Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Барып җитәр көне...

Ул хатларны ачып, үз чорына Дастан итеп укый аңлаганы. Алда һаман Тукай хатларының Барып җитәр көне алда әле...

Кулларына каләм тоттырган да
Карап торган язмыш читтән генә:
Янәсе, ни язар икән ятим
Кыска гомеренең битләренә?
Бу дөньяда гаме булганнарга
Язар сүз бетәме исән чакта?
Ниләр язсын Тукай –
Баганага
Сөялгәндә еллар чыгып чатка?!
Бирмеш көннәренең яраламый
Гына киткәннәре аздыр аны,
Шигырь белән бергә хатлар язган –
Бар арада нужа яздырганы.
Дусларына хәл-әхвәлен язган,
Апасына сәлам-сагынмалык:
Хәзер бөтен дөнья алып укый,
Юк, без генә аңа кагылмадык.
Колач җәеп, каршы чыгып тора
Шагыйренә инде ерак чорлар.
(Тарих өчен хатлар язып бүген
Кайберәүләр Тукай булмакчылар!..)
Кыска гомеренең битләрендә
Хатлары бар кыска-кыска гына –
Килә тора язганнары һаман,
Карамыйча вакыт кысканына.
Ул хатларны ачып, үз чорына
Дастан итеп укый аңлаганы.
Алда һаман Тукай хатларының
Барып җитәр көне алда әле...

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев