Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның 135 еллыгын каршылап

Тукай шәхесенә шәрехләр

«Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы белә югыйсә).

Тукай – суперйолдыз

Үткән буыннар безгә Габдулла Тукайны халкыбызның олы бер даһие рәвешендә тапшырдылар. Без аның даһилыгына һичбер шикләнмәдек, аны милләт хадиме, демиург буларак кабул итеп алдык. Безнең күзәтүләр буенча татар әдәбияты тарихында иң күп тираж белән чыккан китаплар – аныкы (1917 елга кадәр генә дә
Тукайның 72 китабы 221900 данә гомуми тираж белән нәшер ителгән), иң күп фәнни хезмәтләр Тукайга багышлап язылган, ахыр килеп, аның истәлеген мәңгеләштерү буенча иң күп чаралар да Шагыйрь исеме белән бәйле. Тукай һәйкәлләрен генә санасак та, алар – 10: Казанда – икәү, Яңа Кырлайда, Чаллыда, Түбән Камада, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Уфада, Әстерханда һәм Анкарада (Төркия). Музейлар, аның исеме бирелгән урамнарны санасаң, очына чыгарлык түгел. Безнең заман парадигмасына куеп караганда, Тукай – чын мәгънәсендәге суперйолдыз. Исән
чагында ук үзен йолдыз дип игълан иткән («Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул, / Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул»1) Тукай үзе турындагы мифка үзе нигез салган дип уйларга да була. Гәрчә, безгә мәгълүм булган кадәренчә, үз заманында да, аннан соң да аның даһилыгын шик астына алучылар (мәсәлән, Г.Ибраһимов) булып торган. «Әхмәт Фәйзи «Тукай» романын яза башлаганда, – ди Бакый ага Урманче (бу аудиоязма Зөфәр Рәмиев архивында саклана), – Тукайга мөнәсәбәт төрле иде әле».
Бүгенге поп-культура контекстында исә Тукайның үз-үзен тотышы, бу дөнья белән аралашу ысулы мөгез чыгару, эпатаж булып бәяләнер иде. Әйтик, Габдулла Кариев белән Галиәсгар Камалның хатирәләрендәге шундый бер мисал моны куәтләп тә куя ала: 1908 елның августында Галиәсгар Камал Тукайны үгетләп, үзе белән ул вакытта Россиянең кесәсе булган Мәкәрҗәгә алып бара. Казан
кунаклары анда «Двухсветная» дигән мосафирханәгә төшә, биредә алар ике атналап торалар. Мосафирханәнең управляющие Тимерша Соловьев «Сәйяр» труппасыннан кич белән ресторанда җырлар-такмаклар әйттереп, шигырьләр укуын сорый. Бу тәкъдимгә Тукай да дәртләнеп китә, программа төзеп бирә,
анда үзе дә катнаша. «Габдулла әфәнде Тукай, җырлаган вакытта, безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә, капельмейстер шикелле, куллары берлә болгап
торадыр иде», дип яза бу турыда Габдулла Кариев. Читтән караганда, Тукайның халыкка арты белән чыгып җырлавы дуслары алдында аңлы рәвештә эшләнгән эпатажны хәтерләтә (шагыйрьнең капельмейстер түгеллеген труппа бик яхшы
белә югыйсә). «Эпатаж» сүзе кулланылышка 1830 елларда Франциядә сәнгать әһелләренең «буржуйларны шаккатыру» (epater les bourgeois) теләге белән килеп керә. Буржуйларны «аристократ-сорыкортлар» дип бәяләгән Тукайның бу гамәлен ресторанда ашап-эчеп утыручы байбәтчәләрне шаккатырасы килгән, аларга карата мөнәсәбәтен шул рәвешле белдергән дип шәрехләргә була, чөнки аның бу кыланмышында эпатажны хасил итә торган үзенчәлекләрнең күбесен, аерым
алганда, халык алдындагы чыгыш булып, аның үзенә күрә уен рәвешен алуын билгеләргә була. Әмма Г.Камал истәлегендә түбәндәге сүзләрне укып, моның алай ук түгеллегенә, киресенчә, Тукайның үзенең «шаккатуына» инанабыз: «Тукай халыкка арты белән торып, дирижёрлык итә, ләкин һәйһат муаффәкыятьнең (уңыш казану) исе дә юк, хорны тыңлаучылар булган шикелле, шаулап утыручылар да, кайнар су китерергә кушып, чәйнек шалтыратучылар да бар! Сәүдәгәрләрнең бу илтифатсызлыкларына Тукайның бик хәтере кала. Эшнең шулай булачагын алдан әйтеп төшендермәгән өчен миңа бик нык үпкәли. <...>Казанга кайтканнан соң да озак вакытларга кадәр миңа үпкәсе язылмый, урыны чыккан саен белдерә бара». Тукай үзе шакката, дидек һәм эпатаж аша – аңлы рәвештәме ул, интуитив рәвештәме
– дөньяга үзенең сүзен әйтә. Аның бу эпатажы эпатаж өчен, ягъни үзенә игътибар иттерү, гавам белән эгоистик манипуляция ясау өчен түгел. Ул бу гамәле белән халыкның акчалы катлавына милли контентны (анда «Бәхилләшү» шигыреннән «Караңгы икән көнемез, / Күрмәс икән күземез» кебек «күңелне уйгата» торган
юллар да була) мондый шартларда җиткерүнең дөрес түгеллеген; күңел ачып, ашап утырган урында халык җырлары һәм милли шигырьләр яңгыратуның китчка әйләнү ихтималын кисәтә. Шагыйрь ирексездән мондый вазгыятьтә калуын авыр кичерә,
рухы белән кабул итә алмый. Җаекта чыга торган «Фикер» газетасында 1906 елда ук «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» дип, мәкаләләр бастырып, Казанга килгән Тукайның максаты бер генә – милләтне мәгърифәтле итү, шуның
аша тәрәккыяткә алып бару юлларын эзләү була. Ә халыкны мәгърифәтле итү өчен аның үзенең дә күпмедер дәрәҗәдә моңа әзер булуы кирәк, югыйсә ул мәгърифәт нуры таратучыларны беркайчан да аңламаячак. Тукайның артык укымышлы Муса
Бигиевне, артык бай һәм зыялы Рәмиевләрне чеметеп алуы да ул катламнар белән халык арасындагы дистанцияне кыскарта. Шуның өчен дә Тукайның эпатажлыкка хирыслыгы һәркемнең, һәртөрле катлауның игътибарын һәрдаим әнә шул максатка
туплап тору омтылышы белән аңлатыла.


Өйсез Тукай...

Бүгенге көн ноктасыннан торып караганда, Тукай Казанга гүя югарыда телгә алган мәкаләсендәгечә «һуштан язган милләтен» гасырлык йокысыннан уяту өчен килгәндер кебек.
Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…
– дип, Казанны бөтен татар милләтенең мәркәзе, дип, танып килә ул. Аңа кадәр Казанның татар халкының милли-тарихи үзәге икәнен фәнни нигездә раслап, 1877 елда археологларның IV съездында Ш.Мәрҗани доклад әзерләгән була.
Шулай да югары максатлардан элек, Тукай Казанга провинциядәге Җаектан мәгърифәт һәм тәрәккыят үзәге булган Казанга киләм дип килә. Үзе белән танышу
хатирәсен Фатих Әмирхан болайрак сурәтли:

«Борһан Шәрәф, аның кыяфәте миндә тугъдырырга тиеш булган тәэсирне икенче якка сәвекъ итәргә (юнәлтергә) теләгән сымак бер ашыгычлык белән:
– Бу – Габдулла Тукаев була, – дип, яңа кунакны миңа танытты.
Бу фамилия миңа «Әл-гасрел-җәдит» журналында чыккан кайбер шигырьләр аркылы таныш иде. Яңа кунак, мин күрсәткән урынга утыргач, бераз вакыт миңа карап торды. Минем сөальләремә каршы берәр генә җөмләле өзек-өзек җаваплар бирде. Аның
берсе бераз зәгыйфьрәк күзләренең карашындагы үткенлек һәм караган нәрсәсеннән рәнҗелгән сымаклык аз гына дикъкать иткән кешегә дә сизелерлек дәрәҗәдә куәтле иде. Минем:
– Казан яшьләрене ничек таптыңыз? – дигән сөалемә каршы ул кыска гына итеп:
– Казанга Уральски булырга ярамый инде, – мәфһүмендә (мәгънә) җавап бирде».
1907 елда солдатка каралырга дип, туган ягына кайткан Тукай Казанда яшәп калырга карар итә. Чөнки монда Сәгыйть Рәмиев, Зариф Бәшири, Галиәсгар Камал кебек шәхесләр бар, ул аларның һәркайсы янына кереп, бик үзенчәлекле итеп танышып,
дөресрәге, үзен танытып чыга. 1905 елгы буржуаз инкыйлаблар белән рухланып килгән яшь шагыйрь өчен Казан яшьләре дигән алдынгы яшьләр субкультурасы буй җитмәслек биеклек булып тоела. Әмма Гыйльметдин Шәрәф истәлекләреннән күренгәнчә, озак та үтми безнең «авылдан килгән» провинциаль шагыйребез бу биеклекнең буш куык кына булуына инана:
«Казанга килеп төшү белән миңа бик тиз Казан яшьләре белән танышырга, аларның мәҗлесләрендә булырга туры килде.
Очраганда, мәҗлесләрендә сөйләнгән сүзләре: русларның яңа һәм иске мөхәррирләренең әсәрләре, алар хакында язылган тәнкыйтьләр, рус әдәбиятының тарихлары хакында була иде.
Мин боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел. Минем бик зур нәрсә итеп, Уральскидан кадәр сөйрәп килгән Пушкинымны «күп сөйләнгән нәрсә!» дип кенә уздыралар; аның үзе тугрысында түгел, аның хакында Белинский, Писаревларның тәнкыйтьләрен генә чагыштыралар, берсе Белинскийның сүзен мәгъкулли, икенчесе
Писаревны куәтли иде.
Мин, болар арасына кереп, башта тәмам югалып калдым. Эч поша, үземнең әлегә кадәр Уральскида капланып ятуыма ачына башладым. Минем бик аз нәрсәдән хәбәрдар булуым, теге бай баласының минем яңа ишетә торган рус әдәбияты тарихын су кеби
эчүе; мин гади мөтәрҗим дип йөри торган фәләннең Пушкинны, тәнкыйтькә көче җиткән Белинскийларны, тәнкыйтькә куәте җитәрлек рус әдәбиятыннан хәбәрдар булуы пишкадәмнәр янында мине сахра малае итеп калдырды. Мин ул чакта үземнең
кимчелегемне белеп, эчтән тынам, мондый мәсьәләләр хакында сүзне озынга җибәрмичә, башка бапларга күчә торган идем.
Айлар, еллар үтте. Әлеге яшьләрне мин бөтенләй таныдым. Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән… Алар «аттестатчылар», берничәсе шул ук «аттестатчылар»ның мәҗлесендә йөреп, «аграрный вопрос», «эффектный» дип, урынлы-урынсыз модный сүзләр кыстырып сөйләүче ябалаклар булып чыктылар.
Казан яшьләре хакындагы минем баштагы фикерем дә бөтенләй үзгәрде. Минем баштагы алдануым алданырга кирәк урында да мине алданмаслык итеп тәрбия итеп калдырды…»
Тукай Фатих дустына да үзенең Казандагы хәленнән зарланып алырга җай таба: «Казанга килгәннән бирле соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Минем бүлмәмдә көне-төне буе вакытларыны кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…» – дип искә төшерә Әмирхан. Ягъни милли мохиткә сусап, өемә кайтам дип дәртләнеп килгән шагыйрь озак та үтми Казан мохитенең ул көткәнчә дәрәҗәдә үк аның рухи ихтыяҗларына җавап бирмәвен аңлап ала.
Казанда ул туган авылы Кушлавычка багышлап – «Туган авылым» дигән, Казан артына багышлап, «Туган илемә» шигырьләрен яза.
Казандагы гомерен ул мосафир булып, күпчелек гомерен «Болгар» номерларында, җәйге дачада, «Амур»да уздыра. Мосафирханәләрдәге номерларында аның ишеге бер
дә ябылмый торган була. Ул аларны беркайчан да бикләп йөрми. Казанда ул үзенә өй тапмый.
Әмма «Китмибез!» дип, үзенең Россия империясендә урыны барлыгын аяк терәп раслаган шагыйрь өчен Казан барыбер мәркәз булып кала. Әйтик, «Печән базары яхуд Яңа кисекбаш» дигән поэмасының үткен сатирага, ирониягә корылуы да шуның
белән аңлатыла: ярата ул бу мохитне, аңлый, шуңа күрә сатира аша тәнкыйтьли дә. Чөнки юмор-сатира жанрының табигате шундый: ул билгеле бер коллективка, мохиткә генә аңлаешлылыгы, башкалар өчен ябык текст булуы белән аерылып тора. Казанны дөньяның теләсә кайсы пайтәхетеннән өстен куюы Мәхмүт Галәү истәлегендәге бер эпизод аша да күренә:
«Бишәр тиен түләп, «панорама» карарга кердек.
Бүлмә эче караңгы. Стена буйлап түгәрәк пыялалы якты тишекләр тезелгән. Тишектән элек биткә эссе бәрелә. Аннан зур керосин лампасы күрәсең, каршыда – зурайтылган рәсем. Бүгенгедәй хәтеремдә: рәсемнәр Неаполь һәм Венеция күренешләре иде. Йортлар, күлләр, таулар, көймәдә йөрүче кешеләр панорамада
җанлы булып күренәләр. Без бүлмәне әллә ничә тапкыр әйләнеп, панораманы авыл малайларыча кабат-кабат тамаша иттек. Тышка чыккач, матур күренешләргә сокланганымны әйттем:
– Нинди бәхетле кешеләр яши икән шундый җирләрдә?
Тукай елмайды да беравыкка иреннәрен генә кыймылдатып тын барды. Аннан кинәт сорап куйды:
– Печән базары мәчетенең рәсемен күргәнең бармы?
– Бар.
– Әнә шул рәсемне Неапольгә илтеп, панорамада күрсәтсәң, синең төсле үк:

«Печән базары мәчете тирәсендә нинди бәхетле кешеләр яши икән?» – дип сораучылар табылыр иде.
– Әгәр мәчет астында «күкәй салып» утыручы, узган-барганга өреп калучы Мөхәммәтҗан хафизны анда илтсәң, читлеккә ябып «зверинецта» да күрсәтерләр иде бит? — дидем.
– Һәр җирнең үз «Печән базары», һәр Печән базарының үз «Мөхәммәтҗаннары» була…»
Шулай да Габдулла Тукай вафатына бер ел кала – 1912 елдан башлап, сәяхәтләргә чыгып китә. Бу вакытта инде ул бик хәлсез, авыру була. Авыруы аны көннән-көн ныграк җиңә бара, ул үзен көч-хәл белән генә йөртә, әмма Тукай соңгы бер елында
Өчиледә, ике тапкыр Уфада, Самарада, Петербургта, Троицкида булырга өлгерә. «Үлемне соңгы станца дип белгәнгә», станцияләр санын арттырып, дәрвишлектә йөрүеме, әллә җанына өй булырдай урын эзләвеме Тукайның?

1 Г.Тукай үзенең «Җавап» сүзен 1908 елда Зариф Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрьгә» («Чүкеч», 1908, 21
июнь) дигән шигыренә карата язган дип санала. Ләкин ул аны үз вакытында бастырып чыгармаган.


Ландыш ӘБҮДӘРОВА, Луиза ЯНСУАР

 

"КУ" 02, 2021

Фото: архив

Теги: эссе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев