Логотип Казан Утлары
Габдулла Тукайның тууына - 135 ел

Петербурда, Тукай һәйкәле эргәсендә

Басып тора юллар чатында ул, Мәңге дымык җилләр иркендә. Ел да аңа апрель иртәсендә Акъәбиләр чәчкә китерә.

Басып тора юллар чатында ул,
Мәңге дымык җилләр иркендә.
Безне хәзер шәһри Питерга да
Тукай үзе дәшеп китерә.
Бер җанына җылы табалмыйча,
Илдә йөдәп йөргән чагында,
Ул үзе дә килеп чыккан әнә
Урыс пайтәхете ягына.
Бер җанына дәва эзләп килеп,
Тынсыз иткән тынчу һавасы.
Җир читенә барып юансаң да,
Табылмастыр инде дәвасы.
Иң зур илдә сулар һава җитми,
Иң зур илнең кысан читлеге.
Сыктый-сыктый сыза бара Вакыт,
Читлектәге былбыл шикелле.

Иң зур илдә мыскал ирегең юк,
Иң зур илдә мыскал хакың юк.
Каган бабаң кебек, Дала буйлап
Бер җилдерер идең, атың юк.
Дала түгел – каласында менә
Качар җай юк тынчу һавадан...
Гасыр узган юкса...
Ә илләрдә
Ютәл өянәге һаман да.
Басып тора юллар чатында ул,
Мәңге дымык җилләр иркендә.
Ел да аңа апрель иртәсендә
Акъәбиләр чәчкә китерә.

 

"КУ" 04, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев