келәм җәелгән, диярсең. Бәбкә үләне шундый куе булып үскән, кулыңнан бер тиен акча төшсә, эзләп
табармын, димә. Өй эче дә бик гади генә. Буялмаган, карасу идән уртасында агач өстәл. Уң почмакка тышсыз матрас түшәлгән, кулдан ясалган имән карават поскан. Диварда берничә киштә. Берсендә тимер тәлинкә, кружка, алюмин калаклар. Икенчесендә – гәзиткә төрелгән ипи. Сул почмакта – буры кубып, март куяныдай ала-тиләгә әйләнгән мич. Түшәмдәге соры электр чыбыгы очында чебеннәр пычратып бетергән лампочка әсәре күренә.
Йокысы килеп йөдәтмәсен өчен Гариф карт кичкелеккә каты итеп чәй ясап эчте, кара ипине бәрәңге шулпасында җебетеп ашады. Кем белә, әллә төне буе утырырга туры килә.
Авыл көтүе кайтып, күз бәйләнгәч, гомер буе йөреп өйрәнгән
сукмагыннан ындыр артлап, тегермәнгә менеп китте.


Урамда беркем дә күренмәде. Бары тик баганалардагы зур лампочкалар тирәли төн күбәләкләре генә әйлән-бәйлән уйнап, мәш килә дә, этләр өргәләп куя. Питләсе күптән майланмаган зур ишекне шыгырдатып ачты. Биредә һәрбер әрҗәнең, җиһазның ничек урнашканын ятлап бетергән – бернигә дә бәрелмәде дә, сугылмады да. Суда балык ничек йөзсә, биредә шулай йөри ул. Ак он әрҗәсе артына үзенә утырырга урын әзерләгәнче шактый вакыт үтте. Әллә ашыгудан, әллә дулкынланудан, хәле дә китеп
тора. Гомерен шушында үткәрсә дә, караңгы һәм тып-тын тегермән дә әллә ничек серле, шомлы тоелды аңа. Үтереп йокысы килә башлады, күз кабаклары гер эленгәндәй йомылып җәфалады. Башын беразга гына әрҗәгә терәгән иде, йоклап киткәнен сизми дә калды.
Имеш тә, тегермән гөрләп тора. Халык бик күп. Ак он тартырга
теләүчеләр чиратының койрыгы офык сызыгына кадәр сузылган. Бөтен Җир шары бирегә җыелган, диярсең. Ул кемнеңдер бодаен тикшерергә дип, кулын капчыкка тыгуы булды, алгы ике теше хәнҗәр кеби ялтыраган симез күсене койрыгыннан тартып чыгармасынмы! Теге нәрсә һавада эленеп, чайкалып торды да Гарифның бармагын «һап» итеп эләктереп тә алды.
Ул авыртуга чыдый алмыйча, пыран-заран селтәнергә тотынды. Бармагы очыннан сиптергән кан белән дөнья тулды. Дивар да, он капчыклары да кып-кызыл төскә керде. Авырту көчәйгәннән көчәйде. Икенче кулына күсәк алып, җанварның башына сугам дигәндә, сискәнеп уянып китте Гариф. Чү, тышта кемнәрдер сөйләшә түгелме? Ат та пошкырган сыман.
– Әллә ишекне каерып карыйбызмы? Кичә бик авырга төште. Бүген теге зур двигательне алып чыгарга кирәк, – диде кәҗәнеке сыман сыек тавыш.
– Ахмак! Иртәгә үк бөтен авыл беләчәк бит. Теге карт сантый күреп
калса, оран салачак. Абыең белән икәү тыштан күтәреп алалсагыз, без эчтән бирербез, – дип, кырт кисте карлыккан тавыш.
«Терлекче Закир» дип уйлады тын да алмыйча посып утырган Гариф. 

Бурлар ишекнең ачык икәнен шәйләмәделәр. Акрын гына рәшәткә салдырылгач, таш идәнгә «дөп» итеп икәү сикереп төште. Алар да кайда нәрсә ятканын бик яхшы беләләр иде, күрәсең. Дөм караңгыда, абынмый- сөртенми, җиһазлар урнашкан якка кереп, нәрсәнедер күтәреп алып тәрәзә аша тыштагыларга суздылар. Табыш авыр булды, ахры. Берсе көчәнеп, һаваны бозды. Закир исә иртәгә килеп аласы тимерләрне әзерли башлады.
Бурлар таптанганга купкан тузан болыты ак он әрҗәсе янына да килеп җитте. Сатлыкҗан тузан бөртекләре Гарифның күзенә, колак тишекләренә, танавына тулды. Танау эче, гүя анда мең бет чабышкандай, чыдый алмаслык итеп кычыта башлады. Бабайның күзләре яшьләнеп чыкты һәм ул, авызын җиңе белән томалап, төчкереп җибәрде. «Һапчи» дигән аваз, танау асты кибеп өлгермәсә дә, урлашуда остарган үсмер малайны хафага салды. Ул куркуыннан кулындагы тимерен аягына төшереп җибәреп, авыртуга чыдый алмыйча үрсәләнеп, идәндә ауный башлады. Әти кеше исә, «мәймүн» дип сүгенеп, үзе белән алып килгән монтировканы кысып тотып: «Берәрсе булса – дөмектерергә кирәк. Төрмәгә утырасы башым юк», – дип, әрҗәгә таба якынлашты. Караңгылык эчендә нидер шәйләп, тимере белән кизәнде. Ниндидер йомшак әйбергә эләгеп, кемдер аһылдап, идәнгә аугач, корбанын аягыннан сөйрәп, тәрәзә янына китерде. Мышкылдап төшкән, астын юешләткән, бер аягына басалмаган улына:
– Тот башыннан, нәрсә карап торасың, шамакай, – дип боерды.
Тегесе аяк астындагы кешенең башыннан тоткан иде, кулы ниндидер җылы сыекчага батты. Ләкин кызган әтисен тагын да ныграк ачуландырып, үзе дә шушы кеше хәлендә калудан шүрләп, җәһәтрәк кыланып, гәүдәне тәрәзә аша чыгарырга булышты. Теге бәндә чирәмгә килеп төшкәч, ыңгырашып куйды.
Егетләр аһылдап яткан гәүдәне типкәләп: «Монысы нәрсә тагын?» – диештеләр.
– Гариф карт, – диде Закир.
Бу сүзләр тегеләргә берничек тә тәэсир итмәде. Алар шулай булырга тиештер дигәндәй, сораулар биреп йөдәтеп тормадылар.
Төн убырлары, берни булмагандай, тимер кисәген ат арбасына күтәреп салдылар. Янәшәсенә тегермәнче гәүдәсен дә ыргытып, дилбегәне тарттылар. 

2
Ул үлгән булыр иде. Бәхетенә, таң белән укытучы Садри район үзәгенә зур юлдан түгел, турыга барды. Ягулык җитмәс дип шикләнгәнгә китте инде басу юлыннан. Наратлыкка җитәрәк, үлән арасыннан кешегә охшаш нәрсәне шәйләп алды. Башы ярылып, бите кара канга батып танымаслык хәлгә төшкән бабайны «Москвич»ына күтәреп салды да тизрәк дәваханәгә
илтте. Китереп җиткергәндә, бабай шактый күп кан югалтудан агарына башлаган иде инде. Табибларның өч сәгать буе мәш килүе генә Гарифның җанын күккә ашудан саклап калды.
Җинаятьчеләр исә бик тиз тотылды. Шунысы кызык: биредә картның бер катышы да юк иде. Күзен ачып, суга чылатылган марля кисәген суыра башлаган көнне үк янына килгән лейтенант Төхвәтуллинга: «Юк, юк, тукмамадылар! Кан басымым күтәрелеп, башым әйләнеп китте дә, егылып, ташка бәрелеп башымны ярдым», – дип алдашты. «Биш улын кеше итәсе
бар. Үз гаебен танып, гафу үтенер әле», дип уйланды ул җинаятьче турында.
Ләкин без капчыкта ятмый, диләр бит. Терлекче Закир теге вакыйгадан соң байтак кына вакыт үткәч, бер көнне ару гына сала. Җитми моңа. Андый чакта диңгез тубыктан. Ике дә уйлап тормыйча, абзар эченнән салам астына күмелгән электр двигателен ат арбасына күтәреп сала да бер яртыга
алмаштырып булмасмы дип чыгып китә. Һәм Хәпизә әбинең гаризасын тикшерергә килгән милиционерларның нәкъ авызына барып керә. Әбинең тәкәсе югалган булган икән. Закирның аты нәрсәдәндер өркеп, дулап китеп, арба тегеләрнең машиналарын сыдырып үтә. Милиционерлар арбада трофей табалар. Бөтен гаепне үз өстенә алып, улларын коткарып кала Закир.
Кулларын богаулап, машинага утырткан чакта, күкрәген киереп: «Ул картка мин күрсәтермен әле, кайткач. Авызын йомармын. Кайткач...» – дип яный.

3
Алтын тешле көз соңгы чәчәкләрне кимереп бетереп булашкан чакта халык кайнашкан хастаханәдән бер карт килеп чыкты. Тышта да бар нәрсә дә хәрәкәттә иде. Әнә, чажылдап, сиренасын үкертеп, ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Кызыл хачлы ишек ачылды, ак халатлар носилкада кан эчендә ыңгырашып яткан авыруны операция өстәленә ашыктырдылар. Әнә мәктәп рюкзакларын аскан егет белән кыз почмакта
кочаклашып торалар. Корсагы беленеп килә башлаган чибәркәйнең күзләреннән туктаусыз яшь ага. Сөйгән яры теге чактагы аулактагы татлы мизгелләрне эченнән генә каһәрләп, кызның коңгырт чәчләреннән сыйпый- сыйпый, аны тынычландырырга тырыша. Әнә яше утызның аръягына
чыккан ялгыз ир, шешә борыныннан гына туксан градуслы спирт эчә. Чыраен да сытмый. Тиздән яман шештән үләчәген белеп, шул рәвешчә булса да, йөрәк әрнүен басарга теләве. Монда халык түгел, язмышлар йөри иде, диярсең. Ипилек-тозлык булса да, акча эшләү өчен дәваханәгә җыештыручы булып урнашкан сукбайның асфальтны тырнаган себеркесеннән купкан тузан болыты, биредә адашып йөргән язмышларны, күккә ашалмыйча азапланган гомерләрне җил уңаена куып алып китте...
Баягы карт исә үз юлында булды. Тегермәнче Гариф карт иде ул. Аның бар йөз-кыяфәте, нечкәреп калган муены, эчкә баткан күзләренең моңсу карашы озак вакыт түшәктә ятучы хасталарныкы кебек. Якалары тузган зәңгәрсу курткасы бөгәрләнеп беткән; атлаган саен биштәрендәге буш банка белән алюминий калак шалтырап куя; сандалие, овчарка сыман, телен чыгарган.
Йод, нашатырь, тагын әллә нинди ачы-төче исләр сеңгән палаталарда үлем белән көрәшеп яткан озын көн һәм төннәрдән соң, салкынча һава аның өчен балдан татлы, шәп ресторанда пешерелгән ризыктан да тәмлерәк, алтыннан да кыйммәтрәк. Ул күкрәген кабыргалары шыгырдарлык итеп киереп, берничә тапкыр тирән тын алган иде дә башы әйләнеп, чайкалып китте, калтыранган, нечкәреп, уклау юанлыгы гына калган аякларында чак басып калды. Бераз туктап хәл җыеп торгач, кеше танымасын диптерме, таз башына ситса кепкасын батырыбрак киде дә алга атлады. Халык кайнашкан «Автостанция» дигән язулы бина тарафына иде юлы. Автобуста кайтканда, Гарифның башы авыртып китте. Күзен йомып, черем итеп алырга бик теләсә дә, колагын ертып, кемнәрнеңдер гәп сатуы ишетелде.
– Ни өчен дәваханәгә ятарга килүчеләргә юынып, чиста киемнәр киеп, чәчләрне алдырып, тырнакларны кисеп барырга кушалар? – дип сорады бер яңгыравык тавыш.
– Ну, операция вакытында тәнеңнән тәмле исләр аңкып торсын өчен.
– Юк!
– Түшәктә озак ятып бетләмәс өчен.
– Юк!
– Башымны катырма, йә, әйт инде. Чираттагы этлегеңдер инде...
– Син үлгәч, каткан тәнеңне юып, тырнакларыңны, чәчеңне кисеп
мәшәкатьләнмәскә! Ха-ха-ха-ха!
Теләсә нәрсә тыңлаудан колагы тонган Гарифны Кышкыр туфрагына төшү белән, аяклары үзеннән-үзе авыл башына, тегермәнгә алып менеп киттеләр. Бу аның соңгы ике ай эчендә җанын көйдергән иң зур хыялы иде. Әле беркемне дә күреп сөйләшмәсә дә, күңеле нидер сизенә. Әнә бит, кайчандыр тезелешеп комбайннар торган урында бер-ике тимер сыныгы
гына торып калган. Тракторлар да сирәк. Алары да ярымсүтек. Сентябрь ахыры, басуларда эш бетеп килә ләбаса. Гәрәбәдәй игенне игеп арыган, татлы тамырны йолкып тузган техниканы кышкылыкка хәзерләр вакыт җитмәде микәнни?
Ялгыз карт МТС хәрабәләре янәшәсеннән үтеп, тегермән янына килеп җитте һәм аны танымады. Каршына бүре килеп чыккан ат сыман артка чигенде дә аяк астындагы черек бер түмәргә утырды. Шушымы көн саен Сабантуй сыман халыкны үз тирәсенә җыйган, җитеш тормыш билгесе саналган, һәрчак бәйрәм рухы аңкыткан, халыкны ризыклы иткән Кышкыр тегермәне? Бәлки, Гариф ялгышкандыр. Аның хәзер башы әйләнеп киткәли бит. Ялгыш бүтән авылга барасы автобуска утырып киткәндер дә адашып йөридер. Алай дисәң, әнә, саргая төшкән Кыеш тавы битләве,
әнә, елан сыман булып Лапырдык авылына юл сузылган. Әнә, офык сызыгында Көмешсу күле күз кыса. Туктале! Бу аның тегермәнеме соң? Тәрәзәләре җимерелгән, ишекләре куптарып алынган, эче буп-буш, маллар пычратып бетергән, түбәсендәге шиферлары сирәкләнгән, күгәрченнәр кунакчасына әверелгән караңгы, салкын, үтәдән-үтә җил ыжгырган бина аның тегермәнеме? Кая аның бүлмәсе, он әрҗәсе, иләкләр, бодай саклагыч чаннар, шнек, вентилятор, тегермән ташы? Бер нәрсә дә юк. Әйтерсең лә, алар монда беркайчан да булмаган. Бу коточкыч күренеш йөрәгенә капкан, башындагы ярасы кузгалып сыкраган, тыны кысылган бабай көчкә торып басып, авылга таба атлады.


Авыл очында исә шундый күренешкә очрады. Карга кадәре генә
үрдәкләрен капка төбендәге читлеккә җыеп маташа иде бер малай. Бала-чаганы ярата Гариф карт. Кесәсендә алар өчен гел кәнфит йөртер иде. Ләкин бүген кәнфите дә, кәефе дә юк. Аның бар игътибары теге читлектә иде. Аның алгы ягына тегермәннең бодай иләгеч ятьмәсе кадаклап куелган. Бабай тагы да авырайган аякларын сөйрәп, ары китте. Шакы-шокы тавыш килгән якка борылып карады. Аксак Сәет мунча түбәсен яңарта икән. Хатыны астан кызыллы-яшелле мүк сырган шиферларны биреп тора. Туктале, соң бу шиферлар тегермән түбәсенеке бит... Сәет күршесе Мирзаян исә, яңгыр суы нигез ташына акмасын өчен, кыек астына буйдан- буйга кызыл калай беркеткән. Бу калай да да тегермәннән... Өенә кайтып җиткәнче, тегермәннең ярты әйберен танып өлгерде Гариф.
Тегермәнне талауны авылдашлар үзара килешеп эшләгәнме, төн
караңгылыгына ышыкланып, берәм-берәмме, ләкин ничек булса да, эшләгәннәр. Хәзер инде кайгырудан файда юк. Һәммәсен тезеп бастырып, күзләренә туп-туры карыйсы гына килде картның. Валлаһи, башларын күтәрергә оялырлар иде. Хәер, хәзер оялу, вөҗдан газабы кебек хисләрне кичерә белүчеләр юктыр да, бәлкем. Замана белән кешеләрнең җаннары да үзгәргәндер, йөрәкләре ташка әверелгәндер...
Ул капкасын ачып кереп, күтәрмә астына яшерелгән, җирдә ятудан тутыга башлаган ачкычын алып, йозакка кагылуга йорт ишеге үзе ачылып китте. Аны каерып ачканнар. Идәндәге аяк эзләренә караганда, бер тапкыр гына кермәгәннәр бирегә. Эчкә узды. Аяк асты буш сыра шешәләре белән тулган. Мич алдында тәмәке төпчекләре өелгән. Кайберләрендә, нәзегрәкләрендә иннек эзләре. Караватта да бер генә тапкыр төн уздырмаганнары күренеп
тора. Ниндидер «чибәркәй» эчке киемнәрен онытып калдырган хәтта. Чәй эчә торган чынаягына какырып төкереп, тәмәке көлен койганнар. Ул үлем белән көрәшеп ятканда, аның өен фәхеш йортына әверелдергәннәр, ахры. Участковый нәрсә карады микән, ә күршеләр? Күмәкләшеп, тегермәнне талау белән мәшгуль булды микән авылдашлары? Гариф карт, караваттагы керләнгән урын-җирне, хатын-кыз киемнәрен идәнгә сыпырып төшерде
дә, баш астына токчаен куеп, как тактага сузылып ятты. Cөякләре таралып киткәндәй, буыннары камырга әверелгәндәй тоелды. Саргайган тырнаклы хәлсез кулларын корсагына куеп, күз генә йоммакчы иде, пәрәвез сырган, тузанлы тәрәзәне чылтыратып ватып, нәрсәдер очып кереп, идән буйлап тәгәрәде. Йодрык кадәре таш! Тыштан тавышлар ишетелде:
– Әй, бабай! Чык давай! Ач ишегеңне! Без килдек.
– Сәмәй бар.
– Кызлар матур.
Ләкин Гарифнең дәшү түгел, керфек кыймылдатырлык та хәле калмаган иде. Акырган-бакырган тавышлар бераздан тынды. Әтәчләнгән кемсәне «әтиең ахмак булганга, бабай гаепле түгел инде» дип тынычландырып, кайдадыр эчәргә барлыгы турында хәбәр итеп, көйләп-чөйләп алып киттеләр.

4
Гариф хастаханәдә яткан арада «Байрак» колхозында байтак хәлләр булып узды. Тере җан иясе булса, аны «коточкыч җәзалардан иза чигеп үлде» дияргә булыр иде. Башта берәү килеп, токымлы маллар кайтарырга вәгъдә итеп, сыерларны суеп сатарга тотынды. Тегермәннең авыр-авыр җиһазларын сүтеп, төн ышыгында каядыр озаттырды. Авыл халкы да читтә калмады. Арысланнар умыра-умыра корбан ботарлаган җирдә калдык-
постыгы үләт кошларына да кала бит. Олысы да, кечесе дә, күмәкләшеп тегермәнне таладылар. Эчендә берни дә калмагач, янәшәсенә мал тупладылар. Кайчандыр ак он тартылган ак-пакь урын туплауга әверелде. Бераздан, яңача тормыш вәгъдә итүче рәис кинәт кенә юк булды. Аны ничек кенә эзләсәләр дә, таба алмадылар.
Югалу хәбәре авылның бер башыннан икенчесенә барып җиткәнче
чираттагы «коткаручы» килде. Барысы да яңадан кабатланды. Колхозның ачлыктан интеккән соңгы сыерлары берәм-берәм каядыр озатылды, искереп бетсә дә, әле иген игәрлек техникасы гүя парга әйләнеп, күккә очты. Кайчан да булса җитеш тормышта яши башлау турындагы өмет тә, бозлы суга чажылдап баткан утлы тимер сыман сүнде, сүрелде. Буралардагы игеннәр,
чаннардагы оннар кимеде.
Шундый кара көннәрнең берсендә колхоз, дөресрәге, аның калдыкларын ниндидер Мәскәү баеның сатып алганы, биредәге эшләр белән идарә итәргә управляющий билгеләгәне турында почмак саен гәп саттылар. Хуҗа – авыл турында берни дә белмәүче, ак костюмын киеп, шәмәхә төсле иномаркада
җилдерүче, металл, нефть сатудан череп баеган шәһәр малае иде. Фермалар төзекләндерелеп, Швейцариядән кайтарылган сәер сыерлар белән тулды. Кышкыр авылы үзәгенә зур кибет төзелде. Череп, җиргә батып барган өйләреннән чыгып, халык янә контор тирәсендә әйләнә башлады. Элекке хуҗаларны иң начар сүзләр белән хурлап, яңасын кемузардан мактый башладылар. Яңа тормыш, ташлар арасыннан бәреп чыккан салкын чишмә
кебек, үзенә юл ярды. Кибет төбендә утырган, сирәк сакалы кендегенә кадәр төшеп җитеп килгән, умырык киемнәре җилдә җилфердәгән бабайга гына игътибар итүче булмады. Кесәләренә ай саен акча кереп торганга хозурланып, дәртләнеп китүчеләр аны танымады. Бәлки, танымаганга салышканнардыр. Әллә айлар буе юынмыйча сасып беткән йолкыш белән аралашудан дәрәҗәләре
зыян күрер дип курыктылар. Ничек кенә булмасын, кибеттән кочак-кочак азык-төлек төяп чыгучы кешеләрнең берсе дә бабайга икмәк сыныгы гына да сузмады. Көннәрдән бер көнне аркасына биштәр асып, таяк таянып, авылдан чыгып, каядыр көнчыгыш тарафка атлап китүен дә шәйләми калдылар.
Ташландык тегермән бинасын төзәттереп, яңа хуҗа анда Канададан җиһазлар кайтарттырды. Кибет икмәгеннән гарык булган кышкырлылар, капчык-капчык бодайларын төяп, авыл башына менеп киттеләр. Онның аклыгына, ваклыгына, тегермәннең бик тиз тартуына сөенделәр. Ләкин, ни хикмәт, икмәкләре уңмады, пәрәмәчләре кабармады, коймаклары
ләчкелдәп, табага ябышты. Кибеттә сатылган он да, акбур кебек ап-ак булса да, юньле түгел иде. Әллә нинди кабарткычлар кушып баскан камырларын заман мичләрендә күпме бимазаласалар да, берни дә килеп чыкмады. Гариф карт, аның сәгать кебек эшләгән тегермәне, анда тартылган бодай оныннан күпереп пешкән икмәк исләренә төште. Берничә ел эчендә бер-бер артлы калкып чыккан сарай кадәрле йортлар күләгәсендә посып калган, тәрәзә
капкачлары өстеннән такта кадакланган кечкенә өй тирәли байтак әйләнеп йөрсәләр дә, тегермәнчене тапмадылар. Ул хәзер бик еракта иде. Һәм ул күп кенә серләрне үзе белән алып киткән иде шул...

Тәмам.

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

 

Теги: хикәя проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев