Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Күкрәп яшә, Тукай!

Апрель карый Тукай күзе белән, Апрель дәшә Тукай сүзе белән. Тукай яшьни язның күкрәгендә, Тукай яши халкым йөрәгендә.

Апрель карый Тукай күзе белән,
Апрель дәшә Тукай сүзе белән.
Тукай яшьни язның күкрәгендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.
Тереләрдән тере,
Кылыч кебек теле.
Күкрәп яшә, Тукай,
Яшә, Тукай иле.
Мескен түгел, бөек,
Кул җитмәслек биек.
Күкрәп яшә, Тукай,
Яшә, Тукай теле.
Үткәннәрдән киләчәккә таба
Тукай сүзе гасырларны яра.
Тукай яшьни дөнья күкләрендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.
Мескен түгел, горур тота башын,
Һәр татарның Тукай – замандашы.
Тукай яшьни дөнья күкләрендә,
Тукай яши халкым йөрәгендә.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев